Логотип Казан Утлары
Поэма

ТУПЧЫ ВАҺАП

Фронт поэмасы

Батырларның шашкынлыгына җырлыйбыз без жырны

МАКСИМ ГОРЬКИЙ

 I

Яд итсен җыр шанлы Русса төпләренең

Урман шавын, юллар чатын, бодай кырын;

Бу хозур җир — Кояшбатыш төннәренең

Сөрем катыш сырып яткан томан-чыгын!

Макта, әй җыр, назлы Редья буйларының

Карчыгасын, карлыгачын, күгәрченен;

Бу горур җир — Кояшбатыш туфрагының

Борынгыдан мирас алган гүзәллеген!

...Менә зур күл, томан белән пәрдәләнеп,

Туган җиргә, сабый төсле, сыенып тора;

Давыл чыкса — ыргып, ярсып, бәргәләнеп,

Давыл тынса — сабырланып, тыелып тора.

...Менә сазлык, камыш белән каймаланып,

Лепердәвек калын мүккә буылып тора;

Кесәл булып, калтыранып, лайлаланып,

Нәрсә очрый — барын, барын суырып тора.

Бу шундый як — монда төтен күтәрелгән,

Ак тау кебек бүселдереп болын түрен;

Болыт камый, шомлы булып күгәренгән

Тирән моңлы, сихерләгеч тонык күген.

Бу шундый як — монда җир дә кабарынган,

Гасырларча йотып торып йөрәк канын;

Җил дә дулый, Невскийлар заманыннан

Колак төптә чыңгыратып көрәш чаңын.

...Кычкыралар карга, чәүкә, саесканнар,—

Бөдерә ак тал кисәү булып җиргә ауган...

Мәгәр шунда ватык-сынык каенкайлар

Парлы-парлы кочаклашып яфрак ярган.

Чыршы-нарат, тимер, кисәү, сөякләрдән

Сугыш монда йөрәк яргыч җәтмә үргән...

Мәгәр тагын бөтен тугай көязләнгән,—

Чокыр-чакыр, канауларга ал-гөл үскән.

...Тагын, тагын бүген монда сугыш чыгып,

Тугай битен ялкын-давыл телеп китте...

Шунда кабат гадел тубын сузылдырып,

Тупчы Ваһап канлы кырга кереп китте.

...Бүген монда җир дә, күк тә төтен чәчеп,

Тамуг кебек, дулап-дулап тузып торды...

Килде яулар, килде яулар гөрелдәшеп,

Тупчы Ваһап ярсып-ярсып тубын корды.

II

Тупчы Ваһап ярсып-ярсып тубын корды,

Яннан тагын карап торды салкын гына.

Ул чак кояш көлтә-көлтә нурын койды

Кичке яктан — уйчанланып, талгын гына.

Каракомның йотым сусыз чүлләрендә

Дуламыйдыр ком-буран да моның чаклы,

— Кызды сугыш гөлле тугай күкрәгендә,

Калды Ваһап, калды ялгыз — йөзгә каршы.

Килә дошман, килә дошман тезем-тезем,

Туп тагын да утлар чәчеп гөрселдәде.

Тузан катыш, төтен катыш телем-телем

Көлгә тузды нәҗес немец төркемнәре.

Килә дошман, килә дошман гелән-гелән,

Ләкин тупчы, бер карыш та кузгалмады.

Бер ялгыз ул. Бүген монда берәм-берәм

Һәлак булды якташ, иптәш, дускайлары...

— Эх, дус-ишләр! Тәгәрмәчкә кочакланып,

Бөтен тубым ал кан белән чолгадыгыз!

Газиз әнкәм-газиз җиргә колач салып,

Мәңгелеккә, мәңгелеккә йокладыгыз...

Шакшы яулар, канлы яулар кинәт шунда

Ыргылдылар каршы яктан, җилеп-җилеп.

— Мәгез тагын, кабахәтләр, кирәк булса!

— Ут сулый туп, төтен белән тимер сибеп.

 — Ялгыз батыр яу түгел, дип тилердеңме?

