Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЮТАЗЫ ЕГЕТЕ

 I

Шәһәрдән җиде километр ераклыктагы кечкенә генә урманчыкка урнашкан Н. нче запас полыгына армиягә яңа алынган егетләр килделәр. Инде көз башланган булса да, күк йөзе саф, аяз, көн җылы иде. Аркаларына капчыклар аскан, кулларына чемоданнар тоткан, мөмкин кадәр гадиерәк, арзанлырак киемнәр кигән, чабаталы, штиблетлы, итекле егетләр колоннасы, урман каршында торган ялгыз зур таш өй янындагы куаклыкларга килеп туктады. Колоннаны алып килүче хәрби киемле, ләкин бернинди дә отличие билгеләре такмаган, командир, команда биреп, колоннаны таратты да, үзе ашыгып таш өйгә кереп китте.

Кайберәүләр чирәмгә кыйшаеп тәмәке төрә башладылар, кайберәүләр капчыкларында казына, кайберәүләр аякларын чишенеп чолгау чорный башладылар. Кыскасы — берәү дә эшсез түгел, һәркем, форсаттан файдаланып, үз эшен эшли, беркемнең дә икенчесендә эше юк. Тик бер егет кенә, үзенә урын таба алмагандай, бер җирдән икенче җиргә йөри иде. Ул кечерәк буйлы, чандыр йөзле.

Өстенә кыска кара бишмәт кигән, аякларында чабаталар. Аның яшькелт күзләре, кыска гына сары мыегы, колакларын тырпайтып, алды янга әйләндереп киелгән бүреге, ниһаять, кыска буе ничектер көлкерәк булып күренәләр. Бу егет үзенең тыйгысызлыгы белән тыныч ял иткән кешеләрнең нервларын кытыклый башлады. Бер абзый аңа,

 — Йөрмә, йөрмә аяк арасында уралып, — диде. Икенчесе аннан көлеп:

— Бу да бичара сугышка бара имеш,—дип куйды. Ә өченчесе, озын һәм таза гәүдәле кеше, моның белән генә калмады, бүрекленең янына килде дә, иптәшләренә күз кысып, егетнең бүреген батырып кидерде. Хәзер карсакның зур бүрек астыннан кечкенә борыны һәм бары мыеклары гына чыгып тора иде. Озын кеше көлеп:

— Бар, хәсрәт, өеңә кайт, хатының пәрәмәч пешергән сиңа анда,— диде.

Бу мәзәкне карап торучылар шаркылдап көлештеләр. Ләкин көтелмәгән бер хәл булды. Бүрекле, күз ачып йомганчы, кискен хәрәкәт ясады да, үзен мәсхәрәләүчене яшел чирәмгә атып бәрде. Бүрек басучы өч мәртәбә мәтәлчек атынды. Тирә-як шау-шу белән капланды. Хәзер читтә, бу хәлгә әһәмият бирми утыручылар да урыннарыннан кузгалып, кызык күрергә ашыктылар.. Озын егет урыныннан торып фураж касын батырып киде дә:

— Әһә! Әнә син нинди кеше икәнсең әле! — диде. Ул хәзер ачулы, үзе башлаган уенны чын дауга әйләндерергә хәзерләнә иде. Ул, зур гәүдәсен өстерәп, кечкенә егет янына килде дә, зур һәм көчле кулы белән аның күкрәгеннән тотты:

— Мин шаярып кына, ә син чынлап?

— Үрдәк бирсәң — каз алырсың,— диде бүрекле. — Шулай да, егет, яңагыңа бер төшеп менәм!

Ләкин аның кулы һавада урынсыз хәрәкәт ясады. Бүрекле кинәт иелде дә, карап торучыларны гаҗәпләндереп, теге озын гәүдәлене тагы бер атып бәрде. Бу юлы озын гәүдәле ачуын йоткан иде инде. Ул кирәкмәсә дә бишмәтен каккалап, елмайды да, гомуми көлү астында:

— Кара, — диде гаҗәпсенеп, — кечкенә, ә эче төш кенә.

 — Исеңдә тот, җирән алаша, — диде бүрекле, үзенең күкрәгенә төртеп, — бу Барый Тимергалиев булыр!

Барый шул сүзләрне әйтеп өлгермәде, колоннаны китерүче командирның ачулы тавышы ишетелде.

— Сез нәрсә эшлисез? — диде командир, — кем сугыш ачты монда? Командир рус егете иде. Шуңардан файдаланып, сары чәчле егет аңа вакыйганы үзенчә аңлатты:

— Безнең шундый бер бәйрәмебез бар, иптәш командир, сабан туе дибез. Шул бәйрәмдә көрәш бик кызыклы була, — диде ул, — без әле менә иптәш белән шул сабан туен хәтерләп кенә...

— Беләм, беләм мин сабан туен,— диде командир, — монда сабан туе исе килми. Карагыз аны! Бу арада Барый мәйданчыктан киткән, читтә, куаклыклар арасында тәмәке төреп маташа иде инде. Ул, тәмәкесен төреп кабызды да, баш астына хатыны Фатыйма хәстәрләгән капчыгын салып, саргая башлаган чирәмгә ятты. Барыйның кинәт уйлары чуалды. Ул үзенең фронтка китәргә тиешлелеген хәтерләде. Йөрәге кинәт кысылгандай булды, ул авыр сулап тирә-ягына каранды. Барыйдан ерак түгел, нәкъ аның кебек үк капчыгын баш астына салып, бер егет ята иде. Бер генә авылдаш та эләкмәде ичмасадип көрсенде Барый. Күңел ачу өчен күршесенә дәшәргә булды.

— Әй, иптәш, белмисеңме, монда озак ятырга туры килерме икән?

— Белмим, белмим, — диде егет, Барыйның соравына әһәмиятсез генә.

— Кара әле, егет, — диде ул бераз тынлыктан соң, — син үзең бик яхшы көрәшче икәнсең, теге озынны ничек кенә атып бәрдең.

— Бу пустяк, — диде Барый, — син миңа шуны әйт: безне кай якка җибәрерләр икән? Егет бу темадагы сүзләр белән һич тә кызыксынмый иде.

— Әллә, кем белсен аны, — дип мыгырданды ул. Менә җүләр, — дип уйлады Барый, — иң әһәмиятле нәрсә белән кызыксынмый.

— Син аны аяк чалдың шикелле,— диде егет, һаман үз кырыгын кырык итеп.

— Юк ла, тез аша бәрдем ич. Син миңа шуны әйт: юлда немец поездларны бик бомбага тота диләр. Ничек уйлыйсың без исән-сау барып җитәрбез микән?

— Җитәрбез билгеле, — диде егет, — нәрсә, әллә син куркасыңмы?

— Юк, курыкмыйм, — диде Барый, — болай гына сорыйм. Барыйга бу запас полыгында бер атна торырга туры килде. Ул хәзер үзенең ялгызлыгын сизми иде инде, яңа танышлар һәм дуслар табылды. Киләчәге дә аңа ул кадәр караңгы түгел, байтак ачыкланып күренде. Аларга корал һәм киемнәр дә бирделәр. Шулай итеп, Барый чын кызылармеецка әйләнде. Ниһаять, көтелгән көн җитте.

Барый эләккән команданы иртәнге салкынлыкта оркестр белән тимер юл станциясенә озаттылар. Ннда аларны зур хәрби эшелон көтә иде инде. Тиз арада командалар эшелоннарга урнашты, паровоз авыр сулады да, авыр состав урыныннан кузгалды. Алар фронтка киттеләр. Барый, вагон ишегенә аркылы куелган тактага сөялеп, үзләрен озатучы хәрби киемле кешеләргә карый иде. Алар елмаеп кул селкеп, фуражкаларын болгап, ниһаять, күздән югалдылар.

Барый, үзе дә сизмәстән, һаман елмая, пилоткасын болгый иде. Кызылармеецлар шыпырт кына ишек янында торалар, һәммәсе дә, юл күзәткән булып, нидер уйланалар. Ничектер кинәт тагы ялгызлык сизелде.

— Я, киттек алайса, — диде Барый. Аның янында торган карт чырайлы кызылармеец:

— Шулай ахыры, диде. Моннан бераз уйланып торгач үз алдына сөйләнгәндәй:

— Минем беренче кат түгел инде ул, — дип өстәде.

— Син үткән сугышта да булган ахыры? — диде Барый. Кызылармеец ашыкмыйча гына үткән сугышларны хәтерли башлады, ләкин аны тыңлаучы юк иде. Барый да хәтер саклау өчен генә аңа илтифат иткән була һәм юл буендагы телеграф баганаларын күзәтә иде. Еракта сөрелгән җирләр карала, алтын-сары басуларда, иген уручылар күренә, кечкенә елгачыклар, куаклыклар, агачлыклар ашыгып узалар иде...

Барыйны фронтка илтүче эшелон өч көн, өч төн тыныч барды. Дүртенче көнне иртәнге яктылык әз генә сирпегәндә поезд тукталды да паровоз, тревога сигналы биреп, өзеп-өзеп сызгырта башлады. Күк йөзендә дошман очкычлары улый иде. Вагон ишекләре шыгырдап ачылды, вагон эчләрендә кызу хәрәкәт башланды. Паровоз тендерында урнашкан зенит пулеметлары тырылдады.

— Вагоннардан төшеп урманлыкка чабарга! — дигән команда яңгырады. Барый, капчыгын алырга да онытып, винтовкасының көпшәсеннән эләктерде дә вагоннан сикерде. Ул эшелоннан байтак арадагы куаклыкларда гына айный алды. Күк йөзендә дүрт очкыч шаулыйлар һәм чиратлашып эшелон өстенә ташланалар да, бомбалар ыргыталар иде. Юк, исән калып булмас дип уйлады Барый, аның йөрәге кубып чыгардай булып тибә, ләкин шулай да юмиңа тимәскә тиеш дигән фикер аны өметләндерә, күңел төбендә ышаныч тудыра. Бомбалар тимер юлның читендә шартлыйлар. Кинәт бер очкыч каяндыр килеп чыкты да, Барыйга таба пулялар сиптерә башлады. Барый куак астына башын яшерде, пулялар сызгырып аның өстеннән үттеләр.

