Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЛЕНИН КАЗАНДА ҺӘМ КОКУШКИНОДА

И. КОНДРАТЬЕВ

Казан — бөек һәм данлыклы Идел буендагы борынгы шәһәрләрнең берсе. Үзенә күп милләтләрне берләштергән Русь дәүләтенең тарихындагы күп кенә мөһим вакыйгалар бу шәһәрнең исеме белән бәйләнешле.
Географик һәм экономик яклардан гаять дәрәҗәдә уңайлы бер урында утырган Казан шәһәре Россия өчен, элек-электән, Каспий диңгезенә чыгу һәм Уралга бару юлларында әһәмиятле бер үзәк булып килде. Шуның белән бергә Казан, шәһәре Идел һәм Кама буйларында яшәүче халыклар өчен культура һәм идарә итү үзәге булып та үсте.
Казан тарихы эшләре һәм иҗатлары белән рус халкын югары күтәргән, аның культурасын баеткан мәшһүр кешеләрнең исемнәре белән искиткеч дәрәҗәдә бай һәм бу культура, үз чиратында, безнең бөек Русь илендә яшәүче башка халыкларның культуралары үсүгә уңай йогынты ясады.
Казан өчен —
Иван Грозный җитәкчелеге астындагы рус гаскәрләре сугыш алып бардылар.
Казанга Петр Беренче үзе килде. Казан янында Емельян Пугачев гаскәрләре яу алып бардылар.
Пугачев тарихы өчен яңа материаллар эзләп Казанда А. С. Пушкин булды.
Рус әдәбиятының танылган шагыйрьләреннән Г. Р. Державин һәм Пушкинның дусты шагыйрь Е. А. Боротынскийлар Казанда тудылар. Н. И. Лобачевский, А. П. Щапов, Л. Н. Толстой, Н. Е. Федосеев, А. М. Горький, Н. Э. Бауман, Я. М. Свердлов шикелле фикер, фән һәм әдәбият эшлеклеләре Казанда тордылар.

Бу мәкаләдә яңа һәм моңа чаклы матбугатта басылмаган кайбер документлар һәм материаллар файдаланылды.
Бу шәһәрдә С. М. Киров һәм В. М. Молотов иптәшләр үзләренең революцион эшчәнлекләрен башлап җибәрделәр.
Казан тат.ар халкының иң күренекле җәмәгать эшлеклеләрен, талантлы татар шагыйрьләрен һәм язучыларын — Хөсәен Ямашевны, Мулланур Вахитовны, Габдулла Тукайны, Галиәсгар Камалны һәм башка күп кенә шундый югары шә-хесләрне тәрбияләп үстерде.
Казанның бай тарихы бөек Ленинның нурлы исеме белән яктырып тора.
Казан исеме белән безнең күңелләребездә һәрвакыт яшь Ильич, үзенең революцион эшчәнлегенә беренче башлап аяк басучы һәм соңыннан шуңа таянып дөньяны үзгәртү нияте белән марксизмны җентекләп өйрәнергә керешүче яшь Ильич җанлана.
Казан һәм Идел буе киңлекләре, чынлап та, Владимир Ильичның революцион-марксистик карашларының бишеге, бөек Ленинның бөтен дөньяга танылган һәм гасырларны яктыртып торучы маяктай акылының формалаша башлау урыны булып торалар
— тарих моны шулай итте.


***
Владимир Ильич Ульянов (Ленин) 1870 нче елның 10 нчы (22 нче) апрелендә, Сембер (хәзерге Ульяновск) шәһәрендә туа. Ул бөтен атмосферасы югары идеячәнлек һәм Туган илне, халыкны сөю белән сугарылган культуралы һәм гаять дәрәҗәдә хезмәт сөючән бер семьядә үсә.
Ленинның әтисе —
Илья Николаевич Ульянов (1831—1886 еллар) үз чорының алдынгы кешесе, Белинский, Герцен, Добролюбов, Чернышевский идеяләрендә тәрбияләнгән күркәм рус демократлары- мәгарифчеләре төркеменнән берсе була. Ул Астрахань шәһәрендәге классическая гимназияне көмеш медаль алый тәмамлап чыкканнан соц, Казан Университетына кереп укый башлый һәм аны математика фәннәре кандидаты дигән фәнни дәрәҗә алып тәмамлый. Университетта укыган чагында И. Н. Ульянов, үзенең тереклеген алып бару өчен, хосуси йортларга йөреп дәресләр бирергә мәҗбүр була. Бу ярлы студентның сәләтлеге Н. И. Лобачевскийның игътибарын җәлеп итә, ул аны үз янына тарта, аңа метеорологик күзәтүләр алып бару эшен тапшыра һәм университетны тәмамлап чыкканнан соң, Ульяновны Пензага, дворяннар институтының югары классларына математика фәне буенча өлкән укытучы итеп билгели.
Педагог буларак, И. Н. Ульянов бигрәк тә Добролюбовны тырышып укый.

Добролюбов И. Н. Ульяновның намуслы йөрәген кабызып җибәрә һәм бу нәрсә аның, соңыннан, Сембер губернасындагы халык мәктәпләре директоры һәм улы Ленинны, шулай ук башка балаларын, тәрбияләүче булуына сәбәп була.

Ульяновларның балалары үзләренең аталарын сөяләр һәм хөрмәтлиләр. Атаның семьядәге дәрәҗәсе гаять югары була. Добролюбов өйрәтүләренә тугрылыклы булып калган И. Н. Ульянов үзенең балаларында нык ихтыяр һәм тырышлык, үз-үзләренә югары таләпчәнлек һәм үзләренең теге яки бу чыгышларын эш интересыннан карап куя белү сыйфатлары тәрбияли. Илья Николаевич балаларда самимилык һәм тыйнаклык сыйфатлары тәрбияләүгә аеруча нык әһәмият бирә. Мәгълүм ки, Владимир Ильичның да характерлы сыйфатларыннан берсе булып — аның самимилеге һәм тыйнак күңелле булуы тора.
Илья Николаевичның хатыны Мария Александровна аның эшендә яхшы ярдәмче һәм чын күңелле дусты исәпләнә һәм бу хатын, А. И. Ульянова-Елизарованың әйтүенә караганда, чынлап та,
искиткеч гүзәл һәм һәр яктан тулы бер хатын була. Югары ихтыярлы һәм нык характерлы бу хатын рус һәм Европа әдәбиятлары белән бик яхшы таныш булып, берничә төрле чит телләрне—немец телен, француз телен, инглиз телен нык үзләштергән була, фортепианода уйный һәм бик күркәм тавышка ия булып, еш кына вакытларда семья членнарыннан хорлар оештырып җырлар җырлый һәм аның бу эшен балалары бик ярата торган булалар. Владимир Ильичның кече яшьтән үк музыкаль тавышны таный белү сәләте һәм музыканы сөюе көчле була.

Мария Александровна үзе Петербургта, врач семьясында туып, аның әтисе Александр Дмитриевич Бланк, тумышы ягыннан украиналы булып, хатыны үлгәннән соң отставкага чыга һәм Казаннан 40 километрлар чамасы җирдә, Кокушкино авылында имение алып, шунда күчеп тора башлый. Врач буларак та, шулай ук кеше буларак та, ул крестьяннар арасында гаять зур популярлык белән файдалана.

