Логотип Казан Утлары
Публицистика

НАРАТЛАР ШАУЛЫЙЛАР

(Снайпер Сахабетдин Садретдинов турында очерк) Ленин — Сталин комсомолының XXV еллыгына. АВТОР. Наратлар шаулавын тыңлаганың бармы синең?Иөзәр еллар буенча, җәйләрдә яшел ылысларына ак томаннар, кышларда ак укадай бәсләр уралып торган төньяк наратларының шаулавы бер тарих ул. Кайчак шулай, эзсез сукмаклар буйлап разведкага барган чагында, исемсез бер биеклеккә менеп ял итәр өчен йомшак болан муге өстенә яисә мамык мендәр кебек йомшак карга ятасың да, күктә йөзгән күчмә болытларга карап, наратлар шаулавын тыңлый башлыйсың. Әкрен-әкрен генә күзләр йомылалар, син күкне дә, нарат башларын да күрмисең инде, күз алларыңда ниндидер ак нурлар гына йөзәләр... Бераздан соң, гүя, наратлар шауламыйлар, ә ниндидер шашкын йөрәкле композитор көчле һәм дәртле, серле һәм сагышлы моң белән үлмәс батырлар турындагы симфониясен чала ш^икелле тоела... Моннан йөз ел элек Куйто күле буендагы шаулап торган наратлар төбенә утырып, мәшһүр шагыйрь һәм галим Элиас Ленрот әкият сөйләүче Ухта картлары авызыннан гүзәл „Калевала" дастанын язган. Калевала— Сампо турындагы, икенче төрле әйткәндә, карел халкының бәхете турындагы татлы хыял. Сампо дип кареллар сихри тегермәнгә әйтәләр. Бу тегермәнгә бер уч бодай салсаң да, ул бик күп итеп айлар, еллар буена тамак туйдырырга җитәрлек он тартып чыгара икән. Ләкин мондый тегермәнне ясавы бик авыр булган. Шулай да, зур хезмәтләр куйганнан соң, тимерче Ильмаринен аны ясаган. Моны ишеткәннән соң бөтен халык тантана белән бәйрәм иткән. Ямьле урман эчләрендә, матур күл буйларында шатлык җыры яңгыраган. Шул чакта халык шатлыгын күпсенгән убырлы карчык Лоухи Сампоны урлаган һәм гранит тау эченә яшереп куйган. Ил күген яңадан кара болыт каплаган. Халык яңадан кайгы-хәсрәткә төшкән. Көннәрнең берендә өч батыр— Вейнемейнен, Ильмаринен һәм Леммгенкайнең бәхет тегермәнен яңадан халыкка кайтарыр өчен, авыр һәм ерак похо Нара тл op ш а у л ыи 111 озак көрәшләрдән соң, гранит тау эчендәге Сампоны табып алып, Калевала иленә кайтарырга чыкканнар. Убырлы карчык Лоухи йокысыннан уянгач, Сампоның юклыгын күргән һәм ачуыннан кара көеп, батырларны туктатыр өчен, җиһанга томаннар,- җилләр, давыллар җибәргән. Ә батырлар бәхет тегермәнен кулдан төшермичә, шул давыллар, 1 томаннар эченнән туган илләренә ашыкканнар, аларны һичнәрсә туктата алмаган... Сампо — хыял булган. Ләкин хыялый Сампо Советлар заманында тулысынча тормышка ашты. Нзат халык үзенең тиңе булмаган гүзәл бәхет тегермәнен үз кулы белән ясады. Инде бәхет тегермәне ясалып беткәч кенә, халык рәхәт тормышта яши башладым дигәндә генә, гитлерчы бәдбәхетләр һәм аларның көчекләре маннергеймчылар безнең илебезгә басып керделәр. Әкияттә убырлы карчык Сампоны урлый алса да, тормышта алай булачак түгел. Бәхет тегермәнен гитлерчыларга бирмәс өчен халыклар коралга тотындылар. Ә кораллы халык үзенең сөяленә бастырмас. Хәзер г Калевала җиреннән фронт сызыгы үтә... Күлләр, сазлар, урманнар өстендә ак томан йөзә иде. Томан шундый куе иде, хәтта якындагы агачлар да күренмәделәр. Бары