Ләкин бу ни хәл? Барый яныннан шатлыклы авазлар ишетте. Ул күзләрен ачканда күктә бер очкыч, төтен юлы калдырып, эшелон артына төшә башлады. Бу зенитчиклар тарафыннан эшләнгән эш иде. Барый бу хәлне күреп урыныннан сикереп торды.

— Шулай, шулай аны, анасын сатыйм! Ул аяк очында аунап яткан винтовкасын кулына алды, һәм тирә-ягына беренче мәртәбә күз салды. Кызылармеецлар очкычларга таба аталар иде. Дошман очкычлары, ашыгыч рәвештә берничә бомба ташладылар да, очып киттеләр. Паровоз озын итеп тагын бер сызгыртты. Бу хәвеф юклыгын белдерткән тынычлык сигналы иде. Куаклыклар арасыннан берәм-берәм кызылармеецлар күренде. Алар ара-тирә күккә карангалап эшелонга таба баралар. Тимер юл читендә тирән чокырлар — бомба воронкалары. Вагоннарның стеналарьрпулялар белән чәрдәкләнгән. Ләкин эшелонга да, тимер юлга да бомба тимәгән — алар зарарланмаганнар иде.

 Барыйның гаҗәпсенүенә каршы, тендерда утыручы зенит пулемет- чиклары һәммәсе дә исән калганнар, эшелоннан бары яшеренеп өлгермәгән дүрт кызылармеец кына яралы иде. Вагоннар янына җыелган бер төркем кызылармеецлар арасында кызу әңгәмә, булган вакыйганы хәтерләү бара иде. һәрбер кеше үзенең кичерешләрен сөйләргә ашыга. Кайберәүләр читтә сакланып кына бомба воронкаларын карыйлар. Эшелонның теге ягында бер төркем кызылармеец, төшкәндә бик якын булып күренгән, ләкин чынында байтак ераклыкта торган дошман очкычын күзәтәләр. Барый да алар ягына чыкты, ләкин анда кызылармеецлар төркеменнән башка бернәрсә дә күрә алмады. Паровоз, ачы сызгыртып, китәргә сигнал бирде, вагон старшийлары таралган кызылармеецларны кычкырып вагоннарга чакыралар иде. Барый, ашыгып вагон астыннан үтте дә, вагонга менеп, ыгы-зыгыда тәртипсез ыргытылган әйберләр арасында үзенең противогазын эзли башлады. Кызылармеецлар вагоннарга урнашканнар, хәзер поездның кузгалуын көтәләр иде инде. Паровоз ягыннан ниндидер тавышлар ишетелде. Кызылармеецлар кызыксынып ишекләргә ташландылар.

Юл читеннән ике кызылармеец, винтовкаларын хәзер тотып, әсир немец лет- чигын китерәләр иде.

— Менә бу вагонга, — диде, алар артыннан килүче эшелон начальнигы, Барыйлар вагонына якынлашкач.

Сез аны киләсе станциягә кадәр озата барырсыз! Немецны, ике кызылармеец белән бергә, вагонга керттеләр. Ул урта буйлы, зәңгәр күзле бер немец иде. Вагондагы кызылармеецлар аның һәрбер кыйланышын зур дикъкать белән күзәтеп тордылар. Аңа урын бирделәр, немец, тирә-ягына каранмастан, әкрен генә такта сәкегә утырды. Аның сирәк кенә, төссез кашлары астыннан, куркынып тирә-ягына күз ташлавы булмаса, ул хәрәкәтсез иде. Кызылармеецлар кызыксынып әсирне сырып алдылар. Барый бу кешене чын күңеленнән кызганды. Немецның тезләре өстенә куелган зур ак куллары калтырый, ямьсез бөкрәеп, авыр башын аска игән иде.

— Әй, немец, нигә сугышасыз сез, — диде бер кызылармеец: — әллә акылдан яза башладыгызмы? Әсир елдам башын күтәреп кызылармеецка карады. Кызылармеецның тыныч елмайган йөзе аңа батырлык бирде ахыры. Ул мәгънәсез итеп елмайды да, бөтен караучыларны көлдереп Гитлер капут дип куйды.

— Егетләр, аңа ашарга бирик, — диде Барый көлә-көлә, — немец колбаса ярата диләр.

— Ашарга тагын, диде немецны китерүче кызылармеецларның берсе, — болай да җитәрлек тыгынгандыр әле.

— Нигә шундый сүзләр сөйлисез сез, — диде Барый кызып, — ул да кеше ич. Барый үзенең капчыгыннан колбаса кисәге чыгарды да немецка сузды.

— Мә, ашап җибәр, — диде ул, күз кысып, — яхшы була ул юл килгән кешегә. Немец колбасаны кулында әйләндергәләде дә кире Барыйга бирде.

— Ашыйсы килми, — дип аңлатты Барый иптәшләренә. Аннан әсирнең янына ук утырып аңа түбәндәгеләрне сөйли башлады:

— Әйт әле, немец, сездә дә нәкъ бездәге кебек ашлык чәчәләрме? МТСлар юктыр инде? Капиталистлар бик измиләрме соң үзегезне?

— Аңламый ул синең сүзләреңне, — диде бер кызылармеец, — син аңа күп сөйләмә, безнең кеше дип белдеңме әллә син аны.

— Кеше — кеше инде ул,— диде Барый, аны җибәрмәсәләр, ул бер дә монда очып килмәс иде. Барый әсиргә борылды да елмаеп:

— Шулай бит, — диде. Җиңелчә аның җилкәсенә сугып алды. Ләкин кызылармеецларның тирән гаҗәпсенүенә каршы, Барыйның кулы немецның җилкәсенә тию белән немец куркынып чырылдады һәм агарынып ялваручан күзләрен Барыйга текәде. Барый бу хәлгә үзе дә куркынды.

— Курыкма, курыкма, юләр,— диде ул ашыгып, — мин сиңа шаярып кына, бездә кешене кыйный торган законнар юк. Ләкин немец ялварынгансыман һаман куркынып Барыйга карый иде.

 — Их егет, — диде Барый, үзең бик куркак икән тагы... Немец ниһаять тынычланды. Ул үз алдына нидер сөйләнеп алды, ләкин аның сүзләрен аңлаучы юк иде.

— Син үзең өчен борчылма, — диде Барый бик җитди тон белән һәм ни өчендер саңгырауга сөйләгәндәй кычкырып, — синең эш җайлы. Менә сугыш бетсен, Гитлер капут булгач өеңә кайтырсың, ә хәзергә бездә торып тор. Барый үзенең иптәшләренә борылды да:

— Яның да, егетләр, өендә хатын балачагалары бардыр? Ә? Менә сугыш ни эшли! — дип гаҗәпсенеп куйды. Барый немец белән озак сөйләшеп барды. Немец бер нәрсә дә аңламаса да Барый туктаусыз сөйләнә.

Немецтан нидер аңламакчы була иде. Ләкин ул туйганчы сөйләшә алмады, әсирне беренче тукталган станциядә вагоннан төшерделәр дә алып киттеләр. Юл фронтка якынлашкан иде инде. Юл буенча тупикка кертелгән ватык паровозлар, янган яки ватылган вагоннар, җимерелгән таш кормалар, янып, ялгыз морҗаларын гына калдырган өйләр ешайганнан ешаялар. Алар күңелләрне шом һәм хәсрәт белән тутырып мәңге онытылмаслык рәвештә хәтердә калалар. Мондый җирләрне үткәндә кызылармеецлар арасында тирән тынлык саклана, алар сүзсез хәрабәләрне күзәтәләр. Сентябрь төннәренең берсендә эшелон кечкенә генә станциягә килеп туктады. Кызылармеецлар чираттагы бер станциядер дип уйлап урыннарыннан кузгалмыйлар иде әле. Ләкин сизгер йөрәкләр аңладылар: эшелон фронтка җиткән иде инде. Туп тавышлары хәзер бөтенләй якын ишетелә. Сирәк-мирәк тырылдаган пулеметлар да моннан ерак түгел кебек. Төшәргә команда булды. Котелокларын шалтыратып, кызылармеецлар бере артлы бере вагоннардан төштеләр. Командалар тезелә башлады. Ләкин тиз арада тавышлар басылды, командалар берәм-берәм урманга кереп югалдылар. Урман яланында туктап, берникадәр вакыт нидер көткәннән соң алар тагы юлларын дәвам иттерделәр. Барый бернәрсә дә аңламады.

Фронт кая соң монда, дигән сорау туктаусыз башында әйләнә иде аның. Төн караңгы. Күк йөзенә тәртипсез сибелгәң йолдызлар гына, иске танышлар булып, күктән карыйлар. Кызылармеецлар урман эчендәге юлдан тын гына атлыйлар. Бераздан алар елганы да үттеләр. Ялда үр һәм тагы урман бар иде әле. Кинәт урманлык бетте һәм каршыда алан ачылды. Монда яктырак тә, җылырак та иде.

— Сакланыбрак! диде, алдан баручы командир. Колонна саклык белән генә тирән ярдан төшә башлады. Янда төшү белән уңга борылдылар, һәм калган юл сайгалыктан китте. Ниһаять, колонна тиешле урынга килеп җитте. Колонна туктады да сулга борылды. Строй алдында җир астыннан купкандай бер кеше килеп чыкты, Кеше колонна китерүче белән үзара нидер сөйләште дә күңелле тавыш белән кызылармеецларга дәште.

— Я, иптәшләр, алайса сау-сәламәт килеп җиттегез. Бик яхшы,— диде ул. Бераз кызылармеецларга карап торгач,

— Бүген бездә тыныч, — дип куйды.

— Юлдан соң сезгә бик яхшы ял итәргә була. Ул шул сүзләрен әйткәч, стройны бүлә башлады, һәрбер билгеләнгән төркемне кайдандыр килеп чыккан кешеләр үзләре белән сул якка алып китәләр иде. Тиз арада бөтен колонна таралып бетте. Иң арттагы сафка эләккән Барый һәм аның өч иптәше генә торып калдылар. Барый түзмәде.

— Ә без? — диде ул аптырап. Командир шаярып,

— Ә сез өегезгә кайтыгыз, — диде. Аннан җитди тон белән:

— Сез минем белән, иптәшләр,— диде. Командир аларны сайгалык буйлап байтак төньякка озатканнан соң тауга алып менде.

