ОЧРАШУ
Кулъяулыгың алсу-алсу Ялсулыгы югалган, Кара кашым, сандугачым Килеп чыктың син кайдан. Халык җыры. Мин вокзалга кердем ашыгып кына, Нрча аша узып барышым. Мин ерактан — Якут тайгасыннан, Очырамас монда танышым. „—- Исәнмесез*, диде шунда берәү. Мин борылып аңа карадым. Магнитка тимер тартылгандай Якынаюын сиздем араның. Бу — Хәтимә. Кыйгач кара кашлар, Шомырт кебек кара күзләре. Хыялымда иде киң колачлар, Млма кебек тулы йөзләре. Күптән күрешмәгән. Сабый чаклар Бергә узды уйнап, гөрләшеп. Бүген менә монда очыраттым, Озак торып булмас сөйләшеп. „Сау булыгыз*—дидем аңа карап, Ә ул кысып минем кулымны: „Совет сугышчысы — батыр егет Гөлчәчәкләр күмсен юлыңны", Диеп йомшак кына көлеп куйды (Йөрәк кителә кебек читеннән).. Хәтимәкәй аны сизгән кебек Кайнар үбеп алды битемнән