Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОВЕТЛАР СОЮЗЫ ГЕРОЕ ГАТАУЛЛА САЛИХОВ

Ул, яңа гына очарга өйрәтелгән беркет кебек, тормыш юлына баскан гына иде әле. Аңа 19 яшь тә тулмаган. Аңа сакал да үсмәгән, мыек та чыкмаган. Әгәр дә сугыш булмйса, ул бүген берәр университет залында белем кояшыннан нур алып, фән бакчасыннан җимеш өзәр иде. Әгәр дә сугыш ялкыннары сезнең җиребезгә кабынмаса, ул бәлки бүген Хива оазисында,

Үргәнеч чәйханасында тыныч кына гәпләшеп, пылау, кавын ашап, ширбәтләр белән чәй эчеп утырган үзбәкләр арасында күңел ачар иде. Әле дары исен иснәп йөри торган чагы түгел ич, алмагачлар яки акацияләр чәчәкләнгән җирдә Иосыф белән Зөләйха кебек, беренче мәхәббәт нурларында дулкынланып һәм иркәләнеп, сөйгән ярының тирән күзләренә карап, аның си- хырле матурлыгы белән сокланып утыра торган чагы. Сугыш булмаса аның урыны Дәрья ташкынының шау-шулырак, самум котырынуыннан гайрәтлерәк утлы өермәләр искән, җирдә, юеш окопларда булмас иде. Матур Идел буйларында айлы кичләрдә көмеш нурларга төренеп, хуш исләрен бөркеп торган чәчәкләр арасында ялкынлы җырлар җырлап йөрер иде ул, әгәр илебез өстеннән сугыш давыллары исмәсә. Ләкин дошман, безнең саф сулы елга кебек, матурланып агып, алга барган тормышыбызны бозды.

Ул безнең халкыбызның тынычлыгын, нәни балаларыбызның алтын бәхетен, егетләребезнең һәм кызларыбызның зәңгәр чәчәк кебек яшьлеген тартып алды. Илебезнең халыклары күтәрелеп чыкты. Мылтык тотарга яраклы кешеләрнең бер генә юллары калды. Менә шушы мокатдәс юл комсомолец Гатаулла Салиховны Орёл һәм Брянск җиренә дошман белән күзгә күз терәп очрашу өчен алып килде. Күкне, болыннар һәм яшел урманнарны төн караңгылыгы каплаган иде. Аппак ромашкалар кебек, көмеш йолдызлар күк йөзендә калкып чыктылар.

Взвод командиры сержант Салиховны үзенә чакырды. Гатаулла төнне ярып, артыннан ялтыравыклы эз калдырып баргаг. пуляларга, аланнарны һәм урманнарны үзенең хиялый нуры белән яктырткан ракеталарга карады. Кичке тынлыкны бозып, пулялар сызгырган, снарядлар шартлаган һәм кайдадыр еракта бомбалар ярылган тавышларга колак салды. Ләкин мондый болытсыз көндә күк күкрәүләр һәм яшеннәрнең яшнәве Салиховка таныш иде инде. Взвод командиры, Салиховның караңгылык каплаган чыраен яхшырак күрергә тырышкан шикелле, текәлеп йөзенә карады:

— Иптәш сержант, сезнең отделениегезгә 240 югарылыгындагы дошман траншеясын басып алу бурычы куела, диде ул. Аннан соң Салиховның отделениесе ротаның уң флангында барырга тиешлеге турын Советлар Союзы Герое Гатаулла Салихов 45 да ла, һөҗүм вакыты иртәнге сәгать дүрткә билгеләнүе турында да взвод командиры бик ачык итеп сөйләде. Таң тынлыгын ярып, беренче артиллерия залплары яңгырады. Агач яфраклары һәм үләннәр көмеш төсле чыкларны шыбырдатып җиргә койдылар.

