ӘДӘБИ КАЛЕНДАРЬ
И. С. НИКИТИН.
(3. X.1824—28 Х.1861)
Рус демократик поэзиясенең күренекле вә-
киле Иван Саввич Никитин Воронеж өлкәсендә,
мещан семьясында туган. Беренче шигырьләрен ул
духовная семинариядә укыган чорында яза башлый.
Апыц шигырьләре 1853 елда башта «Воронежеские
губернские ведомости»да, аннан соң
«МОСКВИТЯНИН», «Отечественные записки»да һ. б.
журналларда басыла. 1858 елда П. С. Никитинның
ачыктан ачык реалистик әсәре булган «Кулак» дигән
поэмасы басылып чыга. Аннан соң ул күп кенә яңа
әсәрләр яза, «Тарас» һәм «Семинарист көндәлеге»
дигән поэмаларын бирә.
Пушкин, Лермонтов, Кольцов һәм беркадәр
Некрасов тәэсирендә иҗат иткән Никитинга
Чернышевскийнең 1856 елдагы тәнкыйте бик нык
йогынты ясый. Никитин нигездә шәһәр мещаннары
белән крестьяннарның нужасын, авыр хезмәтләрен,
әче тормышларын, газаплануларын сурәтли.
Никитинның поэзиясе (бигрәк тә «Кулак» дигән
поэмасы) халык массаларына тирән мәхәббәт белән
сугарылган һәм аларның изелгән хәлләренә каршы
протест белдерә. «Кулак» поэмасын «чын гуманизм
идеяләре белән тулган» әсәр дип каршылаган
Добролюбов Никитинның поэзиясендәге демократик
юнәлешне аеруча билгеләп үтә.
ВАЛЕРИЙ БРЮСОВ
(13. XII. 1873—9. X. 1924)
XX нче йөзнен иң күренекле рус шагыйрь-
ләреннән Валерий Яковлевич Брюсов Москвада
туган һәм шунда ук Университетта укыган. Әдәби
иҗат эшен ул 1894-1895 елларда, «Рус
символистлары» дигән өч җыентык чыгару белән
башлап җибәрә. 1895—1897 елларда «Chefsdoemre»,
«Me eut esse» дигән исемнәрдәге беренче шигырь
җыентыклары чыга һәм шул вакыттан башлап ул рус
символистлары дигән яна әдәби мәктәпнең җитәк-
чесе булып таныла. Искиткеч иҗат энергияле, зур
талантлы һәм соклангыч эрудицияле В. Я. Брюсов
шагыйрь, хикәяче, драматург, тәрҗемәче, шул ук
вакытта бик күп әсәрләрнең редакторы, һәм әдәбият
теориясе һәм тарихы өлкәсендә дә эшли. Аның
әдәбиятны өйрәнү буенча хезмәтләреннән
Пушкинның шигырь төзелешенә һәм тормыш юлы
белән иҗатына багышланган әсәрләре аеруча әһә-
миятле булып торалар. Бөек Октябрь Социалистик
Революциясеннән соң В. Я. Брюсов һичбер
икеләнүсез советлар ягына чыкты һәм илнең
культура эшенә актив катнаша башлады. 1919 елда
ул коммунистлар партиясе сафына керде. А. В.
Луначарский В. Я. Брюсов турында болай ди: «Ул
үзенең коммунист булуы белән горурлана иде. Ул
марксистик фикергә гаять зур хөрмәт белән карый
һәм иҗтимагый мәсьәләләргә һәм шулай ук
әдәбият мәсьәләләренә марксистик караштан бүтән
законлы караш булуы мөмкин түгел дип санаганын
берничә тапкыр миңа әйтте». В. Я. Брюсовның
юбилее көнендә советлар хөкүмәте аның
«ватаныбызның культурасына зур һәм кыйммәтле
хезмәтләр иткәнлеген» махсус грамотада билгеләп
үтте. В. Я. Брюсов 1924 елның 9 октябрендә үлде.
ЭДГАР ПО
(19. I. 1809—7. X. 1849)
Американың атаклы язучысы Эдгар Аллен
Поның әдәби әһәмияте искиткеч зур. Эдгар По.
шагыйрь буларак, әсәрләрендә гадәттән тыш
музыкальлеккә ия: аның рифмалары гаять бай һәм
техник алымнар ягыннан бик кыю эш итә. Прозаик
буларак, Эдгар По тагын да күренеклерәк урында
тора. «Кыска очерк — аның иң яраткан формасы, ул
аны искиткеч осталыкка җиткерә. Анык хикәяләре
үтә тыгыз, ачык, логика ягыннан нык бәйләнешле.
