Логотип Казан Утлары
Хикәя

КАРТ СОЛДАТ

Капитан Кузьмин командалыгындагы разведчиклар ротасының сугышчылары ротаның иң атаклы һәм иң сөекле ике кешесе арасында бара торган бик матур бәхәсне сокланып тыңлап утыралар. Карт разведчик Николай Ильич Чередников белән яшь кенә, ләкин бик булдыклы гына снайпер Валентин Уткин арасында бәхәс бара. Бу бәхәс беркадәр гаҗәп сыманрак тоелса да чыннан да үзе бик кызыксынырлык бәхәс була. Чередников: менә мин, — ди,— теләсә нинди урында шундый оста итеп яшеренә беләмен, чынлап әй- тәм, Уткин, миңа килеп җитәргә ун гына метр калырсың һәм могаен шул тирәдә икәнемне белсәң дә таба алмассың, — ди. Уткин яшьлек кызмачалыгы белән, болар барсы да ерунда, ди. Мин бит 23 засадада унбер немецны үтергән кеше, ун метрдан мин кешене генә түгел, хәтта чебенне дә эзләп таба алам, — ди. Тәмәкеле янчык бирешеп бәхәс тоттылар. Ротаның зур ихтирам казанган кешесе старшина Зверевның судья булуын үтенделәр. Рота ял итеп яткан бер вакытта, билгеләнгән сәгатьтә, старшина тантаналы рәвештә Уткинны үзе белән алып чыгып китә./Аларны артларыннан кызыклы сүзләр әйтеп, уңыш теләп озатып калалар. Рота урнашкан җирдән чыгып, җимерек койма белән әйләндереп алынган мәйдан аша үткәч, алар басу юлының әкрен генә борылып, сирәк кенә булып үсеп утыра торган яшь каенлыкка кереп китә торган бер урынында туктыйлар. — Менә шунда тукта да кара инде, — ди старшина. Үзе сәгатенә карап вакытны билгеләп ала да, Че- редниковны эзләп бик кызыксынып тирә-якны күзәтә башлый. Уткин бик игътибар белән карана, актарына. Бу урын шактый тигез урын була, анда яшеренер урын да булмый. Куаклыктан башка яшеренер урын юк дисәң ялгыш булмас иде. Уткин үзенең бөтен игътибарын менә шул куаклыкка юнәлдерә дә. Ул үзенең күзләре белән һәр каен төбен, һәр түмгәкне, һәр куакны тикшереп, актарып чыга. Вакыты- вакыты белән аның күзләренә бер кадәр тапталган үләннәр яки ничектер кузгатылган мүк өемнәре яки сынган чыбык күренгән кебек булып китә һәм ул Чередников агайны дәшеп, аннан чакырып чыгарырга да җыена, ләкин тагын да игътибар беләнрәк карый төшкәч, үзенең ялгышканына ышана да тагын карана башлый. Старшина якын гына бер урында, межадагы ташлар өеме өстендә тәмәке тартып утыра ^һәм ул да шулай ук кызыксынып тирә-якны күзәтә. Өзлексез сибәләп торган вак яңгырдан үлән соргылт тап белән капланган булып күренә һәм шул юеш үлән өстендә һәр эз кара тап булып күренеп торырга тиеш иде.- Ләкин бернинди эз күренми иде һәм бу хәл аларның икесенең дә күңеленә шик төшерә иде. Ниһаять, эз- Б. Полевой ләү өчен билгеләнгән ярты сәгать вакыт бетәр алдыннан, Уткинга карт разведчик аларны шаяртты кебек, һәм ул шушы вакытта үзенең гадәте буенча учак янында мыек астыннан гына көлеп утыра торгандыр кебек булып күренде. Ниһаять. Уткин чыдый алмады: — Отты бит безне, карт шайтан. Бетте, артык карар-тикшерер җир калмады инде, — дип куйды. — Ә син кара, игътибар