ШӘМ ЯКТЫСЫ
Гариф Галиев — хикәячә буларак, күбесенчә,
авыл мотивларына язучы кеше. Авыл темасына
язылган күп кенә матур-матур хикәяләре бар аның.
Колхоз авылындагы көнкүреш һәм хезмәт
күренешләрен яхшы белен тасвирлау һәм — иң
әһәмиятлесе — шушы яңа тип хезмәттә яңа
мөнәсәбәтләр, яңа сыйфатлар тәрбияләнүне гади,
отышлы сюжет аркылы кызыклы итеп сөйләп бирү
— Гариф Галиев хикәяләренең төп фактурасы әнә
шул.
Менә аның сугыш елларында язылган хи-
кәяләреннән җыелган «Шәм яктысы» дигән
җыентыгы басылып чыкты. Күзгә ташланган бер
яңалык — бу җыентыгына Гариф, үзенең ияләшкән
темасы белән генә чикләнеп калмыйча. сугыш һәм
хәрби өйрәнү темасы («Ак бәкәл», «Шәм яктысы»,
«Разведчик Рәхмәтуллин», «Безнең бер иптәшебез»)
буенча да каләмен сынап карый һәм бу сынауның
әйбәт нәтиҗәләре дә бар.
Гариф Галиев иптәшнең, материалны сайлап ала
белү осталыгыннан тыш, икенче осталыгы тагын
шунда — ул алынган материалны тыныч бер сулыш
белән, ачык һәм самими итеп хикәя кыла белә. Аның
сүзләре һәм картиналары, авылның тыныч һәм әкрен
генә агучы инеше кебек, җай гына агалар да агалар.
Үзеннән үзе кычкырып тора торган купшы Фразалар,
шак-катыргыч вакыйгалар Гариф Галиев
хикәяләрендә, бөтенләй диярлек, очрамыйлар. Менә
сезгә «Ак бәкәл» хикәясе. Өрудиягә җигелә торган
атлар арасыннан берсе — «Ак бәкәл» кушаматлы бия
чигенү вакытында үзенең колынын югалта һәм,
инстинктив рәвештә, шуны юксынып тынычсызлана,
колыны калган якка таба тартыла башлый.
Әйткәнебезчә, әллә нинди куе вакыйгалар юк биредә.
Ләкин язучы җылы хискә төреп язган бу мотив Ватан
сугышының шул кискен чорында бәзнең халкыбыз
кичергән моң белән туган илнең аерым өлешләрен
югалту һәм шуны дошманнан кайтарып алырга
омтылу белән шул чаклы уртак бер мотивка әйләнә
ки, аны дулкынланмыйча укып булмый.
Мондый гадилек, сюжет һәм теләк ачыклыгы
«Шәм яктысы», «Разведчик Рахматуллин»
хикәяләрендә дә көчле генә.
Безнең совет кешеләрендә туып килгән яца
сыйфатларны күрсәтү ягыннан да Гариф Галиев
иптәш матур гына үрнәкләр бирә. Бу яңа күркәм
сыйфатлар сугыш чорында үзләрен аеруча
сиздерделәр. Туган илгә бирелгәнлек, нинди генә
эштә булма — шул эштән тәм табып, шуңа үзеңнең
йөрәгеңне биреп эшләү, инициатива күрсәтү,
җыйнаклык, хуҗалык итә белергә өндәү —
«Разведчик. Рәхмәтуллин», «Безнең бер иптәшебез»,
«Как военный» хикәяләре менә шушы мәсьәләләрне,
әдәби чаралар аша, укучыга китереп җиткерерлек
итеп, сурәтләп бирәләр. Димәк, язучы үзенең каләм
көче белән безнең халкыбызда булган якларны
чагылдырып, яки безнең халкыбызда ныгытылырга,
көчәйтелергә тиешле якларны күрсәтеп, илнең
гомуми эшенә файда китерә һәм дошманны тар-мар
итәргә булыша. Менә бу як Гариф Галиев
хикәяләренең идея-политик кыйммәтен билгели.