Кем җиңәр дә, кем юк булыр — тукта, каһәр!

Яулар шунда, чыршылыкка килеп керде.

Калды бик аз — тик ун атлам, тупка кадәр...

— Бәхилләгез, әткәм-әнкәм, туган җирем!

Гадел тубым, җаным, җаным, синдә терәк!

Палачларга корыч-тимер тузан сибеп,

Ут сулый туп, көпшә башын җиргә терәп...

 Тузды туп та кисәк-кисәк чарпаланып,—

Азгын якның барын-барын кырып салды.

Ваһап, Ваһап, — улда шунда канга батып,

Туган җиргә башын салып, тынып калды...

...Тынды, тынды киң тугай да кичкә каршы,

Йөрәк яргыч сугыш шавын басылдырып...

Алтын кояш акрын-акрын җиргә батты,

Җиз ай калды моңсу нурын чагылдырып...

III

Җиз ай калды, моңсу нурын чагылдырып,

Янгансыман тирән кайгы сагышларда...

Чишмә ургый, шадраларын кагылдырып,

Кагылдырып ярдан яуган камышларга...

Тугай тынды, сабый кебек җәберсенеп

Иркен битен камап яткан сөремнәргә...

Кош та очмый, кичке ялның тәмен белеп,

Тирән-тирән тынычлыкта бөтен нәрсә...

Мөсафирның гадел дусты — Тимерказык,

Җидегәннәр, ак чәчәк күк, кабындылар...

Дөнья тыныч, ни бер шау-шу, ни бер тавыш

Сөзәк үрләр томан белән сарылдылар...

Ваһап, Ваһап — бөтен-бөтен нәрсәләргә

Гаҗиз булып, яткан килеш карап торды.

Җәрәхәтләр, ай бер тоташ, чәнчә-чәнчә

Пычак булып, йөрәк түрен талап торды...

Бер батты ул шыбыр тиргә, ярсып-шашып,

Бер калды ул аңсыз булып, үлгән төсле,

Тукта, нәрсә? Шунда кинәт акрын басып,

Каршы яктан карачкылар үткән төсле...

Ваһап, Ваһап — чыршылыкка күзен тегеп,

Күрде шунда уннан артык ятлар барын.

Китте үрләп, йөрәк канын түгелдереп,

Басып-сытып чәчәк, җиләк яфракларын.

Ваһап, Ваһап — бик аз вакыт тынып торып,

Тавыш-өнсез әрнеп-әрнеп калтыранды...

Китте үрләп, гранатасын кысып тотып,

Чирәмнәргә ал кан тамды тамчы-тамчы...

Матур ла соң, әй, киң җиһан җәйге кичтә!

Ләкин, ләкин тупчы сулый чак-чак кына...

Яткан килеш гранатасын бәрде җиргә,

Немецларга өч атлам җир калгач кына.

Җир ут сулап, куптарылып, кискәләнеп,

Немец өемен телем-телем кырып салды.

Ваһап, Ваһап—ул тагын да тишкәләнеп,

Тавыш-өнсез, канга батып, тынып калды...

Чишмә уйный, ак тасма күк, боргаланып,

Битләрендә тирбәлешеп нурлар сына...

Батты ай да, кайгы-сагыш, моңга талып,

Калды күктә якты йолдыз—Чулпан гына...

 IV

 Калды күктә якты йолдыз — Чулпан гына,

Ак чәчәк күк, бөтен сынын калтыратып.

Җир йөзен лә, әй, җир йөзен нурландыра

Йөрәк өзгеч гүзәл вакыт—таңгы вакыт.

Их, ничек соң мәңге-мәңге табынмаска,

Газиз әнкәм — табигатькә күзең төбәп?

Бар икән ул көчле канат — лачыннарга,

Батырларга — корыч кебек түзем йөрәк.

Ваһап түзде, торып басты чак-чак кына,

Ләкин тагын туган җиргә канат салды...

Бит шулай ук, давыл-җил дә капландыра

Калку кырда ялгыз үскән наратларны...