тик тәҗрибәле сунарчының үткер күзләре һәм урман эчләрендәге юлсызлыкка күнеккән аяклар гына аны бу урынга — ялгыз, җентекләп яше- релгән окопка алып килә алдылар. Нк томан эчендә беленер-беленмәс кенә таң сызылды. Таң алды тынлыгы шундый тирән иде, әгәр дә туң окопның стенасына приклад белән суксаң, салкын һава ватылган пыяла шикелле челтерәп китәр иде төсле. Сахабетдин окопта урнашты һәм ак томан эченә карый башлады. Ннда, кечкенә генә алан артында иң явыз дошман поскан. Анда — акфиннар. Батыр егет аларны сагалады. Ләкин аксыл пәрдә бөтен нәрсәне каплаган иде. Минутлар үтте һәм Сахабетдин үзенең сөйгән кызы Зәйтүнә турында, Волга буендагы „Кызыл көч“ колхозында яшәүче әти-әниләре, шаян энесе Гыйлаҗетдин турында уйлап алды... Хөкүмәт Садретдиновны „Батырлык өчен* медале белән бүләкләгәч, ул үзенең шатлыгы турында әти- әниләренә язды. Озакламый картлардан җавап та килеп җитте. Ллар улларының уңышына бик куанган- ңар һәм аңа яңа батырлыклар теләп калганнар. Тик абыйсы кебек үк үткер күзле, яшенә караганда артык таләпчән булган кечкенә энесе Гыйлаҗетдин генә канәгатьләнеп бетмәгән. „Лбый, дигән ул, ярты елдан артык сугышасың инде, ә нибары 59 фашистны үтергәнсең? Бу бик аз бит, Сахабетдин абый, һәрбер кызылармеец өчәр тапкыр 59 немецны үтерергә тиеш, шуннан соң гына яхшы булыр.“ Бу хатны алуга байтак кына атналар үтсә дә*, алдынгы сызыкка чыккан саен Сахабетдин аның турында исенә төшерә. Бу хат аны алга этәрә, дәртен канатландыра, күзләрен үткерли кебек, дошманнарга карата ачу, туган илгә карата саф мәхәббәт белән йөрәген тутыра шикелле. Садретдинов винтовкасын тагын да ныграк кысты һәм прицельгә иелде. Кинәт җил исеп китте, наратлар шаулый башладылар. Томан тәмам күтәрелде. Нкфиннарныңтраншеяларын каплап торган төз наратлар снайпер окобына якын ук килгәндәй булдылар. Нннары бер траншея янында, ак кар өстендә, кара күләгә тибрәнеп алды. Садретдинов җентекләбрәк карады һәм акфин сакчысын күрде. Сакчы иелде һәм үзенең ак халаты белән кара нарат күсәген кисеп алгандай булды. Садретдинов атып җибәрде. Маннергеймчы башы белән кар көртенә төртелде. Үле кулларыннан төшкән автоматчы һәм ак өстендә кара тап булып бер аягы гына тырпаеп югары күтәрелеп калды. — Булды берсе, әй,—диде Садретдиновның напарнигы шатланып. 112 Г. Әпсәләмов Ләкин шул ук секундта дошман -граншеясы өстендә дә ут бөркелде һәм пуля ачы сызгырып, Садретди- нов янында карга чумды. — Сизде, кабахәт,—диде Саха- бетдин һәм кардан казылган тар траншея буйлап запас окопка шуышты. Күп тә үтмәде әлеге үлек сакчы янына ике акфин шуышып килде. /Аларның берсе, үлекне күтәрергә уңайрак булсын өчен тезләнде һәм шунда ук оптик прицел уртасына эләкте. Садретдинов тагын атты һәм мылтык тавышы урман эчләрендә яңгырап тынгач, напарник күтәренке тавыш белән: — Тагын берсе чәнчелде,—диде. Дошман снайперы яңадан атты, ләкин һаман әүвәлге окопка. — Әйдә, ат, ат, — диде Сатретди- нов көлемсерәп, — синең пуляңны көтеп торалар ди анда. Снайпер фрицны үтерү гади фрицны дөмектерүгә караганда читенрәк, әлбәттә. Монда кем хәйләгә остарак, кемнең түземлеге, ихтыяры, сәләт- лелеге көчлерәк — шул өстен чыга. Бая исә башлаган җил яңадан тынды. Наратлар шаулаудан туктадылар. Әкренә,крен генә тәңкә карлар оча башлады. Садретдинов дошман траншеяларыннаң күзен алмады. Бөтен җирдә ак кар гына. Шул ак кар .