Тел, сурәтләү чаралары ягыннан Гариф Галиев
иптәшнең үзенчәлекле алымы булганны әйттек. Бу
алым — үзеннән үзе яши торган файдасыз
купшылык артыннан кумыйча, алынган нәрсәне
төпле, дөреслеккә якын итеп, бөтен ваклыклары
белән тасвирлан бирүдән гыйбарәт. Авторның язу
стилен һәм табигатькә, чынлыкка карата гаделлеген
күрсәтү өчен аның «Ак бәкәл» исемле хикәясеннән
бер өзек китереп үтик:
«Тышта апрельнең соңгы көннәре булганлыктан, инде
җирләр ачылган, һавалар җылынган, бөтен дөньяны ниндидер
бер рәхәтлек чорнап алган иде. Атналар буе вагонда килгән
атлар, җиргә аяк басу беләнц искиткеч бер җанлы хәрәкәткә
килделәр; һәммәсе дә, шунда ук борыннарын төртеп, җир
иснәргә, аунарга тотындылар. Алар тезгеннәреннән тотарга да
бирмиләр, рәхәтләнеп ауныйлар, аннары торып кагыналар,
тагып ауныйлар, тагын кагыналар, пошкыралар, баскан
урыннарында тыныч кына тора
алмыйлар, тояклары белән аяк асларын казыйлар, каядыр
китәргә ашкыналар иде».
Күрәсез, биредә язгы картиналар, тар вагоннарда
озак йөрүдән ялыккан атларның киң һавага чыккач
иркенләп, рәхәтләнеп китүләре бик матур, җылы һәм
шуның белән бергә искиткеч табигый итеп
бирелгәннәр. Мондый урыннарга сокланмый калу
мөмкин түгел һәм, бәхеткә каршы, Гариф Галиев
хикәяләрендә андый урыннар еш очрыйлар.
Гариф Галиев хикәяләренең үзенчәлекле яхшы
яклары булганы төсле, үзенчәлекле йомшак яклары
да бар.
Аларның берсе — сюжет пропорциясен онытып,
көнкүреш ваклыклары белән артык мавыгып китүдә.
«Ваклык, хәтта иң кызыклысы булганда да,
дикъкатьне ялыктыра» ди А. И. Чехов. Бигрәк тә
кыска хикәя язучы кеше сүзнең кадерен белергә,
артык таралып китмәскә тиеш иде. Хәлбуки без
Гариф Галиев пиптәшнең хикәяләрендә еш кына
хәлләрдә натурализмга якын төпченүне күрәбез. Әдә-
би хәкыйкать ул тормышта чи килеш, кул-аяк
тимәгән килеш ята торган хәкыйкать түгел. Әдәби
хәкыйкать әдипнең таланг һәм акыл нуры астында
тотылган хәкыйкать ул. Ә Гариф Галиев иптәш еш
кына хәлләрдә хикәягә тормышны «кул-аяк тимәгән»
хәлендә, натураль хәлендә китереп өя. Менә «Сәйдә
әби» хикәясендәге ике карчыкның үзара мөнәсәбәтен
тасвирлаган картинаны укып китик:
«...Гомумән, Сәйдә әби Сәрбиҗамалдан башка яши
алмый, тамагы карлыккан көннәрдә аңа барып төтенләгән
андыз тамыры суы эчеп кайта, теше сызлаганда, аның тиле
бәрән орлыгы салып кыздырылган табасы кырына утырып,
тешен койдыра яки шуңа ошашлы башкаларны үти. Мунча
яккан көннәрдә Сәйдә әби Сәрбиҗамалның үзен чакыра,
мунчада бурсык мае белән аркаларын сылата, кулбашларына
чүлмәкләр салдыра, билләрен таптата, мәтрүшкә беләк
аралаштырылган каен себеркесе белән чаптырта. Мунчадан
чыккач һәр икесе дә, яулыкларын чөеп бәйләп, муеннарына
кызыл башлы сөлгеләр салып, озак кына чәй эчеп утыралар».