белән- рәк кара... Ашыкма... Күзләреңне кызганма, — кайдадыр бик якын гына таныш тавыш ишетелде. Ташлар җанланды һәм нәкъ алар янында гына өелеп ята торган ташлар астыннан яңгырдан юешләнеп, асылынып төшкән сары мыеклы карт разведчикның шыксыз гына озын гәүдәсе күтәрелде. Торгач гимнастеркасын пөхтә генә итеп төзәтә, башындагы пилоткасын рәтли, винтовкасын җиңел генә итеп иңбашына сала да ул Уткин янына килеп аңа кулын суза. — Бир янчыгыңны... Уткин бер авыз сүз дә әйтмичә, беренче майда бүләк итеп алган һәм өстенә чигеп „Ватан сугышы героена истәлек" дип язылган зәңгәрсу төстәге ефәк янчыгын кесәсеннән чыгара да хөрмәт белән Чередниковка суза. Чередников бернәрсә дә булмаган шикелле янчыкны кулына ала, үзе ясаган кечкенә генә трубкасына тәмәке тутырып, тартып җибәрә, янчыкны пөхтә генә итеп бәйләп кире Уткинга бирә. — Бүләк итәм сиңа. Ләкин исеңдә тот, моннан ары карт солдат белән бәхәс тота торган булма... Моннан болай йомырка тавыкны өйрәтмәсен. /Аңлашыламы бу сезгә, иптәш УткинЧередников моңа кадәр дә ротада иң хөрмәтле кеше санала һәм иң батыр, иң оста разведчик данын казанган иде, бу бәхәс аның авторитетын тагын күтәреп җибәрде. Разведчик! Без гадәттә аны җитез, жылгыр, энергияле чырайлы, күкрәгендә автомат йөртә торган яшь кеше итеп күз алдына китерәбез. Николай Ильич Чередников яшь кеше түгел инде, озын буйлы,авыр гәүдәле, мыштыртык кына һәм бер дә сүзгә мавыкмый торган кеше ул- Ул үзе сөйләүгә караганда тыңларга яратарак бирә, сорауларга солдатча — кыска һәм чат итеп кенә жавап бирә. Йөргәндә ул автомат күтәреп йөрми, гадәттәге өч линияле рус винтовкасын яхшы күрә. Шулай булуга да карамастан, ул бик шәп разведчик һәм снайпер. Ул үзе Себер колхозчысы, гомер- гомергә җәнлек аулап килгән кешеләр нәселеннән. Сугышка ул җитди эш итеп карый. Немецларга көзәнгә караганда да канэчкечрәк һәм кәба- хәтрәк, бүрегә караганда да ерткыч- рак һәм зарарлырак, төлкегә караганда да хәйләкәррәк ерткыч итеп карый, һәм ул һәрвакыт армый - талмый аларны аулый, үзенең бөтен көннәрен шуның белән уздыра. Ул үзе кырган немецларның исәбен алып бармый, дусларының әйтүенә караганда, ул үтергән гитлерчыларның саны илледән артып киткән инде. Николай Ильичның чын хәрби белгечлеге — разведка. Ул үзе тавышсыз - тынсыз гына — җылгыр- лык, хәйләкәрлек белән, дошманны белеп, оста яшеренеп эш итүгә нигезләнгән разведка ягындагы кеше. Бер ялгызы гынамы яки үзенең пары Иван Гришин исемле сары, шадра, боек малай беләнме, алар дошман урнашкан җиргә кәлтә елан кебек шуышып баралар да кирәкле нәрсәне күзәтеп, тикшереп кайталар. Кайчакларда алар юлда барышлый йокымсырап торган часовойны салкын корал белән урыныннан алалар да шулай ук шыпырт кына кайтып, киләләр. Чередников яшьләрне үзенчә бик оста итеп яшеренергә өйрәтә, каты яңгыр астында һәм карлы буранда, эссе кояш нурлары астындз яки һавада безелдәп йөргән озынборыннар болыты астында сәгатьләр