МӘҖИТ ГАФУРИ
И. Гафури, яндырып күңелем шәмен эзләп адташтым изге юл, — дип язды. Бу сүзләр аның хезмәтенә, аның гүзәл тормышына бик тапкыр киләләр. Аның тормышы патша режимы яшәгән чорда башланды, ул ачлыкны да, хокуксызлыкны да, кимсетелүне дә үз җилкәсендә татыды, үз йөрәге белән тойды. Ләкин аның күңелендәге шәм яктысы сүнәрлек булмады. Бу шәм халык өчен янган иде. Бу шәм хезмәт ияләренең тормышын, яшәвен ямьләндерү, күңелләренә нур сибү, йөрәкләрен яктырту өчен кабынган иде.
Халык интересы белән яшәү, халык мәнфәгатен кайгырту, халыкка хезмәт итүне изге бурыч дип санау билгеле, М. Гафуридан башланмады. XIX йөзнең икенче яртысында ук татар халкы арасында демократик карашлар күренә башлаган иде. Бу карашлар рус демократик культурасының күңелле йогынтысы астында үскәннән-үсә, җәелгәннән-җәелә барды. Ару-талу белмичә, барлык көчен халык мәнфәгате өчен куйган бөек агартучы, публицист язучы Каюм Насыйридан соң Тукайлap, Камаллар демократик идеяләрне яңа югарылыкка күтәрделәр, җәмәгатьчелек фикерен иҗтимагый тормышның барлык интереслары белән яшәргә өйрәттеләр. Мәҗит Гафури бу көчләрнең замандашы булып кына калмады. Ул — Тукай, Камалларның чордашы, дусы булу белән бергә, аларның мәсләктәше, көрәштәше иде. Алар бер-берсен тутырыштылар. Аларның эше, юнәлешләре бер булды. М. Гафури әнә шул күңелендә янган шәмне, җил-давыллардан саклан, сүндермичә алып барды. Демократик фикер нурлары чәчкән ул кара реакция елларында да, сугыш елларына да балкып торды һәм бөек Октябрь кояшына килеп кушылды.
М. Гафури халык арасында гаять нык танылган шагыйрь. Аның бу популярлыгы — иң элек халыкка чын күңелдән хезмәт итүенә кайтып кала. М. Гафури — иҗатында да, тормышында да принципиаль дөреслек юлын яклаучы. Ике йөзлелек, риялык — аңа дошман.
Күңел сафлыгы, халыкның иҗтимагый хәленә керә белүе — аның һәрбер әсәреннән бөркелеп тора. Шуңа күрә ул иҗаттан киң масса — йөрәгенә якын хисләр, фикерләр таба, күңеле эзләгән, йөрәген дулкынландырган меңнәрчә сорауларга җавап таба. Гафуриның темасы бай. Без аны балалар язучысы гына дип әйтә алмыйбыз. Ул бер үк вакытта, балалар өчен дә, зурлар өчен дә язды. Без аны ярлылар темасын күтәрүче итеп кенә дә күрмибез, Гафури темасы моның беләы генә чикләнми. Без аны — эшчеләр тематикасына тгътибар итүче дип кенә дә карамыйбыз. Гафури — хезмәт халкының тирән тормыш катлавына үтеп керде. Гафурины — пейзаж мастеры. Урал һәм Башкыртстанның соклангыч табигатенең лирик җырчысы дип тә чикли алмыйбыз. Гафури — зур колоритлы фигура. Аның иҗатында без — патша заманындагы ярлылану процессын башыннан кичереп, җиреннән крестьянның сезонлы эштә, завод-фабрикаларда, шахта һәм приискларда йөри-йөри ике революцияне башыннан кичереп, ике сугышта катнашып, үзенә тормыш даулап алуын, яшәү хокукына ирешүен, бәхетле, ирекле тормышның чәчәк атуын раслап шатлануга килеп җитүен күрәбез. Әнә шул озын юлны, катлаулы процессны яктыртты ул, һәм бу юлда ни чаклы күренеш, никадәр пейзаж, никадәр таулар-урманнар, олы сулар-кичүләр юк!.. Бу иҗат — бай эчтәлекле гомер булып җәелгән! Катлаулы йөрәкнең тирән һәм төрлечә кичереше булып сузылган! Менә шуның өчен дә бер үк тарихи процессны башыннап кичергән кардәш халыклар — татар һәм башкырт халкы — Гафурины үз шагыйре итеп таныдылар. Гафури татар һәм башкырт халык шагыйре. Ул күп милләтләрне берләштергән совет әдәбиятының классик шагыйре.
Гафури тормышын бик түбәннән башлап җибәрде, иҗаты да әле аның җитлекмәгән һәм чыныкмаган иде. Ләкин аның юнәлеше, иҗат кыйбласы дөрес булды. Ул шул кыйблага таба күңелендәге шәмен яндырын юнәлде. Юлның авырлыгы, абынып сөртенүләр аның хәлен алмадылар, ул бөтенләйгә егылып калмады, яңа көч белән алга китте, иҗат колачын тагын да киңрәк җәеп үсүеп дәвам итте, ниһаять, академик Павло Тычина әйткәнчә — кечкенә чишмәдән башланган Идел кебек, зур җәелде, халык диңгезенә тоташып китте.