Анда көтелмәгән дә җир астыннан кешеләр калкыды — Васильев!— диде командир шәүләләргә якынлашкач.

— Мин сезне тыңлыйм, иптәш лейтенант.

— Менә, синең отделениегә дүрт кызылармеец.

— Яхшы, — диде Васильев үзенең яңгыравык яшь тавышы белән. Бу арада яңа килүчеләр окоплар кырында ни эшләргә дә белми аптырап торалар иде. — Әйдәгез, иптәшләр, монда төшегез! — диде Васильев. Барый һәм аның юлдашлары зур саклык белән окопка төштеләр.

— Бүген окоп казып тормыйбыз,— диде Васильев, — чөнки сезгә буш ячейкалар бар. Ә мин сезнең отделение командирыгыз булам. Сержант Васильев. Ул яңа килүчеләрне кунак хөрмәтләгәндәй кабаланып ячейкаларга урнаштырды.

— Тәмәке тартмагыз ләкин, — диде ул, кисәтеп, — немец әнә тегендә генә. Ул кулы белән тау итәгенә күрсәтте. Барый кызыксынып анда караса да бернәрсә дә күрми ячейка төбенә төшеп утырды.

— Әгәр бик тәмәке тартасыгыз килә икән, — диде сержант плащ-палатка астында гына тартыгыз. Аңладыгызмы?

— Иптәш сержант, — диде яңа килүчеләрнең берсе, — су кайдан табарга була монда, әйтегез әле?

— Ә фляга ни өчен тактыгыз соң?

— Фляга? Кызылармеец үзенең флягасына үзе хәйран булып карады да, гаебен сизеп елмаеп куйды.

— Мә эчегез, — диде сержант үз флягасын сузып. Кызылармеец тәмле итеп су эчте, ә Барый аның су йоту тавышын тыңлап ячейкасындагы саламга сузылып яткан килеш, күктә ялтыраган йолдызларга текәлде. Ерак Татарстан авылыннан килгән, хәзер окопта беренче төнен уздыручы егет нәрсә уйлый? Дөресен әйтим, ул әйтерлек бернәрсә турында да уйламый, аның поездда озак килү аркасында әз генә башы әйләнә, ул үзен һаман поездда кебек сизә, йомшак саламга тигән тәне рәхәт ял итә, үзе җидегән йолдызына карап бу жиде йолдызның кайсы яктырак яна икән, дигән сорауга җавап эзли иде.

— Иптәш сержант, — диде Барый, озак сүзсез ятканнан соң, — син сугышларда булгансыңдыр инде?

— Булырга туры килде, — диде сержант,

— Синең фамилияң ничек әле?

— Тимергалиев.

— Син нинди милләттән соң үзең?

— Мин татар булам.

— Ә татар, — диде сержант, — минем бер Мөхәммәтҗанов дигән дустым бар иде. Ул да татар. Батырларча сугышта үлде. Беләм мин татарларны — яхшы сугышчылар.

— Аларның да төрлесе бардыр инде, — диде Барый уйланып. Ләкин Мөхәммәтҗанов турындагы сержантның сүзләре Барыйны уйга калдырды һәм анарда милли горурлык тудырды. Иртәгесен кояш чыга башлау белән яу башланды. Башта сирәк, аннан кыза төшеп дошман артиллериясе ут ачты. Снарядлар окоплар артында еракта шартлыйлар иде. Ләкин дошман артиллериясе озак ата алмады, аңа җавап итеп безнең артиллерия гөрселди башлады. Баш очында байтак снарядлар сызгырганнан соң, ниһаять, тындылар, анда яткан ачык үр итәген тынлык басты. Нәрсә булды? Барый бернәрсә дә аңлый алмады. Тик ул шуны гына аңлады: сугыш аңа кызыклы бер мәзәк булып тоелды.

— Кем кемгә атты? — диде ул гаҗәпсенеп, сержантка.

— Бу артиллерия хәзерлеге генә әле, тукта, диде сержант елмаеп. Ул ашыгып кызылармеецларга гранаталар өләшә иде. Сержант үзенең эшен бетерде дә Барый янына килеп,

— Әнә, түбәндәге куаклыкларны күрәсезме, әнә бер ачыклык бар. Ул беренче ориентир, икенче ачыклык — икенче ориентир. Сул яктагы ялгыз каен — ориентир өч. Аңладыңмы? — диде.

— Аңладым, — диде Барый.

— Немецлар куаклык артында,— диде сержант. Барый үзенең патрон сумкаларына обоймалар тутырды һәм анда сыймаган патроннарны ячейкасында казылган шүрлеккә салды. Аның тизрәк дошманны күрәсе килә иде. Мылтыгын нык тотып ул әкрен генә бруствердан башын калкытты. Ләкин куаклыклар арасында бернинди дә хәрәкәт юк иде әле. Немецлар курыктылар ахыры дип уйланды Барый. Тик ул тынычланып өлгермәде куаклыклар артында нидер шартлады. Барыйның нәкъ баш очыннан сызгырып мина үтте.

Артта жир куптарып шартлау тавышы ишетелде. Барый куркынып агарынды, ячейка төбенә винтовкасының төшеп китүен сизми дә калды. Аннан ул тиз генә чүгәләде дә ячейка астына башын яшерде. Барый күзләрен нык йомып һәрбер шартлауга сискәнеп, һаман ныграк яшеренергә тырыша иде. Тагы бер шартлау. Бу окопка төште шикелле, һәр хәлдә Барыйга шулай тоелды. Чөнки аның өстенә балчык кисәкләр яңгыр булып коелдылар. Бәлки ул дошман минометы тукталганга кадәр шулай утырыр иде, тик аның якасыннан эләктергән кемнеңдер көчле кулы, аны айнытып, башын күтәрергә мәҗбүр итте. Ул куркынып яшькелт күзләрен өскә күтәрде, Яның янында ачык киң йөзле сержант Васильев тора иде.

— Нәрсә? Курыктыңмы? — диде ул, җитди, ләкин ачусыз тавыш белән.

— Тор, курыкма, күрмисеңмени, миналар бездән еракта шартлыйлар. Барыйның тирә ягындагы кызылармеецлар үткен сүзләр белән аңардан көләләр иде. Ул үзен һәм сержантны алдап оятын яшерергә булды.

— Әллә син мине курка дип беләсеңме,— диде ул, — Менә бер обойманы югалттым, шуны эзлим. Күрше ячейкалардан шаркылдап көлгән тавышлар тагы яңгырады.

— Әз генә дә курыкмыйм, — диде Барый ачуланып. — Курыкмасаң, бик яхшы, — диде сержант, — беренче сугышта гомумән кеше бераз куркучан була. Барый торып үзенең акылсыз эшенә үкенә-үкенә миналар шартлавын күзәтә башлады. Чыннан да, куркырлык хәл юк иде, чөнки алар уң флангка һәм артка төшәләр. Алда, куаклыклар арасында, ниндидер хәрәкәт күренде.

Арттан командир Яуга хәзерләнергә! дип команда бирде. Барый күзләрен алмастан, дошман ягын күзәтә иде. Аннан бере артлы бере соры танклар күренде. Алар салмак кына куаклыкларны таптап үттеләр дә үргә чылбыр булып сибелделәр. Бөтен ачыклык танклар белән тулды. Алар шул кадәр күп, мина һәм снаряд тавышларына кушылып аларның ямьсез тавышы бөтен тирә-якны тутырды. Окопларда сизелерлек хәрәкәт булып алды.

— Тынычлык! диде арттагы взвод командиры, — Гранаталар, бутылкалар хәзерләргә. Барый гранатасын таба алмый азапланды. Аннан биленә тагылган гранаталарны табып, ярдәм эзләгәндәй, сержантка карады. Сержант гранаталар бәйләмен кулына тоткан, күзләрен алмастан танкларга карый иде. Ләкин гранаталар һәм бутылкалар кулланылмады.

 Кызылармеецларның шатлыгына каршы, уң флангтан безнең танклар күренде. Бу хәлне күреп кызылармеецлар иркен сулыш алдылар. Ачулы йөзләр, җитди карашлар елмаюга әйләнде. Окоплар эченнән ячейкадан ячейкаларга шатлык таралды. Бу арада безнең танклар дошман танкларына каршы чыкканнар, ачык кырга сибелеп, һөҗүмгә күчкәннәр иде. Сугыш кырында тимер чытырдавы, танклар улавы снарядлар шартлавына кушылып күкләр күкрәде, җирләр тетрәде. Танклар аралашып аңлашылмаслык бер хәл туды,

— Кая соң безнең танклар?—диде Барый.

— Әнә, әнә күрәсеңме, кырыйдагы танкларга кара, — диде Васильев. Ул сүзләрен әйтеп өлгермәде, зур КВ немец танкысының алдына килеп бәрелде. Ялгы өлеше байтак күтәрелеп торган немец танкысы йөз түбән капланды. КВ чигенеп, үзенә туктаусыз снарядлар җибәргән танкка ташланды. Аны да шундый ук язмыш көтә иде.

Бу немец танкысы да кире әйләнеп төште. Байтакка сузылган дәһшәтле танк сугышы дошманның җиңелүе белән бетте. Исән калган берничә танк кире борылып агачлыклар арасында югалдылар. Сугыш кыры ауган, янып калган, яки бөтенләй ватылган танклар белән чуарланды. Кызылармеецлар безнең танклар артыннан алга ташландылар. Окоплар хәрәкәткә килде. Соры шинельле кешеләр төтен белән капланган кырны тутырып урам тавышлары белән алга ташландылар. Алар бер-берен белмәстән йөгерәләр, киң үр итәген меңләгән кешеләр тавышы каплап алды. Барый да шулар арасында иде.

Менә куаклыклар...

Дошман окоплары... Яшел киемле немец солдатлары артларына карамастан чабалар. Җиңү белән дәртләнгән омтылыштан да мавыктыргыч нәрсә бар микән дөньяда?