Иртәнге һаваны күксел төтен һәм соры тузан чолгап алды. Салихов, җәясеннән ычкынып киткән ук кебек, һөҗүмгә ташланды. Үлән арасыннан шуышып барган сугышчыларны төтен һәм тузан эчендә рәтләп күрергә дә мөмкин түгел иде. Тик аларның каскалары гына түнгәк кебек, калкыбрак чак кына күзгә чагылырлык булып, күренеп бардылар. Сугышчыларның башлары өстеннән генә тимер тайфун үтеп китте. Салиховның отделениесенә дошман миномет уты юнәлдерде. Сугышчыларга сикереп, алга хәрәкәт ясарга әмер бирелде. Салихов искиткеч тизлек белән үзенең сугышчыларын куркынычлы урыннан исән-сау алып чыкты. Сугышчылар алга, көрәшкә, җиңүгә омтылдылар. Дошман барлык көче реләң каршылык күрсәтте. Кызыл сугышчыларга каршы ядрәләр яңгыры сиптерде. Баш күтәрергә дә мөмкин түгел иде. Салихов дошманның ут нокталарын бик ныклап тикшерде. Ялга үтү өчен дошманның уң флангтагы пулеметы һәм автоматчиклары ирек бирмәгәнлекләрен тиз генә төшенеп алды. Ул үзенең сугышчыларына күз ташлады. Аларның җитди йөзләре Салиховның йөрәгенә тынычлык Һәм куркусызлык тыны белән өргән төсле тоелды. Аның йөрәгендә гайрәт һәм көч артып киткән төсле булды. Ул, үлем куркынычына карамастан, станоклы пулемет алып, фашистлар позициясенә якын гына барды да, дошманга маршы каты ут ачты. 2-3 минут эчендә немецларның пулеметы юкка чыкты. Ләкин автоматчиклар үзләренең котырынуларын дәвам иттеләр.

Алар пулеметларының стройдан чыгуын күреп, тагы да зәһәрләнделәр, шакал төсле ачуларын кабартып, совет сугышчылары өстенә автоматтан ут Салихоз тыныч кына, кабаланмыйча гына дошман авто- матчикларын санарга тотынды. Озын-озын очередь белән куакларны сыйпап чыкты. Дошман автоматчиклары тындылар. Салихов пулемет расчеты командирына карап,

— Менә, дускай, яхшы кара, ныклап күзәт! Әгәр дә җирдә хәшәрәтләр башларын күтәрсәләр, патронны кызганма, пулялар белән авызларын капла!.. Ә мин тегендә китәм, — диде һәм үзе отделениегә шуышып барды. Шул вакытта уң флангта дошманның икенче пулеметы текелди башлады.

 — Сергеев, винтовканы бир! — диде Салихов. Снайпер винтовкасын алып, Салихов пулеметчикларга каршы ут ачты. Котырынган фашистлар ачык урыннан хәрәкәт итәләр иде. Өч гитлерчыдан торган пулемет расчетын теге дөньяга җибәрү өчен, Салиховка өч патроннан да артык атарга туры килмәде. Ләкин безнең рота алга бара алмады. Тоткарлык артыннан тоткарлык, әле анда, әле монда яңадан яңа ут нокталары туып тордылар. Эшнең алга бармаганлыгы һәркемгә сизелерлек иде. Эшнең иң мөһим, и.ч җитди вакытында рота командиры һәм барлык взвод командирлары стройдан чыктылар. Рота, давыл вакытында рулен югалткан көймә кебек, идарәсен югалтты. Хәл кискенләште. Сугышчылар ни эшләргә белмәү аркасында җиргә яттылар. К ы з ы л  с у г ы ш ч ы л а р н ы ң  а п т ы р а шта калуларыннан файдаланып, немецлар атып сынау эшенә керештеләр. Алар ротаны миномет утына тотарга уйладылар. Ашыгыч чара кирәк иде. Икеләнеп тору — үлем дигән сүз иде. Салихов командирлык вазифасын үз өстенә алды һәм шунда ук ротадагы хәлне комбатка белдерү өчен связной җибәрде, ә үзе ашыгыч рәвештә ротада тәртип урынлаштырды һәм сугышчыларны алга чакырды. Яшен тизлегендә сикерешләр ясап, шуышып, түмгәкләргә, калкулыкларга, воронкаларга ышыкланып, үләннәргә ябышып, җиргә тотынып, сугышчылар алга үрмәләделәр. Салихов беренче булып чәнечкеле чыбыкны үтеп чыкты һәм немецлар траншеясына барып керде. Сугышчылар аның артыннан калышмадылар. Траншеядә кул сугышы башланып китте. Салихов үзенең сугышчыларына:

