ХАЛЫК БӘХЕТЕ ЖЫРЧЫСЫ
Минем каршымда Габдулла әфәнде илә Габделмәҗит әфәнделәр алга чыктылар. Хәзерге көндә шагыйрь исемен итлак кыйлырга шул икесе лаеклылар.
Г. Камал, 1907 ел, 4
Мәҗит Гафури — патша Россиясе шартларындa төрле түбәнчелеккә, мәсхәрәләп үләргә һөкем ителгән татар һәм башкырт халкы хөрмәт ияләренең иң кыйммәтле, бөек һәм ирек сөючән тойгыларын, прогрессив омтылышларын җырлавы, ә соңыннан социалистик революцияне алкышлап каршы алуы, аңа намуслы рәвештә дан җырлавы белән мактаулы гел алды. Ул шуның белән революцион халык шагыйре иде. Мәҗит Гафури, аерым бер художник булган хәлдә, интернациональ хисләрне дә һәм фикерләрне дә җырлады. Ул бөтен хезмәт ияләренең бердәм отылышларын чагылдыручы һәм аларның уртак интересларын алга этәрүче гражданин да. Ул безнең Ватан халыкларының дуслыгын һәм бер-берсенә булган мәхәббәтен ныгыту өчен көрәште. Мәҗит Гафуриның Октябрьга кадәр иҗаты халык тормышы, үзенең туган иленең һәм рус илендәге кардәш халыкларның да бәхетле киләчәген булдыру белән бәйләнгән булса, аның пролетариат революциясеннән соңгы бөтен әдәби-матбугат эшчәнлеге азатлык яулап алган безнең ил халыкларының тирән шатлыгы, аларның җимерелмәслек дуслыклары нигезендә, тарихта һичбер күрелмәгән яңа җәмгыять төзү белән рухланудан гыйбарәт булды. Ул дуслыкны һәм яңа җәмгыятьне җимерергә теләүче һәртөрле контрреволюцион көчләргә каршы көрәште һәм көрәшкә чакырды.
Татар һәм башкырт культурасы тарихында Мәҗит Гафури, үткән җәмгыятьнең коточкыч трагедиясен кичереп, тик социалистик революция нәтиҗәсендә генә преле яшәү һәм щггле иҗат гарантиясенә ирешкән художникларның берсе.
Безнең бөек Тукаебызны вакытсыз үлемгә дучар иткән, инде мәңгегә каргалган мәрхәмәтсез капиталистик җәмгыятьне Россиядә себереп ташлау таптанасында Мәҗит Гафури актив көрәш алып барган дәртле җырчы һәм патриот булды.
М. Гафури иҗат иткән 32 еллык хезмәт дәвере Россия халыкларының ирек өчен булган көрәшенең иң катлаулы һәм давыллы елларына туры килде. Бу көрәштә татар халкы да үзенең күптән хыял иткән теләкләренә иреште. Аның алдынгы әдипләре дә шул идеаллар өчен көрәштеләр. Шул исәптән Гафури иҗаты да татар халкының билгеле бер чордагы иң әһәмиятле якларын чагылдыру беләп генә түгел, бәлки гомумән хезмәт ияләренең яшәү интереслары өчен актив һәм аңлы көрәш коралы булу югарылыгына күтәрелү һәм, халыкның нц югары омтылышларын туплап, аны революцион-патриотик рухта тәрбияли алучы чыганакка әверелә алуы белән кыйммәтле.
Гафури үзенең шәхси тормышы беләп дә катлаулы һәм авыр юл үткән кеше. Ул 1880 елда, авыл хәлфәсе семьясында туган, ләкин, бик кече яшьтән ятим калып, үз язмышын үзе билгеләүгә дучар ителгән:
Унбер яшьтә алга киттек ике-өч кабат,
Шул вакытта безне бәла алды камап;
Максутыма җитәмен дип тырышканда
Атам-анам вафат булып, сынды канат.
дип язды ул. («Яшь гомерем» — 1902).
Шул рәвешчә, канаты сынган унбер яшьлек бала ятимлек һәм ярлылык кысаларына эләгә: һәртөрле урыннарда малайлык ролен үти, үсә төшкәч, кара эшче булып эшләп тамак туйдыра-туйдыра, татарның XIX йөз азагындагы ишанлык фанатизмы белән әле байтак нык йозакланып торган мәдрәсәләрендә укып йөри. Бу бер төрле, күңелсез һәм фәнгә, кешелек культурасына йөзен куярга теләмәгән иске мәдрәсә шартларында Мәҗит Гафури бик озак гомер үткәрә.
