Логотип Казан Утлары
Публицистика

БИШ БАТЫР


I
Булатов
ны ашыгыч рәвештә рота командиры
чакырып алды. Ул нарат
исе аңкып торган землянкага
кергәндә, стенага эленгән бер герле сәгать кичке 9 ны
күрсәтә иде. Булатов өстәл янында карта карап утырган
рота командирына якынрак килеп басты да:
— Иптәш капитан, чакыруыгыз буе
нча сержант
Булатов, — дип сүзен дә әйтеп бетермәде, бер кулы
белән бөдрә чәчләрен сыпыргалап, икенче кулы белән
карта өсте
нә таянган капитан аңа:
— Яхшы, иптәш Булатов, килегез әле б
ирерәк,
сезнең белән бер эш турында сөйләшәсе бар, — диде
һәм а
ның әле землянка яктысына ияләнеп җитмәгән
күзләренә туп-туры карады. Булатов:
— Тыңлыйм, иптәш капитан, — диде һәм карта
җәе
п өстәл янына килеп басты.
Ир уртасы, коңгырт чәчле, җитдилек саклаган
беркадәр ак чырайлы капитан бөтен сугышчыларын
үзенең биш бармагы кебек яхшы белә, алар
ның тышкы
кыяфәтләрен генә түгел, йөрәкләре
ничек тибүен дә
сизә шикелле
иде. Шулай булмый хәле дә юк, чөнки,
ул
инде алар белән ачы җилле далаларны үтте,
боргаланып акка
н Мпус суларын кичтә. Алар белән
Донбассны азат итүдә катнашты. Ниһаять, менә хәзер
Украина туфрагын иңеннән буена сугышлар белән үтеп
чыкты.
Булатов менә шул озын, данлы сугыш юлында,
җиңүләр белән үтелгән юлда капитан белән бергә
булды. Донбассны азат иткәндә җи
ңелчә яралангач та
ул частеннан китмәде. Ул үзенең сабыр табигате,
куркусыз йөрәге белән командирының мәхәббәтен
казанды. Барыннан да бигрәк, капитан а
ның авыр ми-
нутларда куркуга бирелми, каугаланмый хәрәкәт итүен
ярата иде. А
ның бу табигатен сугышчы иптәшләре дә
беләләр. Шуның өчен аны үзләре арасында өлкән
сержант итеп йөртәләр иде.
Булатов өстәлгә җәеп салынган картага карады. Ул
анда командирының бөтен фикерләрен күрергә теләде,
ләки
н ул анда кызыл, зәңгәр карандаш белән кәкре-
бөкре сызылган сызыкларда
н башка бернәрсә дә
күрмәде. Шулай да Булатов хәзер үзенә җитди бер эш
йөкләнәсен аңлады.
Капитан башын картадан күтәрде һәм, аз гы
на
җыерчыклар беле
нә башлаган маңгаен сул кулының
аркасы белән сөртеп җибәрде дә, тагын картага
бөгелеп, карандашын карта өсте
ндә йөртә башлады:
— Бирегә карагыз, менә бу — дошман белән ике
арада яткан камышлык, аның артында кечк
енә генә
уйсулык. Шул уйсу уры
н буйлап немецларның
окоплары сузыла. Менә бусы — авылга бара торга
н тар
гы
на юл. Бу юл урман аркылы үтә, урман чыккач,
шоссе юлга барып тоташа... Күрәсезме?
— Күрәм
, иптәш капитан.
— Менә шул дошман линиясен үтеп, 20
километрга кадәр дошман тылына керергә, хуторда
булырга, һәм...
Кап
итан, Булатовка бик мәгънәле итеп карады да,
сүзендә дәвам итте:
— Безгә кирәкле документларны кулга төшерергә!
Үтеләчәк юллар Булатов
ның күз алдыннан яшен
тизлеге белән чагылып киттеләр. Камышлык, елга,
урма
н, шоссе юл һәм...
— Аңладым
, иптәш капитан!
Капитан, урыныннан торды да, өстәл өсте
ндә
яткан портсигардан папирос алып кабызды һәм, бер-
бер артлы куе төтеннәр чыгарып, яртысы да бетмәгән
папиросын тимер мич алдына ыргытты:
— Үзең белән б
ишәү барасыз, — диде.
