Логотип Казан Утлары
Очерк

АФЗАЛ ШАМОВ ОЧЕРКЛАРЫ

☆ СНАЙПЕР СҮЗЕ — Миннән еш кына син кайдагы? — дип сорыйлар. Андый минутларда мин, нәрсә дип җавап бирергә белмичә, бераз аптырап калам. Мин үзем болай Башкортстанның Зиян- чура районында, Ак Урда авылында туып-үстем. Үстем дисәм, бик үк дөрес булмас. 1931 нче елны, ун яшемдә чагында ук авылдан чыгып киттем. Шул көннән бирле мин кайда гына булмадым, нинди өлкәләрнең, нинди республикаларның суын эчмәдем... Менә шуның өчен дә мин, ■еш кына, нәрсә дип җавап бирергә белмичә аптырап калам. Әгәр сез миннән, ничек снайпер булдың, дип сорыйсыз икән, аңа инде мин ачык җавап бирә алам. Ул болай булды. Декабрь аенда мине икенче мәртәбә яраладылар. Аңлый торгансыз, кабахәт фашистлар яралады мине. Кырда, кар өстендә, утыз биш градуслы салкында ятып калдым. Иптәшләрем алга китте, ә мин калдым. Шунда мин әрни-әрни еладым. Сез тагын сызланудан, ачлыктан яисә үлемнән куркудан елагандыр дип уйламагыз. Юк. Андый авырлыклар өчен күз яше юк миндә. Ачуымнан, җитәрлек үч ала алмау ачуыннан еладым мин. Алар минем илемне таптыйлар, авылларны, шәһәрләрне яндыралар, көлгә әйләндерәләр, кешеләрне үтерәләр, асалар. Ә мин аларга каршы күңел канәгатьләнерлек бернәрсәдә эшли алмыйм. Менә мин шунда аларны кырырга, иң соңгы сулышыма кадәр кырырга ант иттем. Сез инде комсомол антының ничек икәнен бик яхшы беләсез. Терелеп, яңадан сугышчылар сафына кайткач та, снайпер мылтыгы сорадым. Миңа ышанмадылар, көлеп, мыскыллап карадылар: кая имеш, сиңа снайпер мылтыгы! Шунда мин аларга — очып барган кечкенә генә бер кошка гади винтовкадан атып күрсәттем. Атып җибәрүем булды — кошым икегә өзелеп, аяк астына килеп төште. Сез миңа гаҗәпләнеп карыйсыз. — Кайда ул кадәр оста атарга өйрәндең? — дисез. Әйе, мина иптәшләрем дә ул чагында шулай гаҗәпләнеп караганнар иде. Алар каршында мин яхшы атучы булып, бер вакытта да танылганым юк иде. „Тырышкан табар, ташка кадак кагар", дигән бик матур халык мәкале бар. Бәлки, ишеткәнегез бардыр. Менә мин дә шулай кадак кагарга тырыштым. Винтовкам, мишеньдагы тишекләр төшемә керә башлады. Бары, очып барган кошларга тидерә башлагач кына тынычландым. Фронтка яңадан кайтканда мин шундый атучы булып кайттым. Аннары миндә тагын бернәрсә бар иде. Нәфрәт. Чамасыз нәфрәт. Дошманга булган нәфрәтем минем бер вакытта да бу кадәр тулып ташыганы юк иде. Сез үзегез шуннан аңлагыз, немецны үтермәгән көнне тамагыма аш бармый минем. Көн-көн түгел миңа. Бөтен нәрсәгә, хәтта якын иптәшләремә дә ачуланып йө 124 Афзал Шамов очерклары рим. Лны үтерү — һава кебек кирәк миңа. Бүгенгә кадәр мин 94 фрицны теге дөньяга җибәрдем. Жир дип килгәннәр алар безгә. Әйдә, җир булсын үзләренә. Икешәр метр. Ыбыр-чыбырны ничек үтерүем турында сөйлисем килми минем. Бер снайперны ничек үтерүем турында гына сөйләсәм