ПАРТИЗАН ХИКӘЯЛӘРЕ
1 — ИЮНЬ ТӨНЕНДӘ Урманны урталай ярып узган Мо- скваМинск магистрале озын тасма кебек еракка сузылган. Матур кояшлы көннәрдә ялтырап яткан асфальт юлдан узып киткән автомобиль, ерактан караганда, елгада йөзүче катерны хәтерләтә. Минем бу юлдан күп мәртәбәләр узганым бар, ләкин элекке ямь, матурлык калмаган монда. Юл уртасында бомба шартлаудан хасил булган зур чокырлар, снаряд һәм бомба кисәкләре бозып бетергән асфальт, җимерелгән күперләр моннан күптән түгел каты сугышлар узганлыкны сөйләп торалар. Июнь кояшының нурлары астында башларын түбән игән үләннәр, исән калган һәртөрле үсемлекләр кичке салкын төшкәч терелеп калкынганнар. Вакыт — төнге 12. Төн тынлыгын бозып, магистраль буендагы Озерцы такта яру заводының гудогы икенче сменаны эшкә чакырды. Гудок тавышы әкренәя-әкренәя барып, ахырында бөтенләй тынды һәм бераздан бараклардан өчәр-өчәр тезелеп пленныйлар, авылдан мобилизация- ләнгән агайлар чыгып, немец конвоирларының сагы астында, заводка юнәлделәр. Билләрен бау яки каеш кисәкләре белән буган бу кешеләр, эш урынына барып җиткәч яртышар литр өшегән бәрәңге шулпасы алачакларын уйлап булса кирәк, салмак кына атлыйлар. Строй артыннан килгән кара битле, җимерек кашлы немец конвоиры, чыраен сытып, нигәдер ачуланып атлый. Әледән-әле кычкырып җибәрә: — Быстро русь! Лось! Ярттан барган пленный, җилкәсенә приклад төшүдән сакланып, конвоирга күзенең кырые белән генә карап алгач, иптәшләре артыннан булдыра алган чаклы кызурак атлый башлый. — Эх, этләр! Килер бер көн,— диде /Алеша, котельный тәрәзәсеннән конвоирның кыланышын күреп. Кичке салкын төшсә дә кочегаркада тәмуг эсселәре сакланган. Ялеша, күзләрен кыса төшеп, көчле куллары белән тәрәзә яңагына сөялеп әле генә килгән пленныйлар группасын күзәтеп тора. Тузанлы битендәге тирне кара кулы белән сыпырып куя. Маңгаеннан аккан тир авыз кырыйларына җыйналгач төкереп ташлый. — Кем өчен ага бу тирләр? Ялар агарга тиешләрме? Ялеша күзен бер ноктага текәп әнә шулай уйланып торганда, арттан җилкәсенә төшкән резина таяк аны кинәт сискәндереп җибәрде. Тәмам чыккан ачуны тик сабырлык, алда булачак ирекле тормышка өмет кенә басты, юк исә ул конвоирны тотып топкага аткан булыр иде. — һичшиксез моннан качарга кирәк! Качарга! Ишетәсеңме, Захар Петрович? — диде ул, площадкага менгәч. Машинист Захар Петрович элек үзенең кечкенә гәүдәсен Ялешага таба борып куя да, иягендәге өч- дүрт бөртек сакалын сыпырып һәм, 104 Җәүдәт Хәбибуллин гадәттәгечә, сул күзен бераз кыса төшеп, — Бик дөрес, /Алеша. Тик менә...