мәйданы өстеннән ак халатлы, ак каскалы, ак винтовкалы дошман снайперын табарга да, юк итәргә кирәк. Берсе дөмекте, икенчесе дөмекте, тагын кирәк, тагын, тагын... Байтак вакыт үтте. Садретдиновның гәүдәсе түгел, керфекләре дә селкенмәделәр. Тик ачулы коңгырт күзләре генә чаткыланып торган кар өсләрендә йөгерүдән туктамадылар. Кинәт, кар эченнән түбәсе генә күренеп торган куак башы, селкенеп китте. Әйтерсең кар баскан ботак турайды. Башка берәү булса ак аланда бәләкәй ботакның селкенеп китүен күрмәгән дә булыр иде, ләкин Садретдинов өчен бу нәрсә җитә калды. Оптик прицел куакны аның күз каршына ук китереп бастырды. Садретдинов бик ачык итеп дошманның ачулы күзләрен күрде. /Аннары мылтык шартлады һәм совет пулясы акфинның каскасын да, башында тишеп чыкты... — Хәзер китсәк тә ярый, — диде салкыннан күгәргән напарник.—Биредә бүген яңадан берәү дә борынын сузачак түгел инде. Эшне җиренә җиткереп эшләргә генә яраткан Сахабетдинга бу сүзләр ошамады. — Китәргә? Юк, китәргә ярамый. Көтәбез.—диде ул кистереп һәм өченче окопка шуышты. — Менә моннан күзәтеп карыйк әле. Татарлар, сабыр иткән морадына җиткән, диләр. Вакыт үтте, ләкин берәү дә күренмәде. Киез итек эчендәге аяклар, мех бияләй эчендәге куллар ката яздылар, кузгалмыйча ятудан арка сөякләре сызлады. Садретдинов аяк, кул бармакларын кыймылдатты һәм иптәшенә дә шулай эшләргә киңәш итте. Көтә-көтә кич тә булды. Инде күз бәйләнер вакыт җитте. Менә шул чакта үлек янына тагын ике акфин поса-поса гына килделәр. /Алар, караклар кебек, як-якларына каранакарана, үлекне носилкага салдылар да, алып китә башладылар. — Син арттагысына ат, мин—алдагысына,— диде Сахабетдин һәм бер генә минутка тын алуын туктатты. Берьюлы ике мылтык тавышы яңгырады. /Акфиннарның җансыз кулларыннан носилка җиргә төште, үзләре носилка белән янәшә аудылар. — Менә, хәзер китсәң дә ярый,— диде Садретдинов һәм елмайды. /Аның әзрәк карлыккан тавышында бүгенге эшеннән канәгатьләнү чаткысы бар иде. /Алар кайтып барганда вакыт сон иде инде. /Аяк астында зәңгәрсу кар шыгырдады. Салкын бит алмаларын, борын очларын чеметте. Сугышка кадәр Сахабетдин колхоз ындырыннан шулай арып-талып өенә кайта торган иде. Ә өйдә ачык йөзле әнкәсе пешкән ашын кайнар учакка куеп, улын көтә торган иде. Төньякның шушы караңгы сәгатьлә Наратлар шаулый 113 8 .С Ә.- № 9-1Э рендә Идел буйларында әле якты була. Бу вакытта карчык ана да, могаен, йокламагандыр әле. Ул талган күзләрен тәрәзәгә тегәп, ерактагы улы турында уйлый торгандыр. Ә улы эре-эре атлап, җылы землянкага ашыга. /Анда аны кайнар аш, ял, сугышчан дуслары көтә, ә бәлки, йөрәге Зәйтүнәдән, шук энесе Гыйлаҗетдиннан өчпочмаклы хатлар да бардыр? Зәйтүнә бер генә минутка да егетнең күз алдыннан китми. /Авыр һәм куркыныч хезмәтеннән кайтып, караңгы землянкада ял иткәндә