Шулай итеп, Мария Александровна авылда, әтисе семьясында, биш кызның берсе булып үсә.
Мария Александровна үзенең ире белән бергәләп, аның фикерләрен уртаклашып һәм җәмәгать тормышы белән якыннан кызыксынып яши. Ул үзеннән-үзе хәзерләнеп һәм экстерн тәртибендә имтихан биреп, халык укытучысы, дигән исемне ала. Ләкин аңа мәктәптә эшләргә туры килми. Үзендә булган барлык педагоглык талантын ул балаларын тәрбияләү эшенә юнәлтә. Иң тирән һәм югары мәгънәсендә тәрбияче була, балалары алдында кыюлыкның, тыйнак күңеллелекнең, намуслылыкны
ң, рухани тугрылыкның җанлы мисалы булып тора.
Илья Николаевич һәм Мария Александровна үзләренең балаларын кече яшьтән үк хезмәткә — акыл хезмәтенә һәм физик хезмәткә өйрәтә башлыйлар. Кече яшьтән алган бу хезмәт күнегүләре балаларга үзләренең киләчәк тормышларында, кыенлыклар һәм авыр сынаулар белән тулы булган шәхси тормышларында зур файда китерә.

Илья Николаевич белән Мария Александровна тәрбияләгән югары затлы сыйфатлар — намуслылык, хезмәт сөю, бурычны төшенү, идея өчен үзеңне корбан итәргә хәзер тору сыйфатлары соңыннан алар- нын балаларын революционерлар итеп чыгаралар: олы уллары Александр — народоволец булса, яшьтән үлгән Ольгадан бүтәннәре: Анна, Владимир, Дмитрий, Мария — большевиклар булалар.
Владимир Ильич үзенең анасын көчле һәм назлы ярату белән ярата торган була, аның өчен бик нык кайгырту чанлык, Хөрмәтчәнлек күрсәтә. Ул үзенең революцион эшчәнлеге белән әнисенә күп кенә тынычсызлыклар һәм борчылулар китерәчәген белә һәм әнисенең бу борчылуларын җиңеләйтү өчен үзеннән бәйле булган бөтен нәрсәләрне эшли. Мәсәлән, Владимир Ильич Казанда чакта тәмәке тарта башлаган була, әнисе, аның саулыгы турында борчылып, аннан тәмәкене ташлавын сорый һәм Влахимир Ильич, әнисенең сүзен тыңлап, тәмәке тартуны ташлый.
Ленин — таза, җитез хәрәкәтле һәм талантлы булып үсә. Биш яшендә чагында ул әнйсеннән укырга өйрәнә һәм уку аиың сөйгән эшләреннән берсе булып әверелә.
Тугыз ярым яшьтә чакта Володя Сембер шәһәрендәге классическая гимназиягә укырга керә. Үзенең аеруча зур җәптәшлеге һәм дәрескә җитди карашы аркасында, ул бик яхшы күрсәткечләр алып укый һәм беренче дәрәҗәле бүләкләр алып класстан-класска уңышлы күчә килә.
Җәй айларын Володя Кокушкино авылында, семья членнары арасында, авыл малайлары янында уздыра.
Ушна елгасы буенда, тау кабыргасында кечерәк кенә, матур гына авыл җәелеп утыра. Авылдан ерак түгел, ике-катлы өй, шуның буенда, юлның икенче ягында флигель. Менә шушы өйләр инде А. Д. Бланкның, Владимир Ильичның бабасының имепиесе булып исәпләнәләр. Александр Дмитриевичның үзе исән чакта ук аның кызлары, үзләренең семьяләре белән җыелып, җәйләрен монда килергә гадәтләнгән булалар. Шулай ук Ульяновлар семьясы да ел саен килә торган була.
Ульяновларның балалары Кокушкино авылын бик яраталар. Сембердән Казанга чаклы пароходта, ә Казаннан Кокушкинога атка утырып сәяхәт итү алар өчен шатлыклы бер вакыйга исәпләнә. Җәйге айларын алар төрле күңелле һәм эчтәлекле уеннар уйнап, һәртөрле сәйранлыкларда ‘йөреп үткәрәләр.
Володя табигатьне бик сөючән була, шулай ук крестьян балаларының уеннарын карап торырга да бик ярата. Урманда куну аның өчен зур куаныч исәпләнә.
— Мине дә куна алып барыгыз. Мин чәй-шикәр әзерләдем, учак ягарга, утын җыерга булышырмын, — ди ул. Ялына-ялына, крестьян малайларыннан үзен урманга кунарга алып баруларын сорый.
Ләкин олырак яшьтәгеләр ана:
— Юк, юк, Володя, сип әле кечкенә. Урманда бүреләр һәм аюлар күп. Сихыр- челәр анда кечкенә балаларны урлап алып китәләр. Ничек итеп без сине үзебез белән алып барыйк? — диләр.
Володя куркып торлый, тегеләр артыннан ияреп кунарга бара.
Володяның яраткан эшләреннән берсе елга буенда вакыт үткәрү — көймәдә йөрү, су коену була.- Коенганда ул озак коена, күп йөзә һәм су өстенә ятып озак вакытлар хәрәкәтсез тора ала. Уеннар уйнарга бик һәвәс булып, уйнаганда тәртип саклауны ярата һәм аны бозучыларны каты җәзага тарта. Балалар, Гоголь, Лермонтов, Майн-Рид әсәрләренең геройлары булып,
Казацкая вольница уеннары уйныйлар, Сөнгеләр күтәреп, Ушна елгасы ярлары һәм чокырлар арасына эзләнү экскурсияләре ясыйлар.
Кичләрен, гадәттәгечә, Кокушкино имениясенең хуҗалары А. Д. Бланкларның зур йортларының балконында, яки чәчәклектә җыелышалар. Монда хор белән халык көйләре җырлана яки утырган җирдән генә уйнала торган уеннар уйнала, Володя мондый уеннарда иң актив катнашучыларның берсе була. Ул үзенең үткен акыллылыгы, шарада һәм табышмакларны тиз таба белүе белән зурларны да хәйранга калдыра.
Илья Николаевич һәм Мария Алсксандровкалар балаларын ияртеп урманга йөрергә чыгалар, җиләкләр һәм гөмбәләр җыярга ярата торган булалар.
А. И. Ульянова-Елизарованың әйтүе буенча, Илья Николаевич балаларга урманда йөргән вакытта халык эше өчен көрәшүчеләр, декабристлар турында сөйли торган була һәм тыелган җырларны җырлый.
Кокушкино крестьяннары Ульяновлар семьясына зур ихтирам күрсәтәләр. Мария Александровнаиың да крестьян хатын-кызлары арасында дуслары бик күп була. Чөнки ул кече яшьтән алар арасында үскән, шуңа күрә алар аны үз итеп „Машенька0 дип атыйлар. Ул крестьяннарга дарулар өләшә, авырулар белән ничек көрәшергә кирәклек турында киңәшләр бирә. Илья Николаевичны да күбесенчә авылда, бүрәнә өсләрендә, крестьяннар белән дусларча әңгәмә сатып утырган вакытларын күрергә туры килә. Ул алар белән шаярырга да бик ярата, шуңа күрә алар аңа сөеп карый торган булалар*.
Владимир Ильичның уку һәм яшьлек еллары Россия тормышының караңгы бер чорына туры килә. Патша хөкүмәтенең йөгәнсез произвели, эшче һәм крестьяннарның бөтенләй хокуксызлыгы һәм кимсетелүләре, коточыргыч милли кысынкылык, либералларның реакционерлар алдындагы куркулары һәм куштанланып йөрүләре — рус тормышының ул чактагы картинасын Владимир Ильич әнә шулай сурәтли.
Кызыксынучан һәм күпне белергә омтылучан Володя әйләнә-тирәдәге тәртипләрнең ничек булганын бик тиз аңлый белергә өйрәнә. Аңа 11 яшь дигәндә народниклар Александр II патшаны үтерәләр.