— Авызларын каерыгыз, сволочьларның!..—дип кычкырды. Аннан соң:

— Терәп атыгыз, штык белән кадагыз, приклад белән дөмектерегез! — дип өстәде. Салихов барлык көче белән кычкырды. Ул үз тавышын үзе танымады. Бу сүзләрне әйтүче үзе түгел, аның янында торып Александр Васильевич Суворов кычкырган төсле тоелды. Кинәт Салиховка берьюлы дүрт немец ташланды. Салиховның колагы төбендә: Терәп ат, штык белән када, приклад белән сук! дигән сүзләр зыңлап торды.

Салихов үзенә ташланган фашистның икесен атып екты, өченчесен күкрәгенә штык-белән кадады. Шул вакытта дүртенчесе Салиховның аркасына үзенең хәнҗәре белән кадады дигәндә, батыр командир бик кинәт әйләнеп, фрицның яңагына приклад белән кундырды. Фриц мәтәләп җиргә барып төште һәм Салихов жылан үтергән төсле, фрицның корсагына штык белән кадады. Салихов батырларча оста һәм җитез хәрәкәт итте һәм шуның белән бергә үзенең рота җитәкчесе икәнен дә онытмады. Ул рота белән дөрес идарә итү аркасында немецларны беренче сызыктагы траншея ларыннан бәреп чыгарды. Бер сугышчы Салиховнын тубыгы һәм итеге буйлап кызыл тасма төсле кан агып төшкәнен күреп,

— Иптәш командир, ни булды сезгә, бәйләргә кирәк! — диде. Салихов үзенең аягындагы ярасын үзе дә яна гына күрде. Ләкин игътибар итмәде, кулын гына селтәде. Тетрәп кача башлаган дошманны эзәрлекләргә, аны куарга, совет җиреннән себереп ташларга кирәк иде. Алга йөгереп барган вакытта Салихов тагын өч гитлерчыны атып үтерде. Салиховның йөрәген дошманга булган нәфрәт уты көйдерде. Аның күз алдында сары чәчле бер сугышчы һәләк булды. Салихов аны күреп бик тирән итеп сулап куйды. Эх, нинди шәп егет иде... нинди матур итеп гарьмонда уйный иде, йөрәк өзгеч җырлар җырлый иде...

Ә хәзер ул... юк инде... Салихов аның гәүдәсен атлап чыкты да, кулындагы автоматын алып, шушы үлгән егетнең автоматыннан атып тагын дүрт фашистны дөмектерде. Дошманның икенче сызыгындагы траншеясын алганда Салихов ротасы башка подразделениеләргә караганда ярты чакырымга алга киткән иде инде. Салихов ротасы ясаган про- рывны тигезләү нияте белән дошман ике тапкыр контратака ясап карады.

— Барып чыкмас, сволочьлар, дөмегерсез барыбер! — дип, кычкырды Салихов һәм каршы килгән дошманга ут сиптерүен дәвам итте. Аның автоматы тагын биш фрицның башына җитте. Салиховның тузанлы битеннән шыбырдап тир ага. Аның гимнастеркасы суга манып алган кебек юеш иде. Санитарлар аның аягындагы ярасын бәйләделәр. Полкның башка подразделениеләре Салихов ротасы белән тигезләнгәч тә, ул үзенең сугышчыларын тагын алга алып китте.