— Есть, бишәү барырга, — диде Бүлато
в.
Кап
итан, күңел дәфтәрен актарганда, бер генә
секундка уйга калды. Шуннан с
оң өзеп- өзеп кенә:
— Искә
ндәрев,... Тарасов.... Аникин... һәм...
Мансуров.
Шуннан со
ң ул Булатовка сораулы күз белән
карады. Булат:
— Ышанычлы егетләр
, — дип командирның
фикерен куәтләп куйды һәм, гәүдәсен турайта т
өшеп,
честь бирде:
— Рөхсәт итегез, иптәш капитан, сугышчан
бурычны үтәргә!
— Хәрәкәт итегез!
Булатов землянкадан чыкканда, урман эче
караңгылана башлаган иде
инде. Шәм шикелле тураеп
үскән нарат очларыннан яшеренеп кенә ай яктысы
төшә. Урман тынл
ыгын бозып пулялар сызгырып
үтәләр, алар
ның кайсылары агачларга уңайсыз бәрелеп,
чыелдап китәләр. Кай
дадыр пулеметлар ачуланып та-
кылдап куялар.
Ара-тирә снарядлар килеп төшәләр дә,
урманны шаулатып ярылалар.
Сагыз исе килеп торган нарат урманының йомшак
һавасы Булатов
ның күкрәген киңәйтеп җибәргән кебек
булды. Ул берничә мәртәбә күкрәген к
иереп-киереп
иснәде дә
, ашыга-ашыга үз землянкасына таба китте.
Булатов землянкага кайтып керү белән үк юл
хәзерлекләре күрә башлады.
Ун минут эчендә хәзерләнеп, сержант Булатов
җитәкчелегендә биш разведчик юлга чыкты. Урманны
чыккач та
, картада күрсәтелгәнгә биек булып үскән
камышлык башланды. Разведчиклар камышларны
куллары белән ике якка аера-аера алга киттеләр. И
ң
алдан Булатов, компаска карап, юнәлеш алып барды.
Аның артыннан башкалар, бишәр адым ара калдырып,
хәрәкәт иттеләр. Камышлык тибендәге сазлык,
ябышкак үзле балчык, барган саен юлны
кыенлаштырды. Кайбер урыннарда куе былчырак итек
кунычыннан үтеп балтырга тулды. Ләкин разведчиклар
ана игътибар итмәделәр, сак адымнар белән һаман алга
атладылар. Атланган һәрбер адым батыр
разведчикларны дошман линиясенә якынлаштыра
барды.
Разведчиклар бер генә минутка туктадылар.
Булатов:
— 15-20 метрдан дошман окоплары башлана.
Линияне үтеп чыгу өчен сазлык иң ышанычлы юл.
Сакланып кына минем арттан туш белән шуарга
,
дип пышылдады. Аның артыннан биш а
дым гына
калышып барган Иск
әндәрев, үзе артыннан килгән
Тарасовка пышылдап, Булатовны
ң приказын
тапшырды. Разведчиклар, куе былчырак өстеннән
шуышып, алга үрмәләделәр.
Сыек болытлар аша тонык кына ай яктыртып тора,
автомат тыкылдаулары якынлашкан
нан-якынлаша
баpa. Бернәрсәгә дә исе китмәгән бакалар, сазлык
эченнән башларын гына чыгарып, бакылдашып яталар.
Разведчиклар
иң җаваплы ноктага килеп
җиттеләр. Менә тагын берничә генә тапкыр тынып
шуышырга да
, аннан соң алар дошман линиясен
үтәчәкләр.
Булатов, дошман окоплары алдында миналар
булачагын искә алы
п, бик саклык белән капшап барды.
Башкалар аның артыннан ышанып, тыныч кына
шуышып дәвам иттеләр.
Булатов кинәт туктап калды.
Аның алдында
миналарны тоташтырган кылдан нечкә җепләр
сузылган иде. Ул:
— Миналар!.. дип пышылдады, һәм кесәсеннән
кайчы чыгарып, җепнең салмак торган урыныннан
кисеп, юл ачты. Разведчиклар тагы
н алга таба саклык
белән шууда дәвам иттеләр.