Бу вакыйга турында ул чагында сөйләмәгән кеше булмый. Шулай ук бу вакыйга яшүсмерләрне дә хәрәкәткә китерә. Шул вакыттан башлап Володя олы кешеләрнең һәр төрле политик сүзләренә игътибар белән колак салырга тотына. Россиянең иҗтимагый-политик төзелешенә карата дошманлык мөнәсәбәте анда бик иртә уяна башлый. „Гимназиянең югары классларында чакта ук инде ул революцион карашта була. Мондый карашлары аның мәктәптә язган иншаларында чагыла. Мәсәлән, гимназиянең директоры, көннәрдән бер көнне, Володяга аның класста язган эшен кайтарып бирә һәм тавышына риза-сызлык чыгарып: сез биредә нинди изелгән сыйныфлар турында язасыз, монда аның ни катлашы бар?) ди.
Володя бик күп укый һәм кече яшеннән үк революцион демократик рухтагы публицистик әдәбиятның бөтен яхшы өлешен укып чыга. Ульяновлар семьясында классик әдәбиятның яхшы әсәрләре өстәл өсте китаплары булып исәпләнәләр.
Бала чагында Ленинга аның абыйсы Александр гаять зур йогынты ясый. Ул үзенең көчле эш яратучанлыгы һәм искиткеч сәләтлелеге белән аерыла. Петербург университетының III нче курсында укыган чагында ул зоология буенча фәнни хезмәт яза һәм шуның өчен алтын медаль белән бүләкләнә. Бу аның икенче алтын медале булып, беренчесен ул Сембер гимназиясен тәмамлап чыккан чакта алган була. Аның турында суз чыкканда, ул киләчәкнең зур галиме булачак, дип сөйлиләр.
Владимир Ильич Александрны кайнар ярату белән ярата һәм яшьлек көннәрен, дә һәр эштә аңа ошарга тырыша.

Аларда революционерлар булу теләге бик иртә уяна. Алар Рылеевның халык батыры, рус җиренең патриоты Иван Сусанинга багышлап язган шигырен яратып укыйлар һәм еш кына аны декламация итеп сөйлиләр.
“Кем дә кем йөрәге белән рус, ул кеше хак эш өчен батыр һәм кыю һәм шат рәвештә һәлак була”, дигән сүзләр аларның үз тойгыларына да бик нык туры килә.

Гимназиядә укыган чакта ук Владимир Ильич Александр белән еш кына революцион көрәш турында сүз алып бара һәм чын күңелдән ышанган социал-демократ була.

Россиядә марксистик группалар килеп чыгуга кадәр революцион эшне марксизмның дошманнары булган народниклар алып баралар. Аерым геройларның рольләрен кирәгеннән артык күпертеп, толпага әһәмият бирмәүче бу кешеләр эшчеләр һәм крестьяннар арасында масса-революцион эш алып баруны артык йөк итеп саныйлар, власть кешеләренә каршы аерым террорларны алга сөрәләр.
Александр Ильич, революционер буларак, народоволецчылар белән марксизм арасындагы урталыкта тора. А. И. Ульянова-Елизароваиың әйтүенә караганда, ул үзен марксист дип атый, К. Марксның
Капиталы белән таныш була, Маркс билгеләгән тәрәккыять агышын дөрес дип таный һәм Петербургта, эшчеләр арасында түгәрәкләр алып бара. Ләкин ул Россиядә эшче сыйнфына таяну мөмкинлеген күрми, шуның өстенә тагын Народная воля ул вакытта әле революцион рухтагы яшьләргә зур гына йогынты ясый һәм Александр Ильич, патшаны үтерү уе белән канатланып, террористка әйләнә.
1885 һәм 1886 пчы елларны, Петербургтан җәйге каникулларга кайткан чакта, Александр Ильич политэкономия буенча күп кенә китаплар һәм, шул исәптән, Карл Марксның
Капиталмын алып кайта. Владимир Ильич ул китаплар белән башлап танышырга тотына.
1887 нче елның 1 нче мартында народниклардан бер төркем: Ульянов, Генералов, Осипанов (Казан университетының элекке студенты), Андреюшкин, Шевырев һәм башкалар Александр III патшаны үтерергә маташалар. Ләкин алар бу эшкә хәзерлек күргән чакта ук кулга алыналар).

1887 нче елның 8 (20) нче маенда, Шлис-сельбург крепостенда, патшаның палачлары 21 яшьлек Александр Ильичны-асып үтерәләр.

Сөекле абыйсының асылу вакыйгасы Владимир Ильичны бик нык тетрәтә. Ул бик нык үзгәреп китә, сүзгә саранлаша төшә, тагын да тотнаклырак һәм җитдиерәк кешегә әверелә. Кайгысын басу өчен Владимир Ильич ул язны бик тырышып яшелчә бакчасында эшли: бәрәңге, кишер, чөгендер утырта. Абыйсының үтерелүе Владимир Ильичта үзен революцион эшкә багышлау омтылышын тагын да көчәйтә төшә.
Абыйсының каһарманлыгына соклануы нинди генә көчле булмасын, шулай да Ленин инде шул вакытта ук самодержавие белән көрәштә террор юлының ялгыш юл булганлыгын һәм теләккә алып бара алмаганлыгын аңлый. Александрның террорчылар оешмасында катнашканлыгын белгәч, Ленин:

— Юк, без бу юл белән бармабыз, бу юл белән барырга ярамый, — ди.
Бу яшь Ильичның үзенә күрә бер анты була. Маркс-Энгельсның революцион тәгълиматында ул үзенә икенче юл таба.
Абыйсына җәза биргәннән соң, ул күп уйлый... яңадан кайтып уйлый. Чернышевский аның өчен яңача яңгырый башлый, ул үзенә җавапны Маркстан эзли:
Капитал— аның абыйсында да була, ләкин электә Ильичка бу китапны аңлау читен була, абыйсының һәлакәтеннән соң ул бу китапны өйрәнү эшенә икенче төрле итеп керешә,
Марксның тәгълиматы революцион көрәштә Ленин өчен сугышчан бер җитәкчелек була.

В. И. Ленин Сембер гимназиясен алтын медаль белән тәмамлый. Аның аттестатына барлык фәннәрдән бишле (отлично) билгеләре куелган була. Тик логикадан гына дүртле билге ала.

