ВАТАН СУГЫШЫ КӨННӘРЕНДӘ БАШКЫРТ ДРАМАТУРГИЯСЕ
Сугыш көннәрендә театр сәнгате аеруча җаваплы һәм асыл бурычларны үти. Театр сәнгате, художество образларының көче һәм тәэсире белән, безнең халкыбызны яңадан яңа каһарманлыкларга рухландыра. Ватан сугышы көннәрендә Башкыртстанда халыкка тәэсир итү көче гаять зур булган күп кенә, талантлы гына әсәрләр һәм спектакльләр тудылар. Башкыртстан Дәүләт Академия Театры сәхнәсендә Баязит Бикбайның “Салаватлы, Сәйфи Кудашның “Мәҗит Гафури”е, К. Даянның “Таңчулпанлы”, Р. Нигъмәтинең “Агыйдел ярында”сы, Леонид Леоновның “Нашествие”се һәм башкалар куелдылар, куелып киләләр. Башкырт драматургиясендә күп урынны тарихи темаларга язылган әсәрләр алалар.
Узган чорларның каһарман образлары, башкырт халкының үз ирке һәм бәйсезлеге өчен алып барган тарихи көрәше, законлы буларак, хәзерге башкырт драматургларына иҗат илһамы бирә һәм аларның әсәрләре аша сугышчыларны, командирларны яңа батырлыкларга чакыра. Шулай итеп, туган илгә бирелгәнлек һәм чит ил басып алучылары белән көрәш идеясен хәзергә әле башкырт драматурглары тарихи материал фонында чишәләр. Сугыш чорында башкырт драматурглары тарафыннан башкырт халкының данлыклы батыры Салават Юлаев, шагыйрь-патриот Мәҗит Гафури, башкырт революционеры Шәһит Хөдайбердин һәм 1812 нче елгы Ватан сугышында зур каһарманлыклар күрсәтеп дан казанган ике башкырт батыры Каһым түрә белән Ян түрә турында пьесалар яздылар.
Феодал алпавытларының рәхимсез изүенә каршы көрәштә башкырт халкы бөек рус халкы белән бергә булды, патша строе тарафыннан кимсетелгән Идел буе, Урал алды халыклары — татарлар, чувашлар белән бергә кулга-кул тотынып көрәште. Шунлыктан, тарихи шәхесләрне, аларның эшләрен, көрәшләрен тарихи яктан дөрес һәм әдәби эшләнеш ягыннан югары сыйфатлы итеп чагылдырган әсәрләрне, һичшиксез, бүгенге башкырт драматургиясенең зур казанышлары итеп санарга кирәк. Драматург Баязит Бикбай Салават батыр образын чагылдырган “Салават” әсәрен, героик романтика планында алып барып, гаять зур иҗтимагый дәрт һәм күтәренкелек рухында чиште. Халык батыры Салаватның каһарманлык романтикасы бүгенге яшьләрне тагын да югарырак эшләргә рухландырсын өчен, драматург зур гына тырышлык куйган. Һичшиксез, “Салават”ны шул күздә тотылган ноктага күтәрү өчен Башкырт Дәүләт Театры коллективының да күп кенә көче керде. Сәйфи Кудашның сугышка чаклы ук язылган “Мәҗит Гафури” пьесасы Башкыртстанда иң популяр әсәрләрнең берсенә әйләнде. Күп кенә кимчелекләре булуга да карамастан, бу әсәр кайнар патриот Мәҗит Гафури фигурасын гаять вакытлы һәм шактый тулы күрсәтә. Артист Галимовның бик оста, тыгыз һәм җыйнак итеп башкаруында Гафури образы үзенең драматик монументальлеге, зур турылык һәм мәхәббәт көче белән аерылып тора. Баязит Бикбайның “Каһым түрә” дигән яңа пьесасы, югарыда саналган әсәрләр белән чагыштырганда, бу драматургның алга таба зур гына сикереш ясаганлыгын күрсәтеп тора. Шулай ук бу әсәр башкырт драматургиясенең да үсүен характерлый. Бу әсәрдә, бөек рус халкының 1812 нче елда француз басып алучыларына каршы алып барган каты көрәше һәм Наполеонны Россия җиреннән куып чыгарганда башкырт халкының, аерып алганда, аның ике батырының — Каһым түрә белән Ян түрәнең күрсәткән каһарманлыклары чагылдырыла. Шул вакыттагы көрәшнең чын торышын объектив дөреслек белән күрсәтү һәм башкырт батырлары образларын тарихи вакыйгалар куелыгында дөрес чишү ягыннан автор, һичшиксез, зур гына уңышлыкларга ирешкән. Образлар — тулы канлы, җанлы булып чыкканнар. Әсәр, драматик интригаларның муллыгы белән характерлы булмаса да, суынмас игътибар белән укыла. Чөнки әсәрнең үзенә хас кайбер “серләре” бар. Ул бик яхшы, саф әдәби тел белән язылган. Шулай ук әсәрдә чагылган заманның колоритын бирү дә әсәрне бик отышлы итә, аны гаять зур җылылык белән укыйсың. Бикбай бу пьесасында зур үзенчәлеккә ия булган колоритлы образлар тудыра алды. “Таңчулпан” — яшь башкырт драматургы Кадир Даянның иң шат күңелле әсәрләреннән берсе.
Бу әсәр кешелек тойгыларының барлык кара көчләр өстеннән җиңеп чыгуына ышаныч тантанасы белән тулы. Пәрдә ачылып китү белән тамашачының күз алдына киң һәм, балалар хыялы төсле, матур башкырт җәйләүләре килеп басалар. Менә шушы гүзәл табигать эчендә бер-берсенә чын йөрәктән гашыйк булган ике яшьнең мәхәббәтен: “Ун баш елкыга, алты баш савым сыерына, Ун баш сарыкка, йөз илле сум акчага...” сатып була, дигән кара закон, авыр җола хакимлек итә.
