Логотип Казан Утлары
Публицистика

СКРИПКА

1923-24 нче елларда без — яшь комсомолецлар гөрләтеп спектакльләр, концертлар оештырып йөри идек. Яшьләр булган жирдә музыка коралы бик кирәк нәрсә. Музыка яшьләрне оештыручы. Без артык аптырап тормадык, шумовой оркестр оештырдык. Ул гажәеп бер күңелле оркестр иде. Оркестр өч кубызчыдан, 6 таракчыдан, 2 кашыкчыдан, бер ящикка чабата белән сугучы барабанчыдан, бер поднос кагучыдан, һәм берсеннән-берсе кечкенә 8 шешәгә кадак белән чиртүче уенчылардан тора иде. Бара-тора бу оркестр безне кызыксындырмый башлады. Теләсә ни булсын, ләкин яшьләр жыелган җирдә музыка кирәк.

Без гармонь яки скрипка алу турында бик күп уйландык, спектакльләр куеп, үзара салышып акча да җыйнадык. Ләкин сатып алырга гармонь да, скрипка да таба алмадык. Бер көнне авыл советы председателе Хәсән абый 1914 нче елда үлгән абыйсының бөтенләй җимерелеп беткән, кылсыз һәм смычексыз скрипкасын кайдандыр табып китерде. Без бик шатландык. Смычек, кыл юк дип тормадык, аларны табу чарасына керештек. Сатып алу өчен скрипка кылы һәм смычек табылмагач, ат ялы кылыннан смычек, сарык эчәгеннән кылларын да ясадык. Инде скрипкабыз була дип шатланып йөргәндә, күңелсез хәл булды.

Скрипканың корпусы артык дәрәҗәдә яргаланып, искереп беткәнгә күрә, аның тавышы чыкмады. Моңа безнең соң дәрәҗәдә ачуыбыз килде, җитмәсә тагын скрипка буласын барлык яшьләр алдан ук белеп өлгергәннәр иде инде. Мондый күңелсез хәлдән соң бер айлар вакыт үтте. Без скрипка турында бөтенләй оныткан идек инде. Бер вакытны шулай, клубта Галиябану пьесасына репетиция ясаганда, урамнан скрипка тавышы ишетелде. Без, репетицияне ташлап, скрипка уйнаучының кем икәнен белү өчен урамга йөгердек. Күзләребез дүрт булды, ни әйтергә дә аптырап калдык. Безнең комсомолец, батрак Иосыф, моңарчы скрипканы төшеңдә дә күрмәгән егет, бүген скрипкада Әпипәкөен уйнап ,такмак әйтеп килә иде. Бу күренештән шашарсың, валлаһи! Без аны уратып алдык һәм скрипканы кайдан алдың? Кем уйнарга өйрәтте? — дип төрле яктан сораулар яудырдык. Ә ул җавап бирергә ашыкмый.

Клубка кергәч, каты киндер капчыктан тегелгән озын күлмәге өстеннән буган киң каешны рәтләп, козырегы сынып беткән солдат картузын кыңгыр салып, күзенә төшеп торган озын чәчен ашыкмыйча гына артка сыпырды да, түбәндәге аңлатманы бирде:

— Егетләр, кызлар, эш артык гаҗәпләнерлек түгел, җимерек скрипкага карап бик озак уйлангач, үзем скрипка ясадым — мунчада, бәрәңге лампасы яктысында, өч ящик фане. Комсомол — үзенең 25 еллык чая гомерендә күп кенә эшләр башкарды.

Без биредә комсомолның авыл яшьләре арасында алып барган тәрбияви эшләрен шактый матур һәм табигый итеп күрсәткән бер эпизодны, М. Бибарсова иптәшнең истәлекләреннән берсен басабыз. Скрипкасын тураклап бетердем.