Революцион фикерләр белән сугарылган егетнең логикасын гимназия начальствосы дүртле (яхшы) билгесе белән бәйли. Ул бу хәлендә теләсә нинди башкала шәһәрендәге университетларга да керергә хаклы була. Тик власть кешеләре аңа, асылган революционерның иптәшләрен коткару теләге белән, Александр Ильич судта бөтен гаепне үз өстенә ала. Үлем карары чыгарылганнан сон, ул җәзаны йомшартуны сораудан катгый рәвештә баш тарта.

Хәтта аның бернинди югары уку йортына да алынмау куркынычы тора. Полиция департаменты директоры Мария Александровнага, аның улына башкала шәһәрендәге университетларга керергә сорауның урынлы түгеллеген, киресенчә, аның улының үз янында торып, провинциал университетта укуы яхшырак булачагын аңлата.
Владимир Ильич Казан университетының хокук факультетына керергә карар бирә.
1887 нче елны июнь аенда Ульяновларның семьясы Сембердән бөтенләйгә күчеп, җәйне Кокушкинода үткәрәләр.

1887 нче елның 13 (25) августында В. И. Ленин Казан университетына студент булып кабул ителә.

Үткән гасырның сиксәненче елларында Казанда 140 меңләп халык яши. Бу шәһәр иң зур губерна шәһәрләренең берсе була. Анда өч ирләр гимназиясе һәм ике хатын- кыз гимназиясе, өч югары уку йорты: Университет, Духовная академия һәм бөтен Идел-буенда бердәнбер Ветеринария институты була. Казан опера театры зур популярлык казанган бер театр санала.

Шәһәр кырт киселеп икегә — югары: һәм түбәнге төбәкләргә бүленгән була. Югарыгы як, куе зур бакчалар, киң урамнар, матур таш йортлардан торып, аларны биләүчеләр дворяннар, сәүдәгәрләр һәм эре чиновниклар булалар. Түбәнге якта— агач һәм таш йортлар аралашкан һәм тәртипсез рәвештә бер-берсен кысышканнар, аларда эшчеләр һәм шәһәр ярлылары яши. Иделгә якынрак сазлык-баткак урыннарда, үзләренең нәзек озын манараларын сузып, мәчетле татар бистәләре җәелеп утыралар.
Шәһәр былчырак һәм тузанлы була. Шәһәрнең дворян һәм сәүдәгәр хуҗалары, шәһәрне төзекләндерүдән бигрәк, үз кесәләрен калынайту турында гына кайгырталар.
1884 нче елның сентябрендә Казан шәһәр Думасы бер телефон компаниясенең шәһәргә телефон кертергә тәкъдим ясавын да кире кага. Думада тавыш бирү хокукы белән файдаланучы Соломин дигән кеше кире, кагуның сәбәбен, шәһәребезнең җире зур түгел, телефоннан башка да яшәргә мөмкин, дни анлата. Шул ук елны шәһәр думасы, шәһәрдә электро-станция салу тәкъдимен дә кире кага. Шул ук Соломин
электростанцияләрнең файдалы булуы әле хәзергә мәгълүм эш түгел дип каршы чыга.

Ләкин кире беткән шәһәр җитәкчеләренең каршылыклары гына шәһәр промышленностеның үсүен тоткарлап кала алмыйлар. Шәһәрдә берничә эре предприятиеләр: Крестовниковларның 1309 ләп эшчесе булган сабын һәм шәм заводы, Алафузовларның 2 меңгә якын эшчесе булган текстиль фабрикасы, дары заводы һәм башка вак заводлар, кустарьлык мастерскойлары да аз булмыйлар. Эшчеләр көче җитешмәүчәнлек бөтенләй булмый. Күтәрә алмаслык налоглардан, аренда кабаласыннан изелгән крестьяннар меңәрләп-меңәрләп шәһәрләргә эш эзләп килеп торалар.

Шәһәрләрдә босячество дип аталган аерым бер катлауның килеп чыга башлаулары нәкъ менә шул чорларга туры килә. А. М. Горький үзенең Электәге кешеләр исемле автобиографик хикәясендә хазан босякларын һәм аларның тормыш шартларын бик ачык һәм матур итеп күрсәтеп китә.

Казан народникларның оясы була. Күп төрле чиндагы интеллигенция Казан җәмәгать тормышына тон биреп тора. Революционерларның фикерләрендә дә әле народниклык идеологиясе өстенлек тота. Ләкин народниклык хәрәкәтендә башланган төшенкелек, Народная воля оешмасының таратылуы Казандагы народниклар арасында да төшенкелек тудырмыйча кала алмый.
Казан шәһәре Себергә җибәрелү юлы өстендә тора. Петербург, Москва һәм башка шәһәрләрдән Себергә озатылучы революционерлар белән җирле революционерлар арасында элемтә урлатканлыктан, казанлылардан революцион хәрәкәттә яна юллар эзләү буенча кайнар дискуссияләр тууга сәбәп була.

Россия эшчеләре капиталистларга каршы һәм крепостнойлыкка каршы көрәшкә күтәреләләр. Биш ел эчендә (1881 —1886 нчы елларда) Россиядә 43 тән артык эре стачкалар булып ала. Алардан иң зурысы Морозов стачкасы булып, революцион хәрәкәтнең үсешенә нык йогынты ясый. Бу елларда Плехановның чит илдәге Хез-мәтне азат итү группасы үзенең эшең зур энергия белән җәеп җибәрә. Маркс- Энгельсның сугышчан өйрәтүе, үзенә юл алып Россиягә дә Казан университеты белән беррәттән Харьков университеты да оештырыла. Алар, 1755 нче елда оештырылган Москва университетыннан кала, безмен илдә ин борынгы университетлар булып торалар.
1804 нче елда нигез салынган Казан университеты революцион хәрәкәт тарихында иң күренекле рольне уйный. Аны нигезләүчеләрнең уе буенча, ул шәрскъны колонияләштерү политикасында таяныч булырга тиеш була. Ләкин ул, самодержавиенең ирегеннән тыш, культура һәм мәгариф учагына әйләнә.
Сиксәненче елларда Казан университетының студентлары күбесенчә вак чинов-никларның, ярлы руханиларның һәм ме-щаннарның балаларыннан тора. Дворян яки эре патша чиновникларының балалары күп вакытта башкала университетларына җибәреләләр. Казан студентларының күбесе нужада, Максим Горькийныц
Минем университетларым дигән әсәрендә язылган Марусовка төсле җәмәгать йортларында, почмакларда кысылып яшәргә мәҗбүр булалар. Алексей Максимовичның бәяләвенә караганда, алар рус халкын кайгырту моңы астында, Россиянең киләчәге турында эчтән куркып яшиләр. Алар халыкны яхшы беләләр һәм патша хөкүмәте белән көрәшкә чыгарга әзер торалар.

Сиксәненче елларның башында Казан университетының студентлары патша самодержавиесенә кыю бер кисәтү ясап ташлыйлар, алар 1881 нче елның 2 нче мартында яңа патша Александр III кә ант бирүдән демонстратив төстә баш тарталар. Шуның өстенә тагын алар, Александр II патшаның үлү хәбәрен ишеткәннән соң, литографиядә патша хөкүмәтенә каршы күп санда прокламацияләр бастырып, бөтен чатларга, фонарь баганаларына ябыштырып чыгалар.