III

 Башланган һөҗүм ун көн дәвам итте. Ун көн эчендә безнең армия полклары байтак алга киттеләр. Күп авыллар азат ителде, күп урманнар, елгалар үтелде. Ниһаять 3. елгасында чиксез күп дошман гаскәрен тар-мар иткәннән соң, Барый полыгы елга буена урнашты. Артта урман, алда елгачык. Дошман гаскәрләре елга аръягына урнашып безнең гаскәрләрне җибәрмәс өчен бөтен көчләрен куйганнар иде. Тирә-якта көз. Бөтен мәгънәсе белән көз. Саргайган усак һәм имән яфракларын ачы җил окоплар өстенә очыра. Елгачык тынган төсле, һәр иртәдә урман артыннан кояш зур һәм кызыл булып чыга да, ярты көнгә кадәр үзенең нурларында иркәли, ә көн авыша башлауга — күк йөзендә болытлар куерып яңгыр сибәли башлый. Аяз иртәләрнең берсендә, тын күк йөзенә дошман ягыннан зур ак шар очып чыкты. Моңа кадәр бомбалар астында күп мәртәбәләр булган һәм дошманның мондый хикмәтләрен дә байтак күргән кызылармеецлар моңа зур әһәмият бирмәделәр, һава да очкан шар җил белән әкрен генә тибрәлеп кояшта ялтырый иде. Кинәт аңа тагылган тартмадан төтен чыкты һәм күк йөзенә листовкалар сибелде. Немец листовкалар ташлый иде. Тирә якта әкрен генә листовкалар оча башлады. Барый окоп өстенә төшкән листовканы алды һәм аны ерткалап ташлады. Ул өч көннән бирле тын торган су аръягын күзәтә иде.

— Нәрсә яза фашист? — диде Васильев.

— Нәрсә язсын, алдый, — диде Барый әһәмиятсез генә.

— Билгеле, алдый! — диде Васильев. Кич кырын окопларны калдырып урманга җыелырга хәбәр булды. Өч көн буена бернинди дә актив хәрәкәт ясамаган дошман окоплары шул килеш җансыз калды. Кызылармеецлар авыр көрсенеп окопларыннан чыктылар да урманга юнәлделәр. Куе урман эчендә байтак эчкә үткәч, бөтен полк тезелде. Күп тә үтмәде кызылармеецлар полк командирын сәламләделәр. Күн киемле мәһабәт майор күзләрен строй аркылы уздырды да тыныч, ләкин уйчан тон белән түбәндәгеләрне сөйләде:

— Иптәшләр! Без дошманны кыйратып байтак авылларны фашист коллыгыннан коткардык, ләкин хәзергә алга бару безнең өчен уңышлы түгел. Алынган хәбәр безгә дошманның Т. районында безнең коммуникациябезне өзеп безне камап алуын сөйли. Димәк безнең полк камалуда. Мин сезнең алдыгызга бурыч куям: без ничек кенә булса да дошман боҗрасын өзеп үзебезнең соединениебезгә кушылырга тиешбез. Мин сезгә үз улларыма ышангандай ышанам. Сез үзегезнең кызылармеец намусын буямассыз, бөек ватаныбыз каршында үзегезнең бурычыгызны үтәрсез дип ышанам.

Майор бераз тынып торды. Строй хәрәкәтсез аның сүзләрен тыңлый иде.

— Хәзергә шунда урнашырга, — диде майор һәм шуның белән сүзен тәмамлады. Строй тиз арада аланны бушатты. Төнге сәгать уникедә, полк яңадан тезелеп, урыныннан кузгалды. Урман эченнән үткән тар юлдан батальоннар артыннан батальоннар көньякка юл тоттылар. Артта ат кешнәгән, арба тәгәрмәчләре шыгырдаган тавышлар ишетелә. Анда артиллерия һәм обоз. Төнге караңгылыкта адым тавышлары авыр гөрселди. Төнге кошлар шаулап юл аркылы очалар. Ерактан ачы һәм шомлы итеп төнге ябалаклар кычкыра. Аларның ямьсез тавышлары урманда озак яңгырый. Юл тар һәм җайсыз, уйламаганда ул югала һәм сазлык башлана. Мондый вакытларда колонна сүтелә, кызылармеецлар озын таяклар белән коралланып тубыктан суда баралар. Вакыт-вакыт үтә алмаган обозга ярдәм итеп чыбык-чабыклардан юл түшиләр. Полк туктаусыз ике көн алга барды. Өченче көнне иртә таңнан яңа позицияләрдә сугыш башланды. Ярсыган кызылармеецлар үзләреннән көчле немец оборонасына ташландылар. Ике сәгатькә тартылган сугышта утлы боҗра өзелде. Полк юлын тагы дәвам иттерде. Кич кырын полк ял итәргә туктагач, каяндыр килеп чыккан бер колхозчы, полк юлы өстендә зур немец гарнизоны урнашуын хәбәр итте. Ләкин бу хәбәрне аныклау кирәк иде әле. 20 егет разведкага җибәрелде. Бу егетләр арасында сержант Васильев һәм Барый Тимергалиев тә бар иде. Разведчиклар урманнан киң яланга чыктылар. Әкрен генә сибәләп яңгыр ява. Разведканың башлыгы яшь лейтенант — зур тәвәккәллек белән төньякта күренгән авылга бөтенләй якын килергә карар бирде. Отряд куаклыклар артыннан яшеренеп яшелчә бакчаларына килеп чыкты һәм төнне көтү өчен шунда урнашты. Ләкин разведчиклар урнашып та өлгермәделәр, каршыдагы өйләрдән ату тавышлары ишетелде. Лейтенант тиз арада кечкенә отрядын сугышка хәзерләде. Отряд сугыш белән дошманның көчен белергә булды. Ләкин ике кул пулеметы һәм чикле сандагы патроннар белән генә коралланган отрядның, үзләреннән берничә мәртәбә күп сандагы немец солдатларын ут астында калдырып, чигенүдән башка юлы юк иде. Отряд оста маневр белән дошманның барлык көчен күз алларына чыгарып чигенә башлады. Куактан куакка күчеп, кызылармеецлар урманга таба юл тоттылар. Васильев ни эшләде? дип уйлады кинәт Барый.

Ул куак артында ята иде, яшелчә бакчасыннан йөгергән немец солдатларына бербер артлы биш пуля җибәрде дә атуыннан тукталып, алдындагы куакларга карады. Моңа кадәр анда Васильев ята иде әле. Васильев урынында калкынып, кинәт куаклар өстенә ауды. Барый аның егылганын ачык күрде. Ул барлык көченә лейтенантка кычкырды һәм аның җавабын көтмәстән, Васильевка ярдәмгә йөгерде. Сержант йөз түбән яткан килеш алга шуыша иде.

Аяк, аяк, — диде ул Барыйны күреп. Сержантның аягы, пуля тиеп, тездән югары сынган иде. Барый аны күтәрде. Өлгерәбез дип уйлады ул, чөнки аңа ярдәмгә тагы ике кызылармеец йөгерә иде. Ләкин кызылармеецлар килеп җитмәделәр, аларның икесенә бердән пуля тиде, алар чайкалып йөз түбән аудылар. Барый шулай да өметен өзмәде сержантны җилкәсенә салырга булды. Ләкин, бу нихәл? Барый аңлап та җиткермәде аның муеныннан ниндидер кул эләктерде, кемдер аның кулларын артка каерды.

Сержант яңадан җиргә авып, бөтен көченә алга шуыша башлады. Барыйның тирә ягында немец солдатлары иде. Сержантка бердән ике солдат ташланды. Сержант мылтыгын кулына алып өлгермәде, аны солдатлар куып җиттеләр. Барыйны да өстерәп җиргә ектылар. Каты тавышланып, аның кесәләрен актара башладылар. Бер солдат пилотканың йолдызын алды. Барыйның барлык нәрсәсен алганнан соң, аңа торырга мөмкинлек биреп, немец солдатлары сержантка күрсәтеп нидер кычкыра башладылар. Хәлне Барый хәзер генә аңлагандай булды.

Разведчиклар хәзер ерак, ату тавышлары урман эченнән ишетелә иде. Барый аларны күзләре белән озатты да янындагы солдатларга текәлде. Яшел шинельле, каскалы, ачулы немец солдатлары каты кычкырып куллары белән сержантка күрсәтәләр. Барый аларны ниһаять аңлап Васильевны аркасына салды да яшелчә бакчасындагы кәбестә башларына абына-абына авылга таба китте. Озатучы немецлар вакыт-вакыт нидер кычкырып, Барыйның аякларын приклад белән кыйныйлар. Зур авырлык белән яшелчә бакчасы да үтелде.

Алар авылга керделәр. Хәзер немецлар тагы да явызлана төштеләр. Алар ачуланып Барыйның аркасындагы Васильевны да кыйныйлар иде. Барый сүзсез һаман алга барды. Бер өй янына килеп җиткәч,

Һальт!— дип кычкырды немец. Барый туктап, тирә-ягына каранды. Алар зур агач өй янына туктаганнар иде. Өй алдында ике сакчы тора. Млар өйгә үтүче солдатны сүзсез күзләреннән кичерделәр дә Барыйга текәлделәр. Штабларыдыр индедип уйлады Барый. Күп тә үтмәде өйдән уң күзенә монокль элгән карт офицер чыкты. Ул тыныч кына Барый һәм Васильевны күзләреннән кичерде дә, солдатның сүзләрен тыңлагач, Барыйга ишарә белән Васильевны өй алдындагы скамьяга утыртырга кушты. Ни эшләмәкче була икән тагын дип уйланды Барый, Васильевны скамьяга утыртып. Васильев утыргыч янында үскән калын агачны кочаклап утырды да үзенең хәрәкәт итә алмаган аягын урнаштырып маташкан булып Барыйга мәгънәле итеп Кара аны! диде. Барый аны аңлый иде. Ул тыныч бул, дигәндәй күзләрен йомып алды:

— Рус зольдат? — диде офицер Барыйга төртеп.

— Кызылармеец! — диде Барый. Офицер Васильевка да шул ук сорауны бирде. Васильев сүзсез иде. Офицер иелеп аның якасына карады да:

— Рус офицер! — дип сузды. Барый аннан күзен алмый тагы нәрсә булыр икән инде дип уйлый иде. Ләкин немецлар хәрәкәтсез, алар Барый белән сержантны күзәтеп нидер көтәләр иде. Бераздан өйдән тагы бер офицер чыкты. Бу офицер яшь һәм монокльсыз иде. Ул чыккач, монокльле аңа берничә сүз әйтеп, өйгә керде. Яшь офицер Барыйга ул кадәр ачулы күренмәде. Аның матур йөзе әсирләрне күрү белән иркен һәм күңелле елмайды.