Бераз баргач
, Булатов туктады. Бик дикъкатьләп
әйләнә-тирәгә каранды. Берничә секунд нык игътибар
белән тыңлап торды. Ерак та түгел, чокырларда немец
солдатларының башлары күренде. Алар әрле-бирле
йөреп торалар, үзара нәрсәдер сөйләшәләр иде.
Булатов бераз сулга таба борылып шуышырга
булды. Башкалар да моны аңладылар, акрын һәм бик
саклык белән генә шуышу башланды. Иң арттан килгән
Мансуров, эз югалту өчен
, үз артыннан үләннәрне
торгызып барды. Ты
н алуда куркыныч китерерлек
секунд якынлашты. Разведчиклар җиргә сеңделәр
,
һәрбер сантиметр — яшәү, тормыш белән бәйләнгән
иде.
Курку белмәс оста разведчиклар дошман
линиясенә киле
п җиттеләр. Булатов башкаларга туктап
торырга ымлады. Үзе, елан кебек шуышып, алга китте.
Алдан сөйләшеп куелганча, разведчиклар 6—10
минуттан берәм-берәм линияне үтеп чыктылар.
Дошман линиясен үтеп, егерме метрлар киткәч, куе
әрәмәлек башланды. Разведчиклар гаять
саклык белән
генә әрәмәлек эчендә шуышып баруны дәвам иттеләр.
Бара, бара әрәмәлек, куе урманга әйләнде.
Булатов шунда туктады.
Акрын гына башын
күтәрде.
Әйләнә-тирәне бик дикъкать белән тыңлады.
Куркыныч юклыгын белгәч, торып утырды. Башкалар
да килеп җиттеләр. И
ң азактан Мансуров та килеп
җитте. Разведчиклар җыендылар.
— Беренче кыенлыкны үттек, — диде Булатов.
Урман эче тагын да караңгылана төште.
Хәзергә кадәр тонык нурларын чәчеп күк диңгезендә
йөзгән ай да болытлар эченә кереп югалды.
Разведчиклар үзләрендә бераз тынычлык сизделәр.
Булатов:
— Гранаталарыгызны хәзер тотыгыз. Алга,
иптәшләр, — диде һәм үзе, компасын карап юнәлешне
билгеләгәч, акрын гы
на агачлар арасына, алга атлады.
Разведчиклар, аяк астындагы чыбыклар
чытырдамасын өчен, аяк очларына сак кына басы
п
бардылар. Дошман тылына эчкәрәк кергән саен
разведчиклар үзләрен тынычрак сизә бардылар. Ара-
тирә тыкылдап куйган пулемет һәм автомат тагышлары
һаман ераклаша бардылар. Таң якынлашты. Булатов
урма
н эчендә туктап ял итәргә, төнне шунда үткәрергә
булды.
Разведчиклар куе яфрак астына утырдылар.
Сумкаларын ч
ишеп, икмәк, сало чыгардылар. Бераз
ашап алгач, чиратлашып йокларга яттылар.
III
Яктыра башлады. Урма
н кошлары уянды. Алар,
төрле тавышлар чыгарып, урманны җанландырдылар.
Акрын гына та
ң җиле исеп куйды. Агач яфраклары
салмак кына селкенеп сөйләшә башладылар. Үлә
н
өсләре энҗедәй чык бөртекләре белән капланды.
Йокыга ятка
н разведчикларның өсләреннән сыек
кына пар күтәрелде. Мәшәкатьле, авыр юллар үтеп
талчыккан разведчиклар, яту белән үк тәмле йокыга
киттеләр.
Иртәнге саф урман һавасы аларны иркәләп
йоклатты. Урма
н кошлары батыр егетләрне
мактагандай, бер-берсен
нән уздырышын, сайрарга
керештеләр.
Булатов әле һаман йокламады. Ул әйләнә-тирәне
барлады. Кинәт кайдандыр арба тавышлары ишетелгән
кебек булды. Ул якынлашканнан-якынлаша барды.
Ара-тирә атка дәшкән тавышлар ишетелеп китте.
Булатов, кулына гранатасын алып, агач арасына посты.
Каравылда торган разведчикка да хәзер торырга
кушты.
Берничә немец абозчысы, атларын куа-куа,
якындагы таш юлдан үтеп киттеләр.
— Безгә биредә калырга ярамый, — диде Булатов,
иптәшләрен уятып саклык белән генә у
ң якка, куерак
агачлык арасына күчте.