Флангтан көчле удар ясап, рота беренче булып авылга барып керде һәм авылдагы немецларны кыра башлады. Гатаулла Салихов алга барган саен баһадирлыгын ачыграк күрсәтә барды. Татар әкиятләрендә хакыйкать өчен көрәшкән вакытта батырларга Шам Шәриф корычыннан коелган сузылмалй! кылыч ярдәм итә. Салиховта андый кылыч юк иде. Ләкин ул әкияттәге баһадирлардан калышмады. Аңа тагын берьюлы дүрт фашист ташланды. Ләкин батыр егет авыз ачып аптырап карап тормады, ул аларны автомат уты белән дә, приклад белән дә, хәнҗәр белән дә аякларыннан екты һәм аяк астына салып изде. Салихов чокырлар, түмгәкләр һәм немец траншеялары аша алга барды. Таракан кебек кырылган фриц Советлар Союзы Герое Гатаулла Салихов 47 гәүдәләрен таптап, аша атлап барырга туры килде аңар. Ллтын тәнкә кебек көннең энгер-мөңгерле караңгылык белән алмашынуын Салихов сизмәде. Кояшның зәңгәр мәгарәләр эченә кереп югалуын да күрмәде ул. Ләкин немецларның качуларын, тәгәрәүләрен, ярсулы сугышчыларның ялкынлы пуляларына түзә алмыйча җиргә капланып төшүләрен ачык күрде. Салиховның ротасы әле бер куактан, әле икенче куактан, әле траншеяларыннан, әле авыллардан немец бандитларын бәреп чыгара барды. Дошман кулыннан тартып алынган пушкалар, минометлар, винтовкалар, автоматлар, снарядлар саны алга барган саен күбәя барды. Тузан, ис, әче төтен исләре аңкытып торган тынгысыз төн, матур таңның алтын сызыклары белән алмашынды. Яңа туган көн дә Салиховка изге тылсым кебек, бәхет китерде. Салиховның гранаталары блиндаж артыннан блиндаж, траншея артыннан траншея шартлаттылар. Салихов тау елгасы кебек, язгы гөрләвек кебек, ташкын кебек, алга омтылып барды. Ул, чүпле үләнне яндырып барган ялкын кебек, дошман каршылыгын сындырып алга барды. Немец итеге таптавына түзә алмыйча иңрәгән җирнең һәр адымы өчен сугышчылар каннарын да, җаннарын да кызганмыйча көрәштеләр. Явыз дошман кеше җиренең һәр карышына ябышып калырга тырышты. Совет җире немец хәшәрәтләрнең кагылуларыннан җирәнде һәм чирканды. Ләкин күзе тонган дошманга безнең җиребезгә тотынып калырга мөмкинлек бирелмәде. Салиховның ротасы дошманны себереп, кырып, алга, көнбатышка юл ача барды. Халык яши торган Карьер дигән пунктта дошман үзенең чигенүен каплап тору өчен бер взвод автоматчик калдырган иде. Млар безнең, батальоныбызга алга барырга ирек бирмичә тордылар. Яшь баһадир дошманның бу автоматчиклары белән дә ничек мөгамәлә кылырга кирәклекне бик тиз генә сизенеп алды. Ул үзенең ротасы белән урап барып, дошманның артына, тылына чыкты. Дошман взводының чигенү юлы бөтенләй өзелде. Салихов ав- томатчикларны утлы божра эченә- алды. Салиховка аның янәшәсендә Суворов килә төсле тоелды. Суворов аңа:

Шулай кирәк, менә шулай, әгәр шулай зшләсәң, сине туган илең мактар, Сталин рәхмәт әйтер!—дигән кебек булды. Шул ук вакытта утлы боҗра кысылганнан кысыла барды. Немец ерткычлар ах-та ух, килеп җиргә аудылар. 36 фашист җиргә ятып калды. Боҗрадан бер генә бандит та качып котыла алмады. Салихов совет халкының үчен дошманнан тулысы белән алды. Салихов дан-шөһрәт турында һичбер вакытта да уйлаганы юк иде. Фронтка ул дан алыр өчен килмәде. Ул үз туган иленең сакчысы. Газиз анасын авырлыкка төшкән вакытта туган улы ничек сакласа, Салихов та үзенең Ватанын шулай саклады. Ләкин кырыктан артык фашистны дөмектергән батыр егет турында фронтта да, Татарстанда да, Үзбәкстанда да исемен телгә алып сөйли башладылар. Ленин комсомолында тәрбияләнеп үскән татар егете Салиховның даны бөтен илгә таралды. Салиховның янәшәсеннән барып, аңа дәрт биреп, колагына пышылдап кына әйтелгән сүзләр дөрескә килде. Салиховны Ватан мактады, дошманнарга каршы батырларча көрәшкәне өчен бөек Сталин рәхмәт әйтте.

Сержант Гатаулла Салиховка Советлар Союзы Герое исеме бирелде.

Август 1943