1887—1888 нче елларда студентлар хәрәкәте көчле рәвештә күтәрелә.
Ил караңгы реакция чоры кичерә. Университетларда студентларның җыелып укуларын, гомуми ашханәләрен, үзара яр-дәмләшү кассаларын, гомуми җыелышларын, түгәрәкләрен һәм якташлык берләшмәләрен тыя торган 1881 нче елгы уставы хөкем сөрә. Студентлар артыннан күзәтү өчен махсус инспектура төзелеп, бу соңгысы, үз чиратында, жандармерия һәм полиция белән тыгыз бәйләнештә була. 1887 нче елның июнендә патша хөкүмәте уку йортларында полиция һәм казарма режимын тагын да көчәйтә торган һәм мещан, крестьян балаларына университетка керүне тыючы махсус церкуляр бастырып чыгара.
Студентларның алдынгы өлеше бу яңа кысуларга каршы кискен реакция белдерә. Революцион рухтагы студентлар яшерен якташлык берләшмәләренә һәм
үзлегеңнән өйрәнү түгәрәкләренәберләшә башлыйлар. Бу берләшмәләрдә политик карашлар формалаша, гектографиядә басылган листовкалар әзерләнә, төрле чыгышлар ясала.
Владимир Ильич укырга керүенең беренче көннәреннән үк Сембер-Самара якташлык оешмасының члены була. Җәзалап үтерелгән революционерның Фнёсе итеп, революцион рухтагы студентлар аңа башта ук аеруча хөрмәт белән карый башлыйлар. Кыю һәм хәл кылучан искиткеч акылы белән бүтәннәрдән аерылып торучы һәм революцион хәрәкәттә аңлы рәвештә катнашырга политик хәзерлеге булган Володя студентлар арасында тиз арада авторитет казанып ала. Архивларда сакланган документлар һәм студентлар хәрәкәтендә катнашучыларның истәлекләре безгә студент Ульяновның актив революцион эшчәнлеге турында сөйлиләр.

1887 нче елның ноябренда булып узган Москва вакыйгаларыннан соң студентлар хәрәкәте аеруча көчәеп китә. Полиция һәм казаклар Москва университеты студентларын ерткычларча җәзалыйлар. Ике студент үтерелә, бик күбәүләр кыйналалар.
Москвада булган студентлар күтәрелешләре, дөресрәге, аның тәэсире тиз арада провинциягә дә күчә. Казанда гектографиядә басылып листовкалар таратыла һәм бу листовкаларда Москвада булган хәлләр языла.

Москва студентларын ерткычларча җәзалауга каршы һәм шулай ук уку йортларындагы һәм илдәге полиция режимына каршы протест сходкасы 4 (16) нче декабрена билгеләнгән була. Бу җыелышны актив оештыручыларның берсе Владимир Ульянов була.

Сходканы оештыручылар Барлык Казан студентларына өндәмә язып тараталар. Университетларыбызның кыерсытылган хокукларын яклап чыкмый кала алырбызмыни соң? —диелә ул өндәмәдә.Һәрьяклап җәелеп килгән реакциягә каршы үзебезнең протест тавышыбызны ишеттерми калыйкмыни? Без Казан студентларына ышанабыз һәм без аларны университетларда ачык протест белдереп чыгарга чакырабыз.

Шәһәр властьлары бу протест җыелышлары турында искәртелгән булалар һәм алар аңа каршы актив хәзерләнәләр. Мәгариф эшләре министры телеграф буенча: чуалышлар була калса, һичбер йомшаусыз эш итәргә дип Казанга хәбәр итә.
Ләкин патша чиновниклары сходканы басып калдыра алмыйлар. Ул 4 (16) нче декайрьда, 12 сәгатьтә башланып китә. Университет студентлары янына Ветеринария институты студентлары кушылалар. Сходка ачылганда студентлар шаулыйлар, кычкыралар, соңыннан сходка белән җитәкчелек итү өчен комитет (президиум) сайлана һәм сходка оешкан төс ала. Бербер артлы речьләр китә. Владимир Ильич, ялкынлы речь белән чыга.

Н. Алексеевның истәлекләрендә әйтелүгә караганда, Владимир Ильич үзенең ул речендә патша хөкүмәтенең изүе турында, хөкем сөрүче режимга каршы барлык университетларның протестларын оештыру турында сөйли.

Сходкада петиция кабул ителеп, бу петициядә университетка керү өчен байлык таләп итү һәм башка шундый киртәләрне бетерү, студентларның хосуси тормышлары өстеннән күзәтчелекне алу, сходкалар ясау хакын яулау, петициядәрне коллектив рәвештә бирү хокукын яулау кирәклек турында сүз бара. Студентлар университеттан 1884 нче елгы уставның алы-нуын, университет белән ирекле рәвештә идарә итү хокукын профессорлар коллегиясенә тапшыруны, Потапов дигән инспекторның эштән алынуын, студентларның үзләре өчен уку йортлары, көтепханәләр, үзара ярдәмләшү кассалары, кухмистерлар булдыруны һәм алар өстеннән идарә кылуны үзләре сайлаган кешеләрдән булдыруны сорыйлар.
Кызыл архив 1913 ел.

Сходка 4 сәгатьтән артык дәвам итә. Студентларның соравы буенча сходкага университетның ректоры Кремлев үзе дә килә. Ул студентларны аларның бу эшләре законлы булмаганны төшендер мәкче' булып үгетләп карый, ләкин бу тырышлык бушка гына китә. 15 сәгать 45 минутта казанның уку-укыту округы попечителе ректорга шунда ук залдан чыгып китәргә һәм полиция ярдәме белән яки, әгәр кирәк булса, сугыш патроннары белән корылган мылтыклар тотып хәрәкәткә хәзер тора торган гаскәрне эшкә кушып, залны студентлардан арындырырга боерык бирә.

Бары тик кан коярга теләмәү һәм ректорның, чыккан вакытта бернинди дә көч кулланмаячак, дип ышандырулары гына сходкада катнашучыларны Актовый залдан чыгып китәргә мәҗбүр итә. Президиумның тәкъдиме буенча, студентлар залдан чыккан вакытта, протест йөзеннән, үзләренең студентлык билетларын нәкъ кафедра алдына китереп ташлап чыгып китәләр. Билетларын ташлап чыгучыларның саны йөздән арта һәм болар арасында Владимир Ульянов та була.

Казан университеты профессорларыннан берсе С. Левашев үзенең В. М. Флоринскийга язган хатында студентларның чуалышларын түбәндәгечә сурәтли: Ноябрь ахырларында Москва университеты студентларыннан берсе инспекторның йөзенә сугып җибәргәнлеге һәм шул көннән сходкалар башланып киткәнлеге һәм нәтиҗәдә университетны ябарга туры килгәнлек сезгә мәгълүм булса кирәк, дип уйлыйм. Шуннан соң шул бер үк нәрсә яңа устав кертелгән башка университетларда да һәм, шул исәптән, Казан университетында да кабатлана. Узган җомга көн күп кенә студентлар җыелалар да, — 300 гә якын кеше булган дип әйтәләр,— көч белән Актовый залга бәреп керәләр, ә анда тагын ветеринарлардан 70 ләп кеше була. Студентларны үгетләргә дип килгән инспектор белән аның ярдәмчеләре, бигрәк тә Потапов үзе, шактый гына кыен ашаганнан соң, көчкә-көчкә генә ычкынып китә алганнар, дип сөйләшәләр. Аннан соң студентлар янына ректор һәм аның артыннан берничә профессор килеп, студентларны үгетли башлыйлар...