Дошман тылында
иртәнге тормыш җанланды.
Кайдадыр немец солдатларының занят исре
башланды. Командирларның кычкырып, кычкырын:
— Аен, свай, драп,... аен, сван, драп, —
дип команда
бирүләре урма
н эчен яңгыратып җибәрде.
— Монда немецларның запас частьлары ерак
түгел, күрәсең, — диде Булатов.
Разведчикларның урнашкан урыннары тыныч,
лсмецлар бирегә ялгыш кына килеп чыкмаганда, тиз
генә эзләп табарлык түгел. Куе куаклык белән
күмелгән чокыр. Аның өсте кәкре-бөкре карт имән
агачлары, юкә, тусралар белән капланган иде.
Йокы арасында разведчикларның берсе кинәт:
— Их, су булса иде, үләм, эчәсем к
илә, — дип
үзенә генә ишетелерлек итеп сөйләшеп куйды. Ләкин
аларны
ң берсендә дә су юк иде, хәзер әйләнә-тирәдән
эзләргә дә куркыныч иде. Шуңа күрә аның суны искә
төшереп сөйләнүе беркем тарафыннан да игътибарга
алынмады.
Кояш югары күтәрелгән саен, эсселек арта барды.
Урман эче тын бетәрлек дәрәҗәдә бөркүләнеп китте.
Чебен-черкиләр куаклык төбендә бәйрәм
итәләр. Ә
разведчиклар, эсселектән, һаваның бөркүлегеннән
чыдый алмый куаклык астында, яфракларга күмелеп
яталар. Никадәр арылган булса да, аларныц күзләрен
йокы алмый. Сусау чиктән ашты, авызлар кипте,
телләр әйләнмәс булды. Мансуров, битләренә кунган
чебеннәрне яфраклар белән куа-куа:
— Монда кайда да булса, чокырларда су юк
микән?—диде. Булатов:
— Тыныгызны да чыгармагыз; безгә бу урыннан
кузгалу куркыныч, — дип аның сүзен кырт кисте.
Булатов
ның бу фикерен раслагандай, кайдадыр
агачлар кыштырдап китте. Разведчиклар, тын да
алмый, агачлар кыштырдаган якка карап катып
калдылар. Аяк тавышлары якы
найганнан-якыная бара
иде. Разведчиклар, кулларына автоматларын алып,
һөҗүмгә хәзерләнә башладылар. Булатов моны күреп,
— һичбер автомат тавышы чыгармаска, кирәк
булса, кинжал белән дошман өстенә ташланырга!—дип
пышылдады. Чөнк
и, автоматтан ату чыннан да, әйләнә-
т
ирәдә тулып яткан дошман солдатлары өчен сигнал
гына булып хезмәт итәчәк иде.
Разведчиклар яткан чокырдан у
н адым чамасы
ч
иттәрәк, урман сукмагы буйлап ике немец солдаты
килә иде. Алар
нәкъ чокыр турысында туктадылар,
аркаларына асып килгән ящикларны җиргә куеп, ял
итәргә утырдылар. Аларны
ң берсе ящик өстенә
утырып, баш киемен салды да, маңгаена төшеп торга
н
җирән чәчен югарыга таба сыпырып, җиңе белән
маңгай тирләрен сөртә башлады. Икенчесе якаларын
чпшеп, кулы белән күкрәгендәге тирләрен сөртә,
кашына иде. Немец солдатла-

рының бу хәрәкәтләрен разведчиклар, тын да алмыйча,
яфраклар арасыннан күзәтеп тордылар...
— Патрон ящиклары ташыйлар. Димәк, монда,
еракта түгел, урман юлы булырга тиеш
, — дип
пышылдады Булатов аның янында яткан Тарасовның
колагына.

Немец солдатлары, тәмәке тартканнан соң, тагын
ящикларын күтәреп урыннарыннан кузгалдылар.
Аларның авыр-авыр сулап тын алулары, аяк
тавышлары ераклашкач, урман эче тагын тирән
тынлыкка чумды.
Разведчиклар җәйге озын көнне, чебен-черкиләр
белән сугышып, чокыр эчендә үткәрделәр. Ара-тирә
шоссе юлдан машиналар, грузовиклар үттеләр. Чокыр
янындагы сукмактан берничә тапкыр немец
солдатлары үтеп киттеләр. Разведчиклар һаман
түземсезлек белән кичне көттеләр.
