АЛЕКСАНДР MАTPOCOB
Нокта булып, каралып,
Йоп-йомшак кар өстендә,
Тора немец дзоты юлны бүлеп кешегә.
Ротага алга таба,
Үтәргә кирәк иде.
Дошман солдатларын барып
Тетәргә кирәк иде.
Үлем чәчә немец өскә,
Җиргә сылый кешене,
Җиргә сеңеп озак яту,
Егетләрнең эшеме?
Дошманга карый һәр кеше
Агулы күңел белән.
Төзәтергә кирәк иде үлемне үлем белән.
— Мин барам! диде Матросов.
Гвардияче егет,
Яксыл йөзле, зәңгәр күзле,
Чая арслан кебек.
Сөеп карады командир
Ординарец егеткә,
Кояш күтәрелеп килә,
Бераз карны эретә.
Ялга атлады Матросов,
Гвардия рядовой
Гәүдәгә дә зур түгел ул,
Карап торсаң бер малай.
Автоматын кулына тотып
Ул антын биргән иде,
Иптәшләренә бер вакыт
Ул болай дигән иде:
“Сугышам, немецлар белән,
Сулышым бар чагында”
Ант булып яңгырады ул,
Кышкы февраль таңында
Үлем сибә, немец җиргә,
Тишкәләп кар өсләрен,
Ут астында тота дошман,
Егетнең иптәшләрен.
Алга үрмәли Матросов,
Ут ноктасына таба.
Дзотка барып җитәргә
Яп-якын калды ара.
Басты егет бөтен буйга,
Яткан җиреннән торып,
Ямбразураны каплады,
Тимер стена булып.
Тончыгып тукталды дзот,
Пулемет эндәшмәде.
Ялга үтте Матросовның
Фронтовик иптәшләре.
Соклангыч геройлык ясап
Иң яхшы күңел белән.
Төзәтте яшь комсомолец
Үлемне, үлем белән.
Гвардия рядовойның,
Матросовның каны,
Чакыра изге көрәшкә
Комсомолның даны.