 Ваһап күрде, шунда кисәк каршысында,

Берәү тагын чиный-чиный тыпырчынды,—

 Тыпырчынды, аннан кинәт канлы кырга

Көрән уттан көрән тасма сызылдырды...

— Эх, син, немец, һаман-һаман талпынасың,

Ничек болай хәзергәчәк дөмекмәдең?

Телисеңдер коткарырга шакшы җаның,

 Монда дәшеп, көрән йонлы көчекләрең!

Ваһап шунда ярсып, шашып, калтыранып,

Китте үрләп, аннан тагын тынып торды;

Җем-җем итте үткен пычак чаткыланып,

Саплы башын тупчы батыр кысып тотты.

— Хуш, туган ил, әткәм-әнкәм! Китте хәлем,

Көн тугач та парга очкан кыраусыман...

Син хөкем ит вәхши немец килмешәген,

Гадел хаким — үткен йөзле пычаккынам!

Җитте вакыт, кинәт шунда, торды Ваһап,

Бүген көчкә, кулын азрак чигендерде,—

Җем-җем итте үткен пычак соңгы кабат,—

Немец-этнең йөрәк түрен кисеп керде...

Бетте немец, хәрам канын түгелдереп,

Күкрәгендә үткен пычак — кызыл саплы.

Ваһап, Ваһап — иркенлеккә күзен тегеп,

Ул да шунда мәңгелеккә тынып калды...

...Чулпан бата, алтын-көмеш тауларыдай

Күккә үскән йөрәк өзгеч матур таңга...

Шәрык яктан, Булат батыр калканыдай,

Ал, кызыл, җиз, түм-түгәрәк кояш ка

V

Ал, кызыл, җиз, түм-түгәрәк кояш калка,

Гәүдәләнеп баһадирның алтын данын...

Калка-калка болытларга комач тарта,

Шәүләләтеп батыр ирнең ашкын канын...

Ак яшь төсле, җәйге ак чык, чирәмнәргә

Тәңкә-тәңкә тезелдереп көмеш япкан...

...Барча дөнья тәүге нурга бизәнгәндә,

Ыргылдылар батыр ирләр бөтен яктан...

Төнге айның гадел дусты — Тимерказык,

Җидегәннәр иркен күккә күмелделәр...

...Яулар сафын тапап, турап, кисеп барып,

Батареялар җитез-җитез күченделәр.

Сугышчылар каһарманга кабер казып,

Төнен шунда, туган җиргә багладылар.

Артиллерия гөрелдәвен басып-басып,

Барсы бергә сугыш җырын башладылар.

Җырладылар, каска кигән, төзек, чибәр,

Минем якташ—уйчан йөзле көрәшчеләр,—

Сугышларда уттай янган, сөрем тигән

Йозакчылар, күзәтчеләр, төзәүчеләр...

Җырладылар, мәңге тугры, сабыр, чыдам,

Тимер йөрәк татар халкы батырларын;

Канын түгеп, күктә очкан лачынсыман;

Горур ирнең сугышларда шашынганын.

Ал-гөл сулса — горур басып сабак калыр,

Сабак кипсә — төпкә качып тамыр калыр.

Син шунда су — ул тагында сабакланыр,

Бөтен җирен чуклы-чуклы чәчкә сарыр!

— Ялкын сүнсә — ялкын нурын күмер чәчер,

Күмер сүнсә — көлгә качып чаткы калыр.

Өр шунда бер — ул тагында күмерләнер,

Бөтен җирен дөрли-дөрли ялкын сарыр!

Үс син, әй җыр, ал-гөл булып, тамырланып,

Тирәң күмеп нәфис-нәфис чәчәкләргә!

Үс син сулап, яфракларың кагып-кагып,

Гомер биреп Ваһап кебек тәвәккәлгә!

Ян син, әй, җыр, ялкын телен сузып-сузып,

Ядкар булып айлар, еллар, заманнарга!

Ян син дулап, чаткыланып, тузып-тузып,

Гомер биреп Ваһап кебек каһарманга!

Июль, 1943 ел.