ТАШ КАЛА
Киң Идел өстеннән синең биек гыйбадәтханәләрең, зур-зур таш сарайларың күзгә күренә башлау белән йөрәгем сабырсызланып тибәргә, тоткындагы кош төсле талпынырга башлый. Мин бөтен барлыгын белән йотлыгып, тау башына салынган таш каланы жентекләп карарга керешәм.
Озын-озын манараларың белән, күкләргә сузайган завод-фабрикаларың сиңа ниндидер бер ят төс бирәләр...
Гыйбадәтханәләр, сарайлар, фабрика-заводлар, университетлар һәм зинданнар... Болар — кирпечләр, ташлар, сансыз-хисапсыз ташлар...
Берничә мөрәббәгъ чакырым җир бөтенләй шул ташлар белән капланган. Көннәр, айлар, ничә еллар, күпме гасырлар буенча җыелып килгән ташлар болар. Боларны өяр өчен күпме вакыт, күпме көч, никадәр тир һәм кан түгелгән. Менә бу ак сарай — таш сарайларның миллионнарча кирпечләре мазлум халыкларның канлы тирләренә манчылганнар түгелме соң? Шәһәрне тирәли ураган калга буйлары, күп елларга сузылган дәһшәтле сугышлар аркасында, алсу кызыл каннарга буялмадылармы?
Ханнар, олы князьләрнең таҗ тәхетләрен, мирзалар һәм түрәләрнең титулларын саклау өчен күпме гөнаһсыз халык — эшче халык бу таш диварлар буенда тыпырчынып җан бирмәдеме?! Кайчандыр бер вакытны татар шагыйре Тукайда сиңа ашкынган; сиңа мәфтүн булган,
— Әй Казан, дәртле Казан, нурлы Казан, моңлы Казан! дип сине мактаган иде. Ләкин ак күбәләк, дәртле йөрәк, моңлы шагыйрьнең үпкәләрен шул таш каланың ач микроблары ашап бетермәделәрме? Бәхетсез шагыйрь, көчле шагыйрь синең ташларың уртасында:
“Алмадым үч, бетте көч, сынды кылыч...” дип зарлы көйләп ерлый-ерлый җир астына кермәдеме?!
Мин сиңа ерак илләрдән, караңгы почмаклардан, киң кырлар, куе урманнар кичеп, җәяүләп килдем. Юл ерак иде, аякларым тәмам талды. Үкчәләр кабарды. Мин синең биек пулатларыңа, зиннәтле гыйбадәтханәләреңә, зур кибет ләр, магазинннарыңа кызыгып килмәдем. Шулай ук Печән базарыңны, талчук, Булакларыңны, ыгы-зыгы килеп берсен-берсе алдаша торган непманнарыңны күрергә дә килмәдем. Каршымда аларның кыйммәте бик аз. Төкрәм мин аларга! һәй, карт кала! Син мине салкын каршыладың.
Мин синең урамнарың, тар тыкрыкларың буенча тездән саз ерып, көннәр, атналар буе йөрдем. Сиңа килеп җитәр-җитмәс ачыктым. Салкын юеш подвалларда яшәдем. Әмма тормышның авырлыгына, ачлык-ялангачлыкка карамастан, кәефләр иләп, рухлар күтәренке.
— Соң нәрсәгә килдең монда? — димсең, карт бабай.
— Мин, сукалар, тырмаларымнан аерылып, синең фән йортыңа—рабфагыңа килдем. Мин сиңа белем алырга, яңа юллар, яңа агымнар белән танышырга, күңелгә хәл, җанга азык, чишелмәгән сөальләргә җаваплар эзләргә килдем. Юллар читен һәм ерак, бәлки безне алда тагын да күп авырлыклар көтә торгандыр. Ләкин күңелләрдәге дәрт һәм идеалларга ашкыну, аларга караганда мең өлеш артык. Тәнемдә көч, күкрәгемдә иман, бөек әмәлләргә, ленинизм күпере аркылы коммунизмга атлыгу, тереклеккә һәм якты йолдызларга омтылу сизәм. Менә мин сиңа нинди теләкләр, нинди өметләр белән килдем, таш кала!
1923