ТУГАН ҖИР ТУРЫНДА УЙЛАР
Килгән юлым белән кайтып барам Бу юл миңа шундый сөйкемле. Урманында ялгыз пычкы тотып -Әти басып торган шикелле. Бу ак каен миңа апа тиеш, йомшак тоела миңа бу җилләр, Бу карт имән минем бабай була, Сеңелкәшләр минем бу гөлләр. Туган илне Шулай сөям мин, Туфрагына Башым иям мин. Бар иде сер юкә бу урманда, Оныта алмам аны ничек тә, Өстендәге актык бишмәтен ул Салып биргән миңа бишеккә. Бу карама төбенә әти килеп Карап торган имеш шикләнеп, .Тик карама аны читләтмәгән — ?Лә, балаңа дигән сиртмәлек. Туган илне Шулай сөям мин, Туфрагына Башым иям мин. Сөйми мөмкин түгел туган җирне Моннан үткән гомер юлларым, Чылтырап аккан чишмә суы белән Бергә аккан сабый уйларым. Шушы кырдан чыккан алсу янып Беренче кат күргән кояшым,' Беренче кат тәпи баскан җирне Онытып булмый икән, чордашым. Туган илне Шулай сөям мин, Туфрагына Башым иям мин. Ул булмаса миңа мылтык нигә? Ул булмаса нигә бу туплар? Көне-төне минем йөрәгемдә Ни өчен соң яна бу утлар? Сөюем бу минем туган җирем, Шатлыгым ул минем, кайгым ул, Туган җирем минем яшәвем ул, Кояшым ул, минем аем ул. Туган илне Шулай сөям мин, Туфрагына Башым иям мин. Бу җир минем, керсез йөзле балам, Бу җир минем, анам күзләре. Шушы җирдә минем сабый чакның Ярылып яткан шаян эзләре. Давылларны үттем синең өчен, Яраларга канга батып мин. Шунда да мин синнән аерылмадым Туфрагыңны кочып яттым мин. Туган илне Шулай сөям мин, Туфрагына Башым иям мин. 1943 ел.