КӨЗ КӨНЕНДӘГЕ ЯЗГЫ ТАШКЫННАР
МОСТАФА НОГМАН
Көн шундый тын.
Кояш нурын сибә,
Ул көз икәнлеген оныткан,
Күк зәп-зәңгәр, күрсәң сокланырсың
Әсәр дә юк анда болыттан.
Җәен үсәр зәңгәр чәчәкләрнең
Җырын ишетәм инде, яз килер,
Карлар эрер, бозлар китәрләр,
Тау битләре ачылыр, безнең кырда
Зәңгәр гөлләр күкрәп үсәрләр.
Тырышып-тырышып әле болыннарда
Үсеп яткан була үләннәр,
Зәһәр кырау төшеп әрнетсә дә
Яшергәли җәйге келәмнәр.
Бит октябрь инде безнең тышта,
Ә көн һаман әле балкыган,
Җир түшәлгән йомшак юрган белән,
Җир бизәлгән сары алтыннан.
Шат яфраклар җәен агачларның
Күрке иде. Инде көз килгәч —
Коелганнар. Ләкин үкенмиләр
Хәзер менә җирне бизәгәч.
Бакчада бер хәлсез генә чәчәк
Боегып тора, җуйган иркәсен.
Әлегә тикле ничек сау кала алдың?
Бәгърем, сиңа күзем тимәсен.
Мин урманда йөрим, үзем болай
Белмәмешкә түнеп берни дә,
Тик алдыма гына карап барам
Күрмим, имеш, анда кемне дә.
Чү, ни күрәм, әнә каен кызы
Мәхәббәтен сөйли усакка:
—Бер-береңне өзелеп сөешмәгәч,
Ни кызык бар инде бу чакта.
Кара әле, зифа нарат егете
Чибәр чыршы кызын биленнән —
Элдергән дә, аның кайнар ирнен
Үбеп алыр өчен иелгән.
Бар җир кайный язгы шатлык белән
Бөтен илем нурдан алынган,
Кешеләр генә түгел, табигать тә
Язгы хисләр белән кабынган.
һәрбер сызылып аткан таңның җиле
Шатлык хәбәрләрен китерә,
Һәр бирелгән салют җитмеш яшьлек
Бабайларны егет иттерә.
Табигатьтә әллә сизә микән
Аяз көннәр безгә кирәген,
Яу ябырылып алга ургылганда
Кояшлы көз әйбәт икәнен.
Кайнап бара илдә җиңү язы,
Кайтырбыз без, беләм, тиз көйдә,
Ил арыныр эт—килмешәкләрдән,
Халкым яшәр тагын иркендә.
Урак беткәч, төркем-төркем булып,
Уракчылар кырдан кайткан күк,
Һәр йөрәктә көз байлыгы белән
Шатлык таңы балкып аткай күк,
Нишләгәнен белмәс солдат “мескен”
Шатлык сибелер арган йөзенә,
Кайтып килер алар шыбырдашып,
Ата-бабал арның нигезенә.
Кочар аны туган-тумачасы
Татлы яшен тамызып шатлыктан,
— “Хәлең пичек?” — “әйбәт” — “кара әле,
Элгәредәй әзрәк ябыккан”.
Йөгерешеп килер яшь-җилбәзәк,
Салмак кына атлап картлар да,
(Балалары булса, ирек бирмәс,
Итәгенә тагылып, атларга), —
“Кайдан кайттың Әхмәт?” —
“Германиядән" —
“Сөйлә анда ничек сугыштың?”
—“Әй, борчыма инде аны, Мәрьям,
Бер тынычлап ашка утырсын”.
Китереп куяр әние ашъяулыкка
Саклап тоткан маен базында,
Һәм казанга салыр, улы әчеп
Тозлап куйган симез казын да.
Мәҗлес җыелыр аның хөрмәтенә
Күтәрерләр тустаганны да,
Типтерерләр җирне дер селкетеп
Көттермичә кыстаганны да.
Әйттермәсен ник соң батыр егет
Шундый ямьле бәйрәм кичендә,
Даулап алды ич ул иркенлекне
Кайнап торган утның эчендә.
Һәрбер сызылып аткан таңның җиле
Шатлык хәбәрләрен китерә,
Һәр бирелгән салют җитмеш яшьлек
Бабайларны егет иттерә.
Бәйге өчен чапкан йөгерек аттай
Ил йөрәге бүген ашкына,
Ул талпына сыяр җир тапмыйча
Көзен туган язгы ташкынга,
Дулкынланып җиңү дәрте белән
Бар җир гөрли кайнар ташкында.
Октябрь 1913.