Офицер Барыйга якынлашты да хәзер бөтенләй дусларча дөрес акцент белән русча түбәндәгеләрне әйтте:

— Я, егетләр, безнең якка күчтегезме?

Аннан соң җавап көтмәстән, — күптән шулай кирәк иде, — дип өстәде.

— Сез сүз башлаганчы минем иптәшемнең аягын бәйләтегез, күрмисезмени ул яралы, — диде Барый. — Яхшы, — диде офицер, — бер генә минут көтегез, мин сезнең белән бераз сөйләшәсем килә. Офицер Васильевка борылып,

— Сез миңа ике сорауга җавап бирегез, — диде, — Сезнең полкның номеры һәм аның хәзерге вакытта урнашкан җире. Сержант аңа бер сүз дә дәшмәде.

— Сезгә тиз арада медицина ярдәме кирәк, әгәр минем шул ике соравыма җавап бирсәгез, без ярдәмгә хәзер, — диде офицер. Озакка сузылган тынлык башланды. Барый түземсезлек белән бер аягыннан икенче аягына авышып әле сержантка әле офицерга карый иде. Кинәт сержант башын күтәрде.

— Нәрсә көтәсез сез, барыбер бер соравыгызга да миннән җавап ала алмассыз, — диде ул. — Акылсыз яшь кеше сез, диде офицер.

— Сез үзегезнең хәлегезне үзегез белмисез. Ленинград безнең кулда, Москва бүген иртәгә бездә булачак, ә сезнең Сталиныгыз Америкага очты. Сезнең армия таралган, юкка чыккан...

— Мин сезнең бу әкиятләрегезне күптән ишеттем инде, — диде сержант. — Москвага да бәлки җиткәнсездер, Ленинградта бәлки алынгандыр, ләкин Сталин беркая да китмәс, ул һәрвакыт безнең белән. Ә сезгә менә, офицер әфәнде, кайчан булса да үкчәгезне күтәрергә туры килер.

— Сез коммунистмы? — диде офицер ачулана төшеп.

— Юк, — диде сержант, әһәмиятсез генә, — мин комсомолец. Офицерның йөзе кинәт үзгәрде һәм шул кадәр кабахәт бер төс алды. Барый ихтыярсыз артка чигенде. Офицер Васильевка таба кулларын кызу хәрәкәтләндерде дә:

— Мин сине сөйләшергә өйрәтермен, — дип кычкырды. Аннан бөтен көченә Васильевның йөзенә сукты. Васильев утыргыч артына авып төште. Аның сынган аягы гына гәүдәсенә буйсынмастан утыргычка аркылы эләгеп, өстә калды. Тиз арада кызыл йөзле, киң битле солдат аның аягыннан эләктерде дә өстерәп өй артына китте. Барыйны исә артындагы солдат штык белән төрткәләп алар артыннан әйдәде. Өй артына чыккач (өйнең каралтылары юк иде), солдат Васильевның сынган аягына тибеп аны икенче аягы белән рәттән салды да офицерның приказын көтеп, ярым тере Васильевтан читкә китте. Офицер сержантка тагы дәште.

— Әй, син рус дуңгызы, әйтәсеңме, юкмы?

— Юк, — диде сержант, хәлсез иреннәрен көч белән хәрәкәтләндереп.

— Яхшы, — диде офицер, кабаланып кесәсеннән бритва чыгарды. Аннан Васильевның өстенә атланды да аның борынын бармаклары белән кысты. Васильев ыңгырашып кулларын күтәрде, ләкин аның баш очында торган ике солдат тиз арада сержантның кулларын табан асларына кыстылар.

— Әйтәсеңме юкмы? — диде офицер. Сержант дәшмәде. Офицер селкеп бритваны ачты да каты тартып Васильевның борынын кисте, аннан шул ук салкын канлылыгын саклап берәм-берәм колакларын кисеп алды. Васильевның йөзен кан каплаган, ул һаман тыпырчына иде әле. Бу хәлгә хәйран калып, күзләренә ышанмый акылын югалткан Барый, ачы тавыш белән кычкырды, һәм офицерга ташланды. Ләкин аның башына сугылган приклад аңа офицерга җитәргә мөмкинлек бирмәде, ул йөз түбән сержантның аякларына ауды.

IV

Барый уянып күзләрен ачты. Тирә- ягы караңгы, колаклары шаулый, аның башы һәм җилкәләре шул кадәр авырталар, ул бернәрсә дә аңламый, хәлсез башын тагын юеш җиргә салды. Колагына ниндидер тавышлар ишетелде. Барый дикъкать бирде. Сүз рус телендә иде. Мин кая? дип уйланды Барый Нәрсә булды?. Ул башын күтәрде дә:

— Су, су бирегез миңа, — диде. Аңа кемдер:

— Су юк, иптәш,— диде. Барый бу җавапка бер дә канәгать түгел иде. Ничек су булмасын, кая соң санинструктор? — диде. Аңа дәшүче булмады.

— Әйт әле, иптәш, — диде Барый, — минем кай җирем яралы? Аңа тагын дәшмәделәр. Барый саташа иде.

— Син үзеңнең кайда икәнлегеңне белмисең мени? — диде шул ук тавыш, бераз тынлыктан соң, — Син бит немец әсирлегендә. Барый булган вакыйгаларны кинәт хәтерләде дә, сыкранып тезләренә утырды. Аның башы әйләнә, алдында чиксез күп ак нокталар оча иде. Тирә-якта ярым караңгылык эчендә хәрби киемле кешеләр күренә. Алар Барый янына җыелганнар.

— Әйтегез әле зинһар өчен, сержант кая, ни эшләттеләр аны? — диде Барый, янында ук торган кызылармеецның шинель чабуларына тотынып.

— Әнә ишек алдында кемнеңдер мәете ята, кара, бәлки шулдыр,— диде кызылармеец. Расих Барый шуышып ябык ишек ярыгына якынлашты. Әйе, бу сыер абзары икән, мин бу абзарны штаб янында күргән идем дип уйлады ул. Барыйның күзләре ишек янында ук яткан мәеткә тукталдылар. Мәетнең башы ишеккә караган иде. Ул шыр ялангач, бер кулы күкрәгенә салынган, икенчесе каерылып читкә ташланган. Корсагы күкрәгенә кадәр ярылып эченнән эчәкләре чыгып тора. Барый аның сынган аягына әһәмият бирде. Иптәш сержант, сөеклем, бәгърем диде Барый, аны танып. Аннан кинәт куркынып, кулларына таянган килеш, ул абзар түренә үтте дә почмакка карап тынды. Абзар эчендә озак тынлык булып торды.

— Син ничек эләктең монда,— диде ул күршесенә озак сүзсез утырганнан соң.

— Ә син? — диде кызылармеец җавап урынына. Барый кыскача үзенең эләгү вакыйгасын сөйләде.

— Кара әле, — диде бер әсир,— ничек үлмәдең син? Сине монда китереп ташлаганда син тын да алмый идең. Сине шул кадәр кыйнадылар, мин барсын да ярыктан күреп тордым.

— Качарга кирәк, — диде Барый.

— Ничек качмак кирәк моннан, син әле белмисең бу абзарныңдүрт ягында дүрт пулемет, часовойлар туктаусыз йөреп тора.

— Яраларым гына төзәлсен,— диде Барый. Аннан бераз уйланып торганнан соң:

— Ашарга бирә торганнардыр бит? — диде. Кемдер карлыккан тавыш белән көлеп җибәрде.

— Ашарга бирсеннәр тагы, ярый кыйнамасалар да бик зур рәхмәт.

— Ни өчен рәхмәт, — диде бер яшь тавыш,

— Минем әти дә пленда булган, ул миңа һәрвакыт сөйли иде.

 — Су эчәргә иде, — диде Барый аның сүзен бүлеп. —

 Әй, пан, су, су бирегез! — диде ишек янында торучы әсир, ләкин тышта бернинди дә тавыш юк иде. Бераздан ишек ачылды да абзарга дүрт кеше керде. Алар шушы авыл кешеләре иде.

— Кем белсен нигә эләккәнбездер, өй янында тора идем ике солдат килделәр дә алып та киттеләр,— диде аларның картырагы.

 — Ә боларны юлда очраттык. Ул ашыгып калтыраган бармакларындагы тәмәкесен суыра иде.

— Кая бер тәмәке тарттыр әле,— диделәр аңа. Карт янчыгыннан че- метеп-чеметеп кенә тәмәке өләште дә Ай-ай каты сугыш, адәм аңламаслык хәл дип куйды. Ул бу сүзләрне тыштагы буранга, я көчле яңгырга зарлангандай әйтә иде. Барыйның кесә төбендә тәмәкесе бар иде әле. Ул да тәмәке төреп кабызды. Ләкин тәмәке аның сусавын арттырды гына.

— Су, су кайдан табарга? — диде ул.

— Син менә койма астын казып кара, — диде карт, — абзар артында уйсу җир. Яңгыр ява ич. Барый агач кисәге табып койма астын казырга тотынды. Карт дөрес киңәш биргән иде, күп тә үтмәде абзар эченә кечкенә чишмә булып су ага башлады. Әсирләр йөз түбән ятып су эчә башладылар.

— Яхшы су, — диде Барый, — хәзер бөтенләй хәл кереп китте.

— Ярыйсы, — диде аның янында эчүче, — тик бераз тизәк исе килә. Әсирләр әкрен генә үзара сөйләшә башладылар. Кайберәүләр ярыктан урам күзәтәләр. Барый да хәзер байтак тынычланган, урыннан тора алмаса да сүзгә катнашып, картның немецлар турындагы хикәясен тыңлый иде.

— Их, егетләр, — диде карт сүзен дәвамлап,

— Расея юкка чыкты.

— Юк, бу сиңа гына шулай күренә, — диде кемдер.

