МӘҖИТ ГАФУРИ ТУРЫНДА
Мәҗит Гафури Мөхәммәдия мәдрәсәсенә 1905 елны килде. Ул бу мәдрәсәнең алдынгы корпусында өске катта, коридордан кергәч сул якта беренче бүлмәдә тора иде (ул бүлмәне Гафури бүлмәсе дип исемләргә дә ярый). Мин килгәндә Казан кайный, һәр җирдә революция дулкыны саллана, монархия нык кына куркынган, яшь буыннар шатлыкларыннан күккә сикерәләр иде. Шушы елның беренче ноябренда «Казан мөхбире» газетасы чыга башлады. М. Гафури шушы газетага, беренче буларак, тәбрик шигырен бастырып, шуның белән мәйданга басты. Без әле М. Гафурины яхшы танымый идек. Безнең мәдрәсәдә мондый көчле каләмле бер шагыйрьнең булуына безнең исебез китте. Мин шигырьләр язу белән маташканга, аның үткер каләмен күргәч, хәйран калдым. Шул мәдрәсәдә укучы Тахау Туйбактаннан Мәҗит белән таныштыруын үтендем. Таныштык. Мәҗиттә бу вакытта искиткеч зур энтузиазм, революцион рух бөркелә иде. Мәҗит белән без һәркичне очрашабыз, ул миңа яңа язган шигырьләрен укып күрсәтә иде. Без якын дуслар булып киттек. Кичләрдә сөйләшеп утырганда, ул укуларның начарлыгыннан, белемебезнең юклыгыннан, аңыбызны схоластика белән агулауларыннан зарлана, мәдрәсәләр бу тәртип белән барганда, киләчәкне өметсез, жансыз, юлсыз икәнен күреп көенә иде.
— Укмаси, ди, — менә бу революция безгә ни дә булса бернәрсә бирмәсме, — ди.
Шуңа күрә Мәҗит көрәшеп, тартышып, революцияне ничек тә югары күтәрергә, җиңүгә алып чыгарга бөтен күңеле белән тели иде. Мин авылдан күптән түгел килгәнгә, ул миннән авыл крестьяннарының настроениеләрен сораша, аларның да революциягә канат булуларын көтә иде. Без дус булып калабыз. Бөтен эч серләребезне яшерми уртаклашабыз. Мәҗит миңа Тройскийда вакыт язып бастырган «Себер тимер юлы» шигырен бүләк итә. Бу аның 5 нче ел революциясенә кадәр язган шигыре иде. Мин аны хәйран калып укыйм, Мәҗитнең атаклы шагыйрь булып калачагына шиксез ышанам. «Сарай» номерасы залында чәй эчеп утырганда. Мәҗиткә сорау бирәм: «Мәҗит! Син шигырьләреңне ник казах стилендә язасың?» дим. «Мин Акмулла шигырьләрен бик яратам: ул миңа үз шигырьләре белән хәлфә, шуларны укып мин шигырьләр яза башладым, аның теле бик простой, чыгышлы, үткер, байларга камчылы, аның шигырьләрен укын мин сокланам» диде. Шуңар күрә Мәҗит, һәр юлы унбер басымнан, дүрт юллы казах стилендә булган форманы ул вакытта еш кына кулланып килде.
(«Шатлык», 5 нче елда чыга башлаган «Казах Мөхбире» газетасына тәбрик, «Вакыт җитте тикшсрергә», «Шигырь», «Иптәшләрем шәкертләргә» шигырьләре һ. б.).
«Болгар залында Казан мөселманнарының мәжелесе булды» (нәсер), «Европа, Азия», «Азия», «Алар алай, болар болай» шигырьләре һәм нәсерләре бер-бер артлы мәйданга чыга тордылар, халык боларны йотлыгып укыды. Ул инде халыкның сөекле шагыйре санала, язу мәйданында баш килүче шагыйрьләрнең берсенә әверелеп бара иде. Уральскийдан Г. Тукай шигырьләре килә башлагач, Мәжит Тукай шигырьләренә сокланып карый башлады. Тукайның зур шагыйрь икәнен танып, аңа зур ихтирам бирде. Укмаси! — ди, — бу Тукай Акмулладан да көчле яза бит» ди. Минем бүлмәмә Тукайның «Мәдрәсә шәкертләре» дпги шигырен алып төшкән дә, минем алдымда
артистларча декломировать итә, үзе шаркылдап көлә. «Менә бу, без инде» ди. «Син бу язучыны беләсеңме, зур үсәчәк егет бу» ди.
Мәҗит салмак, уйчан, биш үлчәп бер кисүчәп, тормышы авыр булса да тешен кысып чыдаучан, монархиягә, буржуазиягә зур нәфрәт саклаучы, вакыты җиткәнче чыдаучап бер кеше иде.
