Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЯРСУ

Гафурҗан Кәримов баш врачта булды. Баш врач аны бик җентекләп карады, аның хәлен сорашты. Ахырда сүзен кыска гына йомгаклап куйды:

— Иртәгә комиссиягә.

— Була. Бик яхшы... Гафурҗан, палатага әйләнеп кайтканда, балаларча шат иде. Ниһаять, аның хыялы чынга әйләнеп бара — ярасы төзәлгәч, ул өенә кайтачак. Ул, койкасына менеп, чалкан ятты да, ике кулын баш астына куеп, түшәмгә караган хәлдә хыяллана башлады. Булды бугай ахырсы инде...

Ул шулай киләчәк тормышының аллы-гөлле күренешләрен күз алдыннан кичерә башлады. Хыял аны бүгенге көннән, госпиталь палатасыннан, киләчәк тормыш шартларына күчереп куйды... Кичен палатага ап-ак киемле шәфкать туташы килеп керде. Аның нурлы йөзе, сихерле күзләре һәм энҗе тешләре, алтын-алтын балдаклар булып, иңнәренә ишелеп төшкән шаян чәч бөдерәләре һәм, пар алмадай, түгәрәкләнеп, ак халатын тартылдырып торган күкрәкләре яшьләрдә соклану уяталар, һәрьяктан аңа төбәп әйтелгән шаян, канатлы сүзләр оча башлыйлар. Әмма бүген ул, палатага нур булып килеп керүе белән, һәммәсендә дә уртак шатлык уятты: аның кулы тулы хатлар иде. һәрьяктан аңа сабырсыз сораулар яуды:

— Анна Андреевна, миңа бармы?

— Ә миңа?

Анна Андреевна зәңгәр чәчәк күзләрен, ярым назлы, ярым үпкәләүле кыяфәттә елмайтып, яралыларга йөртеп чыкты:

— Шауларга ярыймы соң? Шауласагыз, таратмам...

— Ярый, шауламыйбыз, Анна Андреевна...

Палата тын калды. Анна Андреевна хатларның адресларын берәм-берәм укый һәм тарата башлады:

— Токаренко Василий...

— Мин?

— Волгин Валерий...

Гафурҗан бүген хат көтми. Ул үзе өчен бүген баш врач әйткән сүзләр шатлыгын да җитәрлек дип саный һәм, һич пошынусыз, тын гына утыра иде. Шуңа булса кирәк, үзенең исемен беренче тапкыр кычкырганда, ишетми калды. Тик Анна Андреевнаның кабатлап:

— Гафурҗан Кәримов!—диюеннән соң гына,

— Мин, — дип, җавап кайтарды һәм үзенә сузылган өчпочмаклап төрелгән хатны алды. Ул: Менә сиңа эшләр. Бер шатлык өстенә икенче шатлык,”—дип, уйлана-уйлана, башта хатның адресын бик тәмләп укыды. Хат аның кызы Наилә кулы белән язылган иде. Гафурҗан бик кәефләнеп, хатны бөтен шартын китереп укырга булды.

Ул койкага сузылып ятты, хатны бик ипләп сүтте, җәеп җибәрде һәм, күзләренә якынырак тотып, укый башлады.

Хат: Туган илебезне явыз фашист ерткычлардан саклаучы сез- ки кадерле әтиебез,” — дип башлана да, бик озын итеп һәм берәм-берәм санап, иш-куштан, күрше-коланнан сәлам языла иде. Гафурҗан, хатның хәбәрләр элешенә тизрәк җитәргә теләп, сәламнәргә өстән-өстән генә күз йөгертеп чыкты, һәм шундый юлларны укып китте: Бу да мәгълүм булсын: бу көннәрдә безгә бик зур кайгы төште. Без көн-төн елыйбыз. Әниемнең күзләре бетте инде. Фәрит абзыйның сугышта бергә булган иптәшеннән хат килде. Фәрит абзый сугышта бик каты яраланган булган, ул шул хәлендә немецлар кулына эләккән. Немецлар аны газаплаганнар, кулларын сындыргалаганнар. Аннары, тере килеш, янган утка ташлаганнар. Абзыйның иптәшләре, һөҗүм итеп, немецларны куып алып киткәндә, абзыйның утта янып яткан гәүдәсен барып тапканнар. Ул инде үлгән булган...

