ТӨНЬЯК БАЛКЫШЫ
Карасу зәңгәр күктә төньяк балкышы уйный. Бер караганда киртләчләнеп күтәрелгән көмеш кыяга ошый ул, бер караганда җәүһәр сулы тонык күл сымаи, бер караганда өстенә энҗе бөртекләре сибелгән үтә күренмәле аксыл пәрдә кебек. Менә ул күк буйлап, бер офыктан икенче офыкка кадәр агыла. Менә ул туктый, менә тагын кузгала...
Алда ак күл. Аның аргы ягында кара урман. Урманнан ак күл өстенә зәңгәрсу күләгәләр сузылганнар. Күктәге балкыш кабынып яисә сүнеп киткән чагында күл өсте дә үзгәрә: я яктыра, я тоныклана. Әйтерсең, җир күк белән тоташкан да, бер-берсен иркәләшәләр. Тышта яз. Юллар каралган. Аяк астында кар сулары, һава күңелдә әллә нинди нечкә хисләр уята торган тәмле сагыз исе белән тулган. Кайдадыр бер читтә пулемет йөткерә, авыр тупларның ерактагы тонык гөрселдәүләре ишетелә. Түбәләренә яшел чыршылардан яшел салашлар эшләнгән землянкалар. Алар янында автоматчиклар сафка тезелгәннәр. Алга чыгып баскан дежурный, күзләрен сафлар буйлап йөртеп чыга да, киерелә төшеп, бөтен тавышы белән:
— Рота смир-р-рна! — дип кичке поверканы башларга команда бирә. Дежурныйның ачык тавышына урман эчләреннән көчле яңгыраш җавап бирә. Ул, үз тавышының мәһабәтлегенә үзе горурлангандай, тамагын кырып ала да, кулындагы тар кәгазьне балкыш ягына борып, фамилияләрне кычкыра:
— Веденин Василий!
— Мин.
— Мещеряков Анатолий.
— Мин.
— Төхфәтуллин Ибраһим.
— Мин.
— Әнвәров Шамиль. Бер генә секундка тынлык. “Мин” дигән ашыгыч тавыш ишетелми. Сугышчылар бу исемне һәркөн ишетәләр, һәркөн саен аның хуҗасы “мин” дип эндәшми. Аның урынына уң флангта басып торучы кызылармеец, калын тавыш белән:
— Сержант Әнвәров Шамиль дошманнарны аяусыз кырып, Ватан даны өчен һәлак булды, — дип, еракларга ишетелердәй итеп кычкыра. Бу һәркөн шулай кабатлана, һәркөн поверкадан соң сугышчылар тирән тынлык эчендә торалар. Алар белән бергә, гүя Шамиль Әнвәров та землянкага кереп китә...
Кем соң ул Шамиль Әнвәров? Нинди батырлыгы өчен аны ротаның мәңгелек исемлегенә керткәннәр? Ни өчен ул үлеме белән үлемне җиңеп, иптәшләре, сугышчан дуслары арасында күзгә күренмичә яши, көрәшә бирә?.. Землянка эчендә бөркү һәм ярым караңгы. Консерва банкасыннан ясалган „пәри күзе“ яктылыктан бигрәк корым чыгара. Сугышчылар нарларга менеп яталар. Озакламый алар тыналар һәм йокыга китәләр. Тик Василий Веденин гына ятмый. Ул мич янына чүгәләп тәмәке төрергә тотына. Бу ротада ул аның төзелүеннән бирле хезмәт итә, бик күп сугышларда катнашкан, бик күп нәрсә күргән, салкын канлы, салмак табигатьле, каты йөрәкле солдат. Бүген аңа озакламыйча постка барырга кирәк. Шуңа күрә ул ятарга уйламый.
— Их, нинди күркәм егет иде ул! Нәкъ менә яшь тау бөркете шикелле.
Ул көч! Ул йөрәк! — ди Веденин, гүя үз-үзенә сөйләнгәндәй һәм тынып кала. Чыра кисәге белән мичтән ут чыгарып, тәмәкесен кабыза, иреннәрен чупылдатып берничә мәртәбә суыра да, янып торган чырасын мичкә ташлый. Күкрәгендәге көмеш медале балкып китә, сүнә. Яшь сугышчы Ибраһим Төхфәтул- лин яткан җиреннән күтәрелә төшеп,
— Кемне әйтәсең, ефрейтор иптәш?— дип сорый.
