Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЛЕНИН ЯШИ


Ленин!
Ленин!
Мәгърур шатлык көче

Бу исемдә тора яңгырап.

Бу исемдә барлык сорауларга

Без табабыз дөрес, чын җавап.
Гвардия полкы байрагында

Ераклардан күрәм мин аның —

Җиңү юлын безгә яктыртучы

Мөлаем һәм нурлы чыраен.
Ленин!
Ленин!
Сабый баланың
Ата-ана белән бер-рәттән

Иң беренче әйткән сүзе ул,

Якын күреп, сөеп йөрәктән.
Көрәшләргә — батыр эшләргә

Ул үстерде безнең буынны.

Замандашы даһи Ленинның! — дип

Кем әйтсә дә безгә, урынлы.
Без бәхетле,—
Чөнки безнең гомер
Туры килде якты бер чорга —

Бөек Ленин белән Сталинны

Бүләк иткән данлы гасырга.
Башкаланың көчле тупларыннан

Батырларны котлап бирелгән

Салют белән бергә яңгырый

Кайнар сәлам бөек Лениннан.
Ленин яши безнең батырлыкта,

Ленин яши безнең эшләрдә.
Ил тудырды аны —
Мәңге балкып,
Кояш кебек сүнми яшәргә.
Ленин!
Ленин!
Данлы гвардия
Байрагында күрәм мин аның

Җиңү юлын безгә яктыртучы

Мөлаем һәм нурлы чыраен.
1944, январь.