Ләкин бу озын-озын үгетләр бушка гына китә, бары тик 4-5 сәгатьтән соң гына алар ректорга үзләренең петицияләрен биреп тарала башлыйлар һәм таралу алдыннан кайбер студентлар, моннан соң студент булып кала алмауларын белдереп, студентлык билетларын ташлап чыгып китәләр. Икенче көнне, попечительнең кушуы буенча, университет ябылды, бер көнгә дигәннәр иде, ә инде хәзер мәгариф эшләре министреның телеграммасы буенча январь аеның 15 нә чаклы бөтен дәресләр туктатылдылар. Барлык университетлардагы студентларның тулы рәвештә килешеп эшләүләренә караганда, бу хәрәкәт, күрәсең, алдан әзерләнгән булса кирәк. Сходкалар әле һаман да дәвам итәләр, ләкин хәзер инде алар саф һавада — Арча кырында һәм Подлужная урамында. Университетны һәм попечительнең квартирасын солдатлар каравыллап торалар, димәк, бездә хәзер хәрби хәл дип әйтергә була.

Сходкада катнашучылардан 39 лап кеше университеттан куылалар. Университеттан куулар дәвам итә тора. 1887 нче елның декабре һәм 1888 елның январе буенча, студентлар чуалышындаа катнашканлыклары өчен, барлыгы 160 кеше куыла. Казан Ветеринария институтыннан 17 кеше куыла. Революцион рухтагы студентларны болай җәзалау студентлар хәрәкәтендә иң зур җәзаларның берсе булып тора.
Казан губернасының жандармерия управлениесе начальнигы университетта булган чуалышлар һәм күрелә торган чаралар турында полиция департаментына язган телеграммасын:
җитәкчеләрен кулга алырга уйлыйм дигән сүзләр белән тәмамлый.
Студентлар хәрәкәте турында Казан властьларының биргән хәбәрләре патша Россиясенең хөкүмәт кешеләре арасында көчле генә тәшвиш тудыра.

Мәгариф эшләре министры Делянов Казанның уку-укыту эшләре попечителенә: Саф күңелләрне коткару өчен җүнсез кешеләрне кызганмаска дигән телеграмманы җибәрә. Эчке эшләр министрлыгы Казан губернаторына телеграф аша ашыгыч боерык биреп, университеттан куылган студентларны һич кичекмәстән шәһәрдән сөрергә куша.

Сходканың актив катнашчылары кулга алыналар.
Казандагы студентлар хәрәкәте патша самодержавиесенә каршы юнәлтелгән гому- ми демократик хәрәкәтнең өзелмәс бер кисәге була. Казандагы студентлар хәрәкәте турында министерствоның рәсми кәгазьләрендә, бу хәрәкәтнең
Москвадагы төсле, баш күтәргән студентларның тулы тантанасы һәм университет инспекциясе һәм гомумән хөкүмәт властьларының җиңелүе белән тәмам булганлыгын танырга мәҗбүр булалар.
1887
нче елның ахырында Москва, Казан университетларында һәм бүтән университетларда булып узган вакыйгаларга Парижда укучы рус студентлары да актив рәвештә җавап бирәләр. Париж университетында укучы рус студентлары Россия студентларына сердәшлек һәм теләктәшлек хаты язып, бу хатта һәм хат белән берлектә килгән резолюциядә: ...Париж университетында укучы рус студентлары һәм студенткалары Россиянең студентлар күтәрелешендә катнашкан барлык студент иптәшләр белән тулы килешкәнлекләрен, яңа устав турында алар куйган таләпләрнең хаклы таләпләр булганлыгын белдерәләр һәм студентлар эше өчен һәлак булган иптәшләрне авыр матәм белән искә алалар дигән юллар була.

Шулай ук бу күтәрелешләр уңае белән поляк студентлары җәмгыяте дә үзенең тулы килешүен белдереп хат яза.

Студентларның революцион чыгышлары, көрәшнең методы — протест сходкалары, петицияләр, яшерен кичәләр — әллә ни кискен булмауга да карамастан, патша хөкүмәте өчен хәвефле вакыйгалар булып чыгалар. Чөнки алар җәмгыятьнең алдынгы, прогрессив катлаулары тарафыннан яхшы каршыланалар, үзләренә ярдәм алалар һәм, шулай буларак, самодержавиегә каршы булган гомуми фронтны көчәйтәләр. Күп кенә патша чиновниклары өчен студент сүзенең революционер дигән сүз төсле булып яңгыравы очраклы хәл түгел. Студентлар хәрәкәте шул вакытта ук инде эшче-крестьяннарның революцион көрәшләренә ярдәмче булып тора. Иптәш Сталинның әйтүе буенча рус җәмгыятенең сизгеррәк өлеше булган укучы яшьләр рус халкының иң революцион өлешенә — пролетариатка (И. Сталин) үрелә башлыйлар.

1887 нче елгы бу студентлар хәрәкәтендә Владимир Ильич Ленин сугышчан чир- кәнчек ала.

Студентлар сходкасында актив канлыгы өчен Владимир Ильич 4(16) нче Декабрьдан 5 (17) нче декабрьга каршы төндә үзенең комиссариат (хәзерге Комлев урамы, 15) урамындагы, квартирасыннан кулга алына һәм Кремль астындагы төрмәгә ябыла. Аны озатып алып килгән пристав тоткынның яшьлеген күреп шак ката.

17 яшьлек бу яшь егет әлеге күңелсез тарихка очраклы рәвештә, иптәшләренең начар йогынтылары аркасында килеп эләккәндер, төсле булып күренә аңа.
— Я, нәрсә дип инде бунт күтәрәсез сез, егетем? Сезнең алда стена басып тора бит, —дип сүз башлый пристав.
— Степасын стена, ләкин черек, бармак белән төртсәң ишелергә тора, — дип җавап кайтара Владимир Ильич.

Ленин белән бергә кулга алынган сту-дентларның берсе, Е. Н. Фосс соңыннан үзенең истәлекләрендә, төрмәдә кемнеңдер башына тоткын иптәшләреннән анкета тутырту уе килә. Янәсе, чыкканнан соң кем нәрсә эшләргә тели?...

Студент Ульяновка чират җиткәч, аңа ярым шаярту тоны белән, Ә син, Ульянов, соңыннан нишләргә уйлыйсың? дигән сорау куела. Ул, бераз тынып торганнан соң, уйчанлыктан арынып киткән төсле булыл һәм чак кына елмаеп, үзенең алдында юлның бары тик бер генә булганлыгын, бары тик революцион көрәш юлы гына торганлыгын әйтә дип яза.

Гадәттә кулга алынган студентларны туган җирләренә кайтарып җибәрә торган булалар. Ленинның туган шәһәре Сембердә аның ата-анасы һәм кардәшләре калмаганлыктан, аны 7(19) декабрьда Кокушкино авылына җибәрәләр чөнки ул вакытта анда, полициянең ачык күзәтүе астында, бер туган апасы Анна Ильинишна тора торган була.

