Логотип Казан Утлары
Драма

Даулы көннәр

 Драманың өченче пәрдәсе. Шәүлихан өе эче. Пәрдә ачылганда бер кем дә юк. Бераздан өстебашлары тәртипсез хәлдә, исрек Шәүлихан чыга, кача-поса нәрсәдер эзли. Шәүлихан. Яя сакый кадәхеңне мул тутырып Күбекләнгән ялкын ширбәтең китер, Тереклектән бизгән җаным өчен Көч бирерлек дәрманең китер. Мин эчәрмен тәмләп ул кәүсәрең, Бар дөньяның шатлыгын кочып. Дәрт кабызыр арган йөрәгемә Кәдәхеңнән сучанлар очып. Яның белән рухым тынмый икән, Ял иреннәр миңа бирерсез, Инде алар да кәйфем табалмаса, Юк Хафыйзга дәва диерсез. Ханзафа керә. X а н з а ф а. Тагын йокламадың, тагын бәет укыйсыңмы? Шәүлихан. Булмый, карчык. Күзне йокы алмый. Тагын бераз салып бирер идең. Ханзафа. Каян алыйм? Бая актыккысын эчтең ич. Шәүлихан. Калгандыр әле. Мин бит үзем белән күпме спирт китердем. Ханзафа. Бер туктаусыз үгез- бозау кебек эчүеңә ничкәсе белән булса да төтмәс иде. Шәүлихан. Җанкисәгем, Ханзафа, әйтмим мин, син хак! Баш авырта, зинһар сүзем тыңла инде! Ханзафа. Юк, тыңламыйм, менә мунча яктырдым, парлап керерсең дә шулпа ашап, йокларсың. Шәүлихан. Ялла хакына дип сорыйм. Бер генә графинчик, булмый икән, бер генә дустыган бир. Ханзафа. Син шуны беләсеңме? Иртәгә сиңа волостька барырга кирәк. Шәүлихан. Әйе, әйе, китәргә кирәк. Шуның өчен дә мин синнән баш төзәтергә сорыйм. Ха н з а ф а. Сүзеңне әрәм итеп сорама, бирмим булгач, бирмим. Шәүлихан. Ул чагында хуш! (Китә башлый.) Ханзафа. Син, кая? Шәүлихан. Рус авылына самогон эзләргә китәм. Ханзафа. Бар, бар. Старшина башың белән аракы эзләп йөр. Шәүлихан. Йөрим. Туйганчы эчәм дә, буранда адашып үләм. Барыбер минем бер кемгә дә кирәгем юк. Халык яратмый, улларым санга сукмый. Ханзафа. Нигә син балаларча иркәләнеп сөйлисең? Шәүлихан. Әйе, әйе, берегез дә яратмыйсыз, хәтта син дә мине читкә кагасың. Бер дустыган аракыңны да кызганасың. Ханзафа. Мин аракы кызганмыйм. Ил өстендәге абруеңны, Шәүлихан старшина дигән даныңны кызганам. Шәүлихан. Чәнчелеп китсен ул старшина!.. Туйдым инде ул хөрмәттән. Туйдым инде көн дә ишеткән нәләттән. Ханзафа. Ялай булгач ташла, аның өчен нигә эчәсең? Шәүлихан. Эчкәч җиңелрәк .Даулы көннәр 55 тоела. Йончыган тәңгә көч кергән кебек була... (Җылый.) X а н з а ф а. Менә инде, сакаллы сабый, юк нәрсәгә яшь түгә. Ярый, өлама, бераз калдырган идем, эчәрсең. Тик, кара аны, бусы ахыргысы булсын. Шәүлихан. Нхыргысы һәм иң соңгысы булыр!.. Китәләр. Бүлмәдән Нурия чыга. Нурия. Ни өчен бу Наһар түтәй юк икән? Әллә, ходаем, җибәргән хатымны кире кактымы?.. Шуның белән мәңге бәхетсезлек упкынына •аттымы?.. Тизрәк бу газаплы көннәремнең чигенә җитәсе, шушы йортка бәйләп тоткан серле хәйләләрнең төеннәрен чишәсе иде. Наһар керә. Сөйлә, түтәй, күрдеңме? Наһар. Күрдем, Нурия, күрдем. Менә җавабы. Нурия (хатны укып). „Нурия! Хәзерләнеп тор. Бүген шәһәргә качабыз“. Ничек, миңа качарга диме! Наһар. Әйе, Нурия, ул хәзер ат эзләргә булды. Кичкә качабыз ди. Нурия. Юк, .