БЕЗ - СТАЛИНГРАДЧЫЛАР
(нәсер)
Сталинград! Никадәр шәфкать, мәрхәмәт, никадәр батырлык һәм горурлык бар бу сүздә.
Сталин шәһәре! Сине мин синең өчен барган каты сугышлар көнендә, син немецлар тарафыннан тупка тотылган, бомбалар астында калдырылган һәм яндырылган хәсрәтле көннәрдә күрдем. Ләкин син, Сталинград, безнең көч-куәтебезне якты чагылдыргандай, бирешмәдең... һәм син, батыр шәһәр, җиңеп чыктың!
Айлар, еллар үтәрләр, гасырлар узар, әмма синең даның һәрвакыт яңгырап торыр. Синең өчен барган сугышларның бөеклеген халык мәңге истә тотар. Сине саклап калу өчен утка-суга кергән совет баһадирларының исемнәрен кешеләр, изге исемнәргә хисаплап, мактап телгә алырлар. Алар турында, үзләрен һәм үз коралларын данга бизәгән батырлар турында, җырлар, дастаннар төзәрләр.
Диңгездәй киң Дон даласы да, немец солдатларының үле гәүдәләре тулып яткан чокырлар да, Гумрак хәрабалары да, дошманны буарга торган синең урамнарың да, комга борыннарын тыккан балалар да, чал Идел дә синең өчен, Сталинград, гвардеецларның ничек сугышуларын һәм җиңеп чыгуларын күрделәр.
Без — руслар, украинлылар, татарлар, белоруслар — корыч таулар тезмәсе булып сине якларга килдек.
Менә сине яклаучы рус солдатларының берсе. Ул —- подполковник Михайлов.
Кутузовтай тыныч ул, Чапаевтай кызу ул.
Хәзер дә хәтеремдә: дошман ядрәсе аны имгәткән иде. Ләкин ул сугыш мәйданын ташламады. Мамай Курганы өстендә, мәңгелек имәндәй, нык басып торды. Аның кулында бинокль иде. Ул кулын күтәреп ишарә ясады, Һавага янып очкан дәһшәтле яцрәләр күтәрелделәр. Куркуыннан нишләргә белмәгән фельдмаршал Паульс шунда ук әсир булырга карар итте.
Горур капитан Шевцовны күр син, Сталинград! Аңа 27 яшь. Ләкин ул үз яшенә караганда картырак күренә. Сугыш картайткан аны. Ул үзенең туган илен, кадерле украинасын ярата иде. Ул, шагыйрь Шевченко йөргән җирләрдә, кәеф-сафа корып, моңланып йөрүдән ләззәт таба иде. Ул карт Киевның яңартылган урамнарына соклана иде. Ул Харьковта укыды, гали белемле булды, һәм үзенең кайнар иҗат көчен Украинага бирергә хыял корган иде. Явыз Гитлер килде һәм аның планнарын җимерде.
Шевцовның сөекле хатыны бар иде. Аны немецлар үтерделәр.
Инженер Шевцовның маңгаен җыерчыклар капладылар.
Кемгә хәзер ул мәхәббәт тулы җылы хатлар язар? Кем турында хәзер ул кышкы көннәрдә уйланып утырыр?
Инженер Шевцов сугышка китте һәм синең өчен көрәшергә дип сиңа килде, Сталинград. Аның батырлыгын күреп, аның ялкынлы сүзен ишетеп, пулеметчы Демченко дүрт йөз гитлерчының башына җитте.
Сталинград, син үзең күрдең, сугышуы җиңел булмады безгә. Ләкин син, безгә дәрт, көч бирүченең исеме белән аталасың.
Сталин!
Авыр минутларыбызда без шушы шифалы сүзне әйтеп рухлана идек. Бу сүзне әйткәннән соң без үзебезне үлмәс кешеләрдәй батыр хис кыла идек.
Сержант Воронов 20 кат яраланды. Аны госпитальгә алып китәргә куштылар. Ул моңа буйсынмады... Аның бер кулы и.сән иде әле, аның күзләре дошманны күрә алырлык хәлдә иделәр әле, һәм ул синең өч°н көрәш алып баруын дәвам итте.
