ХӘНИФ КӘРИМ ШИГЫРЬЛӘРЕ
& • ШАУЛЫЙ СМОЛЕНЩИНА УРМАННАРЫ. . 1. Смоленщина урманнары, Сездә үтә минем бу җәем. Сылу кыздай назлы чыршыларың Канатларын җилгә киң җәеп, Утыралар гүләп. Ә муеллар* Сирәк кунак булып арада, Көнбатышка без атлаган саен Яулык болгап, озатып баралар, Бу якларга яңа бәйрәм килде. Алка таккан кебек колакка, Карагайның кызыл мәрҗәннәре Бүләк суза һәрбер куактан. 2. Монда: минем окоп, хыялларым, Җан бүлешер кыйммәт дусларым, Кайгы, шатлыкны да, икмәк кебек, Уртаклашып үткән елларым. Смоленщина урманнары, миңа Туган йорттай якын булдыгыз, Кем уйлаган, шулай очрашыр дип, Бормаланып үткән юлыбыз? Кем уйлаган, төнен землянкада Ут янында чылгау киптереп, Автоматын кулдан төшермичә, Жыр тудырыр диеп бу егет? Кем уйлаган, авыр походтан соң Башын салып мүкле түмгәккә, Чагыштырып, бала чактан күреп, Күнелмәгән мамык түшәккә, Ял итәр дип? Солдат тормышының Тозлы суын татый аркада, Бомбаларның җирне тетүеннән һава булганда да кап-кара; Тир һәм төтенләнгән битен сөртеп, Траншеяләр аша чыкканда, Сөйгән җирне пычратмасын өчен Немец-этне атып екканда; ~Я дошманнБГПГ^те^суынмаган-- Кан эчендә яткан мәетен Аша атлап алга йөгергәндә, Аямыйча үзен — тән итен; Сугыш утларындакөйрәмәк дип, Кем уйлаган?.. Нинди мәхәббәт Броня булып * Муел — шомырт. саклап килә алды? Әллә үлмәс изге хәкыйкать?.. Хәниф Кәрим шигырьләре 81 6 .С. Ә, № 9-10 3. Шаулый Смоленщина урманнары, Күкне тишеп менгән чыршылар; Нлар гүләвенә куәт биреп, Гаубицалар шавы кушыла... Шаулый Смоленщина урманнары. Томанлана Днепр ярлары... Күпме сазлы юлны үтәсе бар ХӨКЕМ Нинди сүзләр сайлап язсам гына, Җырга сыяр икән ачуым? Нинди җәза биреп кан дошманны Эзгәләсәм, йөрәк ташуым Тынар икән? Беләм, мыскыл итеп ,Безгә әзерләгән богавын Үзе кияр. Беләм, ул явызга Биш үлем дә артык булмавын. Яшьләр олы бәйрәм көткән сыман, Мин сагынып көтәм ул көнне: Язгы томаннардан куе булган Сугыш кырындагы төтеннең Таралуын. Җөрәт итеп безнең Җиргә аяк баскан урданың Соңгысына кадәр дөмегүен Үч алучы кулдан туралып. Карт бүредәй өңгә качканнарын Сөйрәп чыгарырбыз яктыга. Хөкем итәр аны бөтен дөнья: Кояш битендәге чаткылар, Чәрпәләнгән алма бакчалары, Болын читендәге каберлек, Калаларның һәрбер ватык ташы... Кем татыган газап, җәберлек — Ләгънәт ташлар аның кеше төсен Күптән җуйган кара битенә, Халык онытыр шул чак „Шәфкать" сүзен, һичбер тузанын да кичермәс. Элеккечә тагы дәваларбыз Яраланган тәнен Ватанның. Күз яшь белән ябыштырыр дошман Дошман ныгытмасын актарып. Ллда күпме гүзәл урманнар бар, Куян куып үскән басулар, Муенына бау тагылган кыз лар...— Барып коткарырга ашыгам. 30,07.43. КӨНЕ Үз куллары белән ватканны. Нигә җиргә немец булып туган, Нигә корал алган кулына — Кан төкереп шул көн тәүбә итсен, Васыять әйтсен кызы, улына: — „Бу җирләргә кабат ябрыл- маска! Явыз уйдан корал алмаска! Чит илләрдә янгын яндырмаска! Ерткыч үстермәскә алмашка!.." — Тәүбә итсен: түбәсеннән ашкан Таудай явызлыгы алдында, Тимер көче белән өйрәтелсен Кул юмаска кеше канында. Өйрәтелсен кеше хокукының Изгелеген танырга! Илләр буйлап үлем чәчеп йөргән Коралларын ватып, сындырып, Теш .ыржайткан канчыл „юлбарысны Термит белән тишеп, яндырып; Дөнья күрсен өчен, калку җиргә Мәетләрен өеп куярбыз; Пушкаларын мартиннарда эретеп Трамвай тәгәрмәче коярбыз. ♦ * * Җыр һәм корал белән якынай там Ил сагынып көткән ул көнне; Шакшылардан җирне тазар тучы Иң гадел һәм изге хөкемне. 24,07.43. 82 Хәниф Кәрим шигырьләре ДОШМАН МӘЕТЕ ЯНЫНДА Бөек җәза кичермәгән аны,— Капландырган җиргә йөз түбән. Гөнаһ санап, читтән атлап үткән. Туфрак ыргытмыйча өстенә. Ят даланың уртасында ята Көнчыгышка сузып аягын. Монда аңа дошман һәрбер үлән, Нгу белән тулы һәрьягы... Бу аяклар бөтен Европаны Тапап үткән, ничә баланың Күкрәгенә басып, изеп киткән; Һәйкәлләрен ничә каланың Урам ташыннан да түбән санап, Пьедестальдан тибеп очырган? Тимер табан каккан итекләре Баскан: — „Мин хуҗа, — дип, — бу чорга!“ Ә бу куллар? Ничә хөр кешенең Муенына аркан салганнар? Ничә кызның күкрәкләрен кыс кан Куркытып һәм көчләп, ялганлап? Калтырауны белмәгәннәр алар» Күргән чакта кеше үлемен: Ничә яшь баланың башын ват- ' кан, Кырда карбуз ваткан шикелле..- Бу бармаклар, утлы факел тотып, Ничә авыл, йортны яндырган? Күпмеләрне кышкы, суык төндә Тышта, кар өстендә калдырган? Күпмеләрнең өсләреннән суеп. Соңгы тунын талап, салдырган? Инде атламыйлар ул аяклар Көнчыгышка. Лтмый ул куллар.- Снайпер, иң мөкатдәс бурыч санап, Маңгаена пуля кундырган; һәм башкарган Ватан боерганны, Үчкә туймас йөрәге кушканны. Шундый язмыш көтә безнең җиргә Ляк баскан һәрбер дошманныХәрәкәттәге армия 1.08.4