Ләкин XIX йөзнең азагында һәм XX йөзнең башларында, ягъни 1905 ел революциясен хәзерләүче шартларда, гомуми Россия күләмендә башланган революцион хәрәкәт һәм шул нигездә җанланып киткән татар интеллигенциясе, татар шәкертләре арасында башланган демократчыл-мәгьрифәтчел чытышлар Мәҗит Гафурины да иске татар мәдрәсәләренең фанатик-схоластик атмосферасын ләгънәтләүгә китерделәр. Аның әдәбиятка булган дәрте дә 1905 ел алдыннан калыккан студентлар, укучылар һәм шәкертләр хәрәкәте һәм татар яшьләренең яна мәгърифәтчел идеаллар күтәреп чыга башлаулары белән кабынып китте.
Культурасызлыкка һәм фанатизмга каршы Гафуриның беренче әсәрләрендә үк чагылган көрәш идеясе үзенең объектив куелышы белән, Россия халыклары һәм милләтләре арасында царизм тарафыннан аңлы рәвештә ныгытылырга тырышылгап патриархаль-феодаль изүгә һәм коллыкка каршы көрәш булып торды.
Гафуриның беренче шигырьләрендә үк алга этәрелгән мәгърифәтчелек идеясен чын-чыннан халыкчыл, демократик аңлау белән бәйләнгәнлеге ап-ачык. Гафуриның беренче әсәрләрендә үк чагыла башлаган бу идея башында татар халкының атаклы галиме һәм мәгърифәтчесе Каюм Насирый юрган һәм XIX йөзнең икенче яртысында көчле генә кузгалып демократик- мәгърифәтчел хәрәкәтнең татар художество әдәбиятыңда дәвам иттерелүе иде. Безнең демократик-мәгърифәтче интеллигенциябез, татар халкының язмышы Россия язмышы һәм аның прогрессы белән бәйләнгән, дигән карашка нигездә инде күтәрелеп җитә алган иде. Яшь язучы Гафури, демократик-мәгьрифәтчс буларак, бу идеяне үзенең беренче поэмасында — «Себер тимер юлы»нда (1902) — бик ачык чагылдырды. Шагыйрь монда:
Россиягә кадәр халь мәдех кирәк, Булган өчен баһадир бигрәк сирәк,
дип, биек тауларның сыртларын аркылы кичеп, диңгездән диңгезләргә җәелгән баһадир Россиягә бөтен йөрәгеннән мактау җырлый. Россиянең дөньяда иң куәтле һәм җиңелмәс ил булачагына ышана, чөнки аның халкы да бу бөек илдә яши, чөнки ул халыкның язмышы да бу илнең язмышы белән бәйләнгән.
Әдәби тәҗрибәләренең беренче адымнарында ук инде Мәҗит Гафуриның карашы тик мәгърифәт юлы белән генә үзгәрү идеалында йомылып калмаганлыгы, ә Россиядәге феодаль-патриархаль падайлык һәм караңгылыкка каршы көрәшү белән бергә, капиталистик төзелешис үзгәртеп корырга кирәклекне бераз 1 томанлы рәвештә булса да төшенгәнлеге һәм милли изүгә каршы көрәшкәнлеге ачык булып тора.
1902 елда язылган «Фәкыйрьлек белән үткән тереклек» хикәясендә үк Гафури, татар әдәбиятында беренче буларак, авыл ярлыларының кызганыч һәм ярым хайван хәлендә гомер итүләрен сурәтләп чыкты. Бу еллар Россиядә коточкыч еллар иде. Шунлыктан бу хикәядә Гафури, йөрәгендә түбән халыкка бөек мәхәббәт һәм кызгану хисләрен туплап, шәфкатсезлек белән тулган трагик чыилыкпы эзлекле һәм натураль рәвештә тамгалап үтә. XX йөз башындагы безнең милли әдәбиятта бу бөтенләй бер яңа тема һәм чынбарлыкка бөтенләй яңача мөнәсәбәт күрсәтү иде. Рус әдәбиятында Достоевский үзенең «Ярлы кешеләре дигән хикәясе белән иске кешеләрнең яңа дөньясын ачкан кебек, татар әдәбиятында да Мәҗит Гафури гади вак кешеләрнең яшәешендәге иң трагик картиналарын ачып салды һәм аларга карата чын күңелдән кызгану хисләрен күрсәтте.
Яшь шагыйрь, үзенең күз алдында торган кыенлык һәм мохтаҗлыклардан ничек котылу юлын белмичә аптырап, «Бу дөньяның бәла вә казасы бетәр микән... Һаман каза, һаман кайгы, хәсрәт, ни эшләргә?» дип, хәсрәтле һәм сыкранулы сораулар белән эндәшә иде.