Совет яклы булдым, аңа каршы
Торган чакларда да күп халык.
Батырларча советны якларга
Кулыма каләм атлы ук алып.
Дөрес, кайчак тормыш баткагында
Тайгалады минем аягым.
Ләкин бик тиз табып алдым
Сүнмәс ленинизм маягын!
Гафури шулай язды һәм бу сүзләрне язаргa хаклы иде ул.
М. Гафури социалистик илнең җиңү пафосын җырлап кптте. Ул соңгы көненәчә намуслы, вөҗданлы җырчы булын яшәде һәм ул безнең каршыда искиткеч бай табигатьле, күркәм холыклы изге ниятле шагыйрь-патриот булып, нечкә күңелле җырчы булып тора. Ул матур яшәде, мәгънәле эшләде. Аның гүзәл эше, үткен һәм җанга ятышлы шигъри хезмәте безнең йөрәкләребездә саклана. Менә шуның өчен дә халык аны тәкъдир итә, зурлый.
М. Гафури үлгәнгә ун ел тулды. Бy ун ел вакыт бай эчтәлек белән тулы. Бу елларның һәрбер көне елларга тиң. Бигрәк тә Бөек Ватан сугышы елларында халык күрелмәгәнчә үсте, чыныкты. Физик яктан гына түгел, мораль яктан да үсеп, телләрдән төшмәслек дан казанды. Шушы тарихи барышта, дөньяда тиңе булмаган сугышта җиңеп чыгучы халык М. Гафурины үз шагыйре, үз җырчысы итеп таный икән, бу ипле шагыйрьнең иҗатында, аның поэтик образларында чиксез мораль көч, тормышны, яшәүне раслаучы куәт, хезмәткә, шәхси иреккә, кеше рухына тирән мәхәббәт яши дигән сүз.
Туган илен җаннан кадерле санап көрәшкән һәм Гитлер бандаларын Совет җирләреннән себереп түккән сугышчан халыкның йөрәк хисләре катлаулы һәм бай. Туган ил аның күз алдына меңнәрчә вак-вак детальләр аша килеп баса, үзенә кадерле булган нәрсәләр сурәтендә җанлана, ата-анасы, газиз балалары, уку йорты, хезмәт урыны, рухи азык бирүче китаплар... — Һәркайсы изге булып, кадерле булып көрәшченең күңелендә сакланалар. Иң кадерле, иң мөкатдәс нәрсәләр рәтендә Пушкин һәм Горькийлар, Шевченко һәм Руставелиләр, Тукай һәм Такташлар, Гафури һәм Камаллар. Цамбул һәм Стальскийлар, Низами һәм Навоилар бар. Болар көрәшчене рухландырып, сердәш һәм дус булып окопларда, бандажларда яшиләр. Алар ана мәхәббәтен, семья җылылыгын, сөйгәнеңнең гыйшкын, халкыңның иркәләвен хәтерләтеп торалар. Татар һәм башкырт сугышчалары Г. Тукай, М. Гафуриларны, Һ. Такташ һ. б. язучыларны йөрәкләрендә саклыйлар, чөнки бу язучыларның иҗаты халыкчанлык идеясе белән сугарылган. Бу язучыларның иҗаты аша — изге Ватанга, тугай халкына, урак урган җирләргә, печән чапкан тугайларга, тагын да ныграк мәхәббәт кабындыра.
Мин бала чакта «әти-әни» дидем шул тел белән, һәм дә әнкәем дә миңа «бәпкәм» дигән шул тел белән. Әле дә шул тел белән укыйм, язам һәм сөйләшәм.
Шул татар теле белән көйлим берәр көй көйләсәм.
Һәрвакыт шул тел белән язган матур китап укыйм.
Һәрвакыт шул тел белән тарих укыйм, хисап укыйм, —
дип язды Гафури («Ана теле») һәм туган телгә мәхәббәт белән дәртләнеп иҗат итте.
Гафуриның патриотик хисләре тирән һәм матур. Ул халыкны, туган илне нечкә мәхәббәт белән сөя, эш, хезмәт аша — аның чәчәк атуы өчен барлык хисләрен туплый.
Китәм синнән вакытча, әй, туган җир һәм эссенгән җир.
Миңа син, мин сиңа күптән иләшкән һәм төшенгән җир.
Зарымны, шатлыгымны — һәммәсен уртаклашып бергә,
Үсеп, чәчәк атып, ничә еллар киченгән жир.
Синең аулак берәр урыныңда моңланган вакытларда
Күземнән мөлдерәп кайнар яшем тамган вә сеңгән җир.
...Синең өстеңдәге хәсрәт белән кайгыңда да тәм бар,
Карыңда, салкыныңда, яңгырыңда серле бер ямь бар...
Бу юлларда Гафури туган илгә булгап мәхәббәтен эчкерсез ачыклык белән, тирән тапкырлык белән сурәтли.
Бай табигатьнең күркәм йөрәкле патриот улы, батыр халыкның моңлы кылларын оста тибрәтүче — зар һәм өмет, бәхет һәм сәгадәт җырлаучы М. Гафури — безгә җырлары, шигырьләре белән, хикәя һәм повестьлары белән кыйммәт, һәм без аның тиңсез хезмәтен тәкъдир итеп, шагыйрьнең матур образын йөрәкләребездә саклыйбыз.