— Шамильне әйтәм, Әнвәровны. Син үзең Әтнә районыннанмы әле?
— Әйе, Әтнәдән.
— Ә ул Кукмара районыннан иде. Ерак түгел, күршеләр дисәң дә була. Син Шамильне белмисең шул, син үзең яңа пополнениедән. Ә иске солдатлар сержант Әнвәровны бик яхшы беләләр. Аны һәрвакыт хөрмәт белән исләренә алалар. Андый егет онтылмый. Хәзер дә ул минем күз алдымда җанлысыман басып тора: чөм кара чәчле, янып торган алсу йөзле. Өске иренендә әле бритва да тимәгән беренче мыек төкләре. Ә гәүдәсе! Яшь тал чыбыгы кебек сыгылма, үзе тау кәҗәсе шикелле атлыгып тора.
Кигән киеме тап өстенә теккән шикелле, килешмәгән җире юк. Бервакытны миңа аның белән бергә ерак разведкага барырга туры килде. Йөз километрдан артык җир киттек. Кыргый кара урман. Синең әле андый урманга кергәнең дә юк. Анда һава да үзенә башка, үсемлекләр дә үзенә башка. Ярым караңгы, тын, салкынча. Нәкъ менә борын-борын заманнардагы, әдәм аягы басмаган, бары тик сәмруг кошлар гына килеп куна торган урман. Шундый куе ул, сукмак түгел, җәнлек эзләре дә юк анда. Барасың, барасың, очы да-кырые да күренми. Ә инде, ахырда, урман сирәгәюгә, әллә ничә километрларга сузылган, мүк һәм лишай белән уралып беткән давыл сындырган агач өемнәре башлана. Аннары керсәң чыга алмаслык заваллар, мина кырлары, каты агымлы ташкын елгалар, берсе артына берсе яшеренеп торган биеклекләр, баткан сазлар китә.
Саз өсләре, астына кеше яткан юрган шикелле, селкенеп, тирбәлеп торалар. Без Шамиль белән уң як дозорда барабыз. Ядро бездән унбиш-егерме адым эчтәрәк атлый. Мин Шамильгә карыйм да, сокланып туя алмыйм: чын разведчик, җиргә мәчедән дә йомшаграк баса һәм түмгәкләрдән-түмгәкләргә, бая әйткәнемчә, тау кәҗәсе кебек җиңел сикерә. Ә миндә андый өлгерлек юк. Әллә ничек авыр басам. Бара торгач, куе агачлыклар бетеп, киң сазлыкка килеп чыктык. Күзләр берьюлы рәхәтләнеп киттеләр. Анда-санда гына артыш, арчан куаклары һәм түбәләре меңгә бөгәрләнеп беткән гарип наратлар гына күренә. Моңа кадәр күкне, кояшны бөтенләй күрмәгәнбез. Хәзер башымны югары күтәреп карыйм: күк йөзе баш турысында чеп-чиста, күл өсте сыман зәп-зәңгәр, ә офык буйларында ак күбекләр, чәчрәтеп, ярга ыргылган диңгез дулкыннары сыман, бөдрә болытлар сузылган. Кояш, куәтле прожектор сыман, балкып тора. Менә шулай барган чакта ике аягым да сазга тез тиңентен төшеп китмәсенме!
Башта моңа бер дә исем китмәде, җиңел генә чыкмакчы булган идем. Ләкин сазның мәкерен мин бөтейләй белмәгәнмен икән. Тырнагына эләккән корбанны ул магнит кебек үзенә тарта. Алай, болай селкенгәнче тирә ягым су белән тулды, быкырдап тора башлады, үзем инде бөер тиңентен сазлыкка төшеп барам. Салкын, чирканыч саз суы эссе тәнемә ябышып, дерелдәтеп җибәрде. Башымны күтәрсәм, Шамиль күздән дә югалган. Бер үзем калганмын! Ә ялгызлык бигрәк начар нәрсә ул!