Көн кичкә авышты. Урман эче дә күләгәләнеп
,
салкынчарак булып китте. Чебеннәр дә азайды.
Разведчиклар иркенләбрәк сулыш алдылар.
Сумкаларыннан икмәк, һәм ко
нсервалар чыгарып,
йөрәк ялгап алдылар да, юлга хәзерләнделәр.
Урман эче караңгылана башлады, шоссе юлда
арба һәм машина тавышлары тынып калды. Артта
калган фронтта туп һәм пулемет тавышлары,
гадәттәгечә, һаман тыкылдауда, гөрелдәүдә дәвам итте.
Разведчиклар иң куркыныч адымнарны инде
атлаганнар иде.
Алар көне буе яткан чокырдан кузгалдылар.
Саклык белән генә таш юл буендагы канауга чыгып
яттылар. Юл тыныч идел Булатов компас буенча
юнәлешне билгеләде, һәм алдан үзе, аның артыннан
башкалар берәм-берәм шоссе юлы аркылы тагы
н
урманга кереп киттеләр. Куе нарат урманы аларны йота
барды. Барган сае
н туп, пулемет тавышлары
ераклашты. Разведчиклар тыныч адымнар белән һаман
алга бара бирделәр.
Ара-т
ирә төнге кошлар пырхылдап очып китәләр.
Кайдадыр, җен алыштырган Саладай, ямьсез тавышлар
чыгарып мәче башлы ябалак кычкыра. Разведчиклар
боларның берсенә дә игътибар итмичә һаман алга
баруларын дәвам иттеләр.
Кинәт агачлар сирәкләнә башлады. Оф
ык
читеннән күтәрелеп барган айның тонык яктысы урман
эчен яктыртып җибәрде. Разведчиклар урман читенә
килеп чыктылар.
— Безгә сулгарак китәргә!—диде Булатов һәм
котырып үскән әремнәрле куллары белән аера-аера,
алга таба китте. Аның
артыннан башкалар да кузгалды.
Ки
нәт Тарасов:
— И
птәш Булатов, тау кырындагы агачлыклар
арасында бер йорт күренә, хутор булырга кирәк,—дип
пышылдады.
— Дөрес, — диде Булатов, — безгә менә шунда
барырга кирәк.
Разведчиклар буразна эченнән хуторга таба
киттеләр.
Тау итәгендәге уйсулыкта тар гына инеш ага.
Боргаланып аккан инешнең ике ягы яшь тал агачлары
белән капланган. Инеш буенда бер калкулыкта
кашта
н, груша агачлары эчендә кызыл чүлмәк түбәле
бер йорт тора иде.
— Тарасов, йортны тикшереп килергә, башкалар
ашлык арасына ятырга!—диде Булатов. Тарасов
инешне үтеп, хуторга таба үрмәләде. Булатов бик
дикъкатьләп аны күзәтел торды.
Ун минутлап вакыт үтте. Хуторда әле һаман
тынычлык иде.
— Димәк, Тарасовның якынлашуын кем дә
сизмәде, — диде Булатов тынычланып.
Озак та үтмәде, Тарасов әйләнеп килеп җитте. Ул:
— Порт тирәсендә потрульләр йөри, ишек төбенә
часовой да куелган, — диде. Булатов:
— Аникин белән Тарасов — йорт
ның уң ягыннан,
Искә
ндәрев белән Мансуров — сулдан йортны чолгап
алырга, патрульләрне һән часовойны берәм-берәм юк
итәргә, — диде.
Разведчиклар икегә бүленеп, билгеләнгән якка к
иттеләр.
Сулдан киткән төркем, бәрәңге бакчасы аркылы
үтеп, йортның артына бары
п посты. Уңнан киткән
разведчиклар, Булатов белән бергә, йортның
каршысына барып чыктылар.
Ике патруль йорт тирәсендә әрле-бирле йөреп
тора иде. Разведчиклар, уңайлы вакытны көтеп, җиргә,
сеңделәр. Йөрәкләр ешрак тибә башлады. Хәлиткеч
секундлар якынлашты.
