Логотип Казан Утлары
Әсәрдән өзек

БАЙРАГОВНЫҢ КӨНЛЕК ДӘФТӘРЕННӘН

(Өзек)

15/1—32.

Бүген райкомол бюросында Балыклы ячейкасы секретарен пешердек. Пешердек дип, егетләр бераз кызып алдылар. Кызмый да мөмкин түгел иде. Имеш, икмәк планы бик зур, тутырырлык түгел. Әйтерсең мин яки райкомол Балык- лыны белмибез. Ну, эләкте соң малаеңа...

Алайса мине секретарьлыктан алыгыз, болай булгач мин булдыра алмыйм, ди башлады. Булдырырсың. Мине бер атнага Балыклыга җибәрергә карар иттеләр. Иртәгә китәм. Икмәк планнарын тутырып кайтырга кирәк бәбиләрнең. Үзләре генә булдыра алмыйлар. Ләкин менә сәяси уку эшләрен кемгә тапшырырга? Бездә бит: үзе юкның күзе юк. Үзең китсәң, синең эшеңә бик исләре китми. Сәяси уку эше Байрагов эше дип кенә карыйлар. Әйтерсең лә мин генә җавап бирәчәк. Разияга тапшырудан да яхшысы булмас. Район үзәгендәге түгәрәкләрне генә булса да карый торыр. Ә үзем кайтышлый берничә авылны әйләнә кайтырмын.

Шулай, карар чыгарылды дигән сүз. Әле Гөлҗамал апага да акча биреп калдырасы булыр. Күптән инде:

— Акчам бетте, син дә вакытында бирмисең шунда, — дип, быжылдап йөри иде. Райкомнан аванс сорамый булмас...

Җиңелчә генә чыккан идем, тәмам каттым. Толып табып булмады бит, чорт возьми. Ну, ничего, үтте. Туп-туры авыл советына килеп, туктадым. Рәис анда юк иде, өенә кеше җибәрергә туры килде. Авылның аргы башында ук тора икән. Бер сәгатьләп көтеп утырдым. Мунча кергән идем. Суык тимәсә ярар иде инде—дип, сукрана-сукрана гына килгән.

— Ничего мин әйтәм, үзеңне бераз кыздырып алсам, тирләп үк китәрсең әле, дим, көләм. Бер сүз дәшми. Төн буе икмәк мәсьәләсе белән утырдым. Планнары—бары 60% ка гына тулган. Ник, мин әйтәм, болай? Кертмиләр,—ди. Кемнәр кертми? дим. Барсы да, — ди. Яле, карыйк әле, мин әйтәм, исемлекне. Китерде. Карадык. Исемлек буенча, алынмаган икмәк күбрәк аерым хуҗалыклар өстендә. Араларында шактый хәллеләре дә бар. Сөйләшә торгач, рәис әйтә куйды:

— Безгә,— ди,— күбрәк салдылар, энекәш, — ди,— ничек тә бераз киметәсе иде бит, — ди. Мин дәшмәдем. Эчтән генә:

— Күрербез инде менә, дип уйлап куйдым. Комсомол секретарен дәштергән идем, килмәде. Таба алмыйча кайттылар. Күрше авылга кич утырырга киткән. Бүген шул танышу белән канәгатьләндем. Иртәгә иртә үк авыл советы белән колхоз правлениесенең уртак утырышын җыярга әйтеп, бер колхозчыга кунарга киттем.

Бүген иртә үк авыл советына килдем. Килеп керсәм, халык... Менә, мин әйтәм, җыелганнар... Шатланып куйдым. Өсне салып:

— Башлыйк булмаса, — дигән идем, — башлаганчы синең белән сөйләшәсе бар әле, — дип, шау килә башладылар.

— Нәрсә мин әйтәм, ни йомыш? — Арадан берсе торды да:

— Икмәк сорарга килдек, ачыгабыз,— ди. Председатель дә шунда утыра. Ә... мин әйтәм, тапканнар болар хәйлә. Момент шактый җитди. Ничек булса да бу хәлдән җиңүче булып чыгарга кирәк. Тоттым да, барыгыз белән дә берьюлы сөйләшә алмыйм, дидем.

— Ә... әле син безнең белән сөйләшергә дә теләмисең икән, әйдәгез, җәмәгать, кайтыйк та ачтан үлик,— дип, ду килә башладылар. Арага председатель кысылды. Аңарга авыз да ачтырмадылар. Без синең белән сөйләшмибез, дип кенә җибәрәләр. Нишләргә соң болар белән дим, уйлыйм. Үзем бераз шүрләп тә куям. Фикер яшен кебек тиз йөри. Тукта, мин әйтәм, болай итеп карыйм. Өстәл яныннан күтәрелдем дә, чыга башладым. Каршы килмичә юл бирделәр. Председатель янына килдем. Утырышны башларга вакыт, таралсыннар, мин әйтәм. Ул, аяк үрә торды да:

— Хәзер авыл советы утырышы була, шунда карарбыз, — диде. Утыручылар:

— Без көтәрбез, утырыша бирегез, — диләр. Бүлмәдән чыкмыйлар. Байтак тартышканнан соң гына берничә сәгатькә китеп торырга риза булдылар. Утырыш башланды. Әлеге вакыйга хакында берәү дә, бер сүз дә дәшми. Бернәрсәдә булмаган төсле, шып булып утыралар. Утырыш башлануга мин шул мәсьәләне куйдым. Нишләп, мин әйтәм, алар икмәк сорыйлар? Арадан берәү:

— Нишләп булсын, ашыйсылары килгәнгә,— ди. Председатель бер сүз дәшми — тик утыра. Мин ул тавышка җавап кайтарып тормадым, сүзне дәвам иттем. Без кичә рәис белән исәпләп чыгардык. Ул исәп буенча, авылда икмәк булырга тиеш; җыеп алган уңыштан бүгенгә кацәр чыккан расходны чигергәч, безнең исәп буенча, әллә никадәр икмәк калырга тиешле. Арадан шул ук тавыш:

— Безнең исәп, безнең исәп... синең исәп белән йөрсәң... — дип, кычкырып куйды. Мин аңарга ул исәпнең минем исәп кенә булмыйча, авыл советы рәисе белән бергә чутлаган исәп икәнен әйттем. Ул дәшмәде. Ике сәгатьләп сөйләшкәч, шундый нәтиҗәгә килдек: Авылда икмәк бар. Бирелгән йөкләмәне үз вакытында тутырырга кирәк, — авыл советы да, колхоз правлениесе дә шул фикергә кушылдылар. Без авылны районнарга бүлеп, һәр район өчен аерым уполномоченныйлар билгеләп куйдык та, бүген үк эшкә керергә булдык. Чыгып китәбез дигәндә, өстенә күн тужурка, башына зур папаха кигән, сыңар куллы бер кеше килеп керде. (Ул турыда иртәгә язармын инде, бүген бик соң.) Аның белән утырып әллә никадәр вакыт үтте. Шуннан соң гына мин комсомол ячейкасына киттем.

Бүген иртән үк уполномоченныйлар җыелдылар. (Кичә әйтелгән иде.) Мин аларга инструктив доклад ясадым. Алар эшкә таралдылар. Мин ячейка утырышына ки- тәм дигәндә генә, авыл советына тагын бер төркем халык килеп керде. Барсы да диярлек кичәгеләр.

— Ну, ничек, нәрсә катып калдыгыз, кайчан икмәк бирәсез? — диләр. Минем күңел, әллә ничек, икеләнеп китте. Чынлап та, алар ачыгып йөрүчеләр түгел микән, дип уйлап куйдым. Андый вакытта озак уйларга ярамый. Тиз, җәлт җавап кайтарырга кирәк. Мин моны бик яхшы беләм инде. Тоттым да, әгәр, мин әйтәм, сезнең чынлап та ашарыгызга булмаса, бирербез. Ләкин башта тикшереп карарга туры килер. Әгәр запас икмәгегез чыкса, ул вакыт, мин әйтәм, безгә ачуланмассыз. Нәрсә әйтергә белми аптырап калдылар. Әһә... мин әйтәм, эчтән генә уйлыйм, алаймыни, тикшереп чыгу килешеп бетмимени, ну, ничек, ризамы шулайга? дим. Тегеләр берәм-сәрәм генә:

— Риза, ник риза булмаска,— диләр. Риза булсагыз, даваегыз исем-фамилиягезнеязып алам, дидем. Үзем өстәл тартмасыннан кәгазь эзли башладым. Шул арада тегеләрнең берничәсе чыгып та шылганнар. Калганнарын язып алдым,— иртәгә үк тикшерербез,—дидем. Алар да, мин дә чыгып киттек. Ә Балыклы секретаре күгәргән йөрәк булып чыкты. Бер рәтле эш эшләми йөргән дә йөргән. Кирәкмәгән кичәләр оештырып ята биргәннәр. һич кенә практик эшләре юк. Ячейка утырышларында халыкара хәл дә, сугыш куркынычы...

Эредән генә җибәрәләр. Бер утырышта сугыш куркынычы турында укытучының докладын тыңлаганнар. Доклады кирәк инде аның, ансы турында сүз дә юк. Ә карары... (Райкомолда әйтеп обязательно егетләрне кэлдерәм әле.) Болай дигәннәр: Днепрострой, Магнитострой кебек гигант заводлар төзүче СССР га каршы канлы сугыш чукмарын күтәреп йөрүче Германиягә ячейка исеменнән протест белдерергә. Яшәсен Кытай революциясе, бетсен сугыш!

Мин, бу адәм көлкесе карарны кем язды? дип сорадым.

— Мөгаллимә апа, — диләр. Соң, мин әйтәм, сезнең башыгыз кайда, рязе мондый карар язарга ярый? Сезгә протест белдереп ятканчы, икмәк планын тутыру өчен көрәшергә кирәк иде, дигәч:

— Безгә әйтүче, безне өйрәтүче булмады. Безнең секретарь бернәрсә эшләми. Мөгаллимә артыннан куалый, — диләр. Мөгаллимә дигәннәрен эзләп таптым. Ул ниндидер мәктәптән куылган бер кош булып чыкты. Теге карар хакында әйткән идем,

— Минаны юри-марый гына язган идем, ә алар принимать иттеләр,— дигән була. Ә комсомолларга: Соң сез бу карарны ничек кабул иттегез? дигәч,

— Ул аны каты кычкырып, кулларын болгап укыганда бик әйбәт булып тоелган иде, — диләр. Менә син аларны аңла инде. Секретарьны алып ташларга туры килде. (Соң ничек алып ташламыйсың, партиянең программасы 1864 нче елны кабул ителгән,—ди.) Ә укытучылары турында кайткач райкомга әйтергә туры килер. (Теге күн тужуркалы кеше хакында язарга бүген тагын вакыт тимәде. Иртәгә язармын инде. Бик кызык вакыйга бит, язмый калырга ярамый.) Бүген, икмәк сораучыларның чын хәлләрен белер өчен, комиссия оештырдык. Ялар тикшерергә киттеләр. Нинди нәтиҗә белән кайтырлар. Минемчә, аларның икмәкләре булырга тиеш. Кем булса да котырткан булгандыр аларны. Икмәк килә башлады. Иртәгә кызыл обоз оештырырга туры килер. Так, значит, икмәк бар дигән сүз!

1933