1905 елда инде Гафури әле кичә генә аптырап биргән сорауларына җавап тапты. «Бай кеше» һ. б. шигырьләрендә халык канын эчүче һәм аның өстеннән барлык вөҗдансызлыкны эшләүче кешенең битлеген ачып күрсәтте: ул — бай, аңа законнар хезмәт итәләр һәм эшче халыкны теләгән вакытта бер сынык икмәксез калдырырга, урамнарга ташларга булышалар. 1905 ел көннәрендә Мәҗит Гафури иҗатында самодержавиегә, өстен катлауларга каршы туктаусыз һәм килешчәүчән көрәш киеренке һәм, икенче яктан, күпчелек халык, милләтләр, азатлыгын тәэмин итү өчен көрәшкә өндәү мотивлары шактый зур урып алып торалар.
1907 нче елда Г. Тукай «Иң бөек максат безем — хөр мәмләкәт, хөр Русия» дип җырлаган булса, Мәҗит Гафури да шул ук «хөр Русия» идеясен маяк итүчеләрнең иң алдынгыларыннан берсе булды, ул да кара милләтчелек һәм антипатриотизм төсендәге чыгышларга үзенең ачык мөнәсәбәтен белдерми калмады. Реакция башлангач, Гафуриның гадәттән тыш авыр шәхси кичерешләре эчендә һәм хәтта Россиядән качу кебек фикерләр алдында калуы да булгалады. Ләкин шагыйрьне үзенә кабындыручы «хөр Русия» идеалы барыннан да бөек, өстен һәм якын иде, һәм шуңар күрә ул «Максут» (1907) шигырендә мондый юлларны язды:
Баш алып, бу җирдә тормыйм,
Бер тараф качмак булам.
Шунда да куймас качуга
Милләтем берлән Ватан;
Бер вакыт яхшы булыр дип,
Күңелемне ачмак булам...
Шулай итеп, реакция елларында татар революцион-демократик язучылары лагере, хөр Россия идеалын байрак иткән хәлдә, татар халкы һәм гомуми Ватан өчен көрәшкә чыкты, милләтнең һәм Ватанның гомуми бөек максаты — Россия безнең ирекле Ватаныбыз булырга тиеш дип белдерде. Реакция Гафури иркенә күпме генә басым ясарга тырышмасын, һәм кайвакыт шагыйрьне Россиядән качу шикелле ямьсез фикерләргә китермәсен, ләкин ул мондый явызлыкны эшли калса, үзен беренче чиратта халык һәм Ватан каршында гаепле иттереп карады, һәм шул халык һәм Ватан каршындагы намусы, аны андый түбәнлеккә китерүдән саклап калды. Россиядә, шул ук «төрек ерткычлыгыннан берни белән дә аерылмаган самодержавие белән көрәшергә кирәк иде. Мәҗит Гафури да, Тукай шикелле үк, реакциянең иң каты көннәре башлану белән, үзен рус иленең халык азатлыгы өчен көрәшүчесе һәм патриоты итеп раслады.
Аеруча реакция елларында татар язучылары арасында Тукай һәм Гафури турында каршылыклы бәхәсләрнең өскә калкып чыгуы да очраклы түгел иде. Бу каршы куюларның нигезендә татар буржуа матбугатының һәм тәнкыйтенең бер принципиаль пдеологик тенденциясе ятканлыгы, безнең милли әдәбияттагы революцион-демократик язучыларның бердәм идеологик лагерен таркатырга тырышканлыгы ачык иде. Бу каршы куюларны нәкъ либераль-буржуаз яки эсер, вак буржуаз-анархист язучылар башлап җибәрде. Ләкин революцион-демократик язучыларның лагере, күпме генә кысырыклауларга тартылсалар да, нигездә үзенең идеологик юнәлешендә бердәм булып калды. Поэзиядә бу бердәм юнәлешнең башында Тукай һәм Гафури торды. Тукайның һәм Гафуриның бу еллардагы дөньяга карашларын чагыштырсак, без аларда поэтик мотивларның гына түгел, бәлки принципиаль идеологик мотивларның эчке бердәмлеген күрәбез. Бу момент тема кабатланышы да түгел, ә бәлки идеяләр бердәмлеге, һәртөрле буржуаз һәм вак буржуаз тәнкыйть ялаларының төрле яктан өрүләренә Тукай да, Гафури да ләгънәтләүче аерым шигырьләр белән җавап бирделәр. Реакция елларында да Тукай һәм Гафуриның гына идеологик платформасы бердәм булмыймы, бу платформа тирәсенә байтак интеллигенция тупланганлыгы яки шуңар теләктәш булганлыгы ачык бернәрсә. Без тик монда поэзиягә бу революцион-демократик платформаның, һәртөрле аерырга тырышучы чыгышларга карамастан, Тукай белән Гафури тарафыннан туктаусыз бердәм тавыштан алга этәрелүе турында сөйлибез, һәм бу ике демократның, патриотның иҗатын ни формада гына каршы куярга тырышмасыннар, татар әдәбиятындагы бу иң алдынгы юнәлешнең иң алдынгы вәкилләре Тукайны һәм Гафурины бер әдәби мәктәп һәм идеологик платформа кешеләре иттереп аңладылар. Моңа мисал өчен Г. Камал сүзләрен китерү дә җитә:
«Минем каршымда Габдулла әфәнде илә Габделмәҗит әфәнделәр алга чыктылар. Хәзерге көндә шагыйрь исемене итлак кыйлырга шул икесе лаеклыдыр».