— Шамиль! — дип кычкырып җибәрдем мин. Әкрен генә кычкырган идем шикелле, ахырсы бик каты булып чыккан. Янымдагы куактан ниндидер бер кош пыр итеп очып китте һәм шул ук вакытта куаклар арасыннан Шамильнең башы күренде.
— Чү, Василий абый, кычкырма, күрәм ич, — диде ул һәм яңадан югалды. Мин аның дустын бәладә ташлап китмәячәгенә ышана идем, шулай да, турысын әйтергә кирәк, ул югалгач миңа бик уңайсыз булып китте. Мин һаман бата барам. Сазлык рәхимсез рәвештә мине үз эченә тартканнан тарта. Менә су билгә җитте инде. Хәзер мин селкенә дә, кузгала да алмыйм. Чыланмасын өчен автоматымны башым өстенә куеп тотам. Ә башымда: “беттем”, менә нинди мәгънәсез үлем язылган икән миңа дигән уйлар, үткер кырлы мина оскологы кебек, айкалып йөриләр. Ә көн! Көн шундый матур, шундый ямьле! Яфрак араларыннан кояш тәңкәләре төшкән, әйләнә тирәдәге түмгәкләр өстендә ак чәчәкле сазанаклар үсеп тора, һава аларның башны миңгерәүләтеп җибәрә торган төче исләре белән тулган. Иртыш куаклары арасында инәкараклар кубыз уйнап, очып йөриләр. Менә шундый матурлык эчендә үлеп барам бит. Күңелдәге гарьлекне, ачуны сүз белән аңлатырлык түгел. Уннарча сугышлардан, штык бәрелешләреннән исән чык та, шундый мәгънәсез үлем белән үл имеш. Бөтен солдат горурлыгым бунт күтәрде. Упкын төбенә төшкәнче көеп бетәрлек хәлгә җитәм. Ә су тагын да югарырак күтәрелә, дөресрәге, мин үзем түбәнгәрәк төшәм. Батуны әкренәйтер өчен хәрәкәтләнүемне бөтенләй туктатам. Ярдәмгә килмиләрме, дип тыңлап торам. Юк, берәү дә юк. Тирә-як шундый тын, шылт иткән тавыш ишетелми. Ядро да мине күрмичә үтеп китте ахрьи сы. Миңа бик күп вакыт узгандай тоела. “Ташладылар!” дигән уй башымны тәмам миңгерәүләтә.
Ирексездән, кычкырмас өчен иреннәремне тешлим. Хәлем никадәр авыр булса да, үзебезнең дошман тылында икәнебезне онытмыйм. Чын солдат аны онытырга тиеш тә түгел. Закон ул. Беләсезме, минем кечкенә генә кызчыгым бар. Бердән-бер кызым. Хәзер аңа биш яшь инде. Мин киткәндә менә моның шае гына иде. Әнкәсе аның башына гел алсу тасма бәйләп йөртә торган иде. Менә шул кызчыгым күз алдыма килеп басмасынмы! “Әткәем, курыкма”, дигән була. Мин: “курыкмыйм, алтыным, курыкмыйм”, дим. “Син, күз нурым, әниең янына бар, монда черкиләр күп” дим нараси балага. Ә ул китми, бәләкәй кулын селкеп, тыпырчынып: “юк, әткәем, син әзрәк куркасың” ди...
Шулай оеп китә язганмын ахырсы, яныма озын коры бүрәнә ауганын да сизми калдым.
— Василий абый, бүрәнәгә ябыш, — дигән тавышны ишеткәч кенә аңыма килдем. Беренче минутларда мин шатланмадым, кычкырып та җибәрмәдем, гүя бернәрсә дә булмаган иде. Машиналь рәвештә бүрәнәгә үрелдем һәм көчәнә-көчәнә чыгарга маташа башладым. Шамиль, бүрәнә буйлап килеп, миңа булышты. Ниһаять, каты җиргә баскан идем, күңелем тулып китте...
Яшереп торасы юк, берничә бөртек кайнар яшь тамчысы керфекләремне чылатты. Минем коткаручым Шамильгә күңелемнән мең мең рәхмәтләр укыдым.