искиткеч ышандырулы, стиль ягыннан үтә матур
эшләнгәнлекләре белән таңга калдылар. Гыйльми-
фантастика жанры өлкәсендә Эдгар Поны Жюль
Верн белән Г. Уэллестан күп өстен дияргә ярый. Ул
детектив хикәягә нигез салучы. Аннан соң Эдгар По
«дәһшәтле хикәяләр» дип йөртелә торган жанрның
башлап җибәрүчесе булып тора. Үзенең тирәсендәге
буржуаз чынбарлыкка каты дошман булган Эдгар
По шулай да деклассированный, ялгыз
интеллигентның индивидуалистик позициясеннән
карап эш итә һәм тормыш кланыннан
котылу юлын күрми, шуның аркасында ул тирән
пессимизмга бирелә. Эдгар По романтиклардан
башлап символистларга кадәр Америка һәм Европа
әдәбиятына бик көчле йогынты ясаган язучыларның
берсе.
АНАТОЛЬ ФРАНС
(16. IV. 1844—В. X. 1924)
Франциянең бөек язучылар ы инан берсе булган
Анатоль Франсның (Жак-Анатоль Тибиның)
үлүенә 20 ел тулды. Гаять көчле эрудицияле,
куәтле критик, акыл иясе. Раблэ һәм Вольтер
традицияләрен дәвам иттерүче А. Франс теленең
байлыгы һәм образлылыгы, матурлыгы ягыннан
дөнья әдәбиятында беренче урында тора. «Таис»,
«Эпикур бакчасы», дүрт томлы «Хәзерге заман
тарихы», «Ак таш бетендә», «Пингвиннар утыравы»,
«Аллалар сусыйлар», «Фәрештәләр восстаниясс» А.
Франсның иң күренекле әсәрләреннән саналалар. М.
Горький А. Франс турында: «Фикер үзенең кеше
рухы матурлыгының иң мөкәммәл бер гәүдәләнеше
булганга күрә дә ул фикергә шундый югары бәя бирә
иде» ди. Буржуазиянең матурлыкны төшенү ул
буржуазия өчен генә хас,
«пролетариат матурлыкны төшенә дә,
хис итә дә алмый» дигән төшенчәсенең бөтен
мәгънәсезлеген ачып, А. Франс: «гадәләт идеясе
белән матурлыклы төшенү арасында бөтенләй
сизелми торган диярлек яшерен һәм шул ук вакытта
куәтле бәйләнеш бар» ди. «Эш бөтенләй бүтәнчә
тора, чөнки хәзер, буржуазия хуҗалык иткәндә,
сәнгать чәчәк атмый, ә сула һәм үлә» дип күрсәтеп
үтә А. Франс. Франция эшчеләренең социалистик
хәрәкәте белән элемтәдә булган А. Франс Золя һәм
Жорес белән берлектә реакциягә, шовинизмга һәм
милитаризмга каршы көрәшеп килде. Ул 1905 елны
рус революциясен яклап чыкты. Октябрь
революциясен кешелек дөньясы тарихында яңа
сәхифә башлануы дип атады.
КОЛЬЦОВ
(15. X. 1809—10. XI. 1842)
Атаклы рус шагыйре Алексей Васильевич Кольцов
Воронежда, мещан семьясында туган һәм Воронеж
өяз мәктәбендә укыганнан соң, үз-үзеннән өйрәнен,
белемен арттырган. Бөек рус шагыйрьләре әсәрләре
белән танышканнан соң, А. В. Кольцов үзе яза
башлый. Станкевич аның әсәрләрен мактап каршы
ала, 1835 елда аның беренче җыентыгын бастыра. В. Г.
Белинский белән яхшы дуслык мөнәсәбәтендә булу А.
В. Кольцовның иҗатына бик зур йогынты ясый.
Крестьян тормышын сурәтләп язган А. В. Кольцов
халык җыры формасында иҗат итә. Үз заманы
крестьяннарының тормышын тирәннән белгән һәм
төшенгән А. В. Кольцов аның шыксыз авырлыгын,
газабын сурәтли, ләкин тирән өмет белән һәм
халыкның көченә, матур киләчәгенә ышану белән
сугарып сурәтли. Белинский, Чернышевский,
Добролюбов А. В. Кольцов иҗатына гаять югары бәя
бирәләр. Белинский Кольцовның «яхшы җырлары иң
югары дәрәҗәдәге рус поэзиясендәге иң гүзәл, иң
оригиналь образларның искиткеч байлыгын
гәүдәләндерәләр. Бу яктан алганда, аның теле
никадәрле таңга калдыра торган булса, шул кадәр үк
кабатланмас та» ди.
