ЧӘЧӘКЛӘРНЕ ӨЗМӘГЕЗ
Хатыңны алдым, бик кыска язгансың. Киләселәрен күбрәк язарга тырыш. Монда андагы, ерак туган үскән җирдәге, һәрбер вак кына хәлне дә, сезнең өчен бер дә әһәмияте булмаган хәлне цә, беләсе килә. Син бу хатыңда игеннәр хәле, чәчү бетеп утауга күчү, печән җыйнау турыларында язгансың. Мондый хәбәрләрне ишетү күңелле. Җирләр сөрелү, игеннәр чәчелү, утау эшләре без бардагы кебек үк баруы күңелгә шатлык, җиңүгә ышаныч бирә. Шә.чсиянең Кәрим урынына трактористка булып китүе һәм икешәр норма эшләве турысында ишетеп, бик шатландым. Кызык бит: әле кайчан гына чәчләрен дә рәтләп жыч алмый торган бер кыз иде. Сары чәчле, чишелгән солы көлтәсе кебек, йөри торган иде. Ә хәзер трактористка булып китте диген, ә! Нигә син безнең йорт турында күбрәк язмадың? Мин ясаган капка торамы әле? Ә йорт тәрәзәләре төбенә эшләнгән бакча һәм андагы гөлләр ничек? Мин бардагы кебек үсәләрме, күпереп чәчәк аталармы? Янып торган пион чәчәге, борынны яргыч каты исле жасмин чәчәге ничек быел? Чәчәкләр, чәчәкләр. Матур чәчәкләр үсә торган иде безнең якларда. Ялар әле дә үсәләрдер. Үссеннәр, сез аларны өзмәгез, саклап үстерегез. Минем чәчәкләрне күп итеп үстерәсем килә. Син моңа аптырама, бик сентименталь булып киткәнсең димә. Син минем сентименталь түгел икәнемне беләсең. Ләкин менә нәрсә... ах, сөйлисе дә килми, язасы да килми ул хәлне. Күптән түгел үзем күргән коточкыч бер хәл турында әйтәм мин. Ләкин аны сөйләргә, язарга, бөтен дөньяга кычкырырга кирәк. Яны бөтен дөнья белсен һәм аны эшләүчеләргә ләгънәт әйтсен, каргасын. Бөтен дөнья чәчәкләре телгә килеп ләгънәт укысын. Менә бер авыл. Монда электән яшәгән кешеләр шуны сөйлиләр: бакчалар гөлгә күмелеп утырганнар. Шомыртлар, сиреньнәр, алма агачлары... пионнар, миләүшәләр һәм тагы да мин белмәгән бик күп чәчәкләр. Ләкин хәзер алар тузгыган, күп бакчаларның бакча икәнен дә белер хәл юк. Умы- рылып-умырылып яткан чокырлар. Чокырларның читчитләрендә' шиңгән чәчәкләр. Ял, кызыл, ак, зәңгәр чәчәкләр. Ә зур сабаклы ак чәчәкләр дә кызгылт таплар. Ялар әллә кызыл чәчәкләр тиеп изелеп шулай булганмы? Кызыл чәчәкләр канаганмы? Юк, юк! Ул чын кан, кеше каны. Чәчәк кебек балалар каны, ак чәчәккә тап булып төшкән дә катып калган. Чәчәкне куырган. Монда ’ балалар йбрты булган. Ялдында балалар кулы белән утыртылган чәчәклек күкрәп утырган. Искиткеч матур чәчәклек. Ә хәзер ул актарылып ташланган. Балалар йортының морҗалары гына күренеп тора. Җимерек, күмер, көл. Җил искәндә, ул көлләрне өереп, очырып алып китә. Борынны, күзне әче сөрем исе кисә. Бу балалар йорты вәхшиләр та Чәчәкләрне өзмәгез 69 рафыннан аның бинасы яндырылганга чаклы ук, беткән, туздырылган булган. Канэчкеч вәхшиләр үткән җирдә балалар, чәчәкләр, үләннәр каламени. Лттила яулары үткән җирдә үлән калганмени? Балалар алар үзләре дә чәчәкләр, алар матурлык, ягымлылык, назлылык, иркәләү яраталар. Лларга елмаю, кояш, җиләс таң, назлы йомшак җил кирәк. Чытык чырайлар, бүре кебек ыржайган йөзләр аларның котын очыра, йөрәген яра. Ә 20 нче гасыр вәхшиләре дөньяга йөзләрен генә сытты- лармени? Тешләрен генә ыржайттылармени? Ллар дөньяны канга батырдылар, канлы яшькә күмделәр. Илне кан белән, канлы яшь белән юдылар... юалар... Шулай да авылда берәм-сәрәм калган балалар, иске гадәт/әренчә, якты, ягынды бакчаны ззләп килгә- ләп йөри торган булганнар. Иске гадәтләренчә балалар йортының бакчасында уйный торган булганнар.- Чәчәкләрне караганнар, аларга су сипкәннәр, араларын чүп үләннәреннән тазартканнар. Фашист вәхшиләр бу авылны ташлап киткән көнне дә бу бакчада берничә бала булган. Нлар, гадәтләренчә, анда уйнаганнар, йөгергәннәр. Бәлки алар бакчаның тиздән иркен тын аласын, балаларның яңа-' дан шунда җыйналып гөр килеп яшәячәкләрен сизгәннәрдер. Аларны бүген шат йөз белән каршы алучы булмаган. Җил бәрүдән бер ябылып-бер ачылып торган йорт ишеге генә аларны шыгырдап каршы алган. Ул, балаларга карап, ни өчендер елый төсле тоелган. Балаларның берсе аны чынлап та шулай тойган, кечерәк берсе: — Ишек шыгырдый, мин куркам!