юк. Бу мөмкин түгел. Мин бит аңар эшен йөртергә Духовный собрание аша аертып алырга дидем. Нигә мине андый эшкә өнди ул? Наһар. Күрәсең, шулай эшләү уңайлырак. Нурия. Юк, мин рыйза түгел. Хат язам, илтеп кайтырсың. Бүген кичкә әтиләрдә күрешергә теләвемне әйтерсең. (Язарга утыра.) Ханзафа керә. Ханзафа. Килен, нишлисең монда? Нурия. Минме?.. Мин Касыймханга хат язам... Ханзафа. Юк, юк, килен, сиңа хат язарга ярамый. Син сырхисың. Нурия. Юк, әнкәй, мине борчыйсың. Бүген минем кәефем яхшы. Үземне сау-сәламәт хис итәм. Ханзафа. Өзлегерсең дип куркам. Ә син монда нишләп торасың? Наһар. Керләр алырга килгән ■идем. Ханзафа. Бая гына алып киттең бит! Н у р и я. Нк керләрем калган иде. Әйдә, түтәй, җыйнап алырсың. (Китәләр.) Әхтәри керә. Әхтәр и. Саумы, кодагый? Ханзафа. Син дә әллә кая йөрисең. Әхтәри. Эш күп, кодагый. Эш, гүргә керсәң дә котыла алмассың, ахры. Кияүдән хәбәр юкмы? Ханзафа. Юк, кода, юк. Әхтәри. Кода ни хәлдә? Ханзафа. һаман бер килеш чо- мыра. Әхтәри. Бик озаклаган. Ханзафа. Сөйләмә инде. Бер яктан ул борчый, икенчедән, кызың тынычлык бирми. Әхтәри. Ачык сөйлә, кодагый, әллә берәр эшен сиздеңме? Ханзафа. Нуру булып ятулары бары да хәйлә, бары да алдау гына. Теге Биктимер биглае белән элемтә тоталар ахры. Әхтәри. Шулаймы? Каян белдең, кодагый? Ханзафа. Мраларында Наһар солдатка йөри бугай. Әле менә хәзер дә нидер сөйләшеп торалар иде. Мин бу якка чыгуга килен бүлмәсенә кереп киттеләр. Мртта Шәүлихан тавышы. Тагын уянды. (Китә.) Наһар бүлмәдән чыга. Ә х т ә р и. Шәмсенаһар килен!.. Сиңа үпкәм зур. Наһар. Нигә, Әхтәри абзый? Әхтәри. Яшь кияүгә чыккансың, никах мәҗлесе уздыргансың, мине читтә калдырдың. Ашап бетерер дидеңме? Наһар. Өем бәләкәй булганга чакыра алмадым, шул, Әхтәри абзый, гаеп итмә инде, бер ара тагын җиңги белән парлап килерсез әле. Әхтәри. Учыңда нәрсә ул? Наһар. Ул ни... Идәндә аунап йөри иде бер кәгазь кисәге шунда. Әхтәри. Кая әле, кая, Шәүлихан коданың кирәкле язуы булмасын. 56 Таҗи Гыйззәт Наһар. Юк, андый кәгазь түгел ул. (Китә башлый) Әхтәр и. Тукта, качма, бир монда!.. (Талап ала.) Бар. себерке, эзең булмасын!.. (Куып чыгара.) Ханзафа керә. Булды, кодагый, менә шушы язуны укы әле. Ханзафа (укый). „Нургали, минем монда һәр адымымны күзәтәләр. Кичкә әтиләргә кунарга барырга торам. Ындыр артлатып мунча чарачасына килерсең, шунда сөйләшербез/ Кода, моны каян төшердең? Әхтәр и. Наһар себерке кулыннан алдым. Димәк ул аны Биктимер ристанына илтә торган булган. Ханзафа. Шулай булып чыга. Инде нишлибез, кода? Әхтәр и. Шаулама, кодагый, мин ул азгын баланы кызык итәм. Алдап өйгә алып китәм дә, караңгы базга бикләп куям- Аннан Касыймхан кияүне алдырырга ат җиктереп кеше чаптырам. Ханзафа. Шулай ит, кода, мин аларны саклап тора алмыйм. Әхтәр и. Кызым, кызым, Биби- нурия!.. Нурия чыга. Нурия. Әти килгән икән, исәнме? Әхтәр и. Хәлең ничек, бәбкәем? Нурия. Бүген аллага шөкер, кәефем бик әйбәт. Әхтәр и. Әйбәттер