сөйләп бирим. Ул снайперны мин өч көн сакладым. Ләкин таба алмадым. Ул мине ничә көн сагалагандыр, ансын белмим. Әмма сагалавын беләм. Ләкин һич тә көтмәгәндә ул минем кулга үзе килеп капты. Бер вакыт шулай, немец снайперы күзәтә торгандыр дип исемә дә килмәгән бер чокыр буйлап, гамьсез генә судан кайтып киләм. Ике кулымда — мөлдерәмә тулы ике котелок. Нркамда— винтовка. Бүрегем зуррак иде минем. Күрәсең, чокыр кырыеннан түбәм күренеп киткән булса кирәк. Кинәт бербер артлы ике пуля сызгырып үтте. Бүрегем чак кына атылып төшмәде. Ә котелоклардагы суым, кинәт чайкалып, төпләрендә генә калды. Менә бит аны, каһәр сукканны, суны әрәм итте ОИТ; „Снайпер!14 —дип уйлап алдым мин. Димәк, снайпер ата икән, — „үлергә44 кирәк. „Үлмичә" ярамый. Мин, чокыр төбенә утырып, берничә минутка тынып калдым. Уһу, һу! Бүрегемнең бер сантиметр кадәр жиренә ике пуляны утырткан. Ике пуля, ә дүрт тишек. Менә бит ул бүрекнең зур булуының файдасы кайда. Хәзер инде рәхәтләнеп җил өреп торачак, һава бозылмаячак. Моннан соң иптәшләргә зур бүрек кимәскә ничек кинәш итәрсең. Шуннан мин, урнымңан бик сак кына торып, чокыр кырыендагы куак янына бардым. Күзәтергә тотындым. Бер сәгать күзәттем, ике сәгать күзәттем. Кыймылдамыйм да, күземне дә йоммыйм. Юк. Юк бит, муены аска килгере! Чыннан да юктыр дип, шикләнә дә башладым. Шулай шикләнгән өчен, үземне тагын ике сәгать көтәргә мәжбүр итте^ч. „Чыдамлы бул, Садыйк, чыдамлы булмаган өчен, менә сиңа тагын ике сәгать",-—дидем мин үз-үземә. -Юк, миңа тагын ике сәгать үк көтәргә, туры килмәде. Ерак кына түгел бер урыннан немец каскасы күренеп китте. Берничә секундтан ул тагын күренде. Бу юлы озаграк. Әйдә, күренә бирсен, мәйтәм. Бераздан ул күкрәгенә кадәр күтәрелде. Тагын посты, тагын күтәрелде. „Их, ахмак фриц, ахмак фриц, кемне алдамакчы буласың син! Рус солдаты әллә чучел белән кешене аера белми дисеңме!44 Әйдә, синеңчә булсын, юньсез баш! Әҗәлең җиткәндер. Кеше белән чучелны аермыйм ди мин. Менә шуннан соң инде окоптан чын немец килеп чыкты. Бераз караңгырак иде, ләкин мин чын немецны төнлә дә таныйм. Немец, торып, поса-поса китте. Әйдә барсын, уңайрак урынга жит- сен, мәйтәм. Мин теләгән урынга барып житүе булды, — атып җибәрдем. Немецым әйләнеп кенә төште. F\x, хәйләкәр дә соң бу немец дигән халык! Яралангач та, үлгән булып кылана. Мин бит аны, нишләр икән дип, юри, яралар өчен генә* аттым. z Немец селкенми дә, кыймылдамый да, — төнне көтә. Төнлә торып кач- макчы була. Ә минем төнне көтәргә вакытын кҗ: Иптәшләргә су алып кайтып җиткерергә кирәк. Болай да соңга калдым. Орыша-орыша арып беткәннәрдер. Буткалары да көйгәндер. Сусыз бутка көя бит ул. Менә бит нәрсә ул! Шунда мин: „Үлгән булып кыланып ятма, үл!