Без аны, тиешле хөрмәт күрсәтеп Курски өлкәсенең Данилово авылы янында җирләдек, — дип язганнар. Без елыйбыз да елыйбыз. Әни сандыктан Фәрит абзыйның киемнәрен ала да: Баламның кигән киемнәре,—дип кочаклап елый. Баламның башын ашаучы, ходайның каты каһәре суккыры явыз җаннарга минем ләгьнәтем төшәр көн булырмы икән? — дип елый әнием. Мин дә гел елыйм. Абзыйның үлгәненә үземнең бер дә ышанасым килми. Ничек соң абзый үлгән булырга мөмкин? Шундый яхшы күңелле, яшь кенә кешене ничек кул барып үтерерләр икән? Тере килеш, янган утка ташлаганнар...

 Бу нинди хәл? Немец дигәннәре бу нинди котырган кавем? Алар үзләре адәмгә ошаганнармы? Әти, синең аларны күргәнең бармы? Гафурҗанның башына, гүяки, китереп суктылар. Ул кисәк сикереп торып утырды. Аның уйлары томанланып киттеләр, ул өнеме, төшеме икәнен аера алмый торды. Әле генә укып чыккан сүзләрнең дөреслегенә ышанмыйча, хатны яңадан укый башлады. Тере килеш, янган утка ташлаганнар,— дигән сүзләргә килеп җиткәч, ул үзенең дә җаны кинәт утка ташланган кебек хис итте һәм, җаны сызлауга чыдый алмыйча, газап катыш ачу белән:

— Ах! — дип кычкырып җибәрде. Палатада почта килү шатлыгыннан шау-гөр килүче яралылар, Гафурҗанның тавышын ишеткәч, кинәт тынып калдылар һәм, укый торган хатларыннан аерылып, Гафурҗанга һәммәсе дә гаҗәпләнүле караш ташладылар.

— Ни булды, Кәримов?

— Утка ташлаганнар? Немецлармы?

— Ул сволочьлардан булыр...

Гафурҗан аларның берсенә дә игътибар да, җавап та бирмәде, чөнки хәзер аның күзләре алда торган кешеләрне күрмиләр, колаклары ишетмиләр иде. Ул, бу юлы инде ачусыз, атаның улына тирән мәхәббәт хисе белән сугарылган сүзләрен ярым шыпырт, басынкы тавыш белән әйтте:

— Улым... Бердәнбер улым... Фәрит... Фәрит-ем.

Гафурҗан төн буе йоклый алмады. Аның җанын хәсрәт кимерде, йөрәгендә ачу кайнады. Аның күз алдында Фәритнең шәүләсе тора. Ул аның төрле вакытларын исенә төшереп, уйлап чыкты, аның туган көнен хәтерләде. Ул туган көн майның иң матур чагы, шомырт чәчәкләренең тәмам тулышып җиткән вакыты иде. Фәрит шул көндә Гафурҗанның үз чәчәге булып дөньяга килде һәм ата шушы чәчәк аркылы үзенең хыялларын киләчәккә бәйләде. Шомырт чәчәкләре шиңеп, дөнья тормышына, тереклеккә тәмам ваемсызлык белән, җиргә җилпенделәр, коелдылар...

Алар яз килгән саен тагын аттылар, тагын коелдылар. Җир йөзеннән, шулай күбекләнеп, елларның унтугыз дулкыны үтте...

Тора-бара Фәрит шәүләсе Гафурҗанның каршысына җиткән егет булып килеп басты. Менә ул кара костюмнан, сул кулына китап һәм дәфтәрләрен алып, аларны янбашы турысына тоткан да, уң кулы белән маңгай бөдерәсенә тотынып, атлап барган җирендә тукталып уйга баткан. Аның кара һәм ялкыңлы күзләре зур ачылып, бер ноктага текәлгәннәрдә, хәрәкәтсез калганнар... Аның имтиханга хәзерләнгән чакларында, улын еш кына шул хәлендә күрә иде. Күрә дә, бер читкә яшеренеп, үз улына сокланып карап тора: “Әле генә ак биләүдәге бала нинди киң җилкәле, нинди таза, нинди зирәк һәм акыллы бер кеше булып бара?— дип уйлый иде Гафурҗан. Ул инде киләчәккә булган өметләренең үз улында тормышка аша баруын күрә, акыллы бала үстерү аркасында, картлык көннәрендә кешеләрдән игелек, кадер-хөрмәт күрәчәген хыялына китереп, иксез- чиксәз бәхет хисләрен кичерә иде. Ул, яшеренгән урнында шундый кичерешләр белән берничә минут тора да, улының тирән уйларына комачауламас өчен, шыпырт кына бер якка борылып китә иде... Аның уйлары тагын әлеге сүзләргә килеп чыктылар: Тере килеш, янган утка ташлаганнар...