Владимир Ильич бу сөрелүне җитди уку өчен файдалана. Ул бик күп укый. Ял сәгатьләрендә чаңгыда йөри, ауга чыга, үзенең энесе Дмитрийга сабак өйрәтә.
Владимир Ильич өстеннән яшерен полиция күзәтчелеге куела. Лаиш исправнигына аның артыннан күзәтергә һәм аның
кем белән хат язышуы турында һәрвакыт нык һәм тулы хәбардәр булып торырга тәкъдим ителә.

Ульяновлар семьясы салкын һәм җыеш-тырылмаган флигельгә күчерелә. Владимир Ильич бу флигельдә үзенә почмактагы бер кечкенә бүлмәне сайлап ала.
А. И. Ульянованың әйтүенә караганда, кар белән күмелгән бу флигельдә тормыш бик күңелсез ага һәм Ленинга бу көннәрдә аның тырышып эшләве генә эчке, тынычлык бирә.

Владимир Ильич рус авылын үзенең бала чагыннан ук бик яхшы белә торган була, бу эштә аңа китаплар да, әтисенең хикәяләре дә, сөекле нянясы Варвара Григорьеваның сөйләүләре дә, шулай ук үзенең күзәтүләре дә ярдәм итәләр.

Крестьяннарның ул чагындагы тормышлары кызыклы булмый. Казан губернасының 40 проценттан артык чәчү мәйданы казна, монастырьлар, помещиклар кулында булып, бары тик 60 процентлабы гына крестьяннар файдалануында исәпләнә.
Владимир Ильич үзенең җәйге айларын һәм беренче сөргенлекне уздырган Кокушкино авылы иң ярлы авылларның берсе санала.

Владимир Ильич бу авылда 1887 нче елның декабреннан 1889 нчы елның көзенә кадәр була.

Кокушкино авылының крестьяннары безнең авылда Ленин үзе торды дип бик хаклы рәвештә горурланалар.

Алар 1923 нче елны үзләренең электәге авылдашлары (Ульяновка) хат яздылар. Анда алар бергәләп уйналган уеннарны, урманда кунуларны искә алалар.
Ул хатта — безнең кадерле иптәшебез, Владимир Ильич, иң элек без сиңа, синең белән бергә кузна уйнаган, кичләрендә урманда ат саклаган, сине яхшы белүче һәм хәтерләүче авыл картларыннан сәламнәребезне җибәрәбез — диелә. — Ул көннәрдән бирле күп вакытлар үтте.

1917 нче елның октябрендә без, Советлар властеның беренче чакыруы белән, безнең алпавытларның барсының да җилкә тамырларына суктык. Шулар белән бер рәттән безнең авыл кулагы Николай Фадеевка да...

1918 нче елны барыбыз да бер булып Кызыл Армиягә киттек һәм Советлар Россиясен аңа ташланган дошманнардан — алпавытлардан, генераллардан һәм капиталистлардан сакладык. Соңрак безнең өлкәләрдә икмәк уңмау һәм ачлык башланды...

Хәзер бездә ике авырлык бар: атларыбыз юк һәм авылыбызда мәктәп юк. Без Советлар властеның атсызларга бурычка ат бирүен беләбез. Шуңа күрә без синнән, авылдашыбыздан, безгә атсызларга аталып бирүдә, Советлар хөкүмәтеннән бурыч алып бирүдә ярдәм итүегезне сорыйбыз. Атлардан башка кулсыз эшчеләр кебек без: хәзер җир бар, эшләр өчен берни дә юк.

Хат ахырында синнән үзеңнең сәламәтлегеңне саклавыңны сорыйбыз, чөнки сип безнең бөтен Россиягә бердәнбер кешебез. Мәктәп салынгач сине үзебезгә, иске вакытларны искә төшерү өчен кунакка чакырабыз.
 ВКП(б) ныц Татобком архивы № 386 нчы эш. 1923 ел.

 

Ленин 1883 нчы елны и маенда Самар губернасына китеп, икенче тапкыр үзен кулга алдырудан, беренчесенә караганда житдперәк нәтиҗәләр белән тәмамлануы мөмкин булган бу бәхетсезлектәп котылып кала.

Хәзерге көндә Кокушкино авылы синең исем белән атала, иптәш Ленин. Хәзергә сау бул.
Туганнар сәламе белән:
Ленино (Кокушкино) авылы җәмәгате.

Казанның яр башына утырган (хәзерге Ленин) урамында ике катлы агач йорт бар, Владимир Ильич Кокушкинога сөргенгә җибәрелгән җиреннән шул йортка кайта. Ул бу йортның аскы катындагы бер тәрәзәле аерым ишекле бүлмәне сайлап ала.
Гадилекне һәм тыйнаклыкны яратучан Ульяновлар, квартираларын җиһазлауда да гади иделәр.

Власть Ленинга Кокушкинодан Казанга кайтырга рөхсәт бирсә дә аны университетка кертмәде. Яшерен полициянең күзәтүләре буенча ясалган донесенияләрдә Ленин турында билгесез эшләр белән шөгыльләнүче дип язылган.

Патша чиновниклары һәм шымчылары, әлбәттә, андый яшь егетнең үзенә чын мәгънәсендә кирәкле эшләр тапкан булуына төшенә алмадылар.

Анда белемгә сусау һәм фәннең бөтен төрләре белән гадәттән тыш Кызыксыну бар иде. Ул Дарвинны, Беклене, Спенсерны, Тэнны, Рикардоны, Фишеряы һәм башка акыл ияләренең әсәрләрен өйрәнә иде. Ул бигрәк тә Марксны һәм Энгельсны җентекләп өйрәнә. Аларның тәрҗемәләрен уку белән генә канәгатьләнмичә төп телендә өйрәнә, шулар арасында Марксның төп хезмәте булган Капиталны укый.

Владимир Ильич сөргеннән Казанга кайтуы белән бөтен яшьлек дәртен революцион эшне җанландыруга багышлый, П. Е. Федосеев тарафыннан оештырылган марксистик түгәрәкләрдә катнашучылар арасында элемтә урнаштыра һәм үзе дә шул түгәрәкләрнең берсенә член булып керә.

Казанда яшәгәндә яшь Ленин, нык һәм ышанычлы марксист булып житешә, ул самодержавия белән көрәш аркылы беренче революцион чыныгу ала, оештыру эшендә зур тәҗрибәләргә ирешә, конспирация тәҗрибәсе аца Самарага килү белән, Самара түгәрәген яхшы итеп оештырырга мөмкинлек бирә,

Казандагы Ленин һәм Федосеевларның марксистик түгәрәкләрендәге эшнең төп юнәлеше, марксистик әдәбиятны бөтен тирәнлеге белән өйрәнүгә корылган була. Түгәрәк членнары Марксның Капиталын, Энгельсның Семьяда һәм дәүләттә шәхси милекнең тууын, Плехановның Бездәге каршылыклы фикерләрен һәм башкаларны укыйлар. Идән асты типографиясе оештыру һәм анда марксистик әдәбият басып таратуга да көч салып карыйлар.