“—дип, икенче пулямны җибәрдем. Нәкъ башына. Фашистка кызганмыйм мин пуляны. Фашист кинәт калтыранып китте дә, аягын сузды. Бусы инде ялган түгел. Чынлап үлү. Чын белән ялганны гына аера алам мин. Шуннан соң яңадан суга барырга туры килде. Ярый әле, иптәшләрнең буткалары көймәгән, — су тапканнар. Нфзал Шамов очерклары 125 Бутка ашый-ашый, көлә-көлә иптәшләргә сөйләдем. Иптәшләр дә рәхәтләнеп көлделәр. — Күңелең булдымы инде? — диләр. - Бусына күңелем булды булуын, мәйтәм. Әмма, безнең җирдәге сонгы немецны үтермичә торып, күңелем тынычланмас шикелле минем, дим. Чынлап әйтәм, дуслар, тынычланмас! ... Әнә минем винтовкам сөялеп тора. Аңа: „Иң яхшы снайпер гвардия сержанты Садыйк Маулютовка" дип, көмеш белән язылган. Миңа аны генерал үз кулы белән бирде. — Гвардия сержанты Маулютов,— диде ул, — Ватан сиңа исемле винтовка бүләк итә. Мә, кыр немецны! Бирде. /Аннары кулымны аталарча кысты. Ә мин, дулкынланып, үз-үзем- не онытып, генерал аша илемә сүз бирдем: — Кырырмын, иптәш генерал! — дидем. Менә бу винтовка да, күкрәгемдәге орден да, биргән сүзем дә мине шул изге эшкә чакыра. Ә сез, дуслар, снайпер сүзенең ничек икәнен беләсез инде! ҖЫР тнвышы Без, атышларга колак салып, өлкән лейтенант Иванов белән куак төбендә утырабыз. Аның подраз- делениесе озакламыйча сугышның икенче участогына күчәргә һәм төнлә белән һөжүм итәргә тиеш. Хәзергә әле сугышчылар ял итәләр, кырыналар, коралларын чистарталар, өс- башларын рәтлиләр. Кайберәүләр, җиргә сузылып ятып, уйлана-уйла- на ашыкмый гына хат язалар... Нәкъ шул вакыт кайдадыр, безнең арттагы куаклар арасында, кемдер моң гына, матур гына итеп сузып җырлап җибәрә. Бу матур, хәтфә кебек йомшак, яңгыравык тавыш мине кинәт үзенә җәлеп итә. Мин аның нәрсә турында җырлаганын, хәтта нинди телдә җырлаганын да аңламыйм, ләкин бу җыр, бу көй миңа ни өчендер Идел буйларын, аның текә ярларын, бөдрә талларын хәтерләтә. Кем җырлый аны? Нигә бу кадәр җанга якын ул? Нәрсә турында җырлый ул? Мин тирән тәэсирләнеп, шундый сорауларга бирелеп, өлкән лейтенант Ивановка карыйм. Ләкин аның йөзендә тәэсирләнү түгел, ә гаҗәпләнү— бары коры гаҗәпләнү генә. — Кем ул? Кем җырлый аны?— дим мин. Өлкән лейтенант җавап бирми. Ул якындагы кызылармеецларның берсен чакырып ала да: — Бар, җырчыны хәзер үк чакырып кил,— ди. /Аннары ачуланган тавыш белән әллә миңа, әллә үзүзенә әйтеп куя: — Кем кушкан аңа кайтырга, кемнән рөхсәт алган ул?! Җыр тына, һәм берничә минуттан безнең алдыбызга кызылармеецларча киенгән сапсары чәчле, зәңгәрсу күзле, түп-түгәрәк йөзле, унтугыз яшьләрендәге бер кыз килеп баса. — Иптәш өлкән лейтенант, кызылармеец Нда Громова сезнең чакыруыгыз буенча. Өлкән лейтенант аңа утырырга куша. Кыз аякларын җыйнак кына бөкләп утыра. — Я, кем кушты сиңа кайтырга, кем рөхсәт бирде? — Миңа берәү дә рөхсәт бирмәде. Үзем кайттым, иптәш өлкән лейтенант,— ди кыз. — Димәк, хачып кайттың? Кыз, бераз уңайсызланып, җавап