Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЛЕНИН—МӘҢГЕЛЕК

Ерактан, ерактан...
Гасырлар, мең еллар тирәнлегеннән, кешелек дөньясының яшәү өне булып, моң килде: бу—кешеләрнең иреккә сусауларыннан килеп туган моң иде. Күп кенә акыл ияләре бу моңга колак салдылар, моны аңлатмакчы һәм кешелек дөньясының йөрәгендәге бу карт сагышка дәва тапмакчы булып карадылар. Җәмгыять хәсрәте турында том-том китаплар язылды, акыллы сүзләр әйтелделәр, тик әлеге кургашындай авыр моң болытын ерып чыгып, кешелекне кояш нурларында коендыручы кешеләр озак вакытлар күренмәделәр. Чөнки... кешелек дөньясы моның өчен үзе дә өлгереп җитмәгән иде әле.

...Менә алар, киң маңгайлы, якты акыллы кешеләр килделәр. Кешелек дөньясының чын авазы ишетелде. Маркс һәм Энгельс мең еллар буенча сузылып килгән моңга исем таптылар һәм алар бу авыр болыт пәрдәсеннән ерып чыгу юлларын өйрәттеләр.
Ленин, изге Идел ярларында туып үскән Ленин, Россия туфрагында кече яшьтән халык хәсрәтен тыңлап үскән Ленин, иреккә сусап сагыш кичерә торган кешелек дөньясын, үзе артыннан ияртеп, алып китте, һәм Ленин исеме, мәңгелек кояш булып, кешеләрнең йөрәкләрендә балкып калды. Кешелекнең иң якты өметләре бу исем белән бәйләнгән. Бу исем белән иң гүзәл легендалар башланып китәләр. Карга күмелгән авылда, кечкенә өйдә, иреннәреннән әнкәсенең сөте дә кибеп җитмәгән сабый, карлы тәрәзәне тырнагы белән кырып хәрефләр төшереп,
Ленин дигән исемне яза.
Һәм әнә, шул рәвешчә, Ленин халыкның йөрәгендә яшәп килә.
һәм әнә, шул даһи кешене үлем, моннан егерме ел элек, безнең арабыздан алып китте. Салкын январь көне иде, дөньяга кайгылы хәбәр таралды — Ленин үлгән...

Авыр көрәшләрне үткән өлкән байраклар түбән иелделәр, заводларның гудоклары сузып-сузып моңаерга тотынды, шәһәрләрдә матәм җыры яңгырады, ерак авыллардан кайгы узды, һәм безнең Такташ, үзенең җырчылык чорында беренче тапкыр бугай, җирнең реаль буяуларын табып, Гасырлар һәм минутларны язды.
Менә 20 ел инде, без Ленинсыз яшибез. Ләкин Ленинның сызып калдырган юлы һәрвакыт безнең алдыбызда, без, бөек Стал ин җитәкчелеге астында, ул юлдан армый-талмый алга барабыз.
Ленин — чөмереп алып бетереп булмый торган бай чишмә ул. Без бүген, аның үлуенә 20 ел тулу көнен авыр матәм көне итеп билгеләп үтү белән берлектә, аның әдәбият, сәнгать, культура алдына куйган кайбер таләпләрен тагын бер кат искә төшереп үтик.
Ленин әдәбиятта халыкчанлык идеяләрен күтәрергә чакырды. Ул һәрвакытта, һәр урында бөек рус әдәбиятының җәмгыять завыклары белән органик бәйләнештә булган борынгы якты традицияләрен — Толстой, Гоголь, Белинский, Герцен, Чернышевский традицияләрен онытмаска, шуларны яңа шартларда, яңа формаларда дәвам иттерергә чакырды. Бу якты традицияләрнең үрнәкләрен безнең татар әдә- биатыннан да күп кенә табарга була. Габдулла Тукай, Галиәсгар Камал, Камал, Мәҗит Гафури һәм башка күп кенә шагыйрьләр, язучылар үзләренең иҗатларын халык интересы белән чын-чынлап бәйләп яздылар, халык кайгысы — алар кайгысы, халык шатлыгы —
алар шатлыгы булды. Безгә — бүгенге татар совет язучыларына — бу юнәлештә күп кенә эшләргә, киңәергә һәм тирәнәергә кирәк әле. Әгәр без үзебезнең иҗат эшләребезне менә шушы юнәлештә тагын да җанландырып җибәрсәк, бу Ленин истәлегенә безнең тарафтан иң зур хөрмәт күрсәтү булыр.
Ленин әдәбиятта, сәнгатьтә идеялелекне, политик дәртлелекне, партиялелекне яклады. Безгә — татар совет язучыларына—бу юнәлештә дә күп кенә эшләргә кирәк әле. Без, еш кына хәлләрдә, тар рамкаларда, вак, җиңел темага язып, шуны нәфис бизәкләр белән төреп, халыкка тәкъдим итәбез. Художниклык көчебез тиешенчә файдаланылмый кала. Яки, кайбер очракларда, киресенчә дә була. Теге яки бу әһәмиятле теманы алып, аны изеп ташлыйбыз. Ленин художество әдәбиятыннан идеялелекне, политик үткенлекне таләп итү белән бергә, һичбер вакытта да аның әдәби спецификасын, аның матур сәнгать әсәре булуын һәм, шулай буларак, халыкның эстетик тойгыларын тәрбияләрлек дәрәҗәдә югары художестволы булырга тиешлеген онытмады.
Әгәр без үзебезнең иҗат эшебездә менә шушы таләпләрне искә алып эшләсәк, бу Ленин истәлегенә безнең тарафтан иң зур хөрмәт күрсәтү булыр.
Ниһаять, Ленин һәр урында, һәр җирдә, бигрәк тә язма әдәбиятта, фикер ачыклыгын таләп итте. Без Ленинның речьләрендә, докладларында, язма эшләрендә, гыйльми әсәрләрендә фикер ачыклыгының энҗедәй затлы үрнәкләрен күрәбез. Безгә — татар совет язучыларына — бу юнәлештә дә күп кенә эшләргә кирәк әле. Үз әсәрләребездә ачык фикерле булу белән берлектә, берберебезгә карата да чын большевикларча ачык фикерле, дөрес һәм самими булырга тиешбез. Яхшыны яхшы дип, начарны начар дип әйтә белергә вакыт бик җиткән. Хәлбуки, бездә әле, еш кына хәлләрдә, иптәшләргә шушы туры хәкыйкатьне әйтә алмавыбыз аркасында, күп кенә күңелсезлекләр дә килеп чыккалый.
Әгәр без үзебезнең иҗат эшебездә — кечкенә эштә булсын, зур эштә булсын — менә шушы принципиаль фикер ачыклыгына ирешсәк, бу Ленин истәлегенә безнең тарафтан иң зур хөрмәт күрсәтү булыр.
...Моннан егерме ел элек, карлы январь көнендә, без аннан, даһи остазыбыздан — Лениннан аерылдык. Ләкин бу — җисмән аерылу, безнең өчен бик авыр булса да, бу югалту моңыннан без башларыбызны түбән исәк тә, Ленин алып килгән рух бөркете безнең белән калды, ул безне бер югарылыктан икенче югарылыкка алып бара. Димәк, Ленин үлми, Ленин — мәңгелек.