Әкияттәгедәй матурлык эчендә без ике яшь йөрәкнең — Таңчулпан белән Нйсуакның — бер-берсен өзелеп сөюләрен һәм ирекле мәхәббәткә омтылучы эчкерсез башкырт халкының символы булган бу мәхәббәтнең, соңгы чиктә, барлык киртәләрне җимереп сәгадәткә ирешүен күрәбез. Гаҗәеп дәрәҗәдә йомшак һәм, бархат тесле, назлы сүзләр тамашачының колагын рәхәтләндерәләр, аның эстетик тойгыларын тәрбиялиләр, аңа бик зур җан азыгы бирәләр. “Мәхәббәтне байлык, закон белән табып булмый. Чын мәхәббәтне аны берни белән дә бәяләп бетереп булмый. Ул сатылмый һәм ул баш ими. Ул, кояштай, горур”.
Менә бу сүзләр кайнар һәм дәртле йөрәкләрдән чыга торган зур һәм ялкынлы мәхәббәтнең нинди куәтле булуын, көчен һәм батырлыгын күрсәтәләр. Таңчулпан белән Яйсуак образлары үзләренең тышкы бизәкләре һәм эчке кичерешләре белән классик драматургиянең үлми торган фигураларыннан — Ромео һәм Джульетта образларын искә төшерәләр. Ләкин пьесада бик нык күзгә ташлана торган җитешсезлекләр дә бар. Болар — аның драматик структурасының зәгыйфь булуына, аерым урыннарда күренгән ашыгычлык элементларына кайтып калалар. Шуңа да карамастан, бу пьеса Таңчулпан белән; Айсуак дигән ике яшь йөрәкнең саф мәхәббәтен җырлаучы повесть булып калуында дәвам итә.
* * *
Бүгенге башкырт драматургиясе үз заманыбыз темасына язылган пьесаларга мохтаҗ. Сүз дә юк, ватан сугышы турында язылган пьеса бүгенге вакыйгаларны һәм кешеләрнең җан, тән хәрәкәтләрен дөрес, төгәл чагылдырырга тиеш. Мондый итеп яза белү әлбәттә җиңел түгел. Ул — драматургтан материалны якыннан белүне сорый. Бездә бу өлкәдә кайбер омтылышлар булмады түгел. Мәсәлән, Мөбаряков иптәш көнбатыш Европа илләрендә гитлерчыларга каршы алып барыла торган азатлык көрәше темасына “Сүнми торган йөрәкләр” дигән пьеса язып карады. Язучы монда вакыйгаларның тышкы агышын гына бирә һәм үз “башыннан уйлап чыгарып” сугышчы һәм командирларның ничек сугышуларын күрсәтә. Пьесада атыш тавышлары, команда бирүләр бик күп, ләкин фронтның чын үз тормышы схематик иллюстрация төсендә генә күренә. Мондый пьесалар колак төбеннән шаулап узалар, ләкин йөрәккә керә алмыйлар. Шунлыктан, аларның тәэсир итү көче дә шул чаклы гына.
Димәк, тема үзе генә хәл итә дип уйлау хата, тема алынып изелеп ташланырга да мөмкин икән. Бүгенге пьеса тамашачыны уйлап чыгарылган геройларның кызыксыз сәхнә тормышларын күзәтеп утыручы итеп кенә калдырырга тиеш түгел, ә аның үз язмышына да кагыла торган, чын, яшәүчән нәрсәләргә тия торган итеп язылырга тиеш, бары тик шул вакытта гына ул йөрәккә керә һәм тамашачыны дулкынландыра ала. Драматургларның бурычлары — нык индивидуальлашкан характерлар тудыруда, бүгенге кешенең-геройның тирән эчке байлыгын күрсәтүдә, совет кешесенең, ватан сугышы каһарманының, туган илен сөюче кайнар патриотның көчен һәм җан матурлыгын тәшкил итә торган гүзәл сыйфатларын тулырак, якты- рак ачып салуда. Ватан сугышы чорында башкырт драматурглары күп кенә яңа әсәрләр тудырдылар, ләкин, шуны әйтеп үтәргә кирәк, аерым иптәшләр хәзергә әле җитәрлек җитдилек белән эшләмиләр, кайберәүләр түбән сыйфатлы әсәрләр язалар. Мондый чиле-пешле әсәрләрнең үрнәге итеп Бурангуловның “Җитәкче хатын-кызлар”ын, Ибраһимовның “Партизаннар”ын һәм “Ндашкан хатын”ын, Киреевның “Минем семьям” дигән пьесасын күрсәтергә була. Илебез ни белән яши, безгә менә шуларның барсы турында да пьеса язарга кирәк. Ләкин язганда йөрәкнең бөтен көчен салып язарга кирәк. Без бүген драматургтан “Син Ватан сугышы көнендә нишләдең? Халкыңа, тамашачыга, театрга нинди яңа әсәр бирдең?” дип каты тавыш белән сорый алабыз. Әгәр драматург үзенең туган иле, халкы, аның сәнгате һәм бу сәнгатьнең язмышы белән якыннан торып кызыксына икән, аңа яхшы пьеса язарга комачаулый торган бернинди сәбәп тә юк һәм ул әлеге сорауга бары тик иҗат продукциясе, бары тик яңа әсәр, яңа пьеса белән җавап бирергә тиеш.