АНА ТОЙГЫЛАРЫ
Моннан бер ел элек Шакира карчыкның улы Әнвәрнең үлгән хәбәре килде. Баласына булган мәхәббәт белән рухланып яшәүче Шакира әбинең карт җилкәсенә кайгыларның да иң зуры килеп төште. Шакира әби бу хәбәрне ишеткәч, чәчләрен дә йолкымады, такмаклап-такмаклап еларга да тотынмады. Күзләре бераз киңәйделәр һәм бер ноктага текәлеп катып калдылар, төссез иреннәре кысылдылар. Бер караганда карчык бик тыныч утыра, аны һичбер уй борчымый кебек иде. Бәлки карчыкның йөрәгендә шат елмаеп торган улы аның миенә «үлем» сүзен якын да китермәгәндер. Бәлки дәһшәтле «Үлгән» сүзе бөтен тәненә, электр тогы кебек, җәелеп, аның уйлау сәләтен җимергәндер.
Авыр кургаш булып йөрәкләргә баскан бер-ике минуттан соң, карчык, йомшак китеп, кызы Газияның беләгенә сыгылып төште.
Улы аның юк инде...
Яшьтән ирдән калып, бер кыз, алма кебек бер ул үстерде Шакира әби. Ана йөрәге бөтен балаларын тигез сөя диләр, ләкин Шакира әби Әнвәрен артыграк ярата иде. Калалар өчен дип ул җиләк кебек яшь гомерен ирсез уздырды. Балалар — аның бердән-бер куанычы иде. Букча күтәрен мәктәпкә йөри башлаган Әнвәре өчен, аның белән бергә, балалар кебек шатлана иде ул.
— Мин аларны өмет итмим. Үзләрен үзләре карарлык кеше булсалар миңа шул җиткән, — ди иде ул. 11 яшьлек Әнвәрнең зурлар акылы белән: «Әни, кияүгә чыгарга теләсәң, чык. Безгә карама, без рәнҗемәбез» дигән сүзе бүгенгедәй хәтерендә. Улының сүзен җавапсыз калдырган иде ул вакытта Шакира апа. Аллага ниндидер саф һәм матур табыну белән табына торган Шакира апа улы вионерга кергәч тә орышмады. Әнвәрнең көлә-көлә
«алла юк бит ул, әни» диюенә каршы: «алла ул бар, улым, сез аны бүтәнчә әйтәсез, табигать дисез», — ди торган иде. Улының комсомолга кереп, чын алласыз булып китүе өчен дә ана кайгырмады. Чөнки эчеп-исереп, азып-тузып йөрүче динле кешеләргә караганда, эчми-тартмый, усал сүз әйтми торган тәүфыйклы баласы оҗмахка алданрак керәчәк, дип уйлый иде ул.
Аның шушы улы юк инде...
Шакира әби сызланулы аркаларын җылы мичкә терәп утырган, кулларын итәгенә куйган килеш җанының иң тирән, иң авырткан җиреннән дулкынланып чыккан күкрәк тавышы белән акрын гына сөйли. Аның ягымлы һәм түбән тавышы бүлмә эчендә, майсыман, йомшак кына булып сеңә иде. Аның керфекләре коелган, кызарган күз кабаклары арасыннан тонык караңгылык кына күргән күзләре бер ноктага текәлгәннәр.
... Ул елны аның Әнвәре МТС ка барып эшли торган иде. «Әни, мин икмәкне күбрәк алам. Атна үтмичә кайтмам инде», — дия иде малай. Ә үзе, ике-өч көн үтүгә, тып итеп кайтып төшә иде. «Атна үтми кайтмыйм, дигән идең бит улым» дигәч, Әнвәр: «Я әни авырып ята торгандыр, я суга барганда аягы таеп бәкегә төшеп киткәндер, дип уйладым да, юлга чыктым» ди торган иде.
Аның шушы улы юк инде?...
— Үзе болай төшкә бер дә үлгән кебек керми, һаман, я тегермәннән кайтуын, я кибәннәр арасында йөрүен күрәм.
Бераз уйлап торганнан соң:
— Менә әле бер көнне шулай үзебезнең ындырны күрдем. Ул сугылмаган кибәннәр, ул сугылган арышлар тау-тау.
Кинәт Шакира әбинең җансыз күзләренә җан керде, ниндидер чаткы кабынды:
— ...Улым, — дим имеш, — арышларны келәткә алып кайтып бушат инде.
Карчыкның җанланган күзләре, җир тормышын тишеп чыгып, ниндидер башка бер дөньяга караган кебек, зәңгәр бушлыкка төбәлгәннәр иде. Иреннәре чак кына елмаялар.