1906 нчы елның язында Мәҗит Гафури,
мин һәм танылмыйча калып яшьтән үлгән татар шагыйре Хәбиб Исхакый Астрахань губернасы, Бүкән ордасы казахлары арасына, балалар укытырга киттек. «Надежда» компаниясенең «Христофор Колумб» исемле пароходында, өчебез бер каютага урнашып, 3 нче класста бардык. Мәҗит монда бөтенләй үзгәрде. Шат, көләч, күп сөйли, җырлый иде. Без Саратовка кадәр барып, аннан Покровскийга чыгып, поездга утырдык, Саванька дигән бер авылга кадәр барып, аннан 40 чакырып ераклыкта булган Бүкәй ордасының казагы Тычканбайга ат яллап киттек. Бу минем элек укыткан таныш казагым иде. Хәбиб Исхакый электә укыткан казагына китте, Тычканбай Мәҗит Гафурины Ир атлы казахка урнаштырды. Атна-ун көн узганнан сон, Гафури белән Исхакый яңадан минем янга кайттылар. Бу — болай булган, Исхакый Мәҗит янына килгән булган. Ләкин Мәҗиткә бу казахларда тору бик ямансу булганга, ул аннан китәргә карар биргән икән. Исхакыйның аны җибәрәсе килми, шуннан алар бергәләп миңа килгәннәр. Без Тычканбайиың куеп ашап, кымызын эчкәннән соң, иркенләп сөйләшү очып Карагайдагы күл буена киттек, шунда бик озак сөйләшеп утырдык. Аерылганга аз гына вакыт узса да, бер-беребезне сагынган идек, шунда Мәҗит, Исхакыйга әйтә: — Геге шигырьләреңне Укмасига укып күрсәтимме? — ди.
Кесәсеннән бер кәгазь тартып ала да, Исхакыйның яңа гына язган шигырьләрен миңа укын күрсәтә. Ул ике шигырь укыды, минем хәтеремдә калганнары шул:
Безнең Шушма суы борылу, борылу,
Борылулары саен бер җылу,
Борылып, борылып аккан су буеннан
Казлар эзләп килә бер сылу...
Бу бөтен бер шигырь булып, минем хәтеремдә бары шул өлеше генә калган.
Икенчесе:
Һич гөнаһсызга Себер киткән гомергә кыз бала,
Әй биек тау, әй биек бау! дип гомер сызлана.
Күпме сатмыйлар сылуларны акча алтын өчен,
Әй, гөнаһсыз кыз бала. Сезнең өчен соң кем яна.
Бу да бөтен бер шигырь иде.
Укып бетергәч Мәҗит әйтә:
— Укмаси, күрәсеңме мондагы картиналарны, ди, татар кызларының язмышлары, бөтен традицияләре белән, җанлы килеш күз алдына килеп басалар, ди, шигыреңне чын күңелемнән тәкъдир итеп тәбрик итәм, дускай Хәбиб, — диде дә аркасына сукты. Шуннан соң татар хатын-кызларының хокуксызлыклары хакында ачынып, байтак кына сөйләде. Аннары үз хәленә кайтып, «Укмаси, мин синең белән күрешергә килдем, кадалып китсен сахрасы, монда мин эч пошудан авырмый үләм» диде. Ике-өч көннән соң китеп тә барды. Шулай итеп, Карасайдагы Кара күл гомерендә бер мәртәбә шагыйрь Мәҗит Гафурины да күреп калды.
Башка язучыларда шулай булганы күк, 1908 нче елда Гафуриның да элекке ялкыны шактый ук басылды, язу дәрте сүнә төште. Столыпин реакциясе Мәҗиткә дә нык тәэсир итте.
Аннары тагын, шушы җәйнең ахырында, Мәҗит белән без Казан устьясендә очраштык, ул — Уфага, мин — Рыбная слобадага барам. Очрашкач, шатлыктан сүз таба алмый тордык. «Әйдә, Укмаси! Кәрчәвниккә кереп чәй эчик» диде. Усиновларның харчевнясына кереп, чәй китерергә куштык. Монда озак, иркенләп сөйләшеп утырдык. Инде бу вакыт Мәҗит ябык, басынкы, сүрән, анда 5 нче елгы яшьлек очкыннары сүрелгәннәр иде. Мин шунда, «Ник хәзер аз язасың, Мәҗит?» дип аңа сорау бирдем.
«Настроением начар, күрәсең бит бу атмосфераны, әй. Укмаси, язудан эш чыкмый, бастыручы жуликлар, төрле ялган белән, буш алмакчы булалар, язу өчен вакыт кирәк, вакыт өчен икмәк кирәк. Ул бирән корсаклар, син язган әсәрнең маен эчеп, сиңа гөбе сөте дә калмасын имеш, бу эшмени» диде, мин аның бу сүзләреннән эчем катып көлдем. «Неправда, тормыш болай бармас» диде ул бераздан, шактый кызып.
Мәҗитнең сүзе дөрес килде, без якты көнгә чыктык. Без хәзер кайда барганыбызны белеп, шат яшәүче ирекле илнең балалары булып, азат хезмәт белән гомер итәбез.
Мин шунда Мәҗитне Якимскинең «Амур» исемле пароходына утыртып озатып калдым.