бирә алмыйча тора. /Аннары ярым ялынган, ярым үпкәләгән тавыш белән әйтә: — Сез бүген сугышка керәсез. Ә мин медсанбатта... /Аңлагыз, иптәш өлкән лейтенант, андый кечкенә генә яра белән ята алмыйм мин. Шуның Н ф за л Шамов очерклар ы өчен дә кайттым... Подразделение белән бергә барырга рөхсәт итегез миңа. Юк, өлкән лейтенантның рөхсәт итәргә һич тә исәбе юк. — Ә контузияң? — ди ул. — Контузиям бетте инде. Өлкән лейтенант ышанмыйча аның күзләренә төбәп карый. /Аннары, миңа таба борылып, сүз тыңламый торган бу тискәре кыз турында кыска гына сөйләп бирә: — Радисткам ул минем. Сугыш вакытында, снаряд төшеп, аның ике дусын — /Антонина Томова белән /Аня Бойкованы үтерде. /Аданың бәхете бар икән, — бары яраланды һәм контужен гына булды. Мин, аның аяк өстендә чак кына басып торганын күреп, шунда ук китәргә, медсанбатка барырга приказ бирдем. Тыңламады. Рөхсәт итегез миңа калырга, диде. Шунда ул үзенең жирдә ята торган дусларына төртеп күрсәтте. Мин аны аңладым. Шулай да мин аны медсанбатка көчләп җибәрдем. Ул анда өч көн дә ятмады. Күрәсез, качып кайткан. Нишләтергә инде аны?—диде өлкән лейтенант һәм миңа сорау күзләре белән карады. Мин нәрсә дип җавап бирергә дә белмичә аптырап калдым. Кыз үзенең соравын яңадан кабатлады: — Иптәш өлкән лейтенант, мин сездән ялынып сорыйм. Чыннан да, аның тавышында хәзер ялыну чаткылары гына бар иде. — Ярар, рөхсәт итәм,— диде өлкән лейтенант. /Аннары ул кинәт йомшап китеп, хискә бирелеп, әйтеп куйды: — Нкыллым, мин бит синең бары тынычлыкта дәвалануыңны гына теләгән идем. Кыз, урыныннан торып, җиңел адымнар белән куаклар арасына кереп китте. Без сүзсез тынып калдык. Бераздан җыр тавышы яңадан яңгырый башлады. Бу җырда бер үк вакыт моңлылык та, шатлык та бар иде. — Нинди телдә җырлый ул? — Чуваш телендә. Чуваш кызы ул. Мин бары шунда гына бу җырның минем күңел кырларын ни өчен ул кадәр тибрәткәнен, сылу Идел ярларын ни өчен күз алдыма китергәнен аңладым. Бу Идел буе кызының җыры да, моңы да якын иде миңа. НӘФРӘТ КӨЧЕ Безнең күңелләрдә бер VK вакыт нәфрәт тә, мәхәббәт тә ята. Без, искиткеч көчле сөя белгән кебек, искиткеч явыз һәм өметсез нәфрәтләнә дә беләбез. Сөя белү, ярата белү,— сөйгәндә көчле итеп, дәртле итеп сөя белү — ул безнең совет халкының гүзәл бер сыйфаты, аның бөек күңеллеге һәм чын кешелеге. Нәфрәтләнә белү, — нәфрәт иткәндә искиткеч яв’ыз, өметсез һәм кансыз нәфрәтләнә алу — ул безнең совет халкының горурлыгы, бөеклеге һәм кешелекнең иң матур бер сыйфаты. Бу хисләр, безнең совет халкын да, берберсеннән аерылып яшәмиләр. /Алар, гармоник рәвештә бәйләнеп, аның күңелендә, канында яталар. Совет халкының мәхәббәте, аның сөюе — якыннарына, дусларына, иптәшләренә һәм дөньядагы барлык изгелеккә, барлык яхшылыкка. Аның нәфрәте — дошманына һәм дөньядагы барлык кабахәтлеккә, явызлыкка. Ә