шул, кызым, әйбәттер, күзләрең дә нурланган... Менә нәрсә, кызым. Әниең мине сине алырга җибәргән иде. Сыйланып кайтырсың. Нурия. Ярый, әти, үзем дә сезгә барырга җыена идем әле. Әхтәр и. Шулаймени? Бар алайса, киенеп чык. Нурия китә. Ханзафа. Ха-ха-ха!.. Карт төлке, нинди оста сөйлисең. Әхтәр и. Май кап, кодагый, бер атуда куш куян! Теге ристанын хәзер китерәм. Сакларга кеше куеп, берәр җирен имгәттерәм. Башкача аннан котылып булмады. Нурия киенеп чыга. Нурия. Әйдә, әти, киттек. Әхтәр и. Ашыкма, кызым, ашыкма, абынып егылырсың. (Китәләр.) Шәүлихан керә. Шәүлихан. Карчык, хәзер генә миңа губернатор килде. Мужиклар өстеннән жалоба бирде. Шунда судья Пантелей Пантелеевич дьякон хатынына кул салып, недоимка түләүдән баш тартты. Ханзафа. Ничек, ничек дидең? Шәүлихан. Мин аларны арестовать иттерәм. Ханзафа. Кемне, губернаторнымы? Шәүлихан. Түгел, мужикларны. Ханзафа. Авызың ни сөйләгәнне колагың ишетәме? һич сүзеңнең атасы-анасы юк. Шәүлихан. Әй, мин монда ник кердем. Син чакырдыңмы? Ханзафа. Юк, үзең кердең. Шәүлихан. Ну, шайтан алгырыГ Ханзафа. Бар, кереп ят. Тагын саташа башлагансың. Әнә, Касыймхан кайтты, зинһар күренмә. (Шәүлихан бүлмәгә, Ханзафа тышка, китә) Касыймхан белән Ханзафа керә. Касыймхан. Әти өйдәмени? Ханзафа. Өйдә, өченче көн инде. Касыймхан. Тагын эчәме? Ханзафа. Аның шул инде. Өзгәне дә юк. Эчә дә чалган үгез кебек гырлап йоклый. Уяна да тагын аракы даулый. Касыймхан. Нурия кая? Ханзафа. Кодаларда. Касыймхан. Анда нишли? Ханзафа. Сорама инде, улым, әллә ниләр булды. Теге биглае кайтты бит. Касыймхан. Ишеттем. Ханзафа. Әхтәри кода белән бик зур гаебен тоттык. Касыймхан. Нинди гаебен? Ханзафа. Биглае кайтканнан бирле авырган булып бүлмәсендә .Даулы көннәр 57 ята иде. Бүген күрәм, Наһар солдатка белән пыш-пыш сөйләшеп йөриләр. Шикләнә башладым. Әх- тәри коданы чакырттым. Бер вакытны бу якка килеп керсәм, тагы да шул Наһар кергән. Нурия нәрсәдер язып маташа, нишлисең дим, килен аптырап калды. Касыймханга хат язам ди. Соңыннан беленде, бөтенләй сиңа булмаган, менә шушы хатны язган. (Хат, бирә.) Мин түбән өйгә төшеп ашарга хәзерләтим. Миңлекамал, Миңлекамал, кайда син? 1 (Китә,. Касыймхан хат укый.) Шашкан кыяфәттә Шәүлихан чабып керә. Шәүлихан. Килмә, килмә, кит, Касыймхан! Касыймхан. Әти, сиңа ни булды? Шәүлихан. Балта тотып чабарга киләләр. Касыймхан. Син нәрсә, саташасыңмы? Шәүлихан. Әнә алар, тәрәзәдән керделәр, дуңгызга әверелделәр... Касыймхан. Курыкма, бернинди дә дуңгыз юк. Миңа кара әле, мине таныйсыңмы? Шәүлихан. Таныйм, Илья Петрович. Касыймхан. Түгел, бу мин — Касыймхан. Шәүлихан. Касыймхан?.. Улым, алар миңа йокларга бирмиләр, төшемә керәләр, күз алдыма киләләр... (Җылый.) Касыймхан. Кыяфәтеңне кара, кемгә ошыйсың.