15 көн азаплану нәтиҗәсендә менә бу, мин уйнап килгән скрипка килеп чыкты. Смычегы Ибрай кулакның җирән айгырының кылы. Күрәсез, айгыр кебек кешнәп тора! Без көлеп җибәрдек. Ул сүзендә дәвам итеп:

— Скрипканың кылларын ничек эшләүне беләсез инде, сарык эчәгесеннән. Уйнарга өйрәнү караңгы мунчада булды,— дип сүзен бетерде.

Без, я, Иосыф, уйна тизрәк, уйна, дип аны кыстый башладык. Ул чын скрипачларча идән уртасына басып „Әпипә“не сыздырып җибәрде. Без шатлыктан кул чабабыз, кайберәүләребез биеп тә җибәрде. Эшләр җайланды. Гармоне белән мактанып, бездән көлеп йөргән кулак Зәки малаеның борынына чирттек. Бер көнне кич белән Йосыф клубка килмәде. Баштарак аның килмәве, скрипканың булмавы безне гаҗәпләндерсә дә, соңыннан артык әһәмият бирмәдек. Ни әйтсәң дә бай кулындагы ялчы егет бит ул. Икенче көн янә клубка җыйналдык, һәрвакыт клубка иң алдан килеп, уен- көлкене оештыручы Йосыфның клубта бүген дә булмавы безне уйга төшерде. Ничектер уңайсыз булып китте безгә. Йосыфның хәлен белергә кеше җибәрдек. Озак та үтмәде, уң күзен яулык белән бәйләп, скрипкасыз һәм бик күңелсез хәлдә, Йосыф үзе килеп керде. Бу хәлне күргәч, без, Йосыфның күзе авырткан да шуңа күрә килмәгән, дип уйлап бераз тынычландык. Яшьләр:

Скрипкаңны ник алып килмәдең, күзең белән уйнамыйсың, кулың белән уйныйсың бит, әллә ялындырмакчы буласыңмы, син комсомол кеше бит, — дигән сүзләр белән үзен азрак шелтәләп тә алдылар. Иосыф дәшмәде. Бераз утырып торганнан соң:

— Егетләр, җиназага сез өлгермәдегез инде, скрипканы Миркадәм үтерде. Үзем чак үлми калдым, менә күзем генә авырта, — дип бик авыр сулап сүзен бетерде һәм күзеннән яшьләре акты. Көтелмәгәндә бу хәбәрне ишеткәч, яшьләр, яшен суккандай булып, бер сүз дәшмичә, бер-берсенә карашып тын калдылар. Әйтерсең лә арабыздан иң кыйммәтле бер иптәшебезне югалттык. Йомшаграк яшьләрнең күзләреннән ирексез рәвештә яшь акты. Ә Йосыф читкә китеп үксеп-үксеп елый иде. Йосыф ике айлык чагында анадан, 4 яшендә атасыннан ятим калып, кеше кулында кагылып-сугылып үсте. Бик яшьләй байларда ялчы булып эшли башлады.