дөньяда фашизмнан да дошман, аннан да -кабахәтрәк бернәрсә дә юк. /Аның өчен кешелек, барлык матурлык, гүзәллек һәм яхшылык дошманы ул! Моны Кызыл /Армия сафына гади кызылармеец итеп алынган, сугышка кадәр Башкортстаннын геология разведкасында топограф булып эшләгән Зөфәр /Асадуллин бөтен кискенлеге белән сизде һәм сизә. Үзенең миномет расчеты белән сугышка беренче кергән көнне үк 126 Нфзал Шамов очерклары 127 алар дошман кулыннан бер авылны сугышып алалар. Кабахәт дошман, авылны ватып, җимереп, яндырып чигенә. Совет авылында ул җан әсәре, тормыш әсәре калдырырга теләми. /Асадуллиннар кунарга, бераз җылынырга урын эзлиләр. /Андый урын юк. Дошман аны калдырмаган. Ул гына да түгел, — эшләнергә мөмкин булмаган кабахәтлекләрне дә эшләгән. Бер өйдә — гонаһсыз яшь балалар белән бер карчык тереләй яндырылган, ә икенче өйдә бер хатынны көчләгәннәр. Көчләгәннәр... һәм үтереп тә киткәннәр. Бәхетсез ана янында, башы ярылган сабый бала ята. Имчәк баласы. Жимерек йортның ишегеннән, тәрәзәләреннән, барлык тишектошыкларыннан бәреп кергән салкын январь кары аның ялангач тәненә куна. Бу дәһшәтле күренеш алдында кызылармеец /Асадуллин бөтенләй шашып кала. — Күрәсезме, күрәсезме, күрәсезме!—ди ул иптәшләренә. Бу гади, ләкин җанны әрнетерлек итеп, ачынып, газапланып әйтелгән сүзне ул шулай өч тапкыр кабатлый. Бу күренеш һәм шул күренеш белән бергә ялкынланган изге нәфрәт аңа көч һәм кыюлык бирә, аның сугышчан юлын батырлыклар белән бизи. Бу күренешне ул оныта алмый. Шул күренешне истә тотып, ул уннарча немецны үз кулы белән теге дөньяга җибәрә. Күңелендәге бу изге нәфрәт аны гади кызылармеецтан миномет командирлыгына, агитаторлыкка, политруклыкка һәм гвардия капитаны дәрәҗәсенә кадәр үстерә. Ул бербер артлы батырлыклар күрсәтә һәм Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. /Асадуллин бер камалудан сугыш белән чыккан вакыт аеруча батырлык, тапкырлык һәм ихтыярлылык күрсәтә. Ул камалуда калган подразделение белән командалык итүне үз өстенә ала. Бө.тен сугышчыларны җыя да бик кыска гына әйтә: — Күрәсез, без камалуда. Дошман безгә караганда берничә мәртәбә көчлерәк. Ул безне кырып бе- термәкче була. Ләкин безнең котылу юлыбыз бар. Ул сугышу. Сугышып, дошман сафын өзеп, төп көчләргә барып кушылу. — /Алып бар, иптәш политрук!— диләр сугышчылар. һәм ул аларны алып китә. /Алар гранаталар, штыклар белән дошман сафына ташланалар. Өзеп үтәләр. Дошманның атакаларын кире кай- тара-кайтара чигенәләр. /Артта каты ага торган елга. /Алда— берничә мәртәбә көчле дошман. Елганы үтәргә һәм шул ук вакыт дошманны да якын җибәрмәскә кирәк. Совет сугышчылары, агачлар кисеп, саллар ясыйлар. Политрук /Асадуллин елганы кичәргә, урманга кереп китәргә приказ бирә, ә үзе, пулеметчы Яша белән биеклек өстенә урнашып, немецларны каршыларга