Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯЗУЧЫ БЛОКНОТЫННАН

ШАГЫЙРЬ ҺӘМ БАЛА
Идел. Соңгы ике ел эчендә бу елга катлаулы
вакыйгаларны күрде, моңа кадәр җирдә
булмаган, колак ишетмәгән, күз күрмәгән
коточкыч хәлләрнең шаһиты булды. Безгә
асылган Пугачевчыларның дар агачлары Идел
өстеннән агып китүләре мәгълүм. Безгә
Идел
өчен шәһит булган бик күп батырлар гәүдәсенең
Иделдә агып китүләре мәгълүм. Ләкин, кулла-
рына канлы пычак тоткан, муеннарына
автоматларын аскан немец башкисәрләре
китергән афәтне зур Иделнең бер вакытта да
күргәне юк иде әле.
Иделгә әнә шул явызларның пычрак кулы
сузылган айлар иде. Иделнең авыр кайгы
кичергән шомлы көннәре иде. Елга, үзенең саф
суларын кан белән кызарткан. дошманга
ачуланган төсле, көчле дулкыннарны гайрәт
белән ярга бәрә, тынычсызлана...
Шаулы дулкыннарда чайкалып, аккошларга
ошаган кечкенә, ак, спай пароходчыклар бер
ярдан икенче ярга йөреп торалар. Аларның өсте
дә, асты да күпне күргән картлар, уңган
хатыннар, гөнаһсыз сабыйлар белән тулган.
Алар уң ярдан, явызлар кулына калудан куркып,
сул ярга, үзебезнең якка чыгып калырга ашы-
галар. Пароход китәргә ашыга. Чөнки дршман
козгыннары аңа туктаусыз һөҗүм итеп торалар.
Иделгә якын ук калган явызларның әле
снарядлары, әле миналары очып тора. Бер генә
бомба, яисә бер генә снаряд төште исә, бу
пароходчык су төбенә китәчәк һәм андагы
йөзләрчә гөнаһсызлар шунда ук харап булачак.
Әнә шуңа күрә дә пароходка ничек тә тизрәк
китәргә кирәк иде.
Пароходка кузгалырга боерык бирелде. Ләкин
шул вакыт ашыга-ашыга биек яр
буйлап килгән, чәчләре тузган бер хатын
күренде. Ул йөгермәкче дә булып карый, ләкин
кулындагы 3—4 яшьлек баласы, икенче
кулындагы чемоданы аңа йөгерергә мөмкинлек
бирми. Чом-кара бөдрә чәчле, кап-кара күзле,
түп-түгәрәк йөзле бала анасының муйныннан
кысып кочаклаган да, еларга да-еламаска да
белми. Аларның әле алларына, әле артларына
миналар төшеп ярыла, үзләренә корбан эзләп,
фырылдап осколоклар оча. Хатын аларга
игътибар итми, ул фәкать пароход турында
гына уйлый, ул пароходның китеп калуыннан
гына курка. Пароходның парларын күреп,
хатын курыккан, карлыккан тавыш белән:
— Туктагыз, зинһар көтегез
, — дип кыч-
кырды. Туп гөрселдәүләре, мотор гөрел-
дәүләре, пулемет такылдаулары хатынның
йомшак тавышын ерак җибәрмәделәр.
Хатынның тавышын бары бер хәрби капитан
ишетте. Ул тиз генә алар янына килде дә,
баланы алырга теләп, кулын сузды һәм ничек
тә йомшак, ягымлы итеп әйтергә тырышып:
— Кил миңа, акыллым, кил, мин сезгә
булышырга телим! —диде. Ләкин бала
куркынган күзләрен түгәрәкләндереп, ана-
сының муеныннан тагын да кысыбрак тотты.
— Нелочка, бу абый безгә пароходка барып
җитәргә булыша, югыйсә без өлгермибез, —
дигәч кенә, бала үзенең нәни кулларын
капитанга сузды. Нелочка җылы, йомшак
куллары белән кечерәк, ябык гәүдәле
капитанның нечкә муйныннан кысып тотты.
