АБ-225
ЗӘКӘРИЯ АХМЕРОВ
Минем снайперлар ротасына яңа гына килгән
көннәремнең берсе иде. Кичке тикшерүдән соң рота
командиры лейтенант Буров:
— Иртәгә АБ-225 кә багышланган кичә булачак,
хәзерләнегез, иптәшләр, — диде. Янымда басып
торган иптәшләр һәммәсе бер авыздан:
— Бик яхшы, була ул. Без һөнәрне күрсәтербез,
— дип җавап бирделәр.
Димәк, кичә булачак. Нинди көн соң иртәгә? 23
нче июль. Нәрсә соң ул АБ-225? Һөнәрне күрсәтегез,
хәзерләнегез,—ди лейтенант. Димәк, кичә кызыклы,
вакыйгаларга бай булачак. Кичәнең артистлары да
минем янда ук басып торалар. Шулай да ни өчен соң
кичә АБ-225 кә багышлана? Полкның да, дивизиянең
дә номеры алай түгел.
Гомумән, мине кызыксынулы борчу алды.
Иптәшләрдән бу санның һәм кичәнең серен сорыйм, ә
алар, тирән сер саклаган кыяфәттә, хәйләкәр елмаялар
гына.
— Әле син белмисеңмени? Алайса күрерсең,
кызык ул.
Минем белән беренче көнне үк танышып
өлгергән татар егете Абдуллин да, кара кашларын
сикертеп,
— Ашыкма, якташ, иртәгә күрерсең, — дип
шаяртып кына җавап бирде.
Ә икенче көнне иптәшләр хәзерләнә үк
башладылар, һәркем төймәсен ялтырата, итекләрен
чистарта. Абдуллин әллә кайчан итеген дә,
төймәләрен дә чистартып өлгергән, ак якачыгы аңа
аеруча матурлык биреп тора. Ул спай гына йөри.
Гарьмончы егет баянны ыңгыраштыра, бер төркем
егетләр аңа кушылып яңа бер көйне өйрәнәләр.
Музыка тавышы күңелләрне кузгата, солдатлы
казармалардан тышка, кояш янына чакыра кебек,
көнне озак итеп тыңлыйсы килә, уйлар еракка, авыл
урамына, сабан туенда кызларны биетеп утырган
чакларга китә...
Димәк, бүген концерт була. Мин дә, итекнең
«җанын алганчы» сукно белән ышкып, кояш нурлары
итеккә төшкән чакта туры почмак ясап, икенче бер
караңгы урынга шәүләсен җибәрерлек иттем. Көтеп
йорим. Биеп ташларга да ният юк түгел. Югарыдан
кунаклар да килергә тиешлеген ишеттем.
Көтелмәгән минутлар килеп җитте, без ял иткән
район үзәгенең клубында кичә башланды. Мпп ни
күрәм? Президиумда Абдуллин да утыра, ниндидер
полковник аның белән нәрсә турындадыр сөйләшә,
алар көлешәләр. Ә стенада Абдуллинның рәсеме.
Безнең ротаның командиры кичәне ача һәм
һәркемгә ишетелерлек итеп:
АБ-225
— Данлыклы снайперыбыз гвардияче өлкән
сержант Абдуллин Бәхетгәрәйнең 225 немецны
үтерүенә һәм аның икенче дәрәҗәле Дан ордены
белән бүләкләнүенә багышланган кичәне ачык дип
саныйм, иптәшләр, — диде.
Залда «ура» тавышлары һәм «Рәхмәт сиңа, батыр
Абдуллин», «Батыр снайперга кайнар сәлам!» —
дигән сүзләр яңгырады.
Абдуллинның сугышчан дуслары, бер-бер артлы
сүз алып, аны тәбрик иттеләр һәм котладылар. Мин
дә, серле санның ачылуын күреп, якташымны
тәбрик иттем, уңыш теләдем.
Билгесез полковник, Абдуллинны икенче
дәрәҗәле Дан ордены белән бүләкләү турындагы
приказны укыды һәм залдагы кул чабулар, тәбрик
тавышлары астында, үз кулы белән орденны атаклы
снайперның күкрәгенә кадады. Абдуллин
полковникның кулын кысып:
— Рәхмәт бөек ватаныма, бу соңгы орден булмас,
— дип, елмаеп җавап бирде.