— Нәрсә юк? Күрмисеңме ул ничек бара. Аңа берәү дә җавап бирмәде, ләкин немецның җиңәчәгенә берәү дә ышанмый иде. Тәүлек үтеп тагы иртә килгәч, тышта немецларның лыбырдавы ишетелде. Абзар ишекләре киң ачылды, әсирләрне тышка чыгардылар. Барый хәзер аягына баса ала, хәлсез булса да йөрерлек көче бар иде инде. Ишек алдына чыгу белән ул күзләре белән Васильевның мәетен эзләде. Мәет кем тарафыннандыр урам уртасына чыгарып ташланган иде. Әсирләрне урамда алтышар кеше тезделәр дә, колонна авылдан узып шоссе юлыннан көнбатышка таба юнәлде. Авылдан’чыгу белән әсирләрне озатучы автоматлы немецлар үзләренең йөкләрен әсирләргә тактылар.

Алар артта калучыларны приклад һәм таяклар белән каты кыйныйлар һәм хайван кугандай сызгырып әйдиләр иде. Юлдан арлы-бирле зур немец грузовиклары, атлы обозлар үтә. Авыллардан үткәндә хатыннар икмәк кисәкләре һәм пешкән бәрәңге чыгаралар. Ләкин сакчылар аларны колоннага якын китермиләр. Ә янына таба әсирләрнең берәрсе — батырчылык итеп йөгерә башласа, аңа рәхимсез рәвештә аталар иде. Шуңа күрә әсирләргә ашамлык чыгаручы хатыннар үзләренең бүләкләрен колоннага ерактан атарга, я колонна җиткәнче юлда калдырып качарга мәҗбүр булалар, һәрбер авылда очраган немец солдатлары әсирләрне туктатып анарда булган барлык яхшырак киемнәрне салдыралар. Ике авыл үткәч, әсирләр арасында бер генә дә итекле һәм каешлы кеше калмаган иде инде. Ун километр үткәннән соң ач әсирләр хәлдән тайдылар. Кемдер привал дип кычкырды. Хәлсез әсирләр шул сүздән ярдәм көтеп бер-бер артлы әлсерәп привал дип кычкыра башладылар.

Бу сүзгә немец солдатлары саңгырау, шау-шудан соң аларның автоматтан ату тавышлары һәм артта калучы әсирләрне кыйнаулары гына артты. Ниһаять немецлар үзләре дә арыды булса кирәк, биш минуттан колонна ялга туктады. Әсирләр саны бу арада берничә мәртәбә үскән иде инде, чөнки һәрбер авылдан анарга бер төркем авыл кешесе кушыла иде. Колонна артык зурайганга күрә үз хәлләренә җитәрлек ышанмаган әсирләр колонна туктауга карамастан, баруларын дәвам итеп колонна алдына ашыктылар. Барый да шундыйлар арасында иде. Ул иң алга чыкты да юл буендагы кювет кырына утырган төркем янына урнашты. Әсирләр юлдан табылган чи бәрәңге кимерәләр, кайберәүләр авылдан үткәндә эләктергән икмәк кисәкләрен капкалыйлар. Араларында чирәм йолкып, хәзер байтак катыланган чирәм тамырларын чәйнәүчеләр дә бар иде. Барый кесәләрен актара башлады. Ләкин кесәдә ничектер эләккән ике арыш орлыгы һәм ярты борчактан башка бернәрсә дә табылмады.

V

Караңгы төшкәндә хәлдән тайган әсирләр колоннасы кечкенә генә район шәһәрчегенә килеп керде. Урамнар караңгы һәм тын, хәтта этләр дә өрми иде. Җимерек таш өйләр бу шәһәрчектә булып үткән хәлләрнең истәлекләре булып, әсирләр колоннасын моңсу каршы алдылар. Артта немец солдатларының җикеренүләре генә, көч-хәл белән баткак ерып баручыларның аякларын хәрәкәтләндерергә мәҗбүр итәләр иде. Шул рәвештә колонна шәһәрнең уртасына барып җитте. Алда зур ике катлы таш йорт. Әсирләр өмет белән яктылык чәчкән шул өй тәрәзәләренә текәлделәр. Ләкин озак та үтмәде, хәл ачыкланды, әсирләр өчен хәзерләнгән подвалның тимер ишекләре ачылып, солдатлар әсирләрне монда куа башладылар. Подвалда караңгы һәм тынчу. Аның яртысыннан күп өлеше моннан элек килүче әсирләр белән тулы. Тиз арада әсирләрне штык һәм таяклар белән әйдәп, подвалга керттеләр.

Элеккеләре аякка бастылар. Артык урын юк иде инде. Ләкин моңа карамастан, немецлар ямьсез кычкырып һаман эчкә куалар иде. Кемдер каршы килергә уйлады ахыры, һәр хәлдә немецка шулай тоелды. Солдат штык белән әсирнең аркасына кадады. Аннан башка шау-шу белән тулы подвал эчендә ачы кычкыру ишетелде.

Мәетне кире алмадылар, ул өермәгә эләгеп әсирләр белән юлын дәвам иттерде. Ниһаять, подвалда һәр кешегә басып торырлык кына урын калгач, тимер ишек яңгырап ябылды һәм подвал эче дөм караңгылыкта калды. Барый урын алып калу нияте белән алданырак кергән иде, ләкин бернәрсә дә отмады. Аны кирпеч стенага шул кадәр каты кыстылар аның кузгалырга да мөмкинлеге юк иде. Аның өстенә, аягын кашырга исәпләп, аны күтәргән иде, соңыннан аяк урыныннан мәхрум калды. Хәзер Барый терсәкләрен югары күтәргән килеш бер аякта гына басып тора иде. Әсирләр үзләренең җайсыз урнашу хәсрәтләрен бер-беренә ачуланып һәм сүгенеп басарга тырышалар. Тавыш әле бер якта, әле икенче якта көчәя. Кемдер урталыкта елый:

— Ай кулым, валлаһи туганнар кулсыз калам, фронттан исән котылган идем, монда харап булам инде. Кемдер аңа калын һәм ачулы тавыш белән:

— Ә сатлык җан. Пленга төшеп исән калмакчы булган идеңмени? — диде.

— Буып үтерергә үзен? — диде берәү. Кулына зарланган кеше сүзсез тынды. Барый төнне бер аяк куярлык урында гына аякларын чиратлатып ял иттерә-иттерә уздырды. Ул сүзсез иде. Бары бер мәртәбә генә күршесеннән азрак тайпылуын үтенде, ләкин күршесе никадәр көч куйса да бер генә миллиметрга да, читкә авыша алмады. Алар икесе дә язмышларына буйсынып тындылар да бер- берсенең җилкәләренә башларын салып йокларга мәҗбүр булдылар. Иртәгесен әсирләрне көндезге уникедә генә ишек алдына чыгардылар. Тимер чыбык белән әйләндерелгән ишек алды хәлсез, арык, йөзләрен сакал-мыек каплаган штат һәм хәрби киемле кешеләр белән тулды.

Кайберәүләр әсирлектә бишенче һәм алтынчы көннәрен уздыралар иде инде. Инде бу вакыт эчендә ачлык аларны тәмам ваткан. Андыйлар аерата куркыныч бер төскә кергәннәр. Алар зур авырлык белән аякларын йөретәләр, эчкә баткан нурсыз күзләре мәгънәсез бер караш белән карыйлар. Тимер чыбыкның аръягында, урамда, кораллы немец солдатлары йөри. Әсирләр ишек алдына чыгу белән хәрәкәт башланды, һәркемдә ачлык кайгысы иде. Ишек алдында учаклар ягылды, әсирләр чүплектән табылган бәрәңге кабыкларын пешерә башладылар.

Кайберәүләр ишек алдындагы уйсу җирдән яңгыр суын эчәләр, чит- тәрәк үз хәҗәтләрен үтиләр иде. Кинәт әсирләр арасында хәрәкәт башланды. Ишек алдына чыгу белән чүплектә казынган бер әсир, чүплек төбеннән бозылып беткән вак суганнар тапкан икән. Әсирләр бер-берен таптап, шул чүплеккә ташландылар. Алар ашыгып суганнарны кесәләренә тутыралар, бер беренә комачаулап чүплеккә үреләләр һәм каты шаулашалар иде. Бу хәлне тыныч кына күзәтеп торган бер немец нидер кычкырды. Аның нәрсә әйтүе берәүгә дә аңлашылмый иде, шуңа күрә аңа әһәмият бирүче булмады. Немец автоматын төзәде дә төркем өстенә ата башлады. Әсирләр куркынып читкә ташландылар, өч авыр яралы чүплек өстендә калды. Аларны алучы да, якын баручы да юк иде, чөнки ярдәмгә ташланган ике әсир дә сакчы тарафыннан яраланып әсирләр арасына кире йөгерергә мәҗбүр булдылар. Әсирләр хәзер бер почмакка җыелып тавышсыз, ачу белән, сакчыларга карыйлар иде. Ишек алдына өйдән сары сакаллы юан һәм озын фельдфебель һәм карсак җирән переводчик чыктылар. Алар урталыкка килеп туктадылар да әсирләрдән пычак һәм бритвалар таләп иттеләр. Тәрҗемәче:

— Кем яшерсә шуны үлем көтә,— диде фельдфебельнең сүзләрен күчереп. Алар әсирләрдән пәке һәм бритвалар җыйган арада кемдер:

— Пан! Ә, ашарга кайчан бирәсез соң? — дип кычкырды. Фельдфебель тәрҗемәчене тыңлаганнан соң башын артка ташлап көлде дә:

— Хәзер, хәзер, — диде. Аны уен-көлкене ярата торган кеше дип сөйлиләр иде. Элекке әсирләр, аның әсирләрне һәм әсирләргә ашарга китерүче хатыннарны көлә-көлә кыйнавын әйткәннәр иде инде. Фельдфебель сакчыга нидер кычкырды. Солдат ишек алдына кереп егермеләп әсирне тезде дә каядыр алып китте.

— Мөгаен ашарга китерәләрдер,— диде кемдер өметләнеп. Әсирләр түземсезлек белән алар киткән якка карыйлар иде. Бераз вакыт үтүгә киткән әсирләрнең урам уртасыннан нидер өстерәп килүләре күренде. Алар көч-хәл белән, солдатның таяк белән кыйнавы астында, ишек алдына ат үләксәсе китереп ташладылар.