Синең өчен сугышучы баһадирларның исемнәрен йолдызлар белән күккә язып булсачы!
Без бары тик бер генә сүзгә — “алга!” сүзенә генә өйрәндек. Без үлемгә, һәлакәткә бардык, ләкин, үлемне җиңеп, исән калдык.
Дошман ядрәсе Любабинның ике аягын өзде. Ләкин ул ут яудыруын туктатмады— яраланган хәлдә, немецларның дүрт машинасын атып яндырды.
Ә күпме алар — үлмәс батырлар. Син, син, Сталинград, аларны мәңге үлмәс иттең!
Ерак казах сахраларыннан сиңа ике туган— Габдерәсул һәм Нурсаб Таксыбаевлар килделәр, һөҗүмгә барыр алдыннан алар кочаклашып үбештеләр, кар төсле аппак киемнәр киделәр һәм алга ыргылдылар. Алар шундый кызу күчеп йөрделәр, дошман дзотларына шундый кыю бәреп керделәр ки, алар немецларга икәү түгел, ике дистә булып күренделәр.
Татар мәргәне Хисмәтуллинның оста атуын син күрдең. Бер көн эчендә ул 26 фашистны Берлинга кайтмаслык итте. Ә мондый көннәр аның сугыш гомерендә аз булмады.
Синең капкаң янында барган сугышларны, Сталинград, мәңге онытасым юк. Яраланган майор Бутузовның култык таякларына таянып сугышка керүен нинди сүзләр белән сөйләп бирим!
10 нчы январь көне нинди гүзәл иде. Алтын нурлар сибеп кояш чыкты. Командирлар сәгатьләренә карадылар һәм түземсезләнеп көттеләр.
8 сәгать 5 минут.
Еракка атучы туплар тавышы яңгырады. “Менә шәп, менә шәп” дип җырлагандай “Катюшалар” һавага күтәрелделәр... Һәм, утлы тасмалар ясап, биергә керештеләр. О-о-о-у дип сугыш концертына “Иван Грозныйлар” кушылдылар.
Җир, зилзиләгә ошап, чайкалып китте.
Генерал-полковник Рокоссовский һәм артиллерия маршалы Вороновның күптән инде елмайганнары юк иде. Хәзер исә:
— Менә бу ут ичмаса! — дип рәхәтләнеп елмайдылар алар.
Барысын вата, барысын җимерә торган шушындый уттан соң безнең солдатлар, нәмаешка баргандай, байраклар күтәреп атакага киттеләр.
Кадерле Сталинград! Син безнең шатлыгыбызны уртаклаштың. 10 нчы январь көнне төнлә белән без Сталиннан котлау алдык. Яхшы эшебез өчен ул безгә рәхмәт белдерде.
Сталинград! Без сиңа, гөнаһсыз балалардай, мунча кереп, иң чиста киемнәребезне киеп килдек.
Исмәгыйль Мамаевның шатлыклы йөзе әле дә хәтердә. Ул, партия комиссия утырышы барган блиндаждан чыгын килә иде...
— Ни булды сезгә, иптәш лейтенант? Бүләк алдыгызмы әллә? — дип сорауга, ул:
— Әйе, бүләк... бүләкнең дә ииндиен... партия билеты алдым мин. Сталин шәһәренә коммунист булып барам, — дип җавап кайтарды.
Сталинград!
Әле кичә генә син ут эчендә, фронт уртасындагы шәһәр идең. Хәзер син еракта, тылда калдың. Эш-хезмәт көннәрең башлана синең. Хәрабалар эченнән син яктыга күтәреләсең, язны каршылыйсың. Инде озакламас, синең изге яраларың төзәлерләр. Син тагы да матуррак, тагы да гүзәлрәк булып үсәрсең.
Хуш, сау бул, Сталинград! Безне яңа сугышлар көтә. Фашистлар тырнагы астында сыкрап яткан калалар һәм авыллар көтәләр. Азатлык кояшы алып барыйк без аларга. Ләкин без һәр җирдә һәм һәрвакыт сине истә тотарбыз.
Әгәр дә кем дә булса
— Сез кем? — дип сораса:
— Без—Сталинградчылар! — дип горур җавап кайтарырбыз.
Хәрәкәттәге Армия.