хәзерләнә. Немецлар, автоматлардан, винтовкалардан тәртипсез атып, куркыныч тудырудан бигрәк, шау-шу тудырып, ярым алка булып киләләр. Ә биеклек башындагы куак артында аларны /Асадуллин белән Яша көтеп ята. Станоклы пулемет үзенең яшькелт борынын немецларга таба төбәгән. Пулемет янына, ачылып, хәзерләнеп ике тартма лента куелган. Немецлар якынлашканнан якынлашалар. Нинди каты сугышларда да каушамаска, үзенеңсалкын канлы- лыгын югалтмаска өйрәнгән пулеметчы Яша бу юлы сизелерлек борчыла. — Иптәш политрук,—ди ул,— бер очередь бирергә вакыт түгелме икән? — Тукта, Яша, ашыкма, — ди /Асадуллин аңа тагын бер мәртәбә. — Якынлашсыннар әле. Әнә теге төпләр янына җитсеннәр. /Анда сазлык җәелә төшә. /Алар, корырак урын сайлап, бергәрәк тупланырга тиешләр. Төпләр ягындагы коры полосаны күрәсеңме? Минемчә, алар шуннан үтәргә тиешләр. — Әгәр аннан үтмәсәләр? — Ул чагында тагын да сибел төшәчәкләр. Нфзал Шамов очерклары — Менә шул-шул,—ди Яша.— Минемчә, хәзер үк бер сиптереп алырга кирәк. Ул кадәр якынлашмасыннар. Күрәсез, без ничәү дә, □лар ничәү... Бәлки, алар әле коры полосага кермәсләр дә. Ул чагында... Асадуллин аңа җавап бирми. Ул артка, елгага борылып карый. Анца, сирәк кенә булып сибелеп үскән зәгыйфь наратлар арасында анык сугышчылары кайнаша. Алар, саз һәм елга пычрагы белән баштанаяк буялып бегкән егетләр, вак-вак салларга төялеп, елганы да кичәләр. Аръякка чыкканнарның кайберләре, киемнәрен салып, ашыгып- ашыгып пычраклардан тазарыналар. Лларның ярым ялангач тәннәре бу шау-шулы тирән табигать эчендә тонык кына булып күренә. Ул бер үк вакыт гаҗәпләндерә дә, тынычландыра да. Алар, томанлы гына булып, бер генә минутка булса да, тыныч көннәрне, Агыйдел, Дим буйларын хәтерләтәләр. Кайда, кайда сез ул көннәр! Сез үзегезнең томанлы чаткыларыгыз белән генә булса да, сугышчы күңеленә тынычлык урнаштырасыз, аңа көч һәм чыдамлык бирәсез. — Иптәш политрук, ут ачарга кирәк!— ди Яша. Бу юлы ул кискен итеп, хәтта тәкъдим итеп пышылдый. „Әгәр без аларны туктата алма- сак?“— дип уйлап ала Асадуллин. Ләкин ул шунда ук, бердән бу шикле уйны куарга, икенчедән Яшаны тынычландырырга теләп, әйтә: — Беренче мәртәбә сугышка кергән көнне хәтерлисеңме?.. Ә тереләй яндырылган балаларны?.. Яша сүзсез генә башын ия. Хәтерли. Кайда хәтерләмәгән. Еллар үтәр, сугышлар.чынар, халык яңадан шат һәм тыныч яши башлар, сугышның бик күп авырлыклары, бик күп куркынычлары онытылыр, хәтердән чыгар, ләкин ул балалар онытылмас,— хәтердән чыкмас. Яша, әгәр исән калса, картаер, аның саргылт • бөдрәләре агарыр, яңакларындагы яшьлек төкләре урынында ап-ак сакал булыр, күңел сәхифәләреннән бик күп нәрсәләр югалыр, онытылыр, ләкин ул дәһшәтле күренеш бервакытта да, бервакытта да онытылмас. Немецлар тәмам якынлашалар. Алар, нәкъ Асадуллин көткәнчә, тыгызлана төшеп, коры полосага