МОСТАФА НОГМАН ШИГЫРЬЛӘРЕ
☆ СУГЫШ ТЫНЫП ЯЛГАН ЧАГЫНДА... Куенымда саклыйм „Онегин“ны, Сугыш тынып алган чагында, Йөрәгемә яңа дәртләр алып, Укыштырам аны тагын да. Ул иркәли минем күңелләрне Дәртләндерә мине көрәшкә, Дулкынлана шунда җитез уйлар, Ләззәт табып җиңү, көрәштә! Мәңге сүнмәс гаҗәп җәүһәр әсәр, Мин алдыңда синең баш иям, Мин рус җирен ялкынлы Пушкинны Тудырганы өчен дә сөям. Чөнки ул җир миңа тормыш биреп, Сөт имезгән газиз анам да, Сугышларда мине рухландырып Көч бирүче изге аллам да. V. 1943 ел. ЯЗГЫ ТАҢ МОҢНАРЫ Яз хәбәрен биреп киек казлар, Туган илгә кире кайттылар, Яшеллеккә күмелеп калды кырлар Алмагачлар чәчәк аттылар. Сокланмаслык түгел безнең язның Тын һавалы назлы таңнары, Моңланмаслык түгел кәкүк тавышы, Сандугачлар җыры яңравы. Тик шул таңның тынычлыгын бозып Көнбатыштан искән җил генә, Әрнеп сөйли дошман йөрүен әле Украинаның изге җирендә. СЛГЫНУ Җанкәй генә җанаш яуга китте Немецларны илдән сөрергә, Бик сагынып калган минутларда Ничек итеп үзен күрергә. Кич утырып аңа хатлар яздым Кулларым да инде талдылар, Саф һавасы белән үз иленең Тын да алалмый сулыгып яшиләр,— Татлы суын данлы Днепрның Эчә дә алмый анда кешеләр. Сәлам сезгә, язгы шат чәчәкләр, Сәлам сиңа, рәхәт язгы җил! Сәлам сиңа, хурланып та, ләкин, Җиңелмәгән, горур, гүзәл ил. Арсландай батыр улларыбыз Җиңү алып килер тиз көндә, Дошман кырылыр терелмәслек бу лып Халкым яшәр тагын ирке.ндә. VI. 1943 ел. ҖЫРЫ Утлар сүнде... тик йолдызлар гына Сүнәрсүнмәс булып калдылар. Моңланмачы, күңел, синнән башка Еракларга дустың киткәнгә, Тар-мар иткәч явыз дошман явын Кайтыр әле синең иркәң дә. Хәрәкәттәге армия I. 1943 ел.