ФАТИХ КӘРИМ ШИГЫРЬЛӘРЕ
ХАЛЫК ҮЧЕ
Безнең һөҗүм дәһшәтенә түзми,
Көнбатышка качкан вандаллар,
Ярсып аккан елга ярындагы
Ак шәһәрне, төнге караңгыда
Җимергәннәр, утка салганнар.
Җимерелгән шәһәр яна дөрләп,
Кайный төтен, корым коела;
Почмак саен патрон тасмалары,
Ята аунап немец каскалары,
Киң мәйданга халык җыела.
Ут әчесе йотып кайгы эчкән
Халык күңле тирән яралы;
Ачу уты бөркеп сулыш ала,
Я омтылып килеп тынсыз кала,
Көтә халык хөкем карарын.
Менә аны... аны китерәләр,
Тора дар агачы янында,
Түбән игән башып, йөзе кипкән,
Кешегә хас җылы карага беткән,
Тик ерткычлык калган канында.
Басып тора, бәйләгәннәр авызын.
Күкрәгенә такта тагылган,
Бу тактага бөтен хыянәте,
Үлчәүләргә сыймас җинаяте
Кара дегет белән язылган:
«Кеше үтерүче фашист Мюллер,
Сабыйларны утка салучы;
Аналарның намусларын таплап,
Илебезнең изге җирен таптап,
Халык милкен талап алучы».
Калтырана Мюллер, баш өстендә
Дар агачы, үлем элмәге;
Яңгырый бу көн ирек мәйданында,
Хәрби трибуналның карарында
Үчкә хаклы халык теләге.
Мәлгун Мюллер карый югарыга,
Баш өстендә элмәк чайкала;
Бурка, ләгънәт, куркып чәчен йолка,
Чукмар белән маңгаена суккан
Бүре кебек тынсыз акая.
Суд карарып аклый кайнар алкыш,
Ак сакаллы картлар, балалар,
Хәсрәт утын күкрәгенә җыйган,
Җиргә күпме кайгы яше койган
Безнең гадел, газиз аналар —
Кычкыралар барсы: «Асыгыз, ас!»
Халык тавышы көчле беркетә;
Халык тели, үтәлә бу теләк...
Мәлгун Мюллер, бугазында элмәк,
Дар агачы аны селкетә.
САПЕР
Пулемет уты ле.шнда
Сапер — яшь солдат
Үрли үлемгә каршы:
Ракеталар яктысында
Кар кебек халат
Саклый аның язмышын.
Шуышып алга бара сапер
Киң күкрәгендә.
Бара арслан төсле:
Ул-бу юкмы?
Шаулап җил исә,
Җил дә аша саклатып:
Сапер чәнечке чыбыкны
Тын алмый кисә,
Ача һөҗүм капкасын.
Кабына һөҗүм ялкыны.
Ашкына күңел.
Һәркем хәнҗәрен тоткан,
Коела фашистлар каны.
Кызганыч түгел
Тирес суы төсле кан.
КУРКАК
Иң элек куркырга өлгерә,
Тез чүгә ул һәр тупка;
Төтеннән куркып йөгерә.
Тиз барып керә утка.
БАТЫР
Гүя дөрләп ялкын каба.
Аңардан көч җилкенә;
Тормыштан ул шатлык таба
Дошманын җиңгәч кенә.
БЕЗНЕҢ УРАМДА
Без кояшка карап айныдык
Башны томалаган уйлардан:
Ил өчен без бары кайгырдык.
Дәһшәт баскан авыр елларда.
Кунмасын, дип коллык, сөреме,
Аямадык канын, гомерне.
Үзәкләрне өзде кышкы җил.
Үлем белән бугазлашты ял.
Илем түзде, көче сынмады.
Көчле һөҗүм итеп сынады.
Германиядән килгән каралык
Тузды төтен кебек таралып.
Кара диңгез ярсый шатлыктан;
Украина азат коллыктан.
Яшел каеннарны җил сөя.
Чөнки азат Белоруссия.
Сайрый кошлар безнең урманда.
Хәзер бәйрәм — безнең урамда.
Җилләр сирпи безгә һәр яклап
Сирин чәчәгенең сафлыгын;
Җилгә шыбырдаган һәр яфрак
Хәбәр итә җиңү шатлыгын.
Кырмыска кебек тынгысыз
Тын гомер иткән чакта;
Ул сугышта алдан китә
Куркыныч туган якка.
САГЫНУ ҖЫРЫ
I
Көн дә соклангыч уңыш,
Тиздән бетәр бу сугыш,
Әйләнер дошман көлгә,
Егетләр кайтыр илгә.
Мин дә шатлыксыз калмам,
Кайтыр минем күз алмам;
Кайтсын иде таң белән,
Егеткә хас дан белән.
II
Кайтсын иде таң белән,
Егеткә хас дан белән,
Кадерли белер идем,
Гөл булып йөрер идем,
Җырлап юатыр идем,
Сыйпап йоклатыр идем,
Сыйпап йоклаткан йокыдан
Үбеп уятыр идем.
АК КҮГӘРЧЕН
Ак каенга кунган ак күгәрчен
Гөрлп-гөрлп канат кагына,
Кагына да, уйпап очып китә
Син яшәгән шәһәр ягыпа.
Пигә мпп дә ак күгәрчен түгел,
Ярсый очар идем шул якка,
Очып барып иркәләнер идем.
Сыеныр идем синең кочакка.
Озын төннәр буе уйланамын,
Сине канат итә бу уем;
Илдә яз бит, бәгърем, яз бит илдә,
Күз алдыма килә Дим буе.
Дим буенда хәзер шаулы ташкын
Ярларына кире кайткандыр,
Балалыгым үткән болыннарда
Инде шомырт чәчәк аткандыр.
Шомырт чәчәгедәй, саф, ягымлы,
Саф һәм йомшак синең күңелең;
Язгы кояш кебек ялкынланган
Йөрәгемнең хисләр гөле син.
Бәхетем син минем, шатлыгым син,
Әрнетүле тирән кайгым син,
Кайгы болытлары каплаганда
Якты нурлар сипкән аем син.
Йолдызларга карап төнем үтә
Хыялый бер сагыш эчендә
Ничек дим соң... Тау буена барсын
Язның серле, айлы кичендә.
Тау буенда, чәчәк арасында
Утырып тыңла чишмә агышын.
Көмеш чишмә бөтен моңы белән
Җырлап бирер минем сагышны.