Гафурҗанның җаны тагын телгәләнде. Ул инде күз алдында, ачык итеп, ап-ачык итеп, янган утны күрде. Ут уртасында, кул-аяк сеңерләрен көзән җыерып, чиксез газаплар чигеп, аның Фәрите янып ята. Ә учак тирәсендә башларына кара каскалар каплаган немецлар, кулларын артларына куеп, тешләрен мәсхәрәле кыяфәттә ыржайтып, салкынча гына елмаеп торалар... Гафурҗан, тешләрен шыкырдатып кысып, йодырыкларын бар көченә кысып йомарлаган хәлдә, ярсып-аш- кынып, тагын сикереп торып утырды. Аның нәкъ менә шушы минутта немецлар өстенә ташланасы, аларны бугазларыннан чәйнәп аласы, өзгәләп, изгәләп ташлыйсы килде. Ләкин бу немецлар чын түгел, хыялый шәүләләр генә иде.

— Ни өчен алар чын түгел? Нигә аларны бугазларыннан алып булмый? Нигә алар тыныч кына елмаеп тора алалар? Нигә алар җир йөзендә йөри алалар? Гаделлекме бу? Шәфкать туташы йөгереп килеп җитте. Ул Гафурҗанны юатырга тырышты:

— Тынычланыгыз. Саташасыз, тынычланыгыз...

Гафурҗанның ярсуы аның саен арта гына бара иде. Ул, каны кайнап:

— Нигә немецлар шулай елмаеп тора алалар? Нигә мондый кабахәтләр җир йөзендә йөри алалар? Гаделлекме бу? Миңа ничек түзеп торырга? — дип кабатлады.

— Тынычланыгыз, саташасыз...

— Юк, мин саташмыйм...

Әйтегез, моңа ничек түзеп торырга? Шәфкать туташына ярдәмгә госпитальнең башка хезмәтчеләре дә килеп җиттеләр. Алар, Гафурҗанның хәле авырайган, ул саташа дип исәпләп, аны һәртөрле, юллар белән тынычландырырга тырыштылар. Аның кичергән газаплардан рухы һәм әгъзалары тәмам талганнар иде инде. Ул, хәлсезләнеп, койкасына ауды. А Комиссия аны, сәламәтлеген бик җентекләп тикшергәч, ике айга тылга — өенә җибәрергә кирәкле тапты. Өстенә ак халат каплаган күзлекле профессор Гафурҗанны шатландырырга теләде.

 — Я, иптәш Кәримов, диде ул, — сезне семьягыз янына җибәрәбез. Профессор, Гафурҗанның күзләренә карап, аларда шатлыклы елмаю күрергә теләгән иде. Әмма Гафурҗанның кашларын җыерып, ачулы төстә бер ноктага карап торганын күргәч, клиенты аның сүзләренә ышанып җитми булса кирәк дип уйлады һәм кабатлап:

— Чынлап, иптәш Кәримов,— диде. Моңар кадәр тын торган Гафурҗан, кискен итеп:

— Юк, — диде,—мине алгы сызыкка җибәрегез.

— Алгы сызыкка?..

— Мин бүтән җиргә бармыйм.

— Сезгә ял итәргә кирәк.