Сахабетдин һәрвакыт аның турында уйлый. Менә ул, Сахабетдин, лобогрейкада бодай чаба, ә Зәйтүнә, ак җиңсәләр киеп, үзе кебек үк шаян, күңелле һәм бәхетле кызлар белән бергә, аның артыннан көлтә бәйләп бара. Басуда бәхет җыры яңгырый, һавада төркемтөркем күк күгәрченнәр очалар. Кояш батып бара. Офык буйлары кып-кызыл... Ул көннәр еракта калдылар инде. Ул чагында Сахабетдин комсомол гына иде, ә хәзер коммунист инде. Коралдаш иптәшләре аңа: — Син, брат, күпне күргән тәҗрибәле карт солдат,—диләр. Егерме өч яшьлек, янып торган егеткә карг солдат диләр. Бу — ничектер ятышып та бетми шикелле. Шуңа карамастан, бу атама бик дөрес. Садретдинов сугышның авыр мәктәбен үтте. Сугыш аны бер карауда Дошманның хәйләсен сизеп алырга, сизеп алгач та дошманны юк итәр өчен кискен карарга килә белергә һәм шул карарны тулысынча тормышка ашырырга өйрәтте. Ә мондый сыйфат бары тик күпне күргән солдатларда гына була. Бер көнне, алдынгы сызыкта кү- зәту алып барган чакта, Садретди- нов бер взводка якын акфиннарның килгәнен күрде. /Алданмыйммы дигәндәй күзләрен уды, керфекләрен йомгалады. Юк, ялгышмый, дөрес, дөрес. Тегеләр һаман якынлаштылар. Куаклар арасыннан бер күренделәр, бер югалдылар. Сахабетдин- ның күзләрендә ут к'абынды, йөрәге тибүен ешайтты. Нәрсә эшләргә? Мылтык белән атканда аларның берсен, икесен, күп дигәндә, өчесен үтерергә мөмкин, ә калганнары качып бетәчәкләр. Юк, болай ярамый. Башкача, башкача... Садретдинов тар траншея буйлап, әзрәк иелә төшеп, якындагы взвод командирына йөгерде. — Иптәш лейтенант, — диде ул бик ашыгып, — пулемет, кул пулеметы рөхсәт итегез. /Акфиннар... /Ашкынып торган Садретдиновны күргән лейтенант артык сораштырып та тормады: — /Алыгыз,—диде. Садретдинов кул пулеметын эләктерде дә, траншея буйлап йөгерде һәм баягы урынына килеп җиткәч, пулеметны бруствер өстенә урнаштырды. Бу вакытта акфиннар группасы тагын да якынрак килгән иде инде. Садретдинов салкынча прикладка яңагын сөяп, берничә секунд көтте дә, маннергеймчылар ачык урынга чыгу белән чакмага басты. Пулемет тавышыннан һава яңгырап китте һәм шул ук вакытта акфиннар арасында буталыш башланды, кайсылары егылды, егылмаганнары төрлесе төрле якка ташландылар. Садретдинов өзлексез атты. /Акфиннарның бик азы гына качып котыла алды, ә күбесе мәңгегә күтәрелмәс өчен, Карелия сазлыгына аудылар. Сахабетдин пулеметтан башын күтәрде һәм маңгаена чыккан тирләрен кул аркасы белән сөртеп алды. — Шәп сыйладың да үзләрен, иптәш сержант, — диде Садретдин янына килгән кызылармеец. Садретдинов аңа борылып карады да: — Чакырылмаган кунакларны бү- тәнчә ничек сыйлыйсың инде,— диде. Унбиш-егерме минут үтәргә өлгермәде, танкка каршы ата торган тупларын ачык позициягә чыгарып, дошманнар безнең алдынгы сызыкка ут ачтылар. Снарядлар траншея- лар алдында ярыла башлады. /Аларның көченнән җир селкенде, наратлар чайкалып шауладылар, тавышыннан колаклар тонды. — Сез әле тагын котырасызмы?