— дип тыгылып кала. /Алеша аны бүлдерә: — Без бит, Захар Петрович, монда эшләвебез белән немецларга файда итеп кенә калмыйбыз, үзебезнең туганнарга каршы чыгабыз. Без эшләп биргән агач материалларыннан салынган күперләр аша фронтка ничә меңнәр автомашиналар үтә, күпме гаскәр, продукт, сугыш кирәк-яраклары ташыла. Болар бит бар да безнең туганнарга, ата-ана, бала-чага һәм хатыннарыбызга каршы. һәм барсы өчен дә без гаепле, чөнки без үткәрәбез, үткәрергә ярдәм итәбез. — Без бит тоткын... сак астында. Без нишли алабыз соң? — Сөйләмә син юкны, Захар Петрович. — Безнең иректә түгел бит. — Булмаса соң? Синең йөрәгең кайда? һич нәрсәдән курыкмый торган рус йөрәге? — Ансы шулай инде шулаен... — Шулай булса, тыңла. Бүген төн тыныч, охрананың күпчелеге каядыр облавага китте. Мәсьәләне хәл итәбез. /Алеша площадкадан төшкәндә, топкада пычкы чүбе әзәйгән, топка сүнү хәленә килеп җиткән иде инде. Әгәр часовой йокымсыраган булмаса Алеша җилкәсенә тагын приклад төшкән булыр иде. Сәгать төнге бер тулган иде инде. Захар Петрович кулы белән ымлап күрсәткәч, /Алеша, пычкы чүбе көри торган авыр көрәген күтәреп, винтовкасын ике кулына тотып маңгае белән винтовкасына башын терәп йокымсыраган конвоирга сукты. Көтелмәгән сугу конвоирны урталай бөгеп төшерде. /Алеша конвоирны тиз генә күтәреп площадка астына өстерәп кертте дә, бераздан үзе, аның киеменә киенеп, кире борылып чыкты. Ун як җиңенә кара тәреле кызыл материя теккән соры мундир, киң һәм кыска балтырлы күн итек кигән, маңгаенда канатларын җәеп торган бөркет рәсеме ясалган кызыл түгәрәк тегелгән пилотка элгән, биленә киң, кара каеш буган Алеша— нәкъ немец солдаты иде. Ә Захар Петрович /Алеша чыкканчы пар казаныннан парны кысып, тол- кага көчле ут биргән иде инде. — Салкын канлылык кирәк, Захар Петрович. Әйдә, хәзер баракка киттек. Карт, кулын артка куеп, гаепле кешесыман алдан, ә /Алеша винтовкасын Захар Петровичка терәп арттан атладылар. Завод ишек алдында өелгән бүрәнәләр арасыннан барып, барак ишеге төбенә җиткәч,/Алеша, алдан барган „тоткынга®: — Хальт! — дип кычкырды. Захар Петрович туктады. /Алеша кызуланып кына ишек янына килгәч, немецча часовойны тәбрикләде дә, кулы белән птоткыни ны күзәтергә ымлап, үзе эчкә атлады. /Алешаның дуслары — пленныйлар йоклаган иделәр. Уятып мәсьәләне аңлаткач, бар да тордылар да, саклык белән генә ишек янына җыйналдылар. — Мин барып часовойның авызын томалауга, чыгып башкарырсың,— диде /Алеша, тәбәнәк кенә буйлы, юан татар егете Хәлимгә. /Алеша чыгып арттан часовойны тотып авызын каплауга, Хәлим аның йөрәгенә пычак кадап өлгергән иде инде. 1 — Монысы безнең иптәшләрнетуганнарны аткан өчен булыр,— диде ул, күптән түгел генә күрше авылда узган погромны хәтерләп. Унике иптәшен өчәрләп тезгәч, /Алеша кузгалырга кушты. Мылтыгын тотып элек Алеша, аның артыннан строй кузгалды, ә Захар Петрович арттан каравыллап барырга булды. „Тоткыннар** рәтләрен бозып, салмак кына алга атладылар. Завод капкасы өстендә янып торган кечкенә генә электрик лампочкасы яктысында, капка янында басып торган часовой капка баганасына төшкән күләгә кебек кенә күренә иде. Строй капкадан узганда Партизан хикәяләре Ю> немец часовое винтовкасын кулына тотып баганага сөялеп тора иде. Арттан килгән Захар Петрович вакыттан файдаланып калырга уйлады. — Мин дә көчемне сынап карыйм