— Немец барында нинди ял булсын? Мине алгы сызыкка җибәрегез. Комиссия членнарыннан кайберәүләре башларын чайкап куйдылар. Алар Гафурҗанның ярасы аның акылына да үзенең дәһшәтле йогынтысын ясаган, дип уйладылар. Әмма тиздән бу кешеләр үзләренең хата уйда икәнлекләрен төшенделәр, һәм алар Гафурҗанны үз ихтыярына куйдылар. Ул үз ротасына кайтты. Ротага немецларның траншеяларын алу бурычы куелган иде. Беренче көндә атака уңышсыз чыкты. Рота, байтак кына сугышчыларын югалтып, кире чигенде. Немецлар ягыннан ут көчле иде. Икенче көнне рота тагын атака сызыгына чыкты. Командир, ротаны немецлар өстенә ничек итеп кинәт алып барып чыгарга, дип уйлап ята иде. Шул вакыт ул немецлар ягыннан бу якка таба килгән болытка күз төшерде. Болыт, куе яңгыр чачакларын кырлар, урманнар өстеннән өстерәп, туп-туры ротага таба килә иде. Кинәт командирның исенә бер уй килеп төште: ул немецлар өстенә яңгырга яшеренеп барырга кирәген исәпләп алды. Ул шунда ук ротасына әмер бирде.

— Яңгыр немец траншеяларына килеп җиткәч тә, күтәрелеп, атакага китәргә. Яңгырда немец күрми. Сугышчылар моны бик тиз аңлап алдылар. Немец траншеяларын яңгыр килеп баскач та, сугышчылар сикереп торып алга киттеләр. Гафурҗан берничә сикерүдә дошман траншеясына барып төште. Траншеяда беркем дә юк. Ул, автоматын алга тотып, траншея буенча бер якка йөгереп китте. Кинәт траншея борылышында аның каршына бер кемец сикереп чыкты. Алар бер-берсенә бәрелешә яздылар. Немец куркып китте. Яның каскасы багана башына каплап куйган казанны хәтерләтә, аның шул каскасы астыннан күренеп торган чандыр иякләре, кибеп кимерчәккә калган нечкә, җирәнеч борыны, акайган аксыл күзләре Гафурҗанга ачык күренделәр һәм аларда дәһшәт билгесе иде. Гафурҗан үзенә бер аерым куаныч белән: Әһә!—диде. Яңа Фәритне үтергән немец нәкъ менә шушыдыр төсле тоелды. Ул, автоматын немецка төзәп, чагылтты, ләкин автомат атмады. Тиз генә яңадан корып чагылтты, һаман да атмады. Моны күреп торган немец исен җыеп өлгерде, ул, мылтыгын корып, Гафурҗанга төзәде. Язмыш бер секунд хөкемендә калды. Шул чакта Гафурҗан немецның мылтык көпшәсен автомат белән бәреп, бер якка кагып җибәрде.

Немец пулясы җилгә очып китте. Ә Гафурҗан сул кулы белән немецның бугазына ябышып, уң кулы белән аның билендәге пычагын тартып алды. Немец бөтен көченә тыпырчынды, ычкынырга теләде, әмма Гафурҗан көчле кулы белән бер кизәнеп, немецның үткен пычагын аның үз күкрәгенә шытырдатып батырып җибәрде. Немец дәһшәтле итеп, җан ачысына кыргый тавыш белән акырып, сызланып, артка каерылды, аннан соң, буыннары тотырыксызланып, җиргә — траншея төбендәге баткакка ауды. Гафурҗанда кинәт җирәнү хисе туды. Ул, йөзен чыткан хәлдә, немецтан кулын алып, бер адым артка чигенде һәм чиксез нәфрәт, ачу белән өзеп-өзеп кенә:

— Каб-ба-хәт, — дип куйды. Ул, автоматындагы тоткарлыкны бик тиз генә китәреп алды да, немецны таптап үтеп, ата-ата, ашкына-ярсый, траншея буйлата алга чапты. Яңгыр үтеп китте. Болытлар таралып, башта зәңгәр күк кисәге күренде, аннан кояш килеп чыкты. Яның болытлар артында буылып торган нурлары, энҗе ташкыннары булып, җиргә сибелделәр. Табигать уйнарга, балкырга кереште. Яңгыр сулары, чылтыр-чылтыр йөгерешеп, яңа гына азат ителгән җирдән немец канын юалар иде. Гафурҗан да иркен сулап җибәрде, ул үзенең күңел күгеннән дә хәсрәт болытлары акрынлап тарала, якты кояш балкый башлаган кебек хис итте.

АВГУСТ, 1943 ел