- Шәүлихан. Беләм, сынок, бе- ләм. К а с ы й м х а н. Белгәч үз үзеңне тыярга, кулга алырга мөмкиндер? Шәүлихан. Аңламыйсың син алкоголикның хәлен. Аңламыйсың, ул каһәр төшкән агуны. Эчкәннән соң бар акылыңны башыңнан китәрә, төрле бозыклыкларны эшләргә мәҗбүр итә. Шуның өчен дә гарәпләр „Әлхәмри өммел хәбаясен“ дип исем биргәннәр, ягъни һәрбер бозыклыкның атасы дигән сүз. Шул агудан кешеләрне коткарыр өчен бер дару тапсыннар иде. Касыймхан. Аның даруы бар: беренче рюмкасын эчмәскә генә> кирәк. Шәүлихан. Дөрес, улым, моннан соң шулай итәм, эчмим. Бөтенләй ташлыйм, ни дисең? Касыймхан. Бик яхшы булыр, ләкин тукран тәүбәсе булып кал- маса ярый. Шәүлихан. Юк, юк, улым, валлаһи эчмим. Хәтта якын да китермим. Синең бераз гына запасың юкмы? Касыймхан. Менә инде, хәзер генә алла исме белән ант итеп, эчмим дидең ич. Шәүлихан. Мин бит бу көннән соң дидем. Шуның өчен бүген эчеп калырга кирәк. Кая сйнең, бир әле. Касыймхан. Юк, әти, алып кайтмадым. Шәүлихан. Ярый инде, кыланма, мин бик яхшы беләм. Син запассыз йөрмисең. Касыймхан. Шулай иде, бүген туры килмәде. Шәүлихан. Баш авырта, сынок, тыңла инде. Әйтерсең менә тимер кыршау белән тартып куйганнар. Сынок, соңгы тапкыр сыйла инде. Касыймхан. Бер бәйләнсәң язгы бизгәктән дә яманрак син. Хәер, монсы соңгысы булыр... Шәүлихан. Соңгысы һәм ахыргысы булыр. {Китә.) Нурия керә. Нурия. Кайткансың икән. Касыймхан. Әллә көтмәгән идеңме? Нурия. Нишләп көтмәскә ди, бик көттем. Касыймхан. Шулаймикән? Ирен көткән хатын биләмдә йөрми ул. Нурия. Нинди биләм? Әти килеп чакырган иде. Аларда булдым. Касыймхан. Сумалдан тәңкәң кайткан икән. Нурия. Шулай диләр. Касыймхан. Фронтта сугышмыйча нишләп монда йөри ул? Нурия. Мин каян белим? Касыймхан. Миңа кара әле. Нурия. Менә инде кызык... К а с ы й м х а н. Ояласың? 38 Таҗи Гыйззәт Нурия. Нишләп оялыйм? Касыймхан. Ах, синең бу күзләрең, нинди серлеләр, нинди хәйләкәрләр. Нигә калтырыйсың? Нури я. Саулыгым юк. Касыймхан. Шулаймени? Ни булды? Нурия. Салкын тидердем ахры. Касыймхан. Кая хатыңны күрсәт әле. Нурия. Нинди хат? Касыймхан. Бүген миңа язган хатыңны. Нурия. Сиңа нигә ул? Касыймхан. Миңа булган карашыңны укып беләсем килә. Ялгышмаган, синең миңа беренче кат язуың бугай. Кая, бир әле. Нури я. Мин аны язып бетерә алмадым. Касыймхан. Язган кадәресен бир. Нурия. Килешсез чыкканга ертып ташладым. Касыймхан. Ялганлыйсың!.. Син аны Биктимер кубышсына язгансың. Нурия китә башлый. Тукта, кая барасың?.. Нурия. /Линем кәефем юк. Касыймхан. Әче хакыйкатьле сорауга җавап бирүдән качасыңмы? Нурия. Тотма, җибәр, мин синнән куркам. Касыймхан. Икрар ит—яздыңмы? Нурия. Нигә син мине газаплыйсың? Касыймхан. Юк, син миңа җавап бир — яздыңмы? Н у р и я. Әйттем бит инде — язмадым. Касыйм х а н. Ә мин әйтәм язгансың. Нурия. Ышан миңа—язмадым. Касыймхан. Әйе, әйе, сиңа ышанырга ярый, чөнки син хыянәтче хатын!.. Нурия. Ялган!.. Син аны исбат итә алмассың. Касыймхан. Менә бу нәрсә?.. {Битенә бәрә.) Синең һәрбер сүзен алдауга корылган, һәрбер елмаюларың хәйлә-мәкер белән сугарылган. Җыла, җыла, бәлки мине ышандырырсың, бәлки хыянәтле яшең белән керле калебеңне арындырырсың. Я, ходай, минем