Ишек төбендә часовой булудан тынычлап торган
өй эче, һичбер нәрсәдән хәбәрсез үзенең күңелле
кичеп үткәрә, патефон
ниндидер вальс уйный иде.
Әйдә, уйный бирсеннәр,—диде Булатов һәм
Мансуровка «Башларга» д
ип ымлады.
Тәҗрибәле разведчик Мансуров, алдан сөйләшеп
куелганча, патруль артка борылган арада, аның
өстенә
арсла
ндай атылды һәм яшеа тизлеге белән кинжалын
аның күкрәгенә батырды. Озын буйлы чандыр немец
солдаты тавыш-тынсыз гына җиргә ауды, авыр ыңгы-
рашу бер секундтан киселде.
Разведчикларның икенче төркеме шушы минутта
патрульләрнең икенчесе белән дә эшне бетерде.
IIIуннан со
ң Булатов белән Ани-
кин ишек төбенә килделәр. Степага сөялеп торган
немец солдаты әллә
өй эченнән ишетелгән патефон
тавышына ияреп хыялга чумганга
, әллә
йокымсыраганга, б
ер урында хәрәкәтсез катып тора
иде. Булатов стена буйлап килде дә, кинәт аның
бугазына ябышты. Шул вакыт Аникин часовойның
артыннан кинжал белән кадады. Часовой бөгәрләнеп
җиргә ауды. Шуннан со
ң Булатов белән Аникин
ишеккә килделәр. Тышкы ишек аз гына ачылып тора
иде. Алар акрын гына ишекне ачтылар. Песи адымнары
белән генә эчкә үттеләр. Өй алды сте
насына эленгән
фонарь
начар гына яктырта иде. Бу яктылык өй ишеген
мәшәкатьсез генә табарга ярдәм итте. Өй эчендә
патефон тавышы әле һаман хәбәрсез яңгырый иде.
Булатов
өй ишегенең келәсен басып, сак кына
тартты, ишек тавышсыз гына ачылып китте.
Патефон тавышы тагын да көчлерәк ишетелә
башлады. Ишеккә корылгa
н юка пәрдә аркылы
сыек кы
на лампа яктысы үтеп тора иде. Булатов
пәрдә почмагын ачып текәләп эчкә карады. Ишеккә
арты белән куелган креслода кемдер газета укы
п
утыра иде. Биек кресло артыннан аның тик газета
читләреннән чеметеп тоткан куллары гына күренә
иде. Булатов бик тиз генә өй
нең бөтен почмакла-
рына күз йөртеп чыкты. Почмакта куелган өстәл
өстендә патефон уйнауда дәвам итә, стена буена
куелган кроватьта тагы
н кемдер, одеялын башына
кадәр ябынып, йокла
п ята иде.
Булатов куенына кыстырган сөлгесен тартып
чыгарды да
, яшен тизлеге белән атылып, креслода
утыручының авызын
, сөлге белән каплап алды, һич
көтмәгәндә булган бу һөҗүмнән немецның
кулындагы газетасы һәм күзлеге идәнгә төшеп
китте. Ике арада көрәш башланды. А
никин аның
кулларын артка китереп буды. Авыр хырылдау бер
секундта
н тынып калды. Ул арада кроватьта йоклап
яткан немец күзләрен ачып, акылдай шашкандай
,
кычкырып җибәрде. Булатов:
— Тыныңны чыгарма, юкса, хәзер капут! — дип
автоматын аның күкрәгенә терәде. Ул шунда ук
куркудан катып калды. Креслодагы немецның
кулларын бәйләп, авызына сөлге тыгып куйгач, алар
кроватьта яткан немецны киендерә башладылар. Шул
вакыт өстәл өстендәге телефон шалтырады.
Ашыга-ашыга
өстен киенә торган немецның куллары механик
рәвештә телефон трубкасына үрелделәр. Ләкин
Булато
вның автоматы аңа борылырга да ирек
бирмәде. Телефон тагы
н бер мәртәбә шалтырады.
Булатов, патефонны борып җибәрде дә, телефон
трубкасының клапанын басын, патефонга таба
караты
п куйды.
Һәр ике немецның куллары бәйләнеп, авызларына
чүпрәк тыгылгач, Булатов өстәл өстендәге барлык
язуларны, документларны җыеп сумкасына салды һәм
немецларга кузгалырга команда бирде. Алдан Аникин,
аның артыннан пленныйлар ишек алдына чыктылар.