Г. Камал бу сүзләрне татар интеллигенциясенең һәм язучыларыпың нәкъ бер критик моментында — революциядән реакциягә күчүгә юл тотулары вакытында әйтә һәм поэзиядә революцион-демократик идеяләрдән тайпылмауны күз алдында тотып, Тукай белән Гафурига шундый бәяне бирә.
Реакция чорында Мәҗит Гафури иҗатында өстенлек иткән икенче бер патриотик мотив — халык массаларының, авыл һәм шәһәрнең иң
түбән катлавының газабын тирән итеп сурәтләү булды. Халыкка һәм Ватанга булган мәхәббәт идеяләренең һәм хисләренең чыганагы Гафури өчен менә шул гуманизм аркылы гына килә иде:
Кап-кара икмәк ашый ул, чак туяр-туймас кына,
Атнага бер аш ашыйдыр, ул да шул тукмач кына.
Биш кадаклы бүрегене яткан вакыт ястык итә.
Астына да, өстенә дә иске чикмәне житә.
Ничә елларның буенча ул кеше бәхете өчен
Көн-төне эшләп, яна, тирләп, сарыф итә көчен...
(«Ярлы» — 1911)
Гафуриның күпләгән шигырь һәм хикәяләре реакция чынбарлыгының хезмәт ияләре өстенә төшкән экономик хәерчелеген реалистик гадилек белән сурәтлиләр. Ачлыктан һәм суыктан үлүче шәһәр ярлылары: бер телем икмәк һәм бер тиен сорап, шагыйрьне камап алган хәерчеләр: байлар тарафыннан җәберләнүче карт ялчылар: урамнарга кыш кочагына ташланган яр тәмчесез хәерче балалар, муллалар һәм үзләренең бозык-явыз ирләре тарафыннан мәсхәрә ителүче татар хатыннары, — реакция елларында Гафурипның аеруча тирән чагылдырган темаларының бер төркеме менә шулар иде. Бу прозаик картиналардан Гафури тирән кичерү белән үтте:
Бер фәкыйрьнең бер кисәк икмәккә мохтаҗ калганын.
Кыш көнендә калтырап, җәй көннәрендә янганын,
Бар көчен сарыф итеп, үлмәс өчен тырманганын
Күрдисәм мин кызганам да шунда күздәй яшь түгәм...
Кайвакытта бер гашыйкның күзләрендә яшь күрәм,
Ихтыярсыз тамчылаган яшьне мөкатдәс күрәм;
Шул гашыйкны яшь түгүдә үземә иптәш күрәм.
Аһ- вафасыз дөнья! дим дә шул вакытта яшь түгәм.
Тәрбия кылучысы юк кечкенә ятим бала
Юлда күргән бер кешедән бер тиен сорап кала;
Калтырый, нишләргә белми, әрле-бирле кузгала,
Бу ятимнең кызганыч хәлен күрәм дә яшь түгәм...
(«Яшь түгәм» — 1909)
Гафури кайвакытларда җәмгыятьнең шундый авыр иҗтимагый-политик дәверне үткәрүен кешелекнең ялгышуы иттереп тә караштыргалады, билгеле, моның белән ул кешенең «ялгышуын» идеалистик аңлый иде, ләкин ул һәртөрле реакцион явызлыкларның төп сәбәпчесе капиталистик җәмгыятьтә кешеләр өстеннән капиталның-алтынның өстенлек итүенә бәйләнгәнлеген ачык күрә иде:
Ул белә, белми түгел бит: башкалар алтын сөя;
Монда ул юк, бу кеше бу дөньяның халкын сөя.
(«Саф калепле дустым» — 1910)
Шуның белән бергә шагыйрь үзенең шигырьләрендә һәм мәсәлләрендә өстенлек итүче сыйныфларның әхлаксызлыгын һәм тупаслыгын, саранлыгын, хезмәт ияләренә карата булган ерткычлыгын хөкем итә. Аларның гамьсез тук тормышына каршы көчен сарыф итеп икмәк табу артыннан йөрүче ярлының көндәлеге куела. Гафури хезмәте һәм вөҗданы изге булган ярлыны яклан тавыш бирмичә һич тә кала алмый, ул кара реакция болыты астында ярлының намусын куркусыз яклап чыга: Кешелеккә, бәндәлеккә ярлылык бирмәс халәл,
Ул кара икмәк аңа ана сөте кебек хәлал.