өчен нинди зур хурлык, нинди йөз кызыллыгы. (Икесе ике җирдә сүзсез катып торалар.) Бар, әйберләреңне җыештыр. Нурия. Нигә? Касыймхан. Китәбез. Нурия. Кая? Касыймхан. Шәһәргә. Нурия. Анда нигә? Нәрсәгә? Касыймхан. Ансы синең эш түгел. Нурия. Ни өчен барганымны белергә тиешмендер дип саныйм. Касыймхан. Син ауру, духтор- га күрсәтәм. Нурия. Минем бер җирем дә авыртмый һәм мин бер кая да бармыйм. Касыймхан. Мин әйткәч барырсың. Нурия. Бармам, мин синең колың түгел. Касыймхан. Югал күземнән!.. {Әйберләр белән кизәнеп кычкыра.) Нурия китә. Касыймхан ерткыч хайван шикелле ишекле түрле йөри. Мтылган бөке шикелле ишектән ^асарый килеп керә. Басарый. Касыймхан, беттек, тотылдык! Әдәм көлкеседәй отылдык! Касыймхан. Ничек отылдык? Басарый. Биктимер Нургалие мине эт урнына тотып кыйнады. Минем, күрәсеңме, өч тешемне какшатты. Бөтен тәпиләрне аксатты. Касыймхан. Ни өчен? Басарый. Кичә мин волостьта идем. Ике тапкыр мине сорап сезнең өйгә килгән дә, минем янга барсын әле, дип әйтеп калдырган. Кайтып керү белән атны туармыйча аларга киттем. Барсам, җизнәсе белән утыралар, икесе дә кызмача, кесәсеннән хат чыгарды да: „Әниләргә килгән менә шушы хатка син, кабахәт, кулың суздыңмы, әти дигән сүзне син, корчаңгы, боздыңмы?" ди. Икмәк белән ант иттем, ышанмады. Шуннан бугазымнан тотып алды да, җиргә сузып салып, гыр-гырымнан буа башлады. Касыймхан. Я, я, шуннан? Басарый. Шуннан ялган сөйләүдә файда юклыгын аңладым. Эш Даулы көннәр '59 нең ничек булганын әйтергә туры килде. Касыймхан. Сатлык җан!.. гына суга.) Нигә син аны әйттең, нигә тел яздың? Басарый. Түзәрлегем калмады. Буып үтерер иде. Касыймхан. Куркак җан булып яшәвеңә караганда үлеп тончыккан булсаң, дөньяда бер хаин кимер иде. Моның өчен ул сине, беләсеңме, нишләтер? Ялган документ ясавың эчен алты елга төрмәгә яптырыр. Хәзер үк прошение яз. Басарый. Нинди прошение? Касыймхан. Сине кыйнавы турында, судка бирербез. Басарый. Н соң минем хаттагы сүзне бозу гаебем? Касыймхан. Бер ни дә түгел, буып үтерә башлагач, җанымны саклап калу өчен булмаганны әйтергә мәҗбүр булдым диерсең. Басарый. Ярый ла ышансалар. Касыймхан. Ышанырлар. Ул •якларын үзем карармын. Басарый китә. Ханзафа керә. Хан за фа. Улым, ашарга хәзерләткән идем. Касыймхан. Рәхмәт, әни, ашасым килми. Ханзафа. Нишләп? Касыймхан. Тамагым тук, ахры. Ханзафа. Әйттем мин сиңа, кара мужик кызына өйләнмә дидем. Тыңламадың. Ул килгәннән бирле йортта бәрәкәт бетте, тыныч тормышыбызның рәхәте китте. Инде нишлисең, бер хатынга ике ир булыр. Касыймхан. Нның бернинди дә цәхле юк. Шәригать буенча талак ителгән. Ирлек нәфәкасе киселгән. Ханзафа. Ул анда хөкемгә би- рәм, барысын җавапка тарттырам, дип йөри икән. Урыс законының аны яклавы бар диләр. Касыймхан. Калдыр аны. Бә- хетсезлектән хәбәр биргән карга төсле каргылдап торма. Әнә бар, Җамалый абзыйга чыгып әйт, миңа ат җиксен. Ханзафа. Тагын кая барасың? Касыймхан. Теге өстрәвелчекне шәһәргә