буена түзеп утырырга өйрәтә. Ндым тавышсыз - тынсыз булсын өчен итек табанына ничек итеп киез бәйләргә кирәклеген өйрәтә. Үзе иске балык җәтмәсеннән үләннәр, ботаклар һәм каерылар белән тегеп 132 Карт солдат 133 эшләгән һәм ротада дан казанган маскировка халатын бөтен кешегә күрсәтә. Чынлап та бу халатны кигәндә аны берничә адымнан да аерып булмый иде. Разведкага яки ауга чыкканда коралның өстенә ничек итеп май сөртергә һәм кояшта ялтырамасын, сизелерлек булмасын өчен шул май өстенә саклык белән генә ком яки тузан сибәргә кирәклеген күрсәтеп бирә, уннарча башка төрле вак-төяк нәрсәләргә өйрәтә. Ләкин ул разведкага зур төркем булып баруны яратмый. — Безнең эш шыпырт кына эшләнә торган эш. Немец — хәйләкәр, куркытылган, сак ерткыч ул, аны акыл белән эләктерергә кирәк. Чередников үзе чыннан да акыл белән эш итә. Бер вакытны ана ,тел“ алып кайтырга боерык бирелә. Ул үз часте оборонасының сул канатына китә. Янда разведчикларның беркайчан да йөргәннәре юк иде. Чөнки ул тирәнең җире кола ялан кебек тип-тигез җәелеп ята иде, һәм Николай Ивановичның исәбенчә биредә немецлар саксызрак булырга тиешләр иде. Монда ул боевое охранение сугышчылары белән бергә озак кына вакыт буена немецларның алгы кырыен өйрәнеп ята. Немецларның хәбәрләшү юлларының траншеядән кайсы урында аерылып киткәнен күреп ала. Яннары үзенең плащын кигән килеш нәкъ менә шул урынга үрмәләп бара да бруствер артына ята һәм көтә, таш кебек хәрәкәтсез калып, түземлелек белән көтә. Узып киткән беренче немец разведчикка ошамый. Ул килбәтсез зур һәм юан була, аны күтәреп алып кайтуы кыен булган булыр иде. Яны уздырып җибәргәч, ул еракта ятышлы гәүдәле немец күренгәнне көтеп ала да, аны якын ук җибәрә, ә аннары приклады белән сугып аны һуштан яздыра, тавышсыз-тынсыз гына итеп, аны югарыга тартып ала һәм аны күтәреп, бер генә патрон да атмыйча, шуышып үрмәләп „телне" үз частена алып кайта. Икенче юлны, частька немецларның нәрсәдер эшләргә әзерләнүләре турында мәгълүмат килгәч, һәм һич кичекмәстән „тел" табып алып кайтырга кирәк булгач, тагын Чередни- ковны җибәрәләр. Командирның боерыгын ишетеп, ул плащын, винтовкасын ала да алгы кырыйга таба юнәлә. Бөтенләй караңгы төшеп җиткәнне дә көтмәстән ул үз часте оборонасы чигеннән үрмәләп чыгып китә, һәм немец окопларына таба ул шул чаклы җылгыр бара башлый, хәтта аның баруын күзәтеп торган үз кешеләребез дә аны күздән югалталар. Ләкин немецларга егерме адымнар чамасы калгач, ул ни өчендер аяк үрә баса. Безнең дозорда утыручыларыбыз немецлар ягыннан берничә тапкыр автоматтан аткан тавыш ишетәләр, разведчикның ничек кулларын киң итеп җәеп йөз түбән егылганын күрәләр, һәм бөтен җир тып-тын кала. Куерганнан-куера барган эңгер-меңгер вакытында ул егылган урында кулларын шыксыз күтәреп, хәрәкәтсез яткан бер гәүдә күренеп тора. Немецлар үлек янына шуышып килергә маташып карыйлар. Безнекеләр шунда ук аларга ут ачалар. Иван