(«Ярлы», 1911)
Билгеле, рәхимсез цензура шартлары һәм эзәрлекләүләр язучының ирек һәм демократия турында, самодержавиене гаепләп, ачыктан-ачык сөйләүләрен чикли иделәр. Ләкин Гафури үзенең мәсәлләре аркылы халык һәм самодержавие, азатлык һәм реакция арасындагы мөнәсәбәт кебек үткен политик мәсьәләләрне хәл итә иде, һәм боларда да Гафуриның халык һәм азатлык ягында булуы ачык.
Гафури реакцион җәмгыять чынбарлыгына үзен һәм тарихны, намусны һәм табигатьне каршы куеп караса да, бу бары тик язучының реакция елларында чыгышсыз ялгызлык эчендә калуыннан һәм бозык буржуаз дөньяга каршы куярлык аргумент эзләргә тырышудан килеп чыккан сабырлыксыз һәм ашкынулы хисләрнең артык тирәнәюе генә иде.
Ләкин Мәҗит Гафури иҗатының кыйммәте һәм көче шунда ки, ул беркайчан да реаль халык тормышыннан аерылмады, үзенең идеяләре һәм идеаллары белән хезмәт ияләренең уй һәм кичерешләреинән читләшүгә бармады, ә бәлки аның иҗат этаплары илдәге иҗтимагый-политик вакыйгаларның һәм киң демократик халык катлауларының уй-тойгылары барышының үсешенә чигенүсез юлдаш булып тора иде. Менә шул халәт Гафурига иң караңгы көннәрдә дә киләчәккә якты өметле караш ташларга һәм халык, ил язмышының кайчан да булса ирек һәм бәхет патшалыгына ирешәчәгенә тиешле ышаныч белдерергә куәт бирде:
Тамыр җәй! Яфрак яр! Курыкма, тиз үс,
Бетәрмен димә, әй, булма мәэюс!
Кара алга: синең алдыңда якты,
Аның өстенә халык сезгә яклы.
Хакыйкать ул шулай куәтле көчкә,
Аларның китерер ул астын өскә.
Көнең бер алда синең һич болытсыз,
Яшенсез, күкрәүсез һәм дә утсыз.
Басар айларны шул көн кайгы илә гамь,
Менә инде шул көннәр сезгә бәйрәм.
Алар мәэюс кенә булмас — бетәрләр,
Кире килмәс булып моннан китәрләр.
(«Өмит» — 1909).
Реакция караңгылыгы аркылы алга, килмаккә шундый өметле караш ташлый алган, шик теләкләренә табынган, революцион чыгышларның язмышы белән һәрвакыт дулкынланып торган, ирек көрәше белән илһамланган шагыйрь яңа революцион күтәрелеш елларының көрәшкә дәртләнү мотивларын җырлап чыкты.
Бу вакытта инде Гафури кабат туган мәхәббәте турында, юл күрсәтүче өмет йолдызын табуы турында сөйли иде:
Хәзер миндә дә зур көч бар, көрәшкә бил буып чыктым;
Хәзер синнән җиңелмәм мин! диеп, күкрәккә кул суктым.
(«Ирек өчен көрәш» — 1912)
Гафури омтылган бөек азатлыкка, мәхәббәт һәм дуслыкка бару юлында империалистик сугышның канлы көннәре аша вөҗдан һәм идея саклыгы саклап үтү җаваплылыгы ята иде. Бу еллар Гафурины якынаеп килүче пролетар революцияне каршылыксыз кабул итәргә хәзерләделәр. Империалистик сугыш елларында Гафури сугышның барлык вәхшәтлеге хезмәт иясе өстенә төшкәнлеген күрсәтте һәм күп тә үтмәде, «Кем ул» (1915) кебек шигырендә солдатларны үз Ватаннарында азатлык яулап алу өчен көрәшкә чакырып чыкты. Әлбәттә, шигырь революциядән соң гына матбугатка чыкты, ләкин ул шагыйрь идеологиясенең революцион ачыклыгын билгеләүче факт иде.
Империалистик сугыш Гафуриның идеологиясендә дингә мөнәсәбәттә дә кискен борылыш китереп чыгарды. Дөрес, Гафури реакция елларында ук инде дин белән хмавыгып, тормышның иң әһәмиятле иҗтимагый проблемаларыннан читләшү кирәкмәгәнлеге турында искәртә килде («Дин өчен низаг» 1910). Ләкин барлык татар руханилары алла һәм дин исеменнән самодержавие һәм аның канлы политикасын акларга маташканда, шагыйрь «Юктырсың ла, алла...» кебек шигыре белән реакция өере уртасына бомба ташлый.
Гафури, халык интересыннан чыгып, империализм сугышын ләгънәтләп, аны аклаучы дин һәм алланы таптап, үз ватаныңны азат итү өчен солдат массасын революцион көрәшкә чакыру идеясенә килде.