Узган гасырның сиксәненче ел ахырларындагы, жандармнарны тынычсызлаган Казандагы җанлы революцион хәрәкәт, В. И. Ленин һәм Н. Е. Федосеевның революцион хезмәтләре белән бәйләнешле хәл булып тора. Идел буе өлкәләре Ленин һәм Федосеев аркасында Россиядә марксизмны таратуда иң беренче районнарның берсе булып калды.

Ленинның һәм Федосеевның Казанда төзгән марксистик түгәрәкләре, марксизмны өйрәнүдә җитди бер адым булу белән бергә, үзәкләшкән һәм күп кенә тармаклары булган оешма төзү буенча да зур гына эш үткәрделәр. Аларда яшеренеп эшләү методы яхшы куелган була һәм алар аша народникларга көчле генә ударлар ясала. Түгәрәктә катнашучылар членлык взносы түләп киләләр. Ләкин бу эш 1889 нчы елда әлеге түгәрәкнең бөтен членнарын кулга алу белән өзелеп кала*. . .

Бу чордагы марксистик түгәрәкләрнең әһәмияте шунда ки, алар, Россиядә беренче буларак, үзләренең марксизм ягында булганлыкларын белдереп чыктылар, народниклык белән көрәшкә башлангыч ташны салдылар һәм эшчеләр хәрәкәтенә таба беренче адымнарны ясадылар.

Казанда торган чорында В. И. Ленин — һәрвакыт шат күңелле, кайнап торган энергия белән Тулышып яшәүче бу яшь кеше — гаять дәрәҗәдә күп эшли. Шуның белән бергә ул үзенең ял сәгатьләрен дә акыллы итеп оештыра белә — театрга йөри, музыка тыңларга ярата, кайчакларда шахмат клубында булгалый.

Дмитрий Ильич Ульянов 1941 нче елның 21нче январенда чыккан Правдада түбәндәгеләрне яза:

1888 нче елның кышында мин, Владимир Ильич белән, Казанда операда булдым. Безнен; урыннарыбыз кайдадыр — югарыда, галеркада иде. Бу кич минем хәтеремдә гаять ачык булып сакланып калган. Театрдан чыккач җәяүләп өйгә кайтуыбызны да, кайткач ипи белән сөт ашап тамак ялгавыбызны да — барсын да хәтерлим. Володя әле генә тыңлап кайткан музыканың тәэ-сиреннән арына алмыйча йөрде һәм, башкалар йоклап беткән булганлыктан, авыз эченнән әкрен генә шыңшып, үзенә ошаган арияләрне көйләп утырды. Абый чынлап та бик күтәренке рухлы иде — полиция күзәтүе астында караңгы авылда яткан җирдән кинәт операга килеп төшкәч шулай булмый мөмкинме соң...

1888—1889 нчы елда Владимир Ильич, Ольга Ильиничнаның рояльдә уйнавына кушылып еш кына җырлаштыргалый торган иде.

Алар, икәү бергә кушылып, Языковның Йөзүче һәм Безнең диңгездә кем дә юк дигән җырларын башкара торганнар иде.

... Владимир Ильичның җырында кайгы, хәсрәт моңы булганны мин хәтерләмим, аның тавышында һәрвакыт батырлык, чаялык, күтәренкелек һәм чакыру ноткалары яңгырый торган иде.

Шулай ук ул Фауст операсыннан Валентин ариясен дә җырлый иде. Бу ариянең бер урыны аның башкаруында аеруча яхшы, матур чыга торган иде, чөнки ул бу урынга үзенең сугышчан рухын салмыйча кала алмый иде.

Шунлыктан әгәр мин Гуно музыкасын тыңлый башладыммы, миңа һәрвакыт еракта калган узган көннәрем хәтерләнә һәм мин Владимир Ильичның шушы арияне җырлавын ишеткән төсле булам...

Үзен яшь чагыннан ук революцион көрәшкә багышлаган Ленинның бөек образы барлык совет кешеләрен ничек көрәшергә һәм ничек җиңәргә өйрәтүче һәм шуңа илһамландыручы үрнәк булып тора.

Без Ленин йөзендә аның бөтен рухани барлыгын—бала чагында да яшь чагында да өлгереп җиткәч тә анда һәрвакыт тулы булган рухани бөтенлеген яратабыз. Ленин безнең өчен иде ул.

Ленин төсле, Сталин төсле булырга — барлык совет кешеләре менә шул турыда уйлыйлар, бөтен яшь буын шуңа омтыла.

Лениннан һәм Сталиннан кешеләр мәңге туктамыйча иңяхшы сыйфатларны — халык дошманнары белән көрәштә кыю һәм куркусыз булырга, гадилеккә һәм самимилек-кә, хезмәт сөючәнлеккә һәм шат күңеллелеккә, халыкны яратуга һәм хыянәтсезлеккә, барлык көчне халык тормышы һәм бәхете өчен, коммунизм өчен бирергә хәзер торырга өйрәнерләр.

Татарстанның хезмәт ияләре Ленин торган, йөргән урыннарны изге бер хис белән саклап тоталар. Казанда төзелгән музей-өйләрдә һәм шулай ук элекке Кокушкино авылында Ленинның көнкүреш ягы яктыртыла һәм аның революцион эшчәнлегенең башлангыч чоры күрсәтелә. Музейга килгән кеше һәрбер нәрсәне тирән игътибар һәм хөрмәт белән карап үтә: монда бит иң якын, иң кадерле кеше — даһи, юлбашчы Владимир Ильич Ленин торган.

Фронттан бнк аз гына вакытка Казанга кайткан җиремдә беренче эшем итеп Владимир Ильич Ленин музеенда булуны куйдым. Биредә фронтовик, фашист хәшәрәтләр белән көрәшү өчен үзенә яңа чыныгулар таба — майор Мурицкий үзенең музей-йорттан алган тәэсирен әнә шул юллар белән башлап китә.

Элек коточыргыч азап һәм кимсетүләр яшәгән җирдә, элек бурлаклар җыры белән иңрәп торган Идел буенда — хәзер куәтле завод-фабрикалар эшләп утыралар, бакчалар һәм иген басулары җимешләр һәм бодайлар җитештерәләр һәм Идел буеның ирекле, бәхетле кешеләре тарихта беренче буларак үзләренә һәм совет дәүләтенә дип эшлиләр. Идел өстендә хәзер яңа һәм шатлыклы җыр яңгырый — бу җыр туган илгә булган мәхәббәт турында, яңа тормыш турында, халык геройлары, халыкның сөекле юлбашчылары Ленин, Сталин турында.

Немец-фашист варварларына каршы сугышта Казан һәм Татарстан фронтны тәэмин итеп торучы куәтле арсенал булдылар. Безнең кшг һәм ирекле Туган илебезнең намусын, иреклелеген һәм бәйсезлеген саклау көрәшендә Татарстанның хезмәт ияләре, барлык совет халыклары белән берлектә, тарихта мисале күрелмәгән гайрәтлелек, ныклык, чыдамлык һәм каһарманлык күрсәттеләр һәм күрсәтеп киләләр.

Советлар Союзының һәм Кызыл Армиянең сәләтле һәм бөтен нәрсәне җиңүчән көче — аларны җитәкләп алып бара торган большевиклар партиясендә, Ленинның эшен дәвам иттерүче Сталинда.