И-и-и, әни, — ди имеш. — мин арышлы келәткә бушатып торганчы, туп-туры тегермәнгә төшерәм». Карчык тынып, уйга калды.
И алла...» дип куйды ул бераздан.
Бер кыше колхоз председателе Сәгыйтев:
— Шакира әби, нигә сыер асрап картлык көнендә нужа күрәсең. Ташламабыз үзеңне, карарбыз. Сыер асрап мәшәкатьләнмәсәң ничек булыр икән? — дип сүз башлады.
— Юк инде, Нургали улым. Мин сыерны юк итсәм, Әнвәрем кайтып: «Әй, әни, шул сыерны да саклый алмагансың дисә, ни эшләрмен.
— Шакира әби, син мине аңламадың. Сыерыңны вакытлыча колхоз фермасына тапшырып, аннан сөтен-маен алып торырга мөмкин.
— Рәхмәт инде, Нургам. Бөтенләй үк хәлсезләнгәнем юк әле. Йортымда сыер да мөңгрәмәсә, сагышым тагын да артыр.
Артык ямансу көннәрендә карчык кайгысын уртаклашырга бара. Алар уй йомгакларын сүтеп җибәрәләр. Аннары акрын гына елашып алалар. Шулай эчен бушаткач, җиңеләеп калган Шакира карчык өенә кайтып китә. Ул ашыга, чөнки аны өйдә Әнвәре көтеп тора төсле. Улын ничек кочаклап аласын күңеленә китерә ул...
Мескен карчык... Ул һаман баласын көтә, әле... һәм ул үлгәнче көтәр. Соңгы сулышып алганда да: «аның аяк тавышы түгелме икән?» дип ишеккә колак салыр.
Ләкин аның улы кайтмас инде.
Шакира әби юрган астында йокламый ята. Ә Әнвәре аның күз алдында һаман елмаеп тора. Карчыкның күңел хәзинәсендә Әнвәрнең дик көләч чагылышы сакланган. Ул, никадәр генә тырышса да, улының җитди ачулы чагын күз алдына китерә алмый. Әнә аның майланган киемле, дегет кебек битле улы, ак тешләрен ялтыратып, елмая-елмая эштән кайтып килә. Әни, мин кайтам», — дип ерактан ук кычкыра ул. Ләкин улы өйгә кермичә узып бара. «Улым, үзебезнең өйне узасың бит инде. Өч ел күрмәдем, сагындым бит инде үзеңне, кер инде.» «Кайгырма, карчык! Аулакка бергә чыгарга дип сөйләшү өчен Габделхагы янына кереп баруыдыр. Кайтыр әле». Карчык борылып караса, карты мәрхүм төзәтен утыра. Алар печәнгә барырга җыеналар, имеш. Тагын бер караса, бу аның Рәхмәтулласы түгел, ә... коточкыч немец икән. Аның кулында.
Урак машинасы чалгысына ошаган, зур кара тимер — аяк-кулларны өзә торган снаряд. Немец, чәшкәдән зур күзләрен акайтып, мич авылы зурлыгындагы авызын ачып, казык кебек тешләрен ыржайтып Шакира әбинең өстенә килә. «Ай» дип кычкырып уянып китә Шакира әби. Карчыкның күкрәгенә төш авыр таш булып баскан, ә йөрәге еш-еш тибә. Күргәненең төш кенә булуын аңлагач, ул тынычлана төшә. Вакытлыча калып торган Әнвәр күләгәсе ача йөрәгендәге үз урынын тагын били.
Инде хәзер Әнвәрнең кайту вакыйгасы төштә генә булуы карчыкта яңадан әче көрәк сагышы тудырды.
Аның күз алдыннан тормыш картиналары төзелеп уза башладылар.
... «Әни, син юкка кайгырма, елап күзеңне дә бетермә. Без тиздән дошманны җиңеп, иске бер тиен кебек, әйләнеп кайтырбыз», — дигән Әнвәрнең соңгы
сүзләре апа колагында бүген дә чыңлыйлар әле.
Авылдан чыгып киткәндә дә Әнвәр күзеннән бер тамчы да яшь тамызмады.
Шушы улы аның юк ипде...
Авылда кызу заем кампаниесе бара. Агитация эшенең яхшы куелуы һәм заем уполномоченныйларының тырышып эшләүләренең нәтиҗәсе буларак, заемга язылу планы берничә көн эчендә арттырылып үтәлде. Ләкин арада күләгәдәрәк калырга тырышучы, аңсызрак колхозчылар да юк түгел иде.
