Логотип Казан Утлары
Әсәрдән өзек

ЯШЬЛӘР БАТАЛЬОНЫНДА

(Яр буендагы учаклар исемле повестьтан)

Отрядның комиссары итеп теге бөдрә чәчлене билгеләгәннәр. Ул үзе Москвадан килгән икән. Фамилиясе— Петров. Москвада вакытта аны кайберәүләр Пулемет, кайберәүләр Профессор дип йөрткәннәр. Кылыерак күзле, ач яңаклы, ямьсезрәк килбәтле, ләкин гаҗәеп саф йөрәкле бу егетне кайда гына барса да ачык йөз белән каршы алалар. Тимербай да аңа бердән ияләште. Шәһәргә килеп, байтак кына хәлләр белән танышкан Тимербай өчен, бөдрә чәчле бу егет һичбер кемгә алышмаслык иптәш булып күренде. Петровның һәрбер сүзе яртылаш үгет, яртылаш боерык булып чыга. Бүген дә ул отрядны казармага урнаштыру алдыннан шулаерак сөйләде: — Беләсезме, егетләр. Безнең юлыбыз башта уйлаганча җиңел булып чыкмады. Безнең барасы юлыбыз хәзер уртадан өзелгән. Артка чигәргә шулай ук мөмкин түгел. Артта да, алда да аклар.

Монда кайсы берәүләр шәһәрдә калып яшертен эш алып барырга кирәк, диләр. Яшертен эш алып баручылар бездән башка да табылыр. Кичә мин губком белән бу турыда сөйләштем инде. Анда безнең отрядны мөмкин хәтле тизрәк мылтык тотарга, төз атарга өйрәтеп, Стенька Разин полыгына кушарга әйттеләр. Стенька Разин полыгы моннан йөз сиксән чакрымлык урында яна төзелеп ята. Безне аңар Эшче яшьләр батальоны исеме белән беркетәләр. Губисполком безгә Беднота буксирын бирә. Аңар сыймасак, кечкенәрәк бер баржа тагарбыз. Хәзер инде безгә иптәш Тарасовтан аклар белән ничек сугышырга икәнлеген генә өйрәнәсе кала. Иптәш Тарасовны сез рәтләп танымый торгансыздыр әле. Ул былтыр гына фронттан кайткан большевик. Ул бүген комендантский командасын берәүгә тапшыра да, кич белән безнең янга килер. Хәзергә әйдәгез казармага. Алтышар кешеле рәтләргә тезелеп, шагом марш. Губернатор сараена чатлаш йортны яшьләр батальонының казармасы ясадылар. Йортта карт бер швейцардан башка берәү дә калмаган. Сакалын, Австрия императоры кебек ике якка аерып, ияк турысын ачык калдырып үстергән бу көяз швейцар чамадан тыш кире карт булып чыкты. Чуар киемле колонналар тимер рәшәткәле капка төбенә килеп туктагач та, иң элек швейцарның чытык йөзе күренде. Ул, дары склады янында торучы сакчы кебек аллы-артлы йөренгәләп бер өзлексез тамак кыра. Петров отрядын туктатты да аңар капканы ачарга кушты:

— Ну-ка, товарищ, безне кертеп җибәр әле.

— Ничек инде ул бухта-барахта кертеп җибәрергә?.. Барин миңа берәүне дә якын җибәрмәскә кушты.

— Бариның кая?

— Ансын белмим. Бәлки дачада, бәлки Сызранда... Ул әйтмичә берәүне дә җибәрә алмыйм. Миңа андый распоряжение бирелмәгән.

— Сугыш вакытында нинди распоряжение кирәк тагын? Әйдә, озак тәкелдәп торма, ачкычларыңны чыгар.

Ачкычлар миндә түгел. Баринның киявендә.

— Кияве кайда?

— Сезнекеләрдә эшли. Сембер пристаньнарының начальнигы булып. Бәлки ишеткәнсездер — Григорий Ефремычны.

— Ишеткәнебез юк. Ачкычсыз да керә алырбыз. Шулай бит, егетләр?

— Дөрес!

— Ул картлачның кендеге баринына ябышып үскәндер ахыры. Кисәргә кирәк булыр.

— Правильно. Кисәргә тек кисәргә. Сүзнең зурга китәсен сизде бугай, карт швейцар бераз йомшара төште. Неры сакалының ике очы да нык кына селкенә башлады.

— Юк бит, господа... извиняюсь, товаришлар.

— Әйдә, әйдә сөйләшмә. Без сиңа товарищ та түгел, господа да түгел. Ач капкаңны! Карт теләр-теләмәс капкага юнәлде. Куркудан калтыранган бармаклар тиз генә капка бигенә тотына алмадылар. Петров, эре генә адымнар белән капкага барып, ике ягын да киң итеп ачып җибәрде.

— Безнең каршыла ачылмый торган бер генә капка да булырга тиеш түгел. Иорт эчендәге бернәрсәгә дә тимәгез. Һәрбер әйбер үз урынында торсын. Почмакларына бронза сыннар куелган ак йортка яшьлек шау-шуы урнашты. Әлегә хәтле исрекләр җыры белән пианино тавышлары гына ишетелгән бүлмәләрдә гармонь, балалайка моңы яңгырады. Симез аргамакларны гына күргән ишек алдына да ике тәгәрмәчле поход кухнясын сөйрәп арык кына ат керде. Кичкә таба төрле системадагы мылтыклар, җиз һәм алюмин котелоклар, гимнастеркалар, ботинкалар төягән арбалар килеп туктады. Алдынгы арбага очлары түбән карап үскән озын мыеклы, яшькелт күзле, соры каракульгә ошатып үргән малахайлы, тузган френчлы берәү утырган. Мрамор баскыч төбендә җиңнәрен сызганып бәрәңге арчучы Орлова аны күрү белән үк эшен ташлады.