әле, — дигәндәй, бөтен көче белән уңга ыргылды. Аның штыгы часовойның күкрәге аша үтеп, капка баганасына кадалган иде. Захар Петрович штыгын кадалган килеш калдырып, — Басып тор әле әзерәк,—дип көлемсерәп куйды. Часовойның винтовкасын алып, иптәшләре артыннан йөгереп җиткәч: — Хәзер тизлек белән төньякка урманга! — диде ул, еш-еш сулап. Котельныйдагы монометрының стрелкасы кызыл сызыктан үтеп, һаман күтәрелә торгач, пар казаны басымга чыдый алмады. Көчле шартлау төн тынлыгын бозды.* һавага күтәрелгән такта, бүрәнә, балчык һәм кирпеч ватыклары җиргә төшеп беткәндә, заводны көчле ут чорнап алган иде инде. Пожар яктысында, котырган этләрдәй, чабышып йөргән немецлар урман буеннан аерым ачык күренәләр иде. — Ныгыгач тагын әйләнербез, таныш урын ич, — диде Алеша, көлемсерәп. Урман тын, тик ерактан, завод ягыннан, тавышлар тонык кына ишетелә иде. Җилсез тынлыкта утырган чыршылык арасыннан партизаннар, кыр казлары кебек тезелешеп, алга атладылар. /Алеша, салмак кына сузып, җырлап җибәрде: По лесам Белорусским болотам, Партизанский Отряд проходил... II. БЕРЕНЧЕ КӨННӘР — Ылыслырагын кис, —-диде Захар Петрович, Хәлимгә. — Шалаш түбәненә ботагы кирәк. Инһе килгәнгә өч көн узды, моңарчы шалаш ясау турында уйга да килмәгән иде. Иң элек Захар Петрович башлады. — Егетләр! — диде ул, — безгә бер кечкенә генә өй кирәк. Суыклар, явым-чәчемнәр китсә, бер ышык урын булыр шунда. Захар Петровичның тәкъдименә күпчелек кушылса да, Алеша каршы чыккач, икеләнеп калдылар. — Әллә монда курортка килдеңме?— диде Алеша ирония белән. — Килмәсә соң... — Шулай булгач... — Яхшырак урын булыр дигән идем. — Юк, дусларым, — диде Алеша бераз йомшап, — безгә йортның һич кирәге юк, чөнки без бер урында гына яши алмаячакбыз, йортны төзеп, анда яши башласак, безне немецлар тиз эләктерерләр. — Безне болай да тиз тотарлар,— диде Пенза егете Беляев. Алешаны бүлеп. — Нишләп? — диештеләр бүтәннәр. — Ундүрт кешегә өч винтовка белән бик еракка бара алмассың шул. — Җитте! — дип кычкырды Алеша ачуланып, — кирәк булса ерак та китәрбез. ♦ Үзләре сайлап куйган командир булгач, Беляев артык сүз көрәштерергә батырчылык итмәде булса кирәк, борын астыннан гына: — Барсагыз-барыгыз инде, — дип мыгырдады да, тынды. — Без шалаш кына ясарбыз,— диде Алеша сүзен дәвам итеп,— һаман монда яши алмабыз, күчкә- ләрбез. Корал да кирәк, кием дә кирәк, ашарга да кирәк, ә барыннан да элек, дошманнан үч алырга кирәк. — Шулай шул, дөрестән дә,— диде Захар Петрович, командир белән килешеп, — бүген монда, иртәгә әллә кайда, һаман да өй салып йөрербезмени? Әйдәгез, егетләр, бер- ике шалаш кына ясыйк та, шул җитәр. — Куерак агачлык арасына, мөмкин кадәр маскировать итеп эшләт, — диде Алеша, кулына кечкенә балта тотып салмак кына атлап китеп баручы Захар Петровичның артыннан. 