Разведчиклар, килгән юл белән кайту ягына
юнәлделәр. Өй эчендә уйнап калгaн патефон тавышы
аларны озатып калды.
Разведчиклар таң атканчы урманның эченәрәк
кереп яшеренергә ашыктылар. Арттан куып
килүчеләрдән эзне яшерү өчен инеш кырларын әйләнеп
үттеләр. Таң беленгәнче разведчиклар урман эченә
кереп югалдылар.
Таң атты, разведчиклар, ике немец пленные белән,
көнне урманда үткәрергә булдылар. Ләкин алар куе
куаклык төбенә урынлашып та җитмәделәр, тирә-
юньдә агачлар кыштырдавы, немецча сөйләшкән
тавышлар ишетелде.
— Безне эзлиләр, тыныгызны да чыгармагыз.
Автоматларны, гранаталарны хәзер тотарга! — диде
Булатов.
Батыр разведчиклар барында хәзерлән,
немецларны каршы алырга хәзерләнделәр.

Үзләрен эзләп йөрүчеләрнең тавышлары ишетелү
белән үк, пленныйларпың берсе хырылдап тавыш
бирергә теләде. Ләкин Булатов аның күкрәгенә
автоматын кптереп терәгәч, ул тагып борылып ятты.
Эзләүчеләр, урман эчен ярып, алга узып киттеләр.
Шуннан соң гына разведчиклар ялга яттылар.
Кичкә таба бөтен күкне сыек болытлар каплап, вак
кына яңгыр сибәли башлады. Разведчиклар тагы
н юлга
чыктылар. Алар алга атлаган саен туп
, пулемет
тавышлары якынлаша барды. Ара-тирә күккә
ыргытылган ракеталар разведчиклар өчен фронт
юнәлешен күрсәтергә хезмәт иттеләр.
Торган саен көчәя барган яңгыр алар
ның юлын
авырлаштырса да
, дошман позицияләрен үтү өчен
мондый яңгырлы һава тынычрак иде. Төн караңгылыгы
аларны бик нык яшерде. Разведчиклар дошман
окоплары аркылы имин генә үтеп, тагы
н камышлыкка
килеп керделәр.
Караңгылыкны ярып, яктырткыч пулялар
сызгырын үтәләр, һаваны дерелдәтеп, миналар,
снарядлар ярылалар, туктаусыз ракеталар очалар иде.
Кичтән бирле туктаусыз яуган яңгырдан
камышлык эче тоташ баткаклыкка әйләнгән. Атлаган
саен аяклар тездән баталар. Ләкин инде разведчиклар
адымнарын җиңел атлыйлар.

Чөнки аларның һәрбере сугышчан бурычны үтәп
кайтуны чын шатлык белән тоя
иде.
Билдән былчыракка, баштан-аяк яңгырга чыланган
разведчиклар, шат йөз белән, рота командиры янына
землянкага килеп керделәр. Землянкада рота
командиры белән полковник утыра
иде. Булатов,
пленный немецларны ишек төбенә бастырып куйды да.
полковникка мөрәҗәгать итеп.
— Иптәш полковник, рөхсәт
итегез иптәш
капитанга мөрәҗәгать итәргә, — дип рөхсәт сораты
һәм аның рөхсәтен алу беләп, ка
питанга:
— Иптәш капитан, разведчикларга йөкләнгән
сугышчан бурыч үтәлде: бөтен документлары белән
ике немец офицерын алып кайттык!—диде һәм
сумкасыннан бер төргәк язулар чыгарып өстәлгә
ку
йды.
Пл
енныйларның документлары тикшерелгәч,
алар
ның берсе берничә медальле полковник, пкснчссе»
штаб начальнигы капитан булып чыкты.
Полковник Булатовны кочып,
— Ватаныбыз исеменнән рәхмәт сезгә, батыр
разведчик!—диде һәм башкаларның да кулларын
кысып,
— Рәхмәт сезгә, батыр егетләр. Ватаныбыз
алдында сез сугышчан бурычны намус белән үтәдегез,
— диде.
Разведчикларга рәхәт һәм күңелле
иде.
Хәрәкәттәге Армия.