алып китәм. Ханзафа. Юкка гына үз сүзеңне итәсең, аерып җибәрергә иде. Касыймхан. Җитәр инде, сезнең сүзегезгә карап, икене аердым. Ханзафа. Үз дигәнең булмагач, берәү дә гаепле түгел. Әллә илдә хатын беткәнме? Менә дигән морза кызын алырсың. Касыймхан. Минем абруемны, ирлек намусымны кая куясың? Ниндидер бер хәерче малаеннан куркып, хатынын аерды, дип бөтен ил көләр иде бугай. Әллә нинди түбәнлекләр, хәтта җинаятьләр эшләрмен, әмма .ул оятны күтәрмәм. Бар инде, бар, ат җиксеннәр. Ханзафа. Җамалый, Җамалый, дим!.. (Кшпә.) Әхтәри керә. Әхтәр и. Исән кайттыңмы, кияү? Касыймхан. Исән. Нигә чакырткач килмисең? Әхтәри. Шунда ук килә идем, юлда хәзрәт очратып туктатты. Бичара, күз яше белән зарланып җы- лый, теге Биктимер малае килгән иде. Нигә минем хатынга никах укыдың, мин сине, чалмалы картны, судка бирәм, төрмәгә яптырам, дип әйтә ди. Аннан бүген хатын-кыз котырды. Казна урманыннан утын сорыйлар, язгы чәчүгә орлык даулыйлар. Өйгә кайтсам артымнан киләләр, урамга чыксам ияреп йөриләр. Касыймхан. Нигә волостька хәбәр итмисең? Нигә стражниклар чакыртмыйсың? Әхтәри. Чакырдым, килмиләр. Кода булса әнә ул хәлдә ята, уряднигын өйдә юк диләр. Тизрәк килсеннәр иде. Беренче итеп Биктимер солдатны тотып бирер идем. Хатын- кызларны да шул карт шайтан котырта бугай. Бүген иртәдән бирле урамда йөри. Очраган бер кешегә Петербур хәлләре турында сөйли ди. Әнә хәзер дә пожар сарае алдында утыра, җыйналган халыкка нәрсәдер сөйли. Касыймхан. Белергә иде, ул аларга ни сөйли икән? Әхт ә р и. Нхирәт гамәле турында 60 Тажи Гыйззәт түгелдер. Шунсы гаҗәп, аның бит үз гомрендә пожар сарае алдында чыкканы юк иде. Ә бүген, күкәй баскан күркә шикелле, шунда утыра. Бара башласаң сүзен читкә борып җибәрә дә, әкият сөйләргә керешә. Касыймхан. Я, бабай, кызыңның бу гаебе өчен миңа нинди киңәш бирәсең? Ә х т ә р и. Үтерсәң дә хәләл инде, кияү. Тик шул кадәресе бар. Кайчагында дүрт аяклы ат та абынып куйгалый. Минемчә бик әйбәтләп, татарчалап пешерергә дә. кичерергә кирәк. Касыймхан. Юк, кичермим һәм мин аны ормыйм, сукмыйм да, бары тик аерып җибәрәм. Әхтәр и. Аерасың? Касыймхан. Башкача мөмкин түгел, үзең уйлап кара, шундый хәлләрдән соң ничек итеп мин аның белән торыйм. Әхтәр и. Ансы дөрес, кияү, шулай да бит аны бер кем белгәне, ишеткәне юк әле, эчтән тынарбыз. Касыймхан. Юк, булдыра алмыйм. Әхтәр и {алдына тезләнеп). Кияү, ике күзем, ил каршында, безне кимсетмә, сезнең кебек кешеләргә кардәш булу бәхтеннән мәхрүм калдырма. Без анасы белән ул азгынны үгетләрбез, колың булып хезмәт итәргә димнәрбез. Зинһар безне Биктимерләр нәсәбенә иш итмә. Касыймхан. Ярый, тор, бабай, синдәй өлкән карт атаның үтенечен читкә кага алмыйм. Мин аны үзем белән шәһәргә алып китәм, бәлки төзәлер. Әхтәри. Төзәлер, кияү, төзәлер. К а с ы й м х а н. Безнең йортка күз- колак булырсың, зыян салмасыннар. Төннә белән берничә кешене яшрен караулга куйсаң да ярар. Әхтәри. Була, кияү, була, эшләрбез. Касыймхан. Аннан Ясәвигә кайткач әйтерсең, бу көннән товарларны сатуны туктатып,подвалларга яшерсен. Кулындагы акчаларны алтын-көмешкә алыштырсын. Әхтәри. Әллә, кияү, хәвефле хәбәр йөриме? Касыймхан. Зур шәһәрләрдә буталышлар башланды. Әхтәри. Алай икән... Димәк ул, Биктимер, юкны сөйләми? Касыймхан. Нәрсә анда шаулыйлар? Әхтәри. Шул инде, җыен җыеп тагын нидер даулыйлар. Яхшылыкны белмәделәр, курку белән тузгытыйм әле. {Китә.