Романовлар династиясенең җимерелүе Гафури өчен очсыз-кырыйсыз шатлыкның һәм тантананың башлангычы булды. Чөнки ул күптән инде патшалык нәселен ләгънәтләгән һәм «кара пәрдәне» ил өстеннән ертып башларга чакырган иде. Бy көнгә шагыйрь «Хөррият иртәсе» (1917) шигырен багышлый: «анархия куылуын котлый, урамнарга кызыл байраклар белән чыккан эшчеләргә ирекле тавышы белән кушыла, җирдә шатлык тантанасы күрә:
Әй халык шат!
Һәммәсе уйный, көлә...
Каршыдан балкып кызыл байрак килә!..
...Оныта алмам мәңге бу шатлык көнен, —
Яшәсен чын хөррият! — актык сүзем, —
дип язды ул 1917 елның 14 мартында. Шагыйрь алданмады. Дөрес, аның гомерлек дошманы булган монархияне бәреп төшергәч, халык белән бергә Гафури да шатланырга хаклы иде. Ләкин эш башына вакытлы хөкүмәт килү белән илдә туган политик атмосфераны шагыйрь тиз сизеп алды. Ул вакытлы хөкүмәт чорындагы чынбарлыктан ризасызлык күрсәтеп, хезмәт ияләре тарафыннан куелган революцион лозунгларны яклап тавыш бирә; «Бетсен сугыш», «Икмәк» һ. б. кебек шигырьләр белән империалистик сугышны дәвам иттерү политикасына каршы чыга һәм пролетариат өчен икмәк даулый. Гафуриның февраль һәм октябрь көннәрендәге шигырьләрендә, һичшиксез, Мулланур Вахитов речьләренең көчле йогынтысы булганлыгы сизелә.
Бары тик бөек Октябрь социалистик революциясе генә Гафурины эчке каршылыклардан коткарды, аңа тормыштан рухи канәгатьләнү китерде һәм җәмгыять белән бердәм идеологик бәйләнеш бирде: чөнки хөр Россия идеалы тормышка ашты. Шагыйрь аны халык белән тугандаш иткән барлык уй-хисләрен яшерми һәм икеләнми әйтү өчен, үзенең азат дөньясын тапты, аңа якты кояшлы көн кптергәп эшче сыйныфы белән бер сафка басты. «Кызыл байрак» одасы (1917) эшче сыйныфның дошманнарны тар-мар итүенә дан җырлый һәм аны алга, яңа көрәшләргә чакыра:
Кузгал, эшчеләр!
Дошман җиңелсен,
Көч кемдолеген
Бар дөнья белсен.
Әй, кызыл байрак,
Нур бир җиһанга!
Әйдә, эшчеләр,
Алга вә алга!
Шагыйрь яңа дөньяны бөек дуслык белән бергәләшеп төзү өчен эшчегә кул бирде:
Кил әле син, иптәш!
Бир син миңа
Сөялләнеп каткан кулыңны;
Янган йөрәк белән чын ихластан
Тәбрик итим изге юлыңны.
(«Бир кулыңны» — 1919).
Димәк, Гафури тик пролетар революциядә генә үз дөньясын һәм үзенең чын Ватанын тапты; ул тик шул вакытта гына халык белән
үзе арасындагы һәртөрле ясалма киртәләрнең җимерелеп, халыкның иң алдынгы катлавы — эшчеләр сыйнфы белән дә кулга-кул тотынып бара алуына иреште.
Гафури пролетар революциянең җиңүе хөрмәтенә татар классик реалистик поэзиясенең иң күренекле үрнәкләре булып саналырлык гүзәл одалар язды. Ул революциянең беренче көннәреннән үк аңа кадәр һич күренмәгән иҗат күтәренкелеге, рухи байлык һәм шатлык белән Кызыл Армия, эшче-крестьян һәм хезмәтчел интеллигенциянең дуслыгы, яшьләрнең-комсомолның батырлыгы турында шигырьләр тудыра башлый, интервентларга, контрреволюция һәм милләтчеләргә каршы ялкынлы нәфрәт белән яна. Халык азатлыгын җырлауга шагыйрь яңадан-яңа хисләр таба. Гафуриның Октябрь революциясе кигергән иҗат эчтәлегендә милләтләр азатлыгы һәм дуслыгын җырлау, сурәтләү аеруча әһәмиятле урын алды. Шагыйрь социалистик революциядә милли мәсьәләгә гомуми көрәшкә ярдәм итүче һәм аның бер өлеше булганлыгын билгеләүгә күтәрелде. Шагыйрь татар халкын да социалистик җәмгыятьне саклауда героик көрәшче булырга чакырды:
Вакыт җитте, егет!
Җаның булса,
Уян, сикереп күк бүз атка мен!
