Логотип Казан Утлары
Хикәя

НАДЯ

Ялсызлыктан сизелерлек дәрәҗәдә ябыккан гвардия капитаны Михайлюк заданиене тагын бер кат аңлатты: — Кыскасы: ут нокталарының кайда урнашкан булуларын җентекләп белү һәм „тел“ китерү. Аңлашыламы? Ул арыган карашлы күзләре белән Миргалигә карады. — Аңладым, иптәш гвардия капитаны. Миргали, приказны яхшы аңлавын белдереп, ачык итеп кабатлап куйды. Капитан аның кулын кысты. — Синең заданиене отличнога үтәвеңә ышанам, яшь егет. Шуңа күрә бу эшкә сине һәм иптәшең Гариф Бәшировны җибәрәм дә. Эшегездә уңышлык телим. Миргали, землянкага кергәннән сон, беренче эше итеп Гарифны уятты: — Тор, тор Гариф. Мин сиңа нәрсә әйтергә тиеш — беләсеңме? — Ә-ә... Белмим... ә, нәрсә? . — Тор, диләр сиңа. Эш куштылар, малай, безгә. Важное задание... Иртәгә, сәгать биштә чыгып, синең белән „тел“ алып килергә тиешбез. Аңладыңмы? — һе, исең киткән икән... Кушылган икән — баста... Алып килербез... Берне түгел, икене... Озакламый Гит- лерның үзен дә эләктерербез... — Ха, ха... Монсы матур әйтелде,—дип көлеп куйды Миргали һәм, дневальныйга»үзләрен сәгать бишенче яртыда уятырга кушып, йокыга ятты. * Алар бик куе кара урман эченә килеп керделәр. Урман эчендә тыныч, салкынча иде. Яфраклар өстендә мәрҗәннәрдәй чыклар ялтырыйлар. Һәрбер адымны үлчәгән кебек, саклык белән генә атлап, озак кына бардылар. — Тиздән авыл булачак, — диде Миргали пышылдап. — Зур саклык кирәк безгә. Якында гына аяк тавышлары ишетелде. Алар тавыш килгән якка карадылар: немец... Нишләргә? Тотып бәйләргәме? Юк... Болай иткәндә, задание тулы үтәлмәячәк. Иң элек ут нокталарын белергә кирәк. Аннан соң... Ә Гарифны җибәргәндә?.. „Менә монсы ярый ичмасам!" дип куйды Миргали һәм Гарифка карап пышылдады: — Бәйләргә! Ара берничә адым гына калганнан соң алар сикереп тордылар да, солдатның өстенә ташландылар. Күз ачып йомган арада аны бик ныклап бәйләделәр, башына противогаз кидерделәр. — Гариф, — диде Миргали, — син алып кит, ә мин монда калам. Гариф аңа аптырап карады. — Бер үзеңме?... Юкны сөйләмә. — Алып кит, диләр сиңа. Күп сөйләнеп торма. Ярый, хуш, бәлки... кем белә... Алар, озак сөйләшеп тормыйча, кулларын кысыштылар. Миргали алга- омтылды. Аңа берничә солдатны үткәреп җибәрергә туры килде. К. Шакиров Урманның читенә чыккач ул тукталып калды. Моннан дошманның ут нокталары аерым ачык булып күренә иде. Ул зур игътибар белән күзәтә һәм тикшерә башлады. _ — Димәк, шулай... Менә хәзер... Ьарсы да ачык... Кайтырга ярый иде хәзер. Ләкин шул минутта ул үзеннән ерак түгел бер землянка барлыгын күрде. „Нәрсә соң анда? Тирә ягында беркем дә күренми. Кызык... Шулай да бер карап чыгарга кирәк аны“. Миргали землянкага якынайды һәм землянканың ишеге төбендә ниндидер бер баланың үле гәүдәсен күрде. Аның тәннәре чирканып китте. Нәфрәт ачуы төсләренә чыкты: кашлары җыерылды, күзләре ачулы караш белән акайдылар... — Их. сволочьлар... Бала үтерүчеләр. Ерткычлар. Һич аяусыз үч алырга алардан! Үч алырга. Алар җир өстендә яшәмәскә тиешләр. Кырып бетерергә үзләрен! — Миргалинең күзләре яшьләнде... Авыл ягыннан кинәт кычкырып елап җибәргән хатын-кыз тавышы ишетелде: „ярдәмгә чакыра“ диде Миргали һәм әкрен генә шуышты. Агачлык вак-вак тал куаклыклары белән алмашынды. Ул туктап тыңлады. Елау һәм кемнедер каһәрләп тиргәү тавышы якынайганнанякыная бара төсле иде. Миргали тагын шуышты һәм менә нәрсә күрде ул: ике немец солдаты бер кызның кулларын бәйләп маташалар иде. Кыз бирелмәскә тырышып, барлык көче