керәләр. — Хәзер сиптерергә дә ярый,— ди Асадуллин һәм гашетканы баса. Пулемет, үлем сорап, кискен генә такылдарга тотына. Немецларның берничәсе шунда ук җиргә кадала. Пулемет зәһәр һәм мәрхәмәтсез атуында дәвам итә. Гитлерчылар җиргә яталар. Алар мондый каршылыкны көтмәгәннәр иде. — Безгә аларны туктатырга гына түгел, кырырга кирәк, — ди /Асадуллин һәм кыра. Менә пулялар Асадуллиннар яткан куак төбенә сызгырып килеп төшә. Озак та үтми, миналар да төшеп ярыла башлый. Пулеметны икенче урынга күчерәләр. Тынып калалар. Немецлар бераздан яңадан күтәреләләр. Ләкин немецлар башларын күтәрү белән үк Асадуллиңның пулеметы телгә килә... Сугышчылар елга аша кичеп бетәләр. Иң соңгы кеше булып, пулеметтан ата-ата, Асадуллин белән Яша кичә. Ләкин елга аръягында аларны икенче сугыш каршылый. Дошман анда да килеп чыккан. Совет сугышчылары яңадан атышырга керешәләр. Кайберләре, өсләренә киенеп тә өлгермичә, ярым ялангач килеш, үсеп торган агач артларына, түмгәк артларына сузылып ятып, ут ачалар. Алар, сугыша-сугыша, саз ерып, урман эченә чигенәләр. Урманда аларга берәм-сәрәм адашып калган сугышчылар кушыла. Дошманнан ераклашкач, Нсадул- лин сугышчыларга ял бирә. Барлый. •— Чигенә башлаганда, кырык җиде кеше идек, хәзер сиксән икегә җиттек,—ди ул йомгак ясап. —Отряд тулысынча миңа буйсына. Аннары ул барлык коралларны, сугыш припасларын исәпкә ала. Калган азыкларны бергә жыярга куша. Нфзал Шамов очерклары 129 Сугышчылар иң соңгы . кабасы ипиләрен, сохариларын, капчык төпләрендәге концентратларын җиргә җәелгән плащ палатка өстенә китереп салалар. Бер солдат, капчыгы ипи сохари кисәкләре, бер-ике кило чамасы концентрат һәм он җыела. Асадуллин азык запасына һәм азыкка күзләрен текәгән сиксән ике кешегә карап ала: — Безнең юл ерак. Сазлы, баткаклы, кеше үтә алмаслык юл. Ләкин без аны үтәргә һәм үзебезне- келәргә барып кушылырга тиеш. Моңа ничә көн кирәк булыр, ансын әйтә алмыйм. Шуның өчен дә азыкны үзем бүләчәкменАлар, сазлы урман эченә таба карап, кузгалып китәләр. Алар ике көн бернәрсә ашамыйлар. Ашау турында уйламыйлар. Бары өченче көнне генә, дошманның эзәрләвеннән тәмам аерылдык дип ышангач кына, аларның кинәт ашыйсылары килә башлый. Асадуллин аларга берәр кисәк сохари өләшә. Сугышчылар аны, кинәт йотып җибәрүләреннән һәм ашау ләззәтләреннән бик тиз мәхрүм булуларыннан куркып, авызларында әвәлиләр. Дүртенче көнне кич белән ул иң соңгы азыкны өләшә. Кеше саен бер кашык концентрат туры килә. Алар, яралы иптәшләрен һәм аларның коралларын нәүбәтләшеп күтәреп, саз ерып, бата-бата, җиде көн, җиде төн баралар. Дошман белән очрашып, берничә мәртәбә сугышалар. Алар ачыгалар, алар сусыйлар. Ләкин алар ихтыярларында урмандагы ачы үләннәрдән, узган елдан калган кипшенгән мүк җиләкләреннән, агач каерыларыннан, нарат лайлаларыннан башка