— Товарищ Тарасов. Балконда уйнаган балалайка бердән тынды. Андагылар пожар вакытындагы тизлек белән түбән төштеләр.

— Тарасов. Тарасов.

— Үзе килде... Үзе... Яшьләр, үзләренең батальон командирын иптәшләрчә олылап, Тарасовның кулын авырттырганчы кыстылар. Тарасов та бик күбесенең исем, фамилияләре белән танышты һәм отрядта дүрт татар, бер украинец, тагын кемнәрнеңдер барлыгын белеп, ягымлы гына елмайды:

— Безнең отряд чынлап та интернациональный икән. Җитмәсә хатын-кызлардан да берәү бар. Болай булгач, дуслар, үлгәнче яшәргә мөмкин. Сезгә бүген консерва бирделәрме әле?... Бирмәделәр?... Хәзер бирдерермен. Венеция бакчасында стройга өйрәнеп, кичләрен зур залда шау-шу килеп, ике көннең узуы сизелми дә калды. Өч көн үткәннән соң кич белән, Тарасов бөтен отрядны балавызланган идәнле озын коридорга тезде.

— Менә нәрсә, дуслар. Мин иртәгә кузгалып китү турында боерык алдым. Иптәш Петров белән бергәләп, юл планын төзеп бетердек. Хәзер һәркем үзенең бурычын тыңласын: Пароходның капитаны — Михач. Яралыларга ярдәм күрсәтүче — Орлова. Ә син, Тимур, отрядның музыкантлары белән бергә булырсың. Иптәш Михач! Ике адым алга.

Озын буйлы украинец, итек үкчәләрен берсен-берсенә бәреп, етрой алдына чыкты. Тарасов, аның гимнастерка төймәсен бөтерә - бөтерә, хәзер үк пристаньга төшәргә, пароходны әзерләп куярга кушты. Ул киткәч, тагын команда яңгырады:

— Иптәш Орлова! Сез хәзер менә бу записка белән саулыкны саклау бүлегенә барып дарулар алыгыз. Орлованың сипкелле бите өстеннән шатлык билгесе йөгерде. Әйтерсең лә, аны зур магазинга конфет алып кайтырга җибәрәләр. Шундый шат, шундый шаян ул хәзер. Ни әйтсәң дә, баш өсте дип кенә тора. Ул ишектән чыгып китүгә, Тарасов, башкаларны да шулай үз янына чакырып, төрле бурычлар йөкләде һәм иң актыктан тагын берәүне чакырды:

— Иптәш Жагфаров. Ике адым алга. Тимербай үзенең стройга күнекмәгән аякларын берсен-берсенә бәр- мәкче иде дә, бик көлке чыкты. Стройдагылар бөтен казарма эчен күтәреп пырхылдадылар. Тарасов елмайды.

— Син менә нәрсә. Яларның көлүенә карама, һәрбер кешегә иптәш итеп карарга күнеккәч, алар көлмәсләр. Хәзер син миңа әйт әле, нинди маршлар уйный беләсең?

— Берниндиен дә белмим.

— Менә син аның белән сөйләш, Гармоньны син тартма итеп кенә йөртми торгансыңдыр ич?

— Разьве, гармоньны алай ярый... Менә мин үзем белгәннәрне уйнап күрсәтим. Ошамаса, башка көйләрне уйнарга өйрәтерсез. Кичке эңгер күләгәсе белән караңгыланган йорт эче бердән тынлыкка чумды. Тарасов стройдагыларга уң кулы белән генә ымлап иркен торырга рөхсәт бирде. Тимербай кровать өстендәге тальян гармонен күтәреп китерде дә, Волга ягына караган тәрәзә төбенә урнашып, уйнарга тотынды. Яннан тымызык кына дулкынланып, авыл белән саубуллашкандагы көй яңгырады. Әйтерсең лә, күз алдында Соры елгасы тора. Әйтерсең лә, бүрәнә башы белән яр кырыйларын ишеп саллар агалар, дулкыннарга канатларын тидермичә генә борыннарын гына чылатып акчарлаклар очалар, әйтерсең лә иртәнге тынлыкта, су өстендәге кояш шәүләсендә чабаклар сикерәләр. Көй — пристаньнардан яулык селкеп калучы кызлар кебек, яшьлек өннәре белән яңгырый; таң җиленә селкенгән арыш башаклары төсле шаулый; таллыклар өстендә иркенләп очкан тургай төсле җырлый; Идел төнен тетрәткән гудок кебек дуылдый. Шушындый күп тавышлы көйнең бер өлеше уйналгач, Тимербай туктарга уйлаган иде дә, Петров өздермәде:

— Уйна, Тимур. Иң кимендә ун тапкыр уйна. Бу көй минем күз алдыма яшьлегемне китереп бастырды. Беренче тапкыр гына ишетсәм дә, аның кайсыдыр урыннарын безнең яктагы моңнарга ошатам. Бу көйне сезнеңчә ничек диләр?

 — Ансын ачык хәтерләмим. Үзем урман кызы дип атадым.

— Романтичныйрак исем икән. Ләкин матур исем... Лесная девушкадиген, ә. Шәп шул. Безнең дәртебезне күтәрерлек, походларда арганлыгыбызны оныттырырлык булгач бик ярый инде. Безгә әле ай- яй күп йөрергә, Россиянең бер башыннан икенче башына хәтле ярып чыгарга туры килер. Уйна, давай, уйна!..

1925.