Күрәсеңме идел буйларында
Матур ал, кызыл таң атканын.
Урал тауларыннан күк таш алып,
Кайра кылычыңны шуңарга,
Таң җилләре искән матур чакта,
Кит син дошманнарны куарга...
(«Татар егетенә» — 1920)
Гафури чын-чыннан халык шагыйре иде, чөнки ул иң элек халык азатлыгын, пролетариат революциясен һәм шуның белән бергә органик итеп татар халкының революцион милли азатлыгын җырлады. Аның иҗат юлының башыннан соцына кадәр Ватан язмышы. Россия, һәм аныи кешеләре бәхете һәм. шул исәптән, татар халкы язмышы, киләчәге һәрвакыт бер уртак максат һәм тарихи процесс иттереп каралды, һәм шагыйрь ул максатның тормышка ашуын пролетариат революциясендә генә таба алды. Шул рәвешчә, Гафуриның совет эпохасындагы поэзиясендәге милли тойгылары чагылышы — пролетариат революциясенең контрреволюция каршы көрәшкә буйсындырылган, бөтен милләт эшче-крестьяннарынын хезмәтчел һәм сыйныфташ дуслыгына таянган, халык идеяләренең җиңүенә гашыйк булган һәм бөтен милләтләрнең тигезлеген идеал иткән интернационализм рухы белән сугарылган социалистик тойгылардан гыйбарәт:
Әйдә җырлыйк мазлум милләтләрнең
Кәйлеләрдән күргән хурлыгын,
Чәчик җир өстендә чын азатлык,
Чын туганлык, дуслык орлыгын.
(«Беренче май» — 1922)
Үзенең халкы белән бергә җырчы үзе дә яңадан туды, ул бөтен халыкларның бәхетенә гашыйк булды. Элек кысылган һәм хәсрәтка дучар художникның дөньяга карашы шулай шатлыклы, политик актуаль һәм ныклы материалистик караш булып әверелә бара.
Революциядән соң Гафуриныц поэтик тематикасы да, элеккегә караганда, чагыштырмаслык дәрәҗәдә киң һәм конкрет. Гафура поэзиясе революция аркасында чыннан да проик хисләргә баеды. Ул татар совет поэзиясенең революция чынбарлыгы белән сугарылган реалистлар армиясенең беренче күренекле вәкиле һәм халык алдында иц атаклы шагыйрь булып торды. Әйтергә мөмкин ки, элекке шагыйрьләр һәм язучылар сафыннан килүчеләрнең дә һәм революциянең беренче елларында әдәбиятка чыккан яшьләрдән дә күпчелеге декадентчылык калдыклары йогынтысында саташып йөргәндә, тик Гафури гына татар реалистик классик поэзиясенең традицияләрен — реалистик сизсмләвен югалтмады, бәлки аны тагы да үстереп җибәрде. Гафури поэзиясендәге реализм — татар совет поэзиясенең социалистик реализмга үсүе юлындагы зур прогрессив кыйммәткә ия булган күренеш.
Гафури бер-берсенә капма-каршы булган ике дөньяның шаһиты. Шуңар күрә ул үзенең әсәрләрендә ике дөньяны, ике системадагы җәмгыятьләрне чагыштырып каравында бик табигый һәм хаклы иде. Ул болар арасындагы аерманы караңгы төн һәм гүзәл, мәңге янып торучы таң контрасты итеп күрә. Һәм үзенең тормышы һәм поэтик тойгылары белән дә Гафури безне шул каршы куюларның дөреслегенә ышандыра. Шуның белән ул безнең чор кешеләренә, аеруча яшьләргә, гүзәл бүгенгенең һәм киләчәкнең чын мәгънәсен һәм безнең аталарыбыз, туганнарыбыз политик кысынкылык һәм экономик хәерчелек эчендә үткәргән трагедияне тагын да ачыграк итеп күз алдына китерергә куша.
Шуңар күрә дә революциядән соң да Гафуриның үткән җәмгыятьнең караңгы битләрен һәм күңелсез картиналарын киң итеп сурәтләүгә игътибар итүе гаҗәп түгел. Шигырьләреннән тыш бу темага Гафури ике зур повесть — «Кара йөзләр» (1926) һәм «Шагыйрьнең алтын приискасында» (1929) кебек әсәрләрен багышлады. Моның берсе яшь татар кызының чын кешелекле мәхәббәте өчен дип башлыкларының хатын-кызга булган ерткыч мөнәсәбәтләре аркасында һәлак ителүен күрсәтә. Художник халык рухының иң яхшы, кешелекле сыйфатларын харап итүче үткән җәмгыятьнең кабахәтлеген хаклы рәвештә хөкем итте. Икенчесе, «Шагыйрьнең алтын приискасында», шагыйрьнең үз тормыш юлы фонында ХХ йөз башындагы татар пролетариатының үзләрен мөселман һәм милли культура әһелләре дин санаган миллионер Рәмиевләр тарафыннан рәхимсез эксплоатацияләнүен реалистик турылык белән ачып сала.