Ул вакытта аңа 17 нче яшь иде. Ул Ибрай дигән бик усал һәм бик диндар кешедә ялчылыкта тора иде. Нлар Йосыфның клубка йөрүен, картуз киеп, биленә каеш бууын бер дә ошатмаганнар. Җитмәсә ул комсомолга да керде һәм скрипка уйнап йөри башлады. Намазга баргач, мулла Ибрай кулакка: Синең теге денсез хамсамолың шайтан сыбызгысы ясап сыздыра башлаган. Шул гына җитми иде, шайтан сыбызгысы гына дигән. Болай да усаллыгы йөзенә чыккан Ибрайга шушы сүзләр җитә калган. Мәчеттән кайткач ул Йосыфка яхшы ук эләктергән. Шуннан соң байның малае Миркадәм ничек кенә булса да Йосыфның скрипкасын юк итү турында уйларга керешә. Бер көнне Миркадәмнең хатыны мунча ягарга бара. Шул вакыт ул, Йосыфның салкын һәм караңгы мунчада скрипка уйнавын ишетә дә, тиз генә ире Миркадәмгә кайтып әйтә. Миркадәм кулына каеш чыбыркы тотып, мунчага, Йосыфны кыйнарга китә. Ул, мунчага керү белән Йосыф кулындагы скрипкага ташлана. Иосыф бирми, каршы тора. Ике арада көчле тартышу башлана. Скрипка ул бит Йосыфның бердәнбер сердәше, аның иң якын дусты. Шушы скрипкасы белән ул барлык кайгысын һәм шатлыгын уртаклаша. Скрипкасы белән ул яшьләрнең күңелен ача. Алар озак тарткалашалар. Скрипканың башы һәм смычегы сына. Күп тарткалашканнан соң, Миркадәм, Йосыфның кулларын тешләп, скрипканы үзенә ала һәм аяк астына салып таптый. Соңыннан дөрләп янып торган мунча миченә ыргыта. Йосыф, үз күзләренә ышанмыйча, яна торган скрипкага карап, катып кала. Ул ни эшләргә дә белми, аның бердәнбер сердәше, җан дусты, яшьләрнең яратып тыңлый торган, рәхәтләнеп бии торган скрипкасы әнә бит ничек ялкынланып яна.

Мичтә яна торган бәхетсез скрипкага кызганыч бер моңаю белән моңаеп карап торган Йосыфның әрнүле йөрәгенә Миркадәм тагын да куәтлерәк яра сала. Ул аптырап-катып калган Йосыфка кулындагы чыбыркысы белән китереп суга. Чыбыркының очы Йосыфның уң күзенә тия.

Шуннан соң озак кына вакытлар Йосыфның күзе авыртып йөри. Нәтиҗәдә аның матур, үткер һәм ничектер моңлы соры күзенә ак төшеп кала. Билгеле, скрипканың юк булуы, күзенә ак төшү Йосыфны бик борчый. Яның болай тыныч кына җиңелеп каласы килми. Көннәр, атналар бер-бер артлы үтәләр. Май бәйрәме якынлаша. Яшьләр шау-гөр килеп клубта бәйрәмгә хәзерләнәләр. Көннәрдән бер көнне клуб ишеген киң итеп ачып, кулына скрипка тоткан Иосыф көлә-кәлә килеп керә. Без Йосыфның мондый шат йөз белән килүен һәм иркенләп, кыткылтап көлүен скрипка вакыйгасыннан соң беренче мәртәбә күрдек. Ул яңа скрипка эшләгән иде. Бусы бигрәк тә шәп, аны матур итеп буяп та җибәргән. Шатлык өстенә шатлык. Йосыфны кулга күтәреп, клуб түшәменә тигәнче, сикерттек. Йосыф белән бергә без дә рәхәтләнеп шатландык, көлдек.

Бу кышны Йосыф, безнең янда чуалып йөри торгач, укырга-язарга өйрәнде. Көз көне укырга китәргә хәзерләнде. Укырга китү алдыннан, еллар буе эшләп алган акчасына чалбар һәм толстовка тектерде. 17 яшенә җитеп Йосыфның беренче мәртәбә фабрика материясеннән тегелгән киемнәр киюе иде...

Еллар бер-бер артлы үттеләр. Йосыф Агеев Казанда, Земтехникумда, укып Татнаркомземның өлкән землямеры булгач, юл уңае туры китереп, бер вакытны үзенең туган-үскән авылына керә. Өйләрнең берсенә кереп китә. Берничә минуттан ул көлә-көлә: Казанга бүләк алып барам, дип аркасына иске чабаталар һәм киндер күлмәкләр күтәреп автомобиленә чыгып утыра. Йосыф укырга киткәндә үзенең чабаталарын, киндер күлмәк-штанын бәйләп апасының өй чормасына мендереп куйган булган икән. Ул — 10 елдан соң әнә шуларны исенә төшергән.