Укучылар гафу итсеннәр, мин бу өзекне үзем
сокланганлыктан түгел, шулай ук башкаларны
сокландырырга теләп тә түгел, язучының кайвакытта
әнә шундый натураль көнкүреш ваклыклары һәм
инде бетүгә хөкем ителгән ваклыклар белән
кирәгеннән артык мавыгып китүен күрсәтү өчен
китердем. Язучының хикәядә чагылган максаты
ачык: ул әлеге караңгы мунчалар ярдәменә
ышануларның бетүен, Сәйдә әбинең, Сәрвиҗамал
карчык тәэсиреннән әкеренләп китеп, Мисбах
фельдшер тәэсиренә, димәк, фән тәэсире астына
килүен күрсәтүне бурыч итеп куя. Ләкин, күрәсез, ул
биредә хикәянең төп юнәлеше өчен артык әһәмияте
булмаган икенче дәрәҗәдәге көнкүреш буяуларына
муеныннан күмелеп калган. Хикәянең ахырында
Сәйдә әбинең, фельдшер «столовой кашыгы»
дигәнгә, «столовой кашыгы» эзлән МТС ашханәсенә
барып йөрүе хикәянең төи агышы һәм эчтәлеге белән
бәйләнмәгән, бары тик «кызык итеп» читтән китереп
тагылган бер нәрсә булганлыгын әйтергә кирәк.
Акыллы һәм үзенчәлекле язучыга мондый җиңел
юлга кереп китү килешми.
«Җыелыштан соң» хикәясендә колхозчыларның
үзара ярышып эшләүләре, төбендә, бер нәрсәгә —
алда тора торган съездга (?) бару өчен омтылу
аркасында туган бер нәрсә төслерәк килеп чыккан.
«Шәм яктысы» хикәясендә язучы гади бер
рядовой разведчик егет белән военфельдшер Наилә
Каюмова арасында мәхәббәт мөнәсәбәтләре
кабынып китүне сурәтли. Ләкин, хикәя буларак, бик
кызыклы, оригиналь формада башланып китеп,
матур гына үскән бу хикәядә автор мәхәббәт темасын
чын-чынлап ачып җиткермәгән. Аның геройлары,
әйләнә-тирәгә карангалый-карангалый, бик сак
рәвештә сөешәләр, куркып-куркып кына сөешәләр.
«... Моны ничек аңларга? Ихтимал, аның сөйгәне
бардыр? Әгәр шулай булса, ул мине сөя алырмы?»
дип мең төрле шикләнүләргә батып кала егет. Аның
мондый сорауларын укыганнан соң, «ул сине сөя
алырмы, юкмы? анысы билгесез. Ләкин, болай акыл
сатып торуыңа караганда, син, энекәш, үзең соң сөя
белерсеңме икән?» дип әйтәсе килә, һәр хәлдә бу ике
яшьнең мәхәббәтендә, табигый ялкынга караганда,
картларча акыл сату күбрәк килеп чыккан, һәм шулай
буларак ул, чынлап та, шәм яктысы булып кына
калган.
Без югарыда Гариф Галиев хикәяләренең саф ана
телендә, нәфис әдәби телдә язылган хикәяләр
булуын әйттек. Күпчелек өлешендә әнә шулай әйбәт
тел белән язылганга күрә дә шул алардагы кайбер вак
кимчелекләрне гафу итәсе килми. «Кияве белән
кызының рәсми чакыру җибәрүләрен көтмәде».
«Барсы белән дә рәхәтләнеп фикер алышты».
«Агроном Абдуллин чәчүгә хәзерлектә Дәмин
бригадасын алдынгы дип туктады» төсле рәсми тел
сирәк булса да үзен сиздергәләп куйгалый.
Үзенең темасын һәм пафосың тапкан язучы
Гариф Галиев иптәш киләчәктәге иҗади эшендә
мондый кимчелекләрне кабатламас, җиңел
мавыгулардан саф булган яңа һәм тирән эчтәлекле
хикәяләрен бирер дигән җылы емет белән калабыз
без.