Аның сүзләре тагын залга ыргытылган девиз
булып яңгырадылар, залдагылар аны тагын
алкышладылар. Абдуллинның күкрәгендә балкыган
Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз, Өченче дәрәҗә Дан
орденнары һәм «Батырлык өчен», «Сталинград
оборонасы өчен» медальләре янына тагын бер орден
артты. Аның күкрәгендә — сугышчан юлы.
«Гвардия» һәм «Отличный спайпер» значоклары,
яралану билгеләре...
Абдуллин үзе чибәр генә егет. Урта буйлы, калку
күкрәкле, кара бөдрә чәчле. Үткен шомырт кара
күзләре өстендәге кыйгач, кара кашлары аз кызлар
сагынып җырламый торгандыр.
Абдуллин аяк өстендә, елмаеп залга карый, уң
кулын күтәрен, үзен тәбрикләүчеләргә рәхмәт
белдерә.
Менә аның тавышы залны яңгыратты:
— Сталинград өчен каты көрәшләр башланган
вакытта мин снайперлар мәктәбен тәмамлап, фронтка
килдем. Безнең командир миңа снайперлар
винтовкасын биреп,
— Кара апы, иптәш Абдуллин, винтовканың
сериясе синең ппицпалга бик килешле АБ саны 225,
сиңа тик 225 немецны үтереп инициал янына өстәргә
генә кала, — диде. Бу сүзләр мине, чыннан да,
ашкындырдылар, беренче көнне мин өч немецны
үтердем, икенче «ау»да тагын биш немец дөмекте.
Янган таш: эчендә өч көнгә сузылган «авымда» без-
нең якка үрмәләгән немецларны чүпләп яттым. Тик
санбатка алып барган чакта гына, 28 немецны
үтерүемне исәпләп, яра газларын онытып, чын
күңелемнән шатландым.
Кыскасы, түбәндәгечә: Сталинград далаларында—
61 немец, Орел өлкәсендә — 114, Белоруссиядә — 38,
Польшада — 12.
Ничек сугышканымны күрдегез, арагызда
үстем. Бирелгән бурычны намус белән үтәү өчен
тырышуым. Ватан алдында үземне җаваплы сизүем
нәтиҗәсендә, илемнең хөрмәтләвенә ирештем, моның
өчен мине үстергән Ватаным, Бөек Сталинга
рәхмәт! Һәрвакыт миндә шушы АБ серияле, саны 225
ле винтовка булды, һәрвакыт АБ инициаллы снайпер
охотага йөрде һәм 225 не тигезләде.
Залда күңелле көлү, алкышлар.
Мин дә 225 нең серен тәмам аңладым. Кичә бик
күңелле үтте, сынатмаска тырышып, кичәдә бик
яхшылап биеп тә ташладым. Казармаларга кайтканда
мин Абдуллин белән бергә кайттым.
— Дус булып йөрисең тагын, ә миңа моңа чаклы
сөйләгәнең дә юк иде, — диюемә, ул шаркылдап
көлде:
— Мактанып булмый инде ул, үзең кы-
зыксынып сорамагач, — диде.
Мин, үземнең гаепле булуымны сизеп,
— Мин кайдан белим синең бөтен фронтка
данлыклы булуыңны, — дип куйдым.
Кайчандыр Мипзәлә районында гади колхозчы
булып эшләп йөргән Татарстан егете, хәзер Висла
елгасын узып, Польша җирендә сугышчан юлын
дәвам итә.
Аның винтовкасы 225 номерлы булып калса да,
үтерелгән немецлар саны күптән үк артып китте инде.
Килер көннәр, сугышып үткән юллары аша
Абдуллин, сөекле Идел буена ашыгыр. Аны поляклар
озатып,
— Безне азат итүче ул, — диярләр. Белорусе
халкы аңа:
— Таныш егет, безнең герой ул, — дип
ихтирамлап озатып калырлар.
Орел җирендә ул үзе узган җирләрнең «үзе
куганын» тагын татып, халыкның рәхмәтен алыр.
Сталинград урамнары аша горур атлап үтәр.
Сталинград халкы аңа хөрмәт белән карар.
Татарстан аны олылап каршы алыр, түрдәге иң
кадерле урынын күрсәтер, сыен-хөрмәтен куяр,
әнкәсе ике күзен талдырып көткән бердәнбер улын
каршына утыртып, туйганчы карар һәм:
— Я улым, сөйлә, ниләр күрдең, ничек
сугыштың? — дигәч, Бәхетгәрәй шушы, гади татар
егетенә багышланган шатлыклы кичә турында да
сөйләр.