} Ханзафа керә. X а н з а ф а. Улым, атың җигелгән. Касыймхан. Хәзер, әни. Теге булдымикән? - Ханзафа. Булган ахры, ул анда бөтен әйберләрен җыйган. Ичмасам, бер көнгә генә калырга иде. Эштән чыккан атаң белән ялгызым калам бит. Касыймхан. Бабай белән сөйләштем, ул сиңа ярдәм итәр. Әнә? әти уянды. (Ханзафа китә.) Нурия керә. Җыенып беттеңме? Нурия. Беттем. Касыймхан. Кирәк әйберләреңне алдыңмы? Нурия. Инәмне дә калдырмадым. Касыймхан. Әйдә, алайса, китәбез. Нурия. Бар, чыга тор. Касыймхан. Син? Нурия. Мин көтәм әле. Касыймхан. Кемне? Нурия. Әйберләремне төяргә ат көтәм. Касыймхан. Соң бит атым җигелгән. Нурия. Минем әйберләрем. куп* бер чанага сыймыйбыз. Касыймхан. Син нәрсә минем белән уйныйсың? Нурия. Юк, уйнамыйм. Касыймхан. Шулай булгач^ нинди ат турында сүз бара? Нурия. Мин синең белән артык торалмыйм, китәм. Касыймхан. Ах, син, уйнашчы! Нурия. Их, син, кабахәт!.. Пычрак җан, фахиш кеше!.. Аз гына намусың булса андый сүзне телгә .Даулы көннәр 61 алудан тартыныр идең. Хәер, синең бит бер генә дә самими сүзең булмаган кебек, кеше рәнҗетүдән чир- кәнерлек йөзең дә юк. Бөтен тормышың ялган, фахишлеккә корылган. Халык алдаучы, казна талаучы, жулик!.. Касыймхан. Җитәр!., (һөэк;үм итә.) Нурия. Әй, халык, ярдәм итегез! {Куышып йөриләр, Нурияне тотып буа башлый.) Нургали керә. Нургали. Җибәр аны, бурсык баласы! Касыймхан. Сиңа монда ни кирәк? Нургали. Менә шушы хат буенча исәпхисапларны өзәргә килдем. Нәрсә белән түлисең, каның белән- ме, әллә пычрак җаның беләнме? Касыймхан. Чык минем өемнән. {Куркып кача башлый.) Нургали. Юк, качмый тор әле! (Кулына камчы алып артыннан китә. Артта чаж-чож иткән камчы тавышы.) Касыймхан. Караул, талыйлар!.. Ханзафа керә. Хан за фа. Нинди тавыш, кемне кыйныйлар? (Китә.) Бераздан хәле бетеп Нургали чыга. Нургали. Әйдә, Нурия, киттек. Нурия. Кая? Нургали. Шәһәргә Гөлчирәләр янына китәбез. Нурия. Әйдә, ал әйберләрне. {Китәләр) Касыймхан белән Ханзафа керә. Ха н з а ф а. Тукта, улым, баш-күзеңне юарга кирәк. Бу көенчә кая барасың? Касыймхан. Ярдәмгә чабам, команда китертәм. Ханзафа. Йөрмә, улым. Үз башыңа бәлә алырсың. (Китәләр.) Туңып, калтырап Шәүлихан керә. Шәүлихан. Болар кая киткәннәр? Ишекләре ачык калган. Канзаса, Ханзафа, дим! Ух, бу баш ничек авырта!.. Ханзафа керә. Кайда йөрисең? Ханзафа. Син бер нәрсә дә ишетмәдеңме? Шәүлихан. Йокыга киткән идем. Туңып уяндым. Ни булды соң? Ханзафа. Биктимер биглае килеп, камчы белән Касыймханны кыйнады. Шәүлихан. Ныграк бирергә