— Менә, сезгә ашарга, — диде фельдфебель. Тагы шаркылдап көлде. Аннан үзенең рәхимсез шаянлыгы белән янындагы әсирнең башына таяк белән тондырды да, көлә-көлә өй ишегенә кереп югалды. Әсирләр ат үләксәсен сырып алдылар. Кара байтал тешләрен ыржайтып, үзенең ачык пыяла кебек күзләре белән әсирләрне мәгънәсез һәм тыныч карап ята.

Аның сары зур тешләре арасыннан яшел чебеннәр очып чыга иде. Әсирләр әкрен генә ишек алдына таралдылар һәм үләксәне онытып һәркем үз эшендә хәрәкәтләнә башлады. Дикъкатьне җәлеп итәрлек бернәрсә дә юк иде әле. Чүплектәге әсирләргә атучы солдат тагы бер мәзәк тапты. Ул иптәше белән киңәшкәннән соң кесәсеннән кәгазьгә төрелгән икмәк телеме чыгарды да аны зур түземлек белән вак-вак кисәкләргә сындыра башлады, бераздан соң әсирләр аның:

— Рус, рус! — дип кычкырганын ишеттеләр. Немец кулындагы икмәк кисәкләрен бер-бер артлы ишек алдына ата башлады. Ул төрле якка ата иде. Икмәк кисәкләре артыннан ташланган әсирләрне карау аңа зур канәгатьләнү бирә булса кирәк, аның йөзе хәзер шат, үзе елмая иде. Ләкин бу хәл дә аның капризлы табигатен тынычландыра алмады.

Ул учында калган икмәкне мөмкин кадәр ераграк ташлады да әсирләрнең мавыгуыннан файдаланып автоматын кулына алды һәм ата да башлады... Ишек алдына чыкканга ике сәгать булган иде инде. Бер сәгатькә якын сибәләгән яңгыр әсирләрне тәмам чылатып өлгергәч, аларны кичәге кебек үк штыклар һәм прикладлар ярдәме белән подвалга кертеп яптылар. Бу юлы Барый ашыкмады, бәлки җайлырак урын табылыр әле дип, ул соңгарак калып керде. Ләкин исәбе бу юлы да бернинди файда китермәде. Аңа тубыктан баткакта торырга туры килде, аның өстенә солдат чәнечкән штык ярасы әчеттереп авырта иде. Иртәгесен ишек алдына чыккан әсирләр үзләре янына шәһәр хатын-кызлары җыелганын күрделәр. Хатыннар куркынып урамның теге ягында торалар, никадәр тырышсалар да аларга немецлар урамның бу ягына чыгарга бирмиләр һәрбер якынлашкан хатынны алар куып таяклар белән кыйныйлар, һәм чырылдап качкан хатыннардан шаркылдап көләләр иде. Ләкин шулай да бер яшь кыз батырчылык итеп, немецлар бер хатынны куа киткән арада, тимер чыбык янына килде дә кулындагы капчыгыннан әсирләргә пешкән бәрәңге сипте. Барый да бер бәрәңге алып өлгерде.

Ач кеше никадәр комсыз булса да тапкан азыгын сакларга яратучан. Барый бу зур буынлы бәрәңгесен подвалга кергәнгә кадәр кулында кысып саклап йөрде, ә подвалга кереп урнашкач (аңа бу юлы утырырга да мөмкинлек туды), ул зур саклык белән бәрәңгесен авызына якынлаштырды.

— Нәрсә, бәрәңге эләктердеңмени? — диде янындагы әсир. Аның кызыгып янган күзләре бәрәңгедән бер дә аерылмыйлар, бәрәңге белән бергә хәрәкәт итәләр иде.

— Мин дә кичә алты суган эләктергән идем, — диде ул, төкереген йотып, аннан зур борчу һәм үкенү белән:

— Бүген туры килмәде, — дип куйды. Барый аз-аз гына кабып бәрәңге ашый иде. Ул түзмәде, күршесенә бәрәңгедән өлеш чыгарды.

— Их тормышның кадерен белмәдек, — диде әсир, бәрәңгене кабып. Анысы килешми дә, монысы килешми. “Хатын, буткаңны көйдерә төшкәнсең. Хатын, нигә бу оннан пешердең, пирогка ак он кирәк” имеш. Әсир кызганыч рәвештә башын чайкап елмаеп куйды.

— Кулыңа зур бер телем арыш ипие алып, туйганчы бер бәрәңге ашасаң иде, — дип төгәлләде ул сүзен. Тирә якта утыручылар ихтыярсыз туйганчы бәрәңге ашау картинасын күз алларына китерделәр, һәммәсе дә бераз тынып тордылар.

— Тора да белмәдек, адәм рәтле сугыша да белмәдек, — диде кемдер.

— Без немецны кеше дип уйлап сугыштык, ә ул... Кеше немецны нәрсә белән дә чагыштыра алмый туктап калды, аннан сүзен:

— Ә ул, җен белсен, нәрсәдер шунда, — дип төгәлләде. Озын төн тагы узды, тагы пычрак ишек алды һәм ачулы, я мәсхәрәле көлүче немец солдатлары. Көннәр шулай үтәләр. Хәзер ишек алдында да, подвалда да элекке шау-шу юк. Әсирләр арасында ачлыктан шешенә башлаучылар байтак. Алар гаҗәп ямьсез бер кыяфәттә әкрен генә йөриләр, ә утырсалар урыннарыннан тормастан, бернәрсә белән дә кызыксынмыйча, бер ноктага карап утыралар. Бер көнне ишек алдына чыгарганда, кинәт ямьсез тавыш әсирләрнең тупасланган дикъкатен җәлеп итте. Озын буйлы йөзен кап-кара йон каплаган әсир акылдан язган иде. Ул каты кычкырып урыныннан торды да озын кулларын һавага күтәреп, ишек алдында йөгерә башлады. Әсирләр куркынып аңардаң тайпылалар иде. Акылдан язучы байтак йөгергәннән соң ат үләксәсенә абынды. Ул калтыранган озын куллары белән үләксәне коча һәм тешләрен үләксәнең күпкән эченә батыра иде.

— Атыгыз, зинһар атыгыз аны,— дип үтенделәр әсирләр. Ләкин немецка бу хәл кызыклы күренеш иде. Ул елмайды да ватып-сындырып русча:

— Немец рәхимле, немец атмый,— диде. Акылдан язучы үлгәнгә кадәр үләксә өстеннән тормады. Барыйның да аяклары хәзер авырайганнар иде инде. Аның башы әйләнә, тез буыннары калтырый иде. Ләкин ул моңа кадәр үзен нык сиздергән ачлык газабын югалтты, бары күзләрен урамнан алмый, подвалга кереп яткангакадәр, тик утыра башлады. Көннәрдән бер көнне ишек алдына чыгу белән ул туп-туры тимер чыбыкка таба китте. Иелеп инде теге якка чыгарга җыенганда аны кемдер тартып эчкә өстерәде.

— Акылсыз! — диде Барыйны өстерәүче.

— Ярый часовой күрмәде. Монда котылырга мөмкинлек бәрмени, син урам уртасына да җитә алмас идең.

— Барыбер үлем, — диде Барый. —

 Түз, — диде әсир, — түз, аңламыйсыңмени, безне лагерьга озатырга тиешләр әле, ә юлда без шиксез кача алачакбыз. Барый таш коймага сөялеп утырды да урамга текәлде.

VI

Кырык беренче елда немец басып кергән җирләрнең чиге юк иде инде. Тын айлы кичләрнең берендә яңа гына төшкән карда зур эзләр калдырып таяк тоткан кеше авылга якынлашты. Авыл тын, урамнарда бер генә дә хәрәкәт күренми. Кеше сакланып кына авыл читендә ялгыз торган кечкенә өй тәрәзәләренә якынлашты да яртысы салам белән капланган тәрәзәдән эчкә карады. Өй эче якты: тәрәзәгә каршы өстәл артында ялгыз хатын тыныч кына күлмәк ямый. Юлчы бераз уйланганнан соң әкрен генә тәрәзә чиртте. Хатын сискәнеп башын күтәрде. Тәрәзәдән текәлгән зур яшкельт күзләр, сары сакаллы йөз аны шул кадәр куркытты, хатын берничә секунд сүзсез калды.

— Кем кирәк сиңа, карт? — дип кычкырды ул, ниһаять.

— Немецлар юкмы? — диде карт.

— Юк, бабай, — диде хатын.

— Курыкма, курыкма миннән, — диде карт хатынның куркуын сизеп.

— Мин үз кеше. Өеңә керт әле, зинһар, җылынып чыгар идем. Хатын уйланып икеләнгәннән соң, өй алдына чыкты. Ишек бикләре шалтырады.

— Кер, карт! — диде хатын. Карт йөткергәләп аның артыннан өйгә керде. Картның башында иске картуз, өстендә ямау өстенә ямау салынган билгесез бер төстәге кыска бишмәт, аякларында чабаталар иде. Ул өйгә керде дә кая барырга белмәстән, ишек янында тукталып калды.

— Окружениядән булсаң кирәк,— диде хатын яңадан эшенә тотынып.

— Утыр. Карт ишек янындагы скамьяга чиләкләр янына утырып борынын сеңгерде дә:

— Барсын да күрергә туры килде, апай, — диде. Хатын, картның апай дип дәшүенә бераз аптыраса да дәшмәде. Сакаллы кеше Ютазы егете Барый Тимергалиев иде. Барый, хуҗа хатыныннан башта, хәзер инде гадәт булып сеңгән кагыйдә буенча, көнчыгышка алып бара торган юлларны сорашты. Үзенә кирәкле сорауларга жавап алгач, ул:

— Немецлар алайса сездә булмаган икән әле, — диде. — Моннан өч көн элек немецларның машинада килүен ишеткән идем. Шул ук көнне киткәннәр, —диде хатын. Аннан соң, — белмим инде нәрсә көтәдер безне? — дип куйды.

— Әйе, сезне күңелле хәл көтми,— диде Барый, — фронтның сезнең авылдан үтмәве генә коткарган сезне.

— Алла белсен, нәрсә булыр инде, — диде хатын.

— Мин күп җирләр үттем, апай.— диде Барый.