Гришин алдагы дозор сугышчылары белән бергә утыра иде. Ул барсын да күреп торды һәм, битләреннән агып төшкән күз яшьләрен артка таба борылып, сиздермичә генә сөртеп ала иде. Ул үз дустының гәүдәсен алып чыгу өчен караңгы төшкәнне көтә. Караңгы төшеп, төн кергәч, Гришин бруствер аша сикереп окоптан чыга да, киртәләр аша үтеп, „битараф" җир аша шуыша. Менә шул вакытта ул кинәт үләннәр арасыннан авыр гына хырылдап сулаган тавыш ишетә. Кемдер аңа таба шуышып килә. Гришин тынын да чыгармыйча поса һәм көтмәгәндә дустының тавышын ишетә: — Кем бар анда? Ятма, үз кешеләр. Пароль — „миномет". Я, нәрсә анда посып ятасың, ишетми дип уйлыйсыңмы әллә, илтешергә булыш. Я әле. Заданиенең мөһимлеген аңлап, разведчик тәвәккәлләргә карар биргән булып чыкты. Яның исәбе менә ничек булган: немецлар окопларына якынлашырга да үзен аларга күр- 134 Б. ПолевоЗ сәтергә. Немецлар атып җибәргәнче егылырга да, үлгән булып ятырга, караңгы төшү белән аның гәүдәсен актарырга киләчәк немецларны кө- ' тәргә дә менә шул немецны птел“ итеп тотып алып кайтырга. — Мин алар белән өченче тапкыр сугышам инде. Аларның бөтен кыланышлары миңа билгеле. Немец үлекне килеп актармыйча һич тә түзә алмый, — соңыннан ул үз иптәшләренә шулай аңлатып бирде. Күптән түгел генә Николай Чередниковка полковник бер үк вакытта „Батырлык өчен* медале белән Кызыл Йолдыз ордены тапшырды. Үзе өчен тантаналы булган бу көндә, элекке аз сүзле Чередниковның теле ачылып китте. Шуннан соң ул сүзгә керешеп иптәшләренә үзенең бик яшь новобранец чагында ук Брусилов һөҗүмендә катнашканын, ул чагында рус гаскәрләренең ударына чыдый алмыйча немецларның ничек табан ялтыратуларын, бер төркем иптәшләре белән үзе теләп дошман тылына кереп киткәнен, Австрия капитанын ничек пленга алып коралсызландыруын һәм алып кайтканын, моның өчен беренче бүләк — Георгиевский крест алганын сөйләп бирде. Аннарьг'ул немецларның 1918 нче елда ничек руслардан качканнарын, кызыл гаскәр полкларының аларны ничек куа барганнарын һәм, полк командирының приказы буенча, бер төркем кызылармеецлар белән үзенең ничек итеп немецлар тылына барганын, дошман штабының повоз- каларын эләктереп алып, аннан акча һәм документ белән тулы сандыклар алып кайтуын һәм менә шул эшләр өчен дивизия командирының үз кулы белән Чередниковка көмеш сәгать тоттыруын сөйләп ташлый. Карт разведчик үзенең шул калын, зур сәгатен кесәсеннән чыгара. Аның капкачына—чукып аркылыторкылы ике винтовка ясалган һәм: „Гайрәтлелек, батырлык һәм тырышлык күрсәткән өчен" дип язылган иде. Сәгать бик озак кулдан кулга йөри һәм ул кире хуҗасы кулына кайтып кергәч, хуҗа сәгатьнең циферблатына карап уйланып куя. — Ул чакта без немецларны бик каты кудык... Кызу кудык... Алар артыннан көчкә, көчкә генә җитешеп бардык. Хәзер дә куарбыз, туганкайларым, моңа күп калмады инде. һәм ул үзенең калын сәгатенә карап уйга чумганы хәлдә сүзеннән туктады. Хәрәкәттәте армия.