Күпләгән шигырьләрдән тыш, Гафури совет эпохасы тематикасына очерклар, хикәяләр һәм пьесалар багышлады. Аеруча «Кызыл Йолдыз» (1926) пьесасы татар совет реалистик драматургиясен тудырышуда зур роль уйнаган әсәрләрдән берсе. Монда гражданнар ертышы чорында авылдагы сыйнфи көрәш һәм яна кешеләрнең яңа тормышны ныгыту өчен көрәшләре чагылдырыла. Язучы бу әсәрдә гражданнар сугышының авылдагы характерлы эпизодларын һәм крестьяннарның төрле катлавының совет властена мөнәсәбәтләрен тулы дөрес күрсәтә алган.
Мәҗит Гафури, пролетариат революциясен тулы пафос белән каршылап һәм җырлап, ахыргача ышанычта булды, безнең тормышка, көрәшкә һәм яшьлеккә шатланды, чөнки ул үз Ватанының чын патриоты иде, чөнки ул иҗатка һәм халыкка хезмәткә үзен башлаган гражданин иде:
Тезгә каршы туган айдай, мин туармын эш белән,
«Мин гөнаһ кылмам, әгәр кылсам юармын эш белән.
Яу килер, мин, куркынып чикмәм карыш та артыма.
Тамчыдай итмәм хыянәт биргән изге антыма.
Һәм шагыйрь халык каршында,
Ватан Карнында үзенең антын гомер буе намус һәм илһам белән үтәде, үз эше белән кемгә хезмәт иткәнлеген ачык күрсәтте. Гафури үз иҗатының 30 елы көнендә бик хаклы рәвештә болай диде:
Утыз ел сакладым вөҗдан,
Утыз ел сатмадым вөждан,
Шуны саклар өчен бик күп
Авырлыклар күтәрде җан.
Гафури иҗаты — безнең культураның маякчы, чөнки татар халкының да карт буын ителлигенциясенең иң яхшы вәкилләре үзләрен бөтен совет халкының интереслары, Ленин-Сталин партиясе идеясе белән аерылмаслык итеп бәйләүгә кадәр үстеләр һәм тик большевиклар партиясе җитәкчелеге астында гына татар халкы чын азатлыкка иреште.
Гафури иҗатының әһәмияте шунда ки, ул бер минутка да халык иитересларын онытмады, беркайчан да үгзенең идеологии позициясеннән чигенмәде, үзен пролетариат революциясе белән кандаш итен бәйләде һәм гомеренең картлык көннәрендә дә:
Чиксез Ватанчы мин,
Совет иле,
Булу шарты белән ул Ватан,
Советларга дошман кеше
Миңа дошман,
Әгәр дә булса атам! дип язды.
Һәм шунысы сөенечле ки, безнең бу геропк көннәребездә шагыйрь Гафуриның патриотик тавышы шулай көчле булып яңгырый:
Азатлык һәм тигезлек безнең теләк,
Кайнап тора шулар белән безнең йөрәк!
Без бар чакта дошман безгә кул суза алмас,
Совет безгә, без советка сынмас терәк.
Кайралган кылычыбыз кыныбызда,
Кирәк чакта коралыбыз кулыбызда;
Куркуның ни икәнен белмибез без,
Барабыз бара торган юлыбызда!
(«Кызыл гаскәрләр җыры» 1929 ел).
Гафури безнең Ватаныбызның һәм героик Кызыл Армиябезнең көченә әнә шулай какшамас ышаныч белән сугарылган иде. Социалистик Ватанның беренче героик армияләре мәйданга килү белән үк, Гафури ул армиянең һәртөрле дошманнарга дәһшәтле көч һәм җимерелмәс крепость булып каршы тора алачагына тәмам ышанган иде:
Гомеренә аумас бөек скал кебек,
Һич вакыт сынмас каты сталь кебек.
Танклар, тупларга каршы ул барыр,
Чын азатлыкка мәгәр ул юл ярыр!
(«Кызыл Армия» — 1925)
Азатлык һәм халыклар дуслыгы, милләтләр тигезлеге идеясе белән коралланган Кызыл Армия фашист илбасарлары өерләрен тар-мар итеп, аларны Ватаныбыздан себереп түкте. Шуңар күрә шагыйрьнең җиңүче Кызыл Армияне котлаучы тавышы бу көннәрдә дә яңа дәрт һәм көч белән кабатлана:
Дошман гаскәрләрен тар-мар иткән
Данлы Кызыл Гаскәр яшәсен!
(«Болытсыз күк күкрәгәндә»)
Казан, — 1944 ел.