— диде Садретдинов эченнән һәм сна- 114 Г. Әпсәләмов рядлар сызгыруына карамастан траншеядән чыгып, дошман тубын эзли башлады. Ләкин батыр егет яшеренү турында уйламады, түмгәктән-түм- гәккә ышыкланып, һаман алга шуышты, күзәтте. Иң элек Садретдинов һавага күтә^ релгән аксыл тузанны күрде, аннары аның күзләренә куаклар арасыннан ыргылып чыккан ялкын һәм төтен чалынды. — Оягыз менә кайда икән,—дип сөйләнеп куйды ул һәм снаряд чокырына шуышып, пулеметын урнаштырды да, ут ачты. Туп тынды һәм яңадан бер генә тапкыр да атмады. Садретдинов кашын сикертеп куйды, үз-үзенә елмайды һәм траншеягә таба шуыша башлады. Үч алучы егет йөрәге тынгылык белми. Әгәр дә разведчиклар, дошман тылына барсалар, Садретдинов та алардан калмаска тырыша. Разведчиклар да аны үзләре белән алуга каршы килмиләр, чөнки алар Сәхәбетдинның гайрәтлелеген бик яхшы беләләр. Бер көнне алар дошманның ерак тылына чыгып киттеләр. Тирә-якта шылт иткән тавыш юк иде. Юл буендагы артыш куакларына тузан кунган. Күктә кар тау- ларысыман ак болытлар талгын гына йөзәләр иде. Разведчиклар юл буендагы чокырга ятып көтә башладылар. Ялар шундый әйбәт яшеренгәннәр иде, яннарына килсәң дә күреп булмаячак иде. Яшел масхалатлары, башларына кигән үлән шляпалары алар- ны әйләнә тирәдәге үсемлекләр арасына тәмам кушып җибәрә иде. Бу урында юл кырт борылган, бер башы урман эченә кереп киткән, икенче башы тауга менеп югалган. Юл буш иде. Разведчиклар һаман күзәттеләр, көттеләр. Көтә торгач тау башында йөк автомобиле күренде, аның артыннан икенчесе, өченчесе, дүртенчесе... Ә иң арттан җиңел автомобиль якынлашты. Кояш нурларында аның кабина пыялалары, фарлары, буяулары җемелдәп ялтырадылар. Разведчиклар һөҗүмгә хәзерләнделәр. Явтомобильләр секунд саен якынлаштылар. Менә алдынгы машинага утырган шоферның һәм аның янындагы унтерның йөзләре, киемнәре дә ап-ачык күренә инде. Ялдынгы машина засада турысына килеп җитте. Яңа каршы гранаталар һәм яндыра торган сыеклык, тутырган бутылкалар очты. Машина шартлады һәм төтен, ялкын белән уралып яна башлады. Ярттагы машиналар да кинәт туктадылар. Жи- ңел автомобиль артка омтылды. Садретдинов, мылтыгын шоферга төзәп, атып җибәрде. Кабина пыяласы челпәрәмә килде, шофер руль өстенә капланды. Машина әле унга» әле сулга борылды да, чокырга дөмекте. Яның эченнән ике офицер сикереп чыктылар һәм урманга кач- макчы булдылар. Садретдиновалар- ның икесен дә яралады. Разведчикларның бер төркеме Садретдинов яралаган офицерларны плен алыр өчен шуыша башлады. Офицерларның берсе пистолеттан ут ачты, икенчесе граната күтәрде. Ләкин Садретдиновның пулясы җитезрәк булды. Граната үле офицерның кулында калды. Икенче офицерны разведчиклар чолгап алдылар һәм бирелергә мәҗбүр иттеләр. ... Садретдинов алдынгы сызыктан кайткач, землянкаларына кермәде, землянка янындагы кара таЦ; өстенә барып утырды.. Ул арган» ләкин йөзе көләч, күзләре шат иде. — Ничә?—дип сорадылар иптәшләре. — Икәү. — Димәк, 138 булды. — Шулай бугай, — диде Садретдинов һәм әкрен генә елмайды. Бер үзе 138 фашистны үтергән батыр егет бу турыда күп сөйләргә яратмый иде. Ул башын югары күтәрде дә, гүя, сүзне икенчегә борырга теләгәндәй: — Бүген дә наратлар шаулый* лар, — диде. Карелия фронты. Август, 1943.