Капитан үз гомерендә беренче мәртәбә нәни
кулларның җылысын, ләззә- тен татып, баланы
тагын да кысыбрак тот- тыда, пароходка
ашыкты. Тик пароход-
ның алдына гына килеп төшеп, Идел суын киң,
зур багана итеп һавага күтәргән снарядны күмгәч
кенә, ул бик азга гына туктап торды. Пароходтан
балаларның йөрәк өзгеч кызганычлы тавышлары
ишетелде.
Капитан баланың маңгаеннан үбеп анасына
бирде.
— Нелочка, килеп җиттек, сау бул! — дип,
капитан үзенең ябык кечкенә кулын кызга сузды.
Нелочка да, бер дә тартынмый гына, үзенең
күпереп торган йомшак кулын капитанга сузды.
Ә үзе капитанның күкрәгендәге медальгә күзен
төшереп алды.
— Сау булыгыз! — диде капитан балага һәм
хатынга бер юлы карап.
— Син дә сау бул, абый! — диде бала,
балаларга гына хас булган ягымлы тавыш белән.
Кузләренә яшь тыгылган ана капитанга кат-
кат рәхмәтләр укыды.
— Сез булмасагыз, пароходка килеп җитә
алмый идек. Бу яхшылыгыгызны гомергә
онытмам. Мөмкин булса, фамилиягезне әйтсәгез
иде, иптәш капитан, — диде хатын, үзе
капитанның кечкенә, кара күзләренә карады.
Нелочка анасыннан су сорый башлады. Ана,
кызына каян су алып, ничек су эчертергә
аптырап калды.
— Мәгез, менә монда минем суым бар, — дип,
капитан хатынга үзенең флягасын сузды. — Ул
миннән Нелочкага истәлек булсын, анда минем
фамилиям дә язылган булыр. Хушыгыа, сау
булыгыз. Капитан ниндидер уйларга чумып,
пароходтан чыгып китте. Үзенең 32 яшькә
җитеп, шушы көнгә хәтле семья тормышы кора
алмавына, Нелочка кебек сөекле баласының
булмавына ачынды ул. Бу, ни өчендер, бүген аңа
зур бер бушлык булып, гаҗәеп авыр тәэсир итте.
Аның күз алдында пароходка тулган берсеннән-
берсе матур, берсеннән-берсе мөлаем балалар
тора иде.
Пароход кузгалуын сизгәч, капитан тиз генә
борылып карады. Палубадан үзенә таба
болганган кечкенә кулларны, хатынның ак
яулыгын күргәч, ул да тиз генә пилоткасын
болгый башлады.
Пароходка ишетелмәсен белсә дә;
— Сау бул, Нелочка, зур үс! — дип куйды.
Идел өстендә Гитлер козгыннары тагын да
күбәйделәр. Пароход өстендә, биектә, һава
сугышы башланды. Менә кара свастикалы бер
козгын, кыйгачлатып төшеп, пароходка таба
килә башлады. Аның артыннан Кызыл
Йолдызлы лачын куып килә һәм аңа пулеметтан
ут сиптерә. Кинәт кара козгын борыны белән
Иделгә чумды. Ләкин ул үзенең дәһшәтле
бомбасын кечкенә пароходка, картлар,
хатыннар сабыйлар өстенә ташлап өлгергән иде
инде. Идел уртасына җитеп, аккош кебек йөзеп
барган пароходчык йөзләрчә кисәкләргә
әйләнеп, һавага очты...
Күпне күргән карт Идел үз гомерендә
күрмәгән тагын бер коточкыч фаҗигаиы күрде.
Бу дәһшәтне Иде
л белән бергә күреп торган
капитан бар көченә елгага таба йөгерде. Ул, әле
генә үзенә нәни кулларын болгаган Нелочканы
һәм пароходтагы йөзләрчә сөекле Нелочкаларны
коткару уе белән ашыкты.
Бу — башкорт шагыйре Гайнән Әмиров иде.
Хәрәкәттәге Армия.