Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

С. ХӘКИМ
КҮПЕР
Пилоткасын уңга кыңгыр салып

Солдат бара яшел погоннан,

Азат иткән җире озын аның,

Иделнеме шулай сагынган?
Егетләрчә акбүз яулык белән

Тир бөртеген сөртә кашыннан,

Туган йортның атлап бусагасын

Кергәне юк сугыш башыннан.
Хикәягә салып кү
ргәннәрен

Дусларына сөйләр соңыннан.

Хәзергә ул сагыну моңын онтып

Фронт юлын сорый улыннан.
T
уплар тавышы бире килеп җитми,

Фронт epaк дәүләт чигеннән,

Тимер күпер эленеп исән калган.

Дошман, ахры, ашгып чигенгән.

Ияртеп тар басу сукмакларын

Киң елганың ике ягыннан

Зур таш юллар килә бу күпергә,

Шофер апа керер алдыннан

Рөхсәт көтә совет сакчысыннан:

Сугыш кызган җиргә узарга...

Куркып кына читтән нәни песи

Күзен уып утыра тузанга.

 

ЗӘКИ НУРИ
*
ӨЙ ТУРЫНДА
Көрәшченең өе моннан ерак
,

Хат та йөри айлап, атналап...

Озатмады аны ана елап:

Бераз моңсу йөзенә карап.
Яшь к
илен дә ямансуламады

Тирән итеп, бик авыр итеп.
«Хуш булыгыз, очрашырбыз тагы

Бире кайтсам, җиңүгә җитеп».
...Кечкенә өй. Ч
ия үскән бакча.

Нәни бала үрелә тупка...
Атакага хәзерләнгән чакта

Яки ял иткәндә окопта
Күз алдына килә аның б
ик еш:

 — Үткән хискә бай була күңел! —

Ул утырган урындык анда буш,

Һәм кашыгы өстәлдә түгел...
Усал йөзен, к
иң итәген, пуля

Тишкәләгән соры шинелен,

Төштә генә инде аны өйдә

Күрәләрдер ана һәм килен.
Аны
ң әле үзен күрмәгән һәм

Кем икәнен белмәгән бала.

Каршылыйдыр анда өйгә кергән

Һәр кешене «әти» — дип аңа.
Күз алдына килә... сугышта да

Сагынуны онытмый йөрәк.

Күп язасы килә хатларда да,

Кайтасы да килә тизерәк.
Иртә әле, ләкин ашыгырга..

Өй көтсә дә күптән зарыгып,

Йөрисе бар кургаш яуган кырда —

Күп йөрисе бар әле ныгып.
Тиздәп к
илер, җиңү көне килер,

Ил байрагы тыныч җилфердәр.

Туплар шаулап соңгы салют бирер.

Җырлап өйгә кайтырлар ирләр.
Шунда күрер ил матур бәйрәмен,

Шатлык белән яктыртып күген,

Шунда агачлары чәчәкләнер

Бөтен бакчаларның! — Ә бүген
Үз өенең матур киләчәген

Һәм бүгенге бәхетен яклап,

Бакчадагы чияләр чәчәген

Һәм җимешен дошманнан саклап.
Сугышырга тиешлеген белә,

Һәм сугыша батыр көрәшче,

Атакалар ялкынына керә,

Чыныктырып ярсу йөрәкне.