— Адымым саен кайгы-хәсрәт, кан һәм күз яше иде минем. Үткән авылларда асылган мәетләр генә чайкалып озаттылар мине. Зинһар икеләнмә, бернәрсә дә өмет итмә, немецлар үзләре белән безнең илебезгә яшь һәм хәсрәт кенә китерәләр.

— Тавышым юк,—диде Барый,— мин бөтен җир шарындагы гадел кешеләргә күргәннәремне сөйләр идем. Икеләнмәгез, коралланыгыз, немецны кайда очратсагыз, шунда бетерегез дип кычкырыр идем. Хатын куркынып, Барыйның зур ачылган күзләренә карады. Аның йөзе җитди, тавышы калтырый, нервлары соң дәрәҗәдә тартылган иде.

— Я, раббым! — диде хатын.

— Мин пленнан качтым, апай, — диде Барый.

— Безне пленныйлар лагерена алып баралар иде. Юлда күбебезне атып үтерделәр, бик күп кеше ачлыктан үлделәр. Мин иптәшем белән колоннаның караңгыга калуыннан файдаланып күпердән суга сикердем. Иптәшемне дошман пулясы үтерде. Ул бичара ярга чыга алмады. Барый озак тынып торды, аннан сак кына тавыш белән үзенең тәмле хыялына зарар китермәскә теләгәндәй:

— Хәзер ничек кенә булса да Кызыл Армиягә кушылырга ашыгам. Мине армиягә алмасалар да, мин алардан калмыйм, —диде. Өй эчендә тын иде. Кроватьта йоклаган баланың тигез тын алу һәм сәгать тавышы гына өйне җанландыралар иде. Барый урыныннан торды да бала янына барды. Аның күзләреннән яшь бөртекләре чыкты. Ул үзенең күптән юылмаган каты куллары белән сакланып кына баланың башын сыйпады. Аннан күз яшьләрен яшереп елмайды да:

— Минем дә өйдә нәкъ менә сезнеке кебек улым бар, — диде. Хатын да күз яшьләре аша Барыйга карый иде.

— Ирегез фронттамы? — диде Барый, кире урынына утырып.

— Әйе, менә сугыш башланганнан бирле хаты-хәбәре юк, — диде хатын борчылып,

— Каядыр, алла белсен, дәшмәде. Аннан үз алдына сөйләнгәндәй:

— Мин үзем дә фронтка киткәннән бирле өйгә хат яза алганым юк. Башта вакыт булмады, аннан мөмкинлек булмады, — диде. Хатын мичтән чуен чыгарды. Зур итеп бер телем икмәк кисте.

— Кунып китәрсең инде, — диде ул.

— Югыйсә бик салкын. гэарыи каршы килмәде. Өстендәге бишмәтен салды да аны почмакка ташлап, — Киемнәрне алыштырырга туры килде, бер җирдән формада бер дә үтәргә мөмкинлек булмады, — дип өстәл янына утырды. Ул чуендагы бәрәңгеләрне ашыкмыйча гына пычак белән телеп ашый иде.

— Немец күзенә ни чалынса шуны ала,— диде ул,

— Шуңа күрә алар килеп чыкканчы бөтен нәрсәңне яшерергә тырыш, апай. Барый хатынга үзенең юлда күргәннәрен сөйләп бәрәңге ашавын дәвам иттерде. Урамда этләр өргәне ишетелде. Хатын куркынып тәрәзәгә капланды.

— Я раббым! — диде ул, агарынып,— немецлар... Барый ашыгып бишмәтен киде. Кулына таягын алды.

— Сау бул апа, рәхмәт, миңа китәргә кирәк, — диде ул. Ләкин урамда тавышлар якынлаштылар, шаулап автомобиль үтте, аның артыннан арбалар тавышы һәм немец телендә кычкырып сөйләшүләр ишетелде.

 — Китмә, китмә, сине тотарлар, — диде хатын. Барый өй алдына чыкты да ишек ярыгыннан урамны карады. Аннан ашыгып чарлакка менде. Печән арасына яхшы яшеренеп түбә ярыгыннан ул урамны күзәтә башлады. Тулы ай яктысында урамнан үтүче немец солдатлары һәм атлы обоз ачык күренә иде. Хатын бу арада өендә ни эшләргә белмәстән, әле сондыгын әчә, әле тәрәзәгә капланып урамны карый. Бер төркем немец солдаты шаулашып өй янына килделәр. Күп тә үтмәде аларның приклад белән ишек кагу тавышы өйне дөр селкетә башлады. Тыныч йоклаган бала куркынып, күзләрен ачты. Хатын һаман ни эшләргә белмәстән өй уртасында тора иде. Бала елый башлады, хатын хәлне яңа аңлап өй алдына чыкты. Анда немецлар кычкырышып ишек кагалар иде.

— Хәзер, хәзер, — диде хатын. Ишек каерылып төбенә кадәр ачылды. Немецлар үзләре белән салкын һәм ачулы тавыш алып өйгә керделәр. Әле чын салкыннар башланмаган булса да, алар чүпрәк-чапракларга төренгәннәр, тагын да куркынычрак бер кыяфәттә иделәр. Өйгә керү белән алар тавышланып чишенә башладылар. Араларында берсе ишек янында калтыранып торган хатынга кычкырды.

— Матка, катошка. Хатын аңламады.

— Катошка! — дип җикерде немец мичкә күрсәтеп. Ниһаять, хатын аңлады.

— Ах, сезгә бәрәңге?

— Катошка!—диде немец. Немецлар хатыннан бәрәңге пешертеп ашагач, салам таләп иттеләр. Хатын салам ташыган арада, аның ачык сондыгында казындылар.

— Ни эшлисез сез? — диде хатын. Ләкин аңа сөйләшергә ирек бирмәделәр, тагы саламга чыгардылар. Аны сызгырып озаталар, көлеп каршы алалар иде. Идәнгә байтак салам төялгәннән соң немецлар тынып чишенә башладылар. Хатын чаршау артына кереп поскан улын алды да мич башына ятарга җыена башлады. Ләкин немецлар арасындагы кыска сөйләшүдән соң араларыннан берсе аңа тагы дәште.

— Нәрсә, нәрсә кирәк сезгә? — диде хатын калтыранган тавыш белән. Аңа баласын алырга куштылар. Хатын немецларның ишарәләреннән генә аңлый иде.

— Улым, улкаем, әйдә җан кисәгем, — диде ана. Бала анасының муенына сарылды. Хатын мич артыннан күренүгә аңа өйдән китәргә куштылар.

— Матка, фыот!

— Салкын бит, — диде хатын, ярым елап. Ләкин немецларны аның сүзләре ачуландырды гына, араларында моңа кадәр юаш булып күренгәне сикереп торды да, мылтык алып хатынга төзи башлады. Бала барлык көченә анасына сыена иде. Нна белән бала бердән елый башладылар. Солдатлар барсы да кузгалып хатынны суккалап һәм төрткәләп урамга чыгардылар. Хатын һәм бала үкси-үкси елыйлар. Ай яктысында ачы җилнең юлдан барган хатынның баш яулыгын җилбердәтүе, хатынның каушап алга баруы Барыйга ачык күренә иде.

Немецлар өйне бушаткач, өй каршына урамга араларыннан берсен сакка куйдылар да, тиз арада ятып йокыга киттеләр. Барыйның күзләре бер генә минутка да йомылмадылар. Ул туктаусыз түбә ярыгыннан карый иде. Сакчы сызгырып, өй янында йөри, ул сикергәли, аннан шыңшый башлый. Барый аны озак тыңлап ятты. Ниһаять, сакчы өйгә керде дә, өйдән яңа сакчы чыкты. Ул ца элеккеге кебек сызгырына һәм туктап сикергәли башлый, кулларын кулларына суга, ябык нәзек тавыш белән шыңшый иде. Барый печән арасыннан табылган сынык чалгыны кулына алды да зур саклык белән түбән төшә башлады. Аның һәрбер хәрәкәте исәпле һәм тавышсыз иде. Ул өй алдына төшкәч шундый ук осталык белән тышкы ишекне бикләп алды. Менә өй ишеге дә ачылды. Барый хәзер тәрәзәдән төшкән ай яктысында идәндә тыныч йоклаган немец солдатларын ачык күрә иде.

Барый ишекне ябып чалгының үткенлеген капшап карады да иелеп ишек янында ук яткан солдатның бугазына ышкыды. Чәчрәп кан акты, ләкин немец бернинди дә куркыныч хәрәкәт ясамады. Тәрәзәдән төшкән ай яктысында Барыйның зур яшькелт күзләре зур канәгатьләнү белән яналар иде. Ул бер-бер артлы немец солдатларын чала, сирәк-сирәк эшеннән аерылып, канлы чалгыны немец шинельләренә сөртә. Кинәт бер немец борылып ятты. Барый бераз гына тукталып уйланганнан соң аны ахырга калдырырга булды. Унике немец хәрәкәтсез, идәнне канга батырып яталар иде инде. Барый йөз түбән яткан немец янына килде. Өйдәге соңгы немец гырлап йоклый. Барый ачу белән аның артына типте. Солдат бернәрсә дә аңламый сикереп урыннан торды. Ләкин ул Барыйны күреп тә өлгермәде, чалкан яткан муеныннан чалгы үткән иде инде. Барый эшен бетергәч кулындагы чалгысын мәетләр өстенә ташлады да өстәл артына утырып урамны күзәтә башлады. Урамдагы солдат һаман йөри, ул һаман туктап сикергәли, кулларын кулларына суга, колакларын уа иде. Бераздан аның да, алышыну вакыты җитте. Ул ишек янына килде дә аның бикле булуына гаҗәпсенеп ачуланып, ишек кага башлады. Барый аңа ишек ачарга чыкты. Немец каты кычкырына һәм ачулана иде.

Ашыкма, ашыкма! — диде Барый. Ләкин немец аны үзенең бер иптәше дип уйлады булса кирәк. Ул тагы да катырак кычкыра башлады. Барый ишекне ачып күләгәгә сыенды да яныннан үткән немецка кинәт ташланып, аны буып үтерде...

Тулы ай бөтен җирне балкыта, көнчыгыштан ачы җил исә. Урманга килеп җиткән безнең разведчиклар авылдан үзләренә таба юнәлгән таяклы кешенең силуэтын ачык күрәләр иде.

Хәрәкәттәге армия