бернәрсә дә юк. Алар аяк астында су. һәр адым саен, һәр басым саен су. Ләкин саз суы, пычрак су, кортлы су. Сугышчылар тәмам хәлдән таялар. Аларның кайберләрен күтәреп торгызырга, җитәкләргә, баткаклыклардан я күтәреп, я өстерәп чыгарга кирәк. Алар төннәрен, барырга мөмкин булмаганга, туктап ял итәләр, хәл 9 ,с Ә." Н 9 и ;. җыялар. Кайвакытларда көндезләрен дә туктап, яшеренеп яталар. Сугышчылар ял сәгатьләреннән соң көч хәл белән генә торып, кузгалып китәләр. Асадуллин да чак кына атлый, кай минутларда ул, бөтенләй хәлсезләнеп, туктап кала. Андый минутларда ул үзен кыл кыймылдата алмаслык көчсез, хәлсез итеп сизә. Ул, аның хәлсезләнүен сизмиләрме икән дип шикләнеп, артка, сугышчыларга әйләнеп карый. Сугышчылар да хәлсезләнеп туктап калганнар. Сазга сузылып ятып, ашарлык үлән эзлиләр, үлән чәйниләр. „Юк, туктарга, хәлсезләнергә хакым юк“, — дип туйлый Асадуллин. Ул үзен көчләп, ирексезләп урыныннан торгыза. Сугышчыларны барлый. — Бар да бар, калучылар юк, — диләр командирлар. Ләкин хәлсезләнүчеләрнең, кеше ярдәменә мохтаҗларның саннары артканнан арта бара. Сугышчылар яңадан кузгалып китәләр. Асадуллин үз карамагына алган яралы бер полковникны я җитәкләп^ я аркасына салып, иптәшләре белән бергә алмаш-тилмәшләп күтәреп бара. Сугышчылар Асадул- линны күреп, аның хәлсез тавышын, ләкин дәртләндергеч сүзләрен ишетеп, ныграк атлыйлар. Менә җиденче көн. Менә соңгы километрлар. Асадуллин бөтенләй хәлдән тая. Егыла. Инде ул тора да, атлый да алмый. Беттем, дип уйлый ул. һәм үзенең хәлсезләнүен, кыймылдый да алмаганлыгын сиздермәскә тырыша. Ләкин нәкъ шул минутта аңа, алда, саздан чыга торган урында дошман барлыгын кайтып әйтәләр. Дошман барлыгы^ ишетү һәм аңа . булган нәфрәт кинәт аның бөтен тамырларына көч бирә. Ул аяк өстенә торып баса. Башка сугышчылар да кинәт үзләренең каннарында, ниндидер билгесез, ләкин бөтен каршылыкларны җимерә, тетә торган бер көч сизеп, урыннарыннан торалар һәм приказ көтәләр. Моңарчы бер төрле дә батырлык 130 А ф з ал Шамов очерклар и белән танылмаган һәм хәзер бөтенләй хәлдән тайган шикелле күренгән кызылармеец Соколов дошман пулеметын юк итү эшен үз өстенә ала. Ул, кулына граната тотып, саз ерып шуышып китә. Менә саз чите. Менә дошманның беренче пулялары баш очыннан сызгырып үтә. Совет сугышчылары һичбер командасыз-нисез, „урам кычкырып, соңгы патроннарын ата-ата, дошман өстенә ташланалар. һәм алар, сазны ерып үткән шикелле, дошман сафын да ерып, жи- мереп үтәләр. Асадуллин шунда үз кулы белән тагын бер немецны үтерә, аңа — көч таба. Нәфрәт көче — дошман алкаларын җимерә, нәфрәт көче — үтә алмаслык сазларны үткәрә һәм нәфрәт көче иң соңгы минутта да яшәү чишмәләрен, тормыш чишмәләрен таба. Менә совет кешесенең, совет сугышчысының йөрәгендә, аның канында шундый изге нәфрәт көче яши. Хәрәкәттәге Армия