— Тәмәке, Шамиль, тәмәке, — дидем мин бераздан.
— Ярамый, Василий абый. Төтен исе еракка китә. Менә әче конфет, шуны суыр. Нерваларны тынычландыра ул. Бу сүзләрне Шамиль әллә чыннан, әллә юри әйтте инде, ничек кенә булмасын, бу сүзләрдән соң мин үземә җиңелрәк булуын сиздем. Аннары юлыбызны дәвам иттердек...
Веденин кинәт сүзен бүлде һәм мыек астыннан гына нәрсәгәдер елмайды, соңыннан, гүя теге вакытта тарта алмаган тәмәкесен ичмасам хәзер тартыйм дигәндәй, тәмләп- тәмләп суыра башлады.
Бу вакытта өстәлдәге “пәри күзе” күптән сүнгән иде инде. Землянка эче дөм караңгы. Тик тәмәке суырганда гына Беденинның җыерчыклы ачык йөзе: яктырып китә иде. Караңгы нарлардан йоклаучыларның гырылдау тавышлары ишетелә. Кемдер йокы аралаш сөйләнә: “Маруся, син мине көт, балаларны яхшы кара”, ди.
— Шуннан соң Шамиль нишләде? — дип сорый яшь сугышчы.
— Бернәрсә дә эшләмәде. Разведка көтелмәгән дәрәҗәдә уңышлы булды. Ике “тел” алып кайттык. Берсен без Шамиль белән икәү эләктердек. Оберефрейтор иде. Без өстенә ташлангач, дуңгыздан яман чиный башлады. Шамиль аның авызына мүк тутыргач кына басылды. Веденин күзләрен кыса төшеп, тәмәкесен берничә тапкыр суыра да, сүзен дәвам итә:
— Акыллы һәм зирәк, кыю һәм үткер егет иде ул. Бер вакытта да рожонга керми торган иде. Безнең агай-эне арасында шундый кешеләр була бит, кирәкме, кирәк түгелме ансы белән исәпләшеп тормый, тота да бөтен буена басып, алга йөгерә.
Курыкмый, имеш! Ләкин үз башбаштаклыгы белән куркынычлардан-куркынычларга чабып йөрүче кеше чын батыр түгел ул, дип фельдмаршал Суворов күптән әйткән иде инде. Солдат өчен акыллы батырлык кирәк. Солдат гомере кадерле гомер ул. Аны тикмәгә әрәм-шәрәм итәргә ярамый. Ә чыннан да кирәк икән, ягъни җиңү таләп итә икән, ике гомер дә кызганыч түгел. Чөнки солдат өчен “Җиңү”дән изгерәк нәрсә юк!
Азаккы мәртәбә без Шамиль белән снаряд чокырында ята идек. Безнең рота сул флангтан һөҗүм итә, 4 нче рота — уңнан. Күп тә үтми, нче рота ура кычкыра башлый. Димәк, атакага күтәрелделәр, штыкка баралар. Ә без һаман ятабыз. Дошман пулеметы баш күтәрергә ирек бирми. Калын дзот эченә яшеренгән дә сиптерәме-сиптерә.
— Василий абый, — ди Шамиль — болай тик ятып эш чыкмас бит. Мин тәвәккәллим.
— Әзрәк сабыр ит, — мин әйтәм. — Ярамый, Василий абый. Секунды кыйммәт. Ишетәсеңме, дүртенче ничек кычкыра? Ә без ятып торабыз. Бөтен эшне харап итүебез бар. Шамильнең сүзләре дөрес иде. Безнең сугышчан уставта да әйтелгән бит: беренчеләрнең уңышын калганнар шул ук минутта күтәреп алырга тиешләр, диелгән. Мин дошман дзотының амбразураларына төбәп, автоматтан ут ачтым. Шамиль шуышып китте. Эх, нинди оста шуыша белә иде ул.