иде. Ханзафа. Кемне? Шәүлихан. Биктимер малаен. Ханзафа. Мин сиңа Касыймханны кыйнады дим. Шәүлихан. Шулаймени? Баш эшләми шул, карчык, баш! Ханзафа. Эшләмәсә мин нишлим? Шәүлихан. Запасың юкмы дим! Ханзафа. Эч пошкан чакта куй әле шул исерек башыңны! Әнә өйнең асты өскә килгән. Миңле Камал монда кер әле. (Китә.) Шәүлихан эзләнергә керешә. Илья керә. Илья. Исәнме, Шәүлихан Нюха- нович! Тереләсезме? Шәүлихан. Күргәнеңчә, Сез ничек монда? Илья. Ллырга килдем. Сезнең өчен яңа хәбәр бар. Шәүлихан. Нинди хәбәр? Илья. Земски начальник килә. Шәүлихан. Каян белдегез? Илья. Каргалыдан язу җибәргән. Иртәгә сезнең волостьта булам, бер кая да китми торыгыз дигән. Шәүлихан. Мондый даулы көннәрдә нәрсә калды икән аңа... Илья. Әлбәттә яхшылыкка түгелдер. Безнең өстән жалоба булгандыр. Шәүлихан. Шулай дисезме? Илья. Башкача нигә булсын? Кыш уртасында йөрмәс иде. Шәүлихан. Әйе, сез хаклы, ни дә булса җиткергәннәрдер. Илья. Шулай, Шәүлихан Люха- нович, эшләр начар. Ясаклар җыелмаган, недоимкалар түләнмәгән. Сугыш яралылары файдасына җыелган акчаларның исәп-хисап яклары чуалган. 62 Таҗи Гыйззәт Шәүлихан. Нишләп чуалган, аңлатып сөйләгез. Илья. Ике меңе Касыймхан кулында йөри. Исмагил хаҗи Панкратовлар сугыш башланганнан бирле хисап биргәннәре юк. Шулай ук сездә дә шактайгынасы. Шәүлихан. Ярый, ярый, аңлашылды! Сез үзегез дә базарлар фондыннан кергән акчаларга нәсел сыеры алган идегез бугай. Түләргә, тишек ертыкларны ямарга кирәк, земскидан сүз ишетерлек булмасын! Әйдә киттек, төн чыкканчы бөтен зшне җайларбыз. Карчык, карчык, дим!.. Ханзафа керә. Ханзафа. Нәрсә бар тагын? Шәүлихан. Минем киемнәремне бир. Ханзафа. Кая барасың? Син бит бүген ашамаган, эчмәгән, мунча керәсең дә бар. Шәүлихан. Куй әле, син мунчаларыңны. Әнә земски начальник килә ди, кая киемнәрне бир. (Ханзафа китә.) Илья Петрович, алып килмәдегезме? И л ья. Нәрсә, отчетларнымы? Шәүлихан. Түгел, аракы дим. Илья. Юк шул, белмәдем. Ярый, мин чыга торам. (Китә.) Киемнәр тотып Ханзафа керә. Ханзафа. Бу нинди даулы көн булды соң? Шәүлихан. Сөйләмә, карчык, минем дә баш даулый! Ханзафа. Син анда зинһар үзеңне тый, земскигә ишетелеп куймасын. Шәүли хан. Ярый, карчык, хуш! Ханзафа. Лллага тапшырдык. (Китәләр. Бераздан Ханзафа әйләнеп керә.) Нллага шөкер, тынычлап калдым, бераз ял итим инде, Миңле Камал, ишекләрне бикләгез, йокларга ятам. Нртта талашкан, кычкырышкан тавышлар ишетелә. Җамалый, чыгып кара әле, нәрсә шаулыйлар анда? Басарый керә. Басарый. Ханзафа абыстай, Касыймхан кая? Ханзафа. Ул өйдә юк, ни булган? Басарый. Нмбарыгызны таларга килгәннәр, Әхтәри абзыйны кыйныйлар. Ханзафа. Кемнәр? Басарый. Хатын-кызлар. Ханзафа. Нлай булгач нигә монда кердең, нигә ирек бирәсез? Басарый. Нлар белән нишлисең, әнә амбарларны ваталар. Ханзафа. Утны сүндерик. (Караңгыда калалар) Хатыннар. Ват, җимер коймасын, юл өстенә куймасын! Ура!.. Ханзафа. Ишекләрне биклик, монда керә күрмәсеннәр. Тышта тавыш-кычкырыш. Пәрдә төшә