Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХУДОЖНИК КУКРЫНИКСЛЛР КҮРГӘЗМӘСЕНДӘ

Тарихта мондый бер факт бар: 1812 нче елда, Франция белән Англия арасында солых ясалган чакта, Напольон Англиядән барлык „пасквилянтларның® (ягъни карикатурачылар һәм памфлетчылар) закон каршында кеше үтерүчеләр, ялган акча ясаучыларга тигезләнергә тиешлекләрен һәм аларның тотылып үзенә тапшырылуларын таләп итә. Напольон шул турыда солых договорына махсус пункт керттергән. Бу факт карикатураның көче никадәр зур икәнлеген бик ачык күрсәтсә кирәк. Карикатура ул эче көлү белән дошманның башына суга. Бу көлүдән миллионлаган армия белән дә, шулай ук көчле ныгытмалар кору белән дә котылып булмый, Карикатура — безнең сурәтләү — гәүдәләндерү сәнгатебезнең' иң нык тәэсир итә торган һәм иң оператив төре. һәм карикатура ясау, аңа текстлар язу белән шагыйрь Маяковскийның да кызыгуы тиккә генә түгел. Совет политик карикатурасының зур стажы бар. Бөек Ватан сугышы чорын гына алып карыйк. Карикатура, плакат — болар сугыш башлануның беренче көннәреннән үк безнең сәнгатебезнең сугышчан строена бастылар. Үзәк газета һәм журналларда үзләренең үткен карикатуралары белән һәм дистәләрчә плакатлары белән миллионнарча совет укучыларында дошманга каршы нәфрәт утлары кабызган өч художникны — М. Купрянов, П. Крылов һәм Н. Соколов (Кукрыниксларны) бездә кем генә белми. Алар үзләренең гаять дәрәҗәдә җимешле иҗатлары белән Сталин премиясе лауреатлары, хезмәт күрсәткән сәнгать эшлеклеләре дәрәҗәсенә күтәрелделәр. Москвада Третьяков галлерия- сендә менә шушы өч художникның иҗат күргәзмәсе ачылды. Бу күргәз- 'мәдә аларның соңгы 5 елда эшләгән 300 дән артык карикатура, плакау, живопись һәм иллюстрацияләре күрсәтелә. Бу художниклар 20 елдан бирле инде бергә эшлиләр. Алар живопись һәм полиграфия факультетларын бергә тәмам иттеләр. Алар беренче тапкыр 1925 елда газета-журналлар- да басыла башладылар. Өчәү бергәләп уйладылар, бергәләп эшләделәр һәм эш тә җиңелрәк барды. Шулай итеп Кукрыниксы: (Ку — Купрянов, Кры— 'Крылов, Никсы — Николай Соколов) дигән художниклар дөньяга килде. Күргәзмәдә аларның бигрәк тә Ватан сугышы елларындагы эшләре күрсәтелә. Менә Гитлер, Гериңг, Геббельс, Гиммлерларның портретлары. Фашистик башкисәрләр чынында нинди булсалар, художниклар аларны портретларда шулай күрсәткәннәр. Гитлер канга буялган балтага таянып тора, Гиммлерның да кулы канга баткан, Геббельс микрофонга карап өрә, Геринг кеше башы сөягеннән ясалган орден таккан. Кукрыниксларның һәрбер карикатурасы, плакаты, ул, дошманга каршы туры атылган пуля белән бер төрле көчкә ия. ТАлар үзләренең үткен карикатуралары белән дошманнан көлә беләләр,’аларны фаш итә беләләр, оста эшләнгән плакатлары белән дошманга нәфрәт уты Художник Кукрыникслар күргәзмәсендә 101 кабызалар. Мәсәлән, астына: „Орел- дан шалтырады, Римга яңгырады**, дип язылган карикатураны алыйк. Янда Муссолини су төбенә китеп бара. Яның муенына таш бәйләнгән бау тагылган. Ул ташка: „Гитлеркың ярдәме** дип язылган. Муссолини „отставкага** чыгар алдыннан гына „фюрер** белән очырашып, аннан ярдәм сораган иде. Ул Гитлердан менә нинди ярдәм алды. Ятауда торган Гитлерның сурәте, юлбарс тиресе шикелле, буй-буй итеп эшләнгән. Ә бит Гитлер Орел-Курск юнәлешендәге сугышларда „Юлбарс** (Тигр) исемле яңа танкысына таянган иде. Биредә художниклар югарыда әйтелгәнчә, Гитлерның портретын юлбарс төсенә кертеп, буй- буй итеп эшләү белән бергә, аның койрык очы өзелгән итеп күрсәткәннәр. Менә шушы кечкенә деталь, ягъни койрык очының өзелгән итеп күрсәтелүе — немецларның җәйге һөҗүм планнарының өзелгәнен күрсәтә. Фашистик матбугат, Гитлерның үз капиталы юк, дип бөтен дөньяга акыра. Ә чыннан исә эшләр бөтенләй башкача тора. Бер „Майн Кампф** („Минем көрәшем**) дигән китабы гына да аңар ел саен миллионнарча килер бирә. Кукрыникслар шушы темага карикатура эшләгәннәр. Бу карикатурада сыер сурәте ясалган. Яның өсте „Майн Кампф** исемле китапның тышлыгы белән капланган һәм ул алтын тутырылган капчыкларга басып тора. Гитлер бу сыердан алтын акчалар сава. Күргәзмәдә . Кукрыниксларның „Гражданнар сугышы тарихы" өчен эшләнгән рәсемнәрен, Чехов, Салтыков-Щедрин әсәрләренә ясаган иллюстрацияләрен дә күрергә мөмкин. Яларның майлы буяу белән үтәгән эшләре күргәзмәдә аерым урын ала. Менә, мәсәлән, „Зало- мовларга суд** картинасы. Картинада Я. М. Горький романының герое „Яна** патша суды алдында басып тора. Бу картинаны эшләүдә художникларга хәзерге вакытта Горький шәһәрендә торучы Заломов карт үзе бик нык ярдәм иткән. Хәтта художниклар белән аның арасында кызык кына менә мондый хәл дә булган: картинада Заломов рәшәткә артында торырга тиеш. Художниклар бу рәшәткәнең ни кадәр биеклектә булуын белмиләр һәм шул турыда белдерүне сорап карт Заломовка телеграмма җибәрәләр. Карттан „110 сантиметр. Заломов** дип җавап килә. Күргәзмә художникларның иҗатларына кайбер йомгаклар ясый. Ләкин һәрбер яңа көн аларга яңа идеялар бирә, яңа карикатуралар тудыра. Өчесен бергә алганда, алар 118 яшьтә инде. Шуңар карамастан, алар яшь әле һәм алар үзләренең иҗатларын көннән-көн көчәйтә баралар.