Үлән арасыннан гәүдәсе түгел, башы да күренми, ә үзе шундый кызу йөзә, нәкъ елан балыгы! Менә ул траншеяга якын ук килде. Аннары бер-бер артлы ике граната томырды. Шуның артыннан ук үзе дә траншеяга сикерде һәм берничә секундтан соң дзот эчендә дә каты шартлау тавышы ишетелде. Амбразуралардан төтен бәреп чыкты. Рота күтәрелде һәм алга ыргылды. Хәзер аңа юл ачык иде инде. Мин туп-туры дзотка йөгердем. Барып җитсәм, Шамиль трофей пулеметка ябышкан һәм качып баручы немецларга сул як амбразурадан сиптерә.
— Патроннар, Василий абый! — дип кычкырды ул, артына да әйләнмичә. Ишек төбендә патроннар коробкасы аунап ята иде. Мин аны ачтым да, патроннарны алып Шамиль янына атладым. Дзот эче ярым караңгы иде. Идәндә гитлерчыларның үле гәүдәләре, кораллары аунап ята. Дары исеннән башка тагын ниндидер сасы ис борынга керә иде. Немецлар дзотларының безнең кулга төшүен белгәч, танкка каршы ата торган тупларын ачык позициягә чыгарып, дзотка таба төзи башладылар.
— Шамиль, кара! Туптан атмакчылар, — дидем мин. — Әйдә, пулеметны алып чыгыйк.
— Ярамый, Василий абый. Күрәсеңме, контрһөҗүмгә җыйналалар. Юк, безне моннан бәреп чыгара алмаслар! Немецлар, чыннан да, көчләр туплыйлар иде инде. Күрәсең, аларга ярдәм килеп өлгергән. Шамиль пулеметын аларга таба юнәлдереп тынып калды. Немец тупчыларына пулемет уты куркыныч түгел иде, чөнки алар — алдан хәзерләнгән позициядә иделәр. Шуңа күрә Шамильнең бөтен дикъкате немец пехотасында иде. Менә немецлар уйсу җирдә өскә таба күтәрелә башладылар. Менә алар каш өстендә инде.
— Вакыт! — дим мин.
— Иртә әле. Менә төшсеннәр. Мин, без ата башлаганчы немецлар туптан ата башларлар, дип курка идем. Аннары, туп авызы сиңа төзәлгәнен күреп тору, гомумән, яхшы нәрсә түгел. Ләкин Шамиль, әйтерсең, боларны бөтенләй сизми иде. Ул пулеметына иелгән, күзләре яналар, кашлары, иреннәре кысылган. Менә гитлерчылар кычкыра-кычкыра йөгерә башладылар. Шул чакта... Шамиль ут ачты. Немецларның сафлары төбеннән чалгы селтәп алгандай булды. Берничә секунд эчендә аларның сафлары күзгә күренеп сирәгәя башлады. Алар артка ташландылар, ләкин барыбер котылу юк иде: Шамильнең пулялары аларның күбесен чәнчелдереп җибәрделәр. Шул чакта дзот янәшәсендә бербер артлы ике снаряд ярылды. Шамиль пулеметны тупка каршы борды. Шамиль ата башлау белән, бер үк вакытта диярлек, снаряд амбразурага тиеп ярылды. Минем күз алларым караңгыланып, колакларым тонып китте. Җир ишелеп өстемә төшкәндәй булды. Башым белән бик каты итеп стенага барып бәрелдем һәм аңымны җуйдым...
Шамиль һәлак булган. Соңыннан миңа сөйләделәр, Шамиль үлгәндә дә пулеметын кулыннан ычкындырмаган...
Айлар, еллар үтәр. Ротадагы бик күп автоматчиклар кайсы-кая таралып бетәрләр. Карт солдат Василий Веденин да, яшь солдат Ибраһим Төхфәтуллин да, исән калсалар, өйләренә кайтып китәрләр. Ә батырның даны мәңге яшәр, матур төньяк балкышы кебек нурлар чәчеп, киң җиһанда мәңге балкыр. Иртәнге һәм кичке поверка вакытларында уң флангдагы сугышчы, горур тавыш белән, һәр көн саен:
— Сержант Шамиль Әнвәров Ватан даны өчен һәлак булды! — дип кычкырыр.
1943 ел, июль.
ХӘРӘКӘТТӘГЕ АРМИЯ