105 Җәүдәт Хәбкбуллин Шалашларны корып бетергәндә генә Алешага икенче уй төшкән иде. — Ничек тә бүген бераз продуктлар туплап, иртәгә өч винтовка белән генә булса да берәр волостьны капшап карарга кирәк. Захар Петровичны янына чакырып алып, сүз башлады ул. — Захар Петрович, син олырак та, аннан соң ышанычлырак та кеше. Бүген үз яныңа дүрт кеше ал да, якын-тирә авылларның берсенә барып, бераз икмәк, тоз, кыскасы, ашамлыклар алып кайту ягын кара. Үзен өлкән кеше итеп билгеләү Захар Петровичның күңеленә ошады булса кирәк, итек үкчәләрен бер- берсенә шалт итеп сугып честь биреп куйды: — Есть, иптәш командир! Командир аңа җавап итеп җиңел генә көлемсерәде: — Кояш батып килә, тиздән юлга чыгарга да вакыт, — диде ул,— тик сак булыгыз. Урыннар бик үк таныш түгел. Захар Петрович: — Барсы да төгәл үтәлер,—диде дә кыска аяклары белән вак-вак атлап китеп тә барды. — Авылда яктырганчы йөрмәгез,— дип кычкырып калды Алеша. Кичке аштан соң, яңа корылган шалашларда, урман үләне өстендә, шинельләргә, бишмәтләргә төренеп яткач та әле берсе дә тиз генә йоклап китә алмады. Һаман да уен- көлке сөйләргә яраткан Никита шалаш эчен җанландырып җибәрде. Шалаш эче тын, кайберләре тың- лыйтыңлый йокыга киткәннәр иде инде. Калганнары да озак сөйләшмәделәр, көне буе эшләп арган организм ял сорый иде. Июнь кояшы горизонттан калкып, җиргә беренче алтын нурларын сипкәндә, лагерь янында гына ишетелгән каты көлү тавышы отрядны уятты. — Нинди көлү бу вакытта, — диде командир, — бар, Хәлим, белеп кил әле. Тик сак бул. - — Есть, иптәш командир, бар да ■итәлер, — һәм ул кесәсеннән финкасын барлап, кулына винтовка алып, кызу гына вак куаклыкка кереп югалды. Иртәнге тынлыкта шашып-шашыл көлгән тавыш якын гына ишетелә һәм һаман якыная бара иде. Озак та үтмәде, аланлык ягыннан үзенен группасы белән Захар Петрович күренде. Ул ачулы иде. — Җитәр инде Беляев. Маскарад залында түгел ич син, —диде ул поварны көлүеннән туктатырга теләп. Ә Беляев исә, диңгез өстендәге җиңел көймә кебек, чайкала-чайкала көлүендә дәвам итә иде. Былчыракка буялган өстеннән кулы белән балчыгын сыпыра да, як-ягына каранып тагын көлә. — Нинди эш бу? — диде Ллеша. Захар Петрович аның күзенә туры карап, — Авылда самогонка куйган кешегә туры килгән. Күрәсең, дуңгыз кебек тыгынган,— дип күзенең агы белән генә исереккә карап алды,— кайтканда канауга төште дә, шуннан тилереп көлә башлады. — Иптәш Беляев. Син отряд дисциплинасына буйсынырга телисеңме юкмы? — диде командир гаеплегә карап. — Дисциплина? Ә... Отряд дисциплинасы. Ха, ха, ха. — Молчать! — Смирнов! — дип кычкырды Нле- ша учак янында тырышып-тырышып тәмәке яфрагын киптереп утырган партизанга. — Беляевны коралсызландырып кулларын артка бәйлә дә, лагерь кырыена алып барып утырт. Минем рөхсәттән башка янына бер кемне дә җибәрмәскә һәм ашарына бирмәскә! — Есть, иптәш командир. Беляевның кулларын артка бәйләгәндә,. ул бик нык чабаланды, яшь баладай еларга ук тотынды. — Нигә алай мәсхәрә итәсез? —t- Җитте!