«Кытай Горькие» дип аталган атаклы кытай
язучысы Лу Сипның үлүенә 8 ел тулды (ул 1881 дә
туган). Хәзерге реалистик кытай әдәбиятына нигез
салучы Лу Син кытай әдәбиятына яңа формалар һәм
темалар алып килде, ул бары тик бик аз гына кешеләр
аңлый алган борынгы кытай әдәби теленә каршы,
халыкка аңлаешлы, гади тел белән язды. Аның
«Кычкыру» һәм «Саташу» дигән исемнәр белән
басылган хикәяләре яңа кытай әдәбиятының зур
уңышы саналалар. Күп телләргә тәрҗемә ителгән «А.
Ку-ның чын тарихы» дигән әсәре Лу Синны бөтен
дөньяга танытты. Көчле
публицист булган Лу Син кытай халкының милли
һәм социаль азатлыгы өчек бөтен көчен куеп
көрәште.
Советлар Союзының самими дусы булган Лу
Син фашистларның ялганнарын фаш итеп килде.
Рус әдәбиятын һәм культурасын чиксез яраткан
Лу Син рус әдәбияты «ул башка чит ил
әдәбиятының теләсә кайсыннан да баерак» дип
кабатлап килде һәм рус классикларын һәм совет
язучыларын кытай теленә тәрҗемә итү буенча бик
күп эшләде.
Н. Г. ЧЕРНЫШЕВСКИЙ
(24. VII. 1828—29. X. 1889)
Бөек рус язучысы һәм фикер иясе Николай
Гаврилович Чернышевский Саратовта туган. Башта
ул Саратов духовная семинариясендә укыган, аннан
соң 1846 елда, Петербург университетына кереп,
аны 1850 елда тәмам иткәч, 1851—1854 елларда
Саратовта һәм Петербургта укытучылык иткән.
1853 елда матбугатта аның беренче хезмәтләре
басыла башлый. 1854 елда ул «Современник» журна-
лына язышырга керешә һәм тиздән аның җи-
тәкчеләреннән берсенә әйләнә. Добрэблюбов белән
берлектә, ул «Современник»ны шул заманның
алдынгы органына әйләндерә. Бу журналда һәм
журналга өстәмә итеп чыгарылган китапчыкларда
Чернышевскийның «Рус әдәбиятының Гоголь чоры
очерклары», «Лессинг, аның заманы, аның тормышы
һәм эшчәнлеге» дигән, крестьян мәсьәләсе буенча
күп кенә хезмәтләре һ. б. басылып таратыла. 1863
елда «Современник»та Чернышевскийның
Петропавловский крепостенда ябылуда ятканда
язган атаклы «Нәрсә эшләргә?» романы басыла.
Россиядәге революцион-демократик лагерьның
идея һәм әдәби юлбашчысы булган Чернышевский
нелегаль эшкә дә катнаша. 1862 елның 19 июлендә
аны кулга алалар һәм каторгага хөкем итәләр.
Чернышевский Нерчинский каторгасында һәм
Винойский төрмәсендә 20 ел азап чигә. Бары тик
1893 елда гына аңарга полиция надзоры астында
Астраханьда яшәргә рөхсәт итәләр. П. Г.
Чернышевский 1889 елның 29 Октябренда
Саратовта үлә.
Соңгы көннәренәчә демократиягә һәм
социализмга турылыклы булган И. Г. Черны-
шевскийга В. И. Ленин бик югары бәя бирә, аның рус
революцион фикерен үстерү юлындагы
хезмәтләренә кат-кат туктала, һәрвакытта да
материализм позицияләрендә торган П. Г.
Чернышевский пропагандада философик-теоретик
яктан бик зур өстенлеккә ия гаять көчле хикәяче,
тәнкыйтьче һәм теоретик та булган П. Г.
Чернышевский әдәбият һәм сәнгать турындагы рус
фәне үсешенә зур хезмәтләр күрсәтә. Ул сәнгатьнең
бердәнбер бурычы — чынбарлыкны сурәтләү,
төшендерү һәм анарга бәя бирү ди. «Фән кебек үк,
сәнгать кешегә чынбарлыкны үзгәртеп коруда һәм
ул чынбарлыкны кешенең кирәкләренә ярак-
лаштыруда ярдәм итәргә тиеш» дип өйрәтә.
Белинскиины иң гүзәл рәвештә дәвам иттергән П. Г.
Чернышевский реалистик демократик әдәбиятны
үстерү юлында эшләүче яшь авторларны табып алу
һәм күтәрү буенча да бик күп хезмәтләр куя.
Бөек рус халкының көрәше һәм культурасының
данлыклы тарихында Н. Г. Чернышевский иң зур
титаннарның берсе булып калкып тора.