— дигәч, икенче бер' зуррагы: — Шыгырдамый, ә елый ул! — дигән. Алар бүген өйгә кермәгәннәр, чөнки аларны элек көләч йөз белән каршы алучы апаларының күптән үк анда юклыгын, икесенең дә партизаннар белән киткәнен алар белгәннәр. Аларның Роза дигәненең берсе апалары турында күбрәк тә белгән. Күптән түгел, карт әбисе аңа апаларының берсе турында бо- лай сөйләгән: — Син Оксана апаеңны беләсеңме, кызым? — дигән ул. — Оксана апаең бит партизаннарга аш пешереп, кер юып, яраларын бәйләп йөри иде, — дигән дә, карт әбисе күзеннән мөлдерәп чыккан- яшьләрен итәк очын кайтарып сөртеп алган, — Бичараның гомере кыска булган икән, — дигән дә карт әбисе тагы яшен сөрткән. Роза аны — Оксана апаен—белгән. Аның керфекләре әллә ничек, кара ефәк кебек елкылдап, ук кебек озынаеп, зур кара күзләрен каплап ук торганнар. Розага аның керфекләре шулай булу бик сәер тоелган. Башка берәүнең дә керфеге алай түгел, ә Оксананың керфеге кара һәм йомшак булган. Оксана Розаны, ә Роза Оксананы бик яраткан. Әбисе менә шул Оксана турында сөйләгән: — Оксананы, кызым, дигән, немецлар урманда агачка башы белән аска таба асып үтергәннәр, ерткычлар, аларга мәңге каһәр төшсен, алардан җир җирәнсен. Бичараның озын керфекләрен берәм-берәм йолыкканнар.— „Партизаннар кайда, әйт!“ дигәннәр, ә ул әйтмәгән. Керфеген берәм-берәм өзгәннәр һәм өзгән саен сораганнар:—„әйт, партизаннар кайда?"— дигәннәр. Ә аның күзләреннән кан тамган, ләкин ул әйтмәгән, бичара. Шул көннән бирле Розаның күңеле, Оксана өчен һәрвакыт сызлаган, ул күп вакыт әрнеп-әрнеп әбисенең каргыш сүзләрен кабатлап елаган. Елмаеп, кочак җәеп каршы алучы апалары—Оксаналар булмагач, бү: ген балалар өйгә кермәгәннәр, ә бакчага киткәннәр. Бакча аларны каршы алган. Чәчәкләр, чәчәкләр саен күбәләкләр, умарта кортлары, энә караклары... Розаның әбисе, немецлар авылны ташлаганда, өйдә булмаган. Шуңа күрә ул Розаның ничек болай булганын белми. Ул Розадан күзен дә алмый елый һәм: минем гөлчәчәгем, минем кыр чәчәгем, бичаракай... Җир йотсын үзләрен. Минем карт* 70 _ ______ Гариф Гомәр яшем төшсен, кулларын балалар каны тотсын, үз балаларын үбәм дигәндә азызлары корып калсын...— дип каргыш сүзләрен кабатлый. Ә Роза чәчәкләр арасында ята. Ул уң ягына бөгәрләнеп яткан. Өстендәге күлмәге итәк очына тикле ертылып, ябык тәнен ачкан. Ә тәне калак сөягенә аркылы чабылган кылыч ярасыннан аккан кан белән капланган. Кан укмашып-укмашып катып калган. Бөдерә ^эчләре сап- лам-саплам булып сузылган. Аларга кан укмашкан. Бер яңагы аста калган, ачык торган ике яңагында әрнү, тирән әрнү эзе. Кара күзе алдында гына торган миләүшәгә карап каткан. Ә колларының икесе дә чәчкәләр йомарлаган. Алар җыйналып, сайлап өзелеп алынган чәчкәләр түгел, ә йолкып алынганнар. Күсәсен, Розаны ерткычлар сөйрәгәннәр, кайдадыр алып китә.ргә теләгәннәр, ә Роза чәчкәләргә тотынган. Ә чәчкәләр йолкынып чыкканнар... — Менә, улым, — ди Розаның әбисе алъяпкыч итәге белән күз яшьләрен сөртәсөртә, — без нәрсәләр күрдек. Кайда булганы бар мондый кабахәтлек? Дөньяда нинди вәхши алты яшьлек бала белән, җитмәсә кыз бала белән сугышканы бар?! Кемнең кулы моңа күтәрелә ала? Нинди кешенең кулы киләчәк буын чәчкәсен шулай өзгәне бар? Ләгънәт аларга, җир җирәнсен алардан! Син, улым, хәзер үз бурычыңны тагы да ачыграк аңлагансыңдыр инде. Чәчкәдәй Розалар, Оксаналарның үчен ал! Мең тапкыр ал! Вәхши ерткыч кул безнең чәчкәләрне кортудан туктасын... Мин чәчәкләр күрдем. Сулган, корган, чәчкәдәй сабыйның кулында йомарланып, шиңгән чәчкәләр күрдем. Чәчкәләр йомарлап үлгән Роза күз алдыма килеп, һәрвакыт аркаларым чымырдый, каным өши, кулларым әрнүле ачу белән йомарлана. Бездә хәзер чәчәкләр үсәдер. Бакчаларда хуш ис .аңкып торадыр. Чәчкәләр арасында балалар уйнап йөриләрдер. Алар уйнасыннар, гөлләр арасында йөрсеннәр, ә гөлләр үссеннәр, күпереп чәчкә атсыннар. Сез аларга тимәгез, чәчәкләрне өзмәгез. Чөнки аларны өзгәндә — балалар җаны өзелгәндәй була. Жир- гә чәчкә каны тамгандай була. Чәчәкләрне өзмәгез!