—диде каты гына итеп арадан кемдер. Беляев тынды. Тик бераздан аның нарат төбеннән әкрен генә үксегән тавышы ишетелә башлады. Партизан хикәяләре 107 III — ГРАНАТА БАЗАСЫ Беляев йокыга киткәч Захар Петрович отчет бирә башлады. — Алексей Матвеич,—диде ул командирны зурлап, — без приказны үтәдек. Тагын бер мәсьәлә бар әле. — Яхшы. Сөйлә, тыңлыйм. — Без авылда бераз корал барын сиздек. Анда карт көтүче бар икән. } Ул кайдадыр урманда бер автома- i шина белән граната барын белә икән. Пожалуй, аны тизрәк хәл итәргә кирәк булыр. — Әлбәттә, — диде командир картның күңелен күтәрергә теләп, — Ну, молодец соң син, Захар Петрович. Җәйге җылы-йомшак җилдә, акрын гына ылысларын тирбәлдереп утырган карт чыршы төбендә, карт партизанны тыңлаганнан соң, Алеша торды. Иртәнге’ саф һавада рәхәтләнеп бер киерелде дә, Захар Петровичка карап сүзгә башлады. — Ул көтүчене очратып булырмы? — Хәзер үкме? — Әйе. — Ник булмасын икән,—диде Захар Петрович кулы белән авыл * ягынарак күрсәтеп, — бәлки беләсең булыр „Чума яланын", сәгать 11 ләрдә аның көтүе шунда, яткылыкта була. Туры шунда барырбыз. — Алай булгач киттек, — диде Алеша, Захар Петрович алып кайткан карабинны кулына алып. — Яхшылап чистартырга кирәк әле аны. Китер үзем чистартып бирим,— дип Алешадан карабинны алып, үлән өстенә утырды да, тавышы ерак китмәслек итеп, әкрен генә җырлый-җырлый чистартырга тотынды. Сагыну, тиздән семьясы белән кавышу теләге сизелә иде аның моңаюында? Дошманны тизрәк сытып, з туган илгә кайтасы, егерме сигез ел бергә гомер иткән карчыгы Васи- лисаны каты итеп кочып маңгаеннан үбәсе, төпчек улы Коляны алдына утыртып сөясе килә иде аның. Татлы уйларын Алеша бүлде. — Тиз бул, Захар Петрович,— диде ул. — Мин әзер, әйдә киттек. Күрәм- сез, ничек ялтырый хәзер? — Син эшләсәң булдырасың инде аны. Озын һәм бик туры булып үскән нарат, чыршы, ара-тирә күренгәләп калган каен һәм зирек агачлары арасыннан борыла-сарыла тар гына юл үтә. Юл мүкләнеп, яшәреп калган Һәм бу нәрсә әлеге юлдан күптәннән бирле кеше йөрмәгәнен күрсәтә иде. Юлга чыккач та Алеша, шар таягы кебек кәкерәеп утырган яшь имәнгә финька белән киртекләп тамга салды да, юлдашына: — Менә, Захар Петрович, безнең лагерь шушы турыда, уңда булыр, танып кал,—диде. Карт партизан бераз кимсенде булса кирәк: — Мин аны болай да таныйм, тамга саласы юк, — дип мыгырданды. Таңнан алып төнгә кадәр агачтан агачка күчә-күчә сайраган гүзәл кошларның тавышын тыңлый-тынлый, сизгер генә атлап, „Чума яланына" якынайганда, көтүче бабайның өзеп- өзеп кычкырткан боргы тавышы аерым ачык булып ишетелә иде инде. — Яткылыкка килеп тә җиткән ахыры, — диде Захар Петрович, Алешага каш сикертеп. Алар аланлыкка чыкканда, көтүче карт, юан чыршы төбенә утырып,- сыер мөгезесыман итеп каен тузыннан ясаган боргысын кычкырткалап утыра иде. Захар Петрович, күптәннән белгән якын дусты белән исәнләшкән күк, исәнләште дә, көтүчене Алеша белән таныштырды. — Л\енә бу „господин" безнең „зур кешебез" була инде, таныш булыгыз. Көтүче карт командир белән исәнләшкәч, таягы белән төртеп күрсәтеп, — Әнә анда минем көлгә күмгән бәрәңгем бар, әйдәгез, шунда барыйк та, ашый-ашый сөйләшербез, — дип кунакларны үзенең учагына таба алып китте. Бөтен авыл халкы, хәтта балалар да „Будный" дип атап йөргән бу көтүче карт бик ачык күңелле бер кеше булып чыкты. 