Ватан сугышында аягын имгәтеп кайткан авыл советы председателе Кәрим Нигьмәтуллин, советка чакыртып, бу колхозчылар белән әңгәмә ясый. Ул үзенең барлык агитаторлык талантын куеп, агайларның нечкә кылларын чиертергә тырыша.
Нигъмәтуллин сүзен бетергәч тә, советта тынлык урнашты. Кайсының да беренче булып языласы килмәде. Агайларны күп сумага язылу артык куркытмый. Аларны бигрәк күршесенең азга язылып кую ихтималы куркыта иде.
— Я, Гайнулла абзый, нәрсә уйлыйсың. Салихың фронтта синнән корал, кием, азык көтә.
— Ансы шулай да бит...
— Күршең Гыйлметтин бабай, карт булса да, күрәсеңме, күпмегә язылган.
Гайнулла абзый, башын кашып ала да, гади карандашны төкерекләп, гарәп хәрефләре
белән исемеп тырный. Берәү бүреген күтәреп бәрә дә, идән тузанын сөртеп алып:
— Мат якасына! Яз, әйдә, меңгә,— ди.
Калган колхозчылар да берәм-берәм языла башлыйлар. Шулай итеп таш баганага ошаган берничә колхозчы заемга язылмыйча калды. Нигъмәтулланың агитаторлык таланты бу колхозчыларның кирелеген җиңә алмаячак иде инде.
Авыл советына Шакира әби килеп керде.
— Исәнме, улым Кәрим?
— Хәл әйбәт әле, Шакира әби. Уз. Утыр менә монда.
Шакира карчык утырды:
— Үзең беләсең инде, улым. Әнвәр улымның янымнын чыгып китүенә 3 ел тулып килә. Югалуына да инде бер ел булды. Кызымның үзенең — 4 баласы. Япа-ялгыз калдым бит инде. Улым һәр хатында: «Әни, тормышың авыр түгелме? Колхоз ярдәм итәме?» дип сорашып яза торган иде.
«Паек сорарга килгәндер», дип уйлап алды председатель һәм вакытны уздырырга теләмичә:
— Беләбез, Шакира әби, беләбез. Тормышың авыр. Паек яздык инде үзеңә — диде.
— Тукта әле син, тыңлап тор. Кешене дә көчкә генә таныйм. Күзем бетте. Шушы хәлемдә дә сыер асырыйм. Бакчамны да чәчми калдырмыйм. Сыерың булгач, астын да арчырга кирәк, саварга да кирәк, көтүен дә куарга, каршы да барырга кирәк. Бер сукыр карчыкка бу эшләр җиңелмени? Нургалигә рәхмәт инде, печәнен биреп торды. Шушы хәлемдә дә сезгә килеп ярдәм сорамадым. Бер яраксыз карчык ашаганны ятим балалар ашасын дидем. Мин сездән берни дә сорамыйм, кирәкми... Сөйләп бер эчемне генә бушатасым килгән иде. Син, Кәрим, бөтенләй яраксыз карчык дипмедер, мине бөтенләй онытып җибәргәнсең. Кешеләр заемга язылалар. Миңа керүче дә, әйтүче дә юк. Минем дә башкалар рәтеннән заем аласым килә. Яз әле, Кәрим улым, мине.
Бу вакыт председательнең сүзе үтмәгән колхозчыларда үзгәреш туды: алар бер-берләренә карашып алдылар, кузгалгалап куйдылар, йөткергәләделәр, сакалларын тараштыргаладылар. Кайберләре башларын түбән үк иделәр.
Сәйфетдин абзый, Гайфетдин абзыйның колагына иелеп, шыпырт кына:
— Язылыйк, Гайфетдин. Шакира карчык та язылгач без генә калмабыз инде, — диде.
Шакира әби нидер әйтергә теләгән Нигъмәтуллага кискен итеп:
— Я инде, яз, — диде. Чак кына калтыранган тавыш белән, председатель:
— Булды, Шакира әби. 50 сум яздым.
— Юк, юк, 50 гә түгел. 364 тәңкәгә яз!
Ул, күлмәк кесәсеннән төенчек алып чиште дә, кызыллы-яшелле акчалар төргәген Нигъмәтуллинга сузды;
— Тиенләп җыйган пособие акчаларым бар иде. Мә, улым. Төгәл 364 сум. Ярый, китим. Исән кал, улым.
Шакира әби, вак-вак атлап, таягын шакылдата-шакылдата, чыгып китте.
Беренче булып Сәйфетдин абзый кузгалды.
— Кәрим энекәш... ни, яз әле мине.
— Күпмегә? 500 гәме?
— Юк инде. Меңгә яз.