белән гәүдәсен үрле-кырлы суга... Менә алар кызны бәйләделәр. Менә... „— Юк... Бу булмас!.. Ирек бирмәм мин сезгә безнең кызларны мыскыл итәргә!" Миргалинең ачудан күзләре күрмәс булды, йөгереп барды да, штыгына ирек куйды. Аннары кыз янына килде: йөзләре, тәннәре тырналып, канга буялып беткән унҗиде-унсигез яшьләрдәге кыз, үзенең язмышын аңлый алмыйча аптырап, Миргалигә бик озак карап торды да, кинәт елап җибәрде... — Елама, сөеклем... Елама... Узды инде. Я инде тукта... Исемең ничек?... дип бер-бер артлы сорый башлады Миргали. — Надя—диде кыз көчсез тавыш белән һәм елавында дәвам итте. — Надя, сөеклем, тукта инде. Нч инде күзләреңне... Кыз күзләрен ачып, — Син кем? — Мин — Миргали Сабиров... Кызылармеец... — Кызылармеец? Туганым минем... сез килдегезмени?.. Без сезне көттек... Көттек без сезне, туганын. Кызыл Армия. Ой... Нинди зур шатлык... Ул тагын акрын ■ гына елап җибәрде. Ә бераздан кинәт кенә калыкты да, балаларча сәер генә итеп, — Ә синең исемең ничек? —дип сорап куйды... — Миргали... — Ничек?.. Миргали аның колагына иреннәрен якын китереп, пышылдады: — Мир-га-ли... — Мир-р... Рус исеме түгел... — Әйе... — Ә русча? — Григорий, дияргә була... — Рәхмәт, Гриша. Миргали, аның кулларыннан алды да, җитди итеп, — Мин хәзер китәм,—дип куйды. — Мин синнән калмыйм, туганым... Калдырма мине... — диде Надя, аны кочаклап. — Надя, сиңа ярамый — (ул бик тынычсызлана иде). Килеп чыгулары мөмкин. Аларның частьлары ерак- ерагын да... Шулай да сак булырга кирәк. Бу вакытта кояш чыгып, аның беренче нурлары агачлар арасыннан карый башлаган иде инде... — Мин бернәрсәдән дә курык- мыйм хәзер... Ал мине... — дип үз сүзләнеп пышылдавында дәвам итте Надя. Миргали бераз вакыт аптырап к'алды, ничек итәргә белмәде. Әгәр үзе белән алса — Надяга бик куркыныч булачак: юл читен, җитмәсә ике чакрым араны түш белән шуып Надя 85 үтәргә кирәк. Ә калдырса?.. Кызганыч. Япьяшь кенә, мескен. Нны тагын тотарлар да... „О! Намус. Фашистлар өчен кызлар намусы бернәрсәгә дә тормый. Ллар аны әрәм итәрләр... Юк, моңа ирек бирмәм мин. Үзем белән алырга. Нәрсә булса да булыр!“ дигән карарга килде Миргали. Ул бер солдатның өстеннән гимнастеркасын салдырып алды да, Надяга кидерде, аннан соң ике автоматны алып, берсен аңа сузды, икенчесен үзе алды. — Әйдә! Алар бик зур саклык белән генә куеүлән арасыннан алга таба шуыштылар. Менә агачлык башланды... Әнә: теге, күңел кайтаргыч землянка... Ул тагын шуышты. Әнә: таныш сукмак... Менә монда Гариф оелән алар „тел“ эләктерделәр. Миргали юнәлешне уңгарак алырга карар итеп, бер генә омтылыш ясаган иде, Надя аның чабуыннан тартты. Миргали борылып караса, Надя кулы белән югарыга күрсәтә иде. Миргали агач буенча үрмәләп түбән төшеп килүче немец солдатын күрде... „Снайпер" дигән уй чагылып үтте аңарда. Солдат, җиргә төшкәннән соң, бөгелеп, тирәягына карый-карый, нәкъ аларның өсләренә таба килә башлады. Миргали аптырап калмады. Аның күп мәртәбәләр „тел“ аулаганы бар— нишләргә икәнен белә. Яшен тизлеге белән күтәрелеп,солдатка ташланды да, аны җиргә егып, авызын каплады. Ул арада Надя, ниндидер бау кисәге табып немецның кулларын артка каерып бәйләп .өлгергән иде инде. Кызның егетләрчә хәрәкәт итүе Миргалигә бик ошады. Ул үзенең бүгенге „табышларыннан“ бик канәгать иде... — Әйдә! — дип ул, немецның якасыннан алды. Няз көн вәгъдә иткән җәйге иртә тыныч иде әле. Тик еракта гөрселдәгән бомба тавышлары гына ара- тирә ишетелгәли иде... Хәрәкәттәге армия. 1943