108 Җәүдәт Хәбибулли < — Мин инде нәкъ 23 нче ел көтү көтәм,— диде ул көлдән бәрәңгесен актара-актара,— Ә үземә 73 яшь. Баш түбәсендә генә калган җитен сүсе кебек аксыл йомшак чәче, озын чал сакалы һәм битендәге җыерчыклары аның сүзләрен дөресләп тора иделәр. Карт, көлдә пешкән бәрәңгеләрне ашап, каралган авыз читләрен бишмәт итәге белән сөртеп алды да, боргысын кычкыртып куйды. — Кычкыртмасаң хайваннар тарала,— диде ул аңлатырга теләп,—' алар боргы тавышына ияләнгән инде. — Ничек соң, вабай, тормышлар бик авыр түгелме? — диде Алеша, теманы үзгәртергә теләп. — Кайда ул авыр булмаган, улым. Менә мин көлгә күмгән бәрәңге ашап йөрер идеммени. Әвәле миңа кунак ашы ашаталар иде бит, хәер көтүенең дә биштән бере генә калды инде. Хәзер бетте инде, улым,— диде ул, тирән сулап. Чал сакалын тагын сыйпап куйды да (гадәте шулай булса кирәк!), боргысын кычкыртып алгач, сүзен дәвам итеп, — Бу каһәрләр таладылар инде, авылда ичмасам бер дуңгыз әсәре дә калмады. Башкасын әйтәсе дә юк. — Алайса бик ошап бетми тормышлар? — Юк, юк, улым, юк. Кая ул ошау. Безнең көн бетте инде. Безнекеләр якынлаша дигән хәбәр бар-барын, тизрәк килсәләр иде инде. — һаман якынлашалар, бабай, моннан без дә булышсак, озакламаслар,— диде Нлеша. Үзе фронт турында бернәрсә дә белмәсә дә, белгән күк итеп сөйләп, картны тынычландырырга теләде. — Безнекеләр килсә күздә тоткан адәмнәр бар әле, немецларга бик ялагайланып йөриләр. — Нларны үзебез дә хәл итә алабыз, кыен мәсьәлә түгел, тик менә сезнең булышуыгыз гына кирәк. Үзегез дә тик яткан коралларны безгә бирүегез кирәк. Кешебез 300 гә якын, корал 2С0. Хәер, без булган корал белән дә кычыткан җирләрен кашыйбыз-кашуын. — Корал күпме кирәк, шул чаклы бар... Бу урманда каты сугыш булган иде бит, корал бик күп калды. Безнең Коля Ухваренок дигән малаебыз бар — минем уң кулым. Аның күмгән автоматы да* бар кебек. Ул шулаерак әйткән иде. — Кайда соң ул? — Әле авылга җибәргән идем үзен, бәрәңгегә. Озакламас инде,— диде карт һәм дәвам итте,— кичә бу иптәшкә дә сиздергән идем... Урман эчендә өч тонналы машина белән граната бар әле. — Ул соң бозылмаганмы, бабай? — Анысын белмим инде, улым. Аның рәтен белмәгәч караганым да юк. Болай күгәргәне юк, бар да ямь-яшел буяулы. — Барып карарга кирәк, — диде командир, Захар Петрович белән Будныйга мөрәҗәгать итеп. — Булыр, — диде Будный,—тик малай гына килеп җитсен. Малай озак көттермәде. Кечкенә генә киндер капчык белән бәрәнге һәм ярты литр сөт күтәреп килег. тә җитте. — ДАенә, улым, партизаннарны күрер идем дия идең, кара инде,— диде бабай, бәрәңгесен көлгә күмеп. Малай исә, авызын ачкан хәлдә, мылтыклы кешеләргә карап катып калды. — Нәрсә катып калдың? Бар тизрәк теге автоматыңны алып кил әле, күрәсең ич, абыйларың винтовка белән генә. Малай йөгерде. Яшергән урыны ерак булмаган булса кирәк, чүпрәккә хасиятләп төргән автоматны, ике дискасы белән, алып килеп тә җитте. Автомат яхшы сакланган, хәтта затворларына кадәр, кояшта уйнаган көзге кебек, ялтырап торз иде. — Патроннары тагын бар әле әзрәк, — дип, Коля кесәсеннән тәмәке янчыгы кебек янчык белән патрон чыгарып тоттырды. — Яхшы нәрсә бит, ә, Захар Петрович,— диде Алеша, күз кысып,— Без моның белән, бабай, синең күз Партизан хикә я л ә ре 109 дә тотканнарыңны күз алдыңнан алырбыз. — Ай, яхшы булыр иде. Каным катканы шулар. Советта да актив. Немечта да актив, шкурниклар.— диде Будный ачу белән теш кысып. — Дубр станциясе еракмы монда? — Юк, улым, ерак түгел, биш кенә чакрым. — Анда немецларның икмәк склады бар бугай? — Аның станциясе кечкенә генә ич, анда күпме икмәк булсын соң? Ике склад бар бугай, үземнең тә- гаен күргәнем юк, шулай ишеттем генә, унбишләп немец каравыллый бугай. — Барсы унбишме? — Барсы инде, кечкенә генә станция ич ул. Әллә чамаларгамы исәп? — Бәлки бер юл җае чыгып куяр дим. — Мин кызу йөри алмыйм, бар, улым абыйларыңны теге машиналар янына алып барып кил. Теге вак агачлар белән яшереп куйган машинаны күрсәт үзләренә. Коля Ухваренок, бабайга сорау билгесе белән карауга, бабай барырга кушып ымлагач, кузгалдылар. — Хуш, бабай, сау-сәламәт бул. — Хәерле юл, улларым, хәерле юл, — диде бабай, аларның артыннан ак сакалын селкеп карап калды. Элек юлдан, аннан соң агачлар арасыннан байтак кына баргач, танклар, броневиклар, тягачлар, автомашиналар күренә башлады. — Арырак әле, — диде малай, юлдан уңгарак кереп. — Кара әле, Захар Петрович, моторны снаряд тишеп чыккан, — диде Алеша, ЧТЗ тракторын күрсәтеп. — Күрәм, Алексей Матвеич, магнетосы да бар. Ут алырга бик яхшы нәрсә. — Алай булгач алырга кирәк аны. Шактый азаплангач, Захар Петрович магнетоны алды да: — Тукта әле, бензин табып булмасмы,— дип, машинадан машинага йөреп, бакларны карый башлады. — Анысын табып була аның, бензин авылда күп ул,—диде Коля Ухваренок. Алда саргая төшкән куе агачлык күренгәч, малай кызурак атлады. — Менә шушы инде,—диде ул агачлыкка кереп. Машина нык кына маскировать ителгән, өсте күренмәслек итеп ылыс белән ябылган иде. — Яхшы база, — диде Алеша, машинаның өстен ачкач, — әнә кап- сульләре булырга кирәк, кечкенә ящиклар. Дөрестән дә шулай булып чыкты. Гранатаны алып корып карагач, канатына хәтле сазга баткан немец машинасы янына килде дә, елмаеп, Захар Петровичка читкәрәк китәргә кушты. — Сез арткарак чыгыгыз, сынап карыйм, — диде ул. Юан нарат агачы артыннан җибәрелгән граната, кабенкага төшеп, шартлады. — Бух! — Яхшы нәрсә, ә? Бил каешларына дүртәр граната тагып кайтып киттеләр. — Син инде барсын да капчык белән акрынлап ташытырсың. — Гранатасы булгач ташудан эш терәлмәс,—диде Захар Петрович. 1942.