Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ОПЕРАСЫНЫҢ ҮСҮЕ

Халыкның үзенчәлекле гүзәл сыйфатлары, күркәм табигате тарихта кызыл җеп булып сузылып бара. Халык аларны буыннан-буынга үстерә, рухи байлыгын ишәйтә килә. Халык ул үзенең теләк һәм омтылышларын, тынгысыз йөрәгенең тирән кичерешләрен меңнәрчә әкиятләрдә, хисапсыз күп җырларда, бәетләрдә, легендаларда, эпосларда һәм фольклорның башка жанрларында чагылдырып килә.

Сәнгать һәм әдәбият мастерлары, шушы чиксез байлык чишмәсенә килеп үз әсәрләрен шул рухи чишмәнең куәте белән сугармыйча торып, зур сәнгатьне һәм әдәбиятның бөек үрнәкләрен тудыра алмыйлар. Гасырлар буе җыелган халык хәзинәсен иҗади төстә үзләштерми торып, аның рухына төшенми торып, бөек сәнгать тудыру мөмкин түгел. Чөнки чын сәнгать әсәре халыкның рухи чишмәсеннән тирәнтен сугарылган булып, аның алга омтылышы юлын сәнгать даһилеге белән дөрес яктыртуга ирешә алса гына һәм иҗтимагый юнәлеше һәм художество көче ягыннан бөек сәнгать баскычына күтәрелә ала һәм андый сәнгать үзе дә, ялгыз иҗатчы тарафыннан гына тудырылуына карамастан, халыкның милли хәзинәсе, милли горурлыгы булып әверелә.

Алтынчәч операсы турында сөйләгәндә, без бу моментны искә алмый китә алмыйбыз. Чөнки Алтынчәч —үзенең темасы белән дә, рухы белән дә, идеясе белән дә татар халкының милли характерын гәүдәләндерә торган катлаулы сәнгать әсәре.

Либреттоның авторы шагыйрь Муса Җәлил фольклорның энҗеләрен оста рәвештә тезеп, яңа бер оригинал шигыри әсәр иҗат иткән булса, композитор Нәҗип Җиһанов исә, шул шигыри әсәрнең рухын тирән аңлап, татар музыка сәнгатендә моңарчы үрнәге булмаган монументаль опера тудырган. Сүзләрдән җыелган әсәрнең гомуми тексты, сюжеты, шигыри образлары —шул ук музыкаль образларны тудырырга рухландырырлык булмаса, опера уңышлы чыкмаган булыр иде, әлбәттә. Алтынчәч операсының күкрәк киереп сәхнәгә менүе, халыкның ерактан, борынгы тарих һәм легендалар арасыннан бүгенге көн өчен дә тапкыр, ягымлы һәм йөрәккә ятышлы итеп горур тавышлар яңгыратуы — болар барсы да тирән эчтәлекле шигыри һәм музыкаль әсәрнең органик бер бөтен булып үсүен раслый торган фактлар. Алтынчәч — татар халкының изге хисләрен, мөкатдәс теләкләрен куе буяулар аша гәүдәләндергән киң колачлы опера. Анда шигыри һәм музыкаль яктан җанлы һәм тулы эшләнгән Тугзак, Җик, Алтынчәч, Мәмәт хан, Урмай, Бураш кебек музыкаль образлар бар. Алар, тексттагы кебек үк, музыка телендә дә үз кыяфәтләре белән, үз тавышлары белән, үзләренә генә хас эчке рухи сыйфатлары белән яңгырыйлар. Бу образлар татар халкының тарихта дан казанган батырлык, кыюлык, куркусызлык сыйфатларын, азатлык-бәйсезлек сөюен, туган иле, туган җире өчен җанын фида итәргә хәзер торуын тулы сурәтлиләр. Композитор бу катлаулы образларның үзенчәлеген саклап, әсәрнең гомуми рухын көчәйткәнңән-көчәйтә бару осталыгын күрсәтте.

Кояш дәрт бирде миңа,

Җир сәләт бирде миңа,

Сер сынатмас атым бар,

Җирдә ятмас халкым бар,

Юханы юк итәргә

Илгә биргән антым бар. ... ди

Җик һәм бу сүзләргә халыкның гасырлар буе үстерелеп килгән изге хисләрен, патриотик тойгыларын чагылдырып, горур яңгырый торган музыка язылган. Операда мондый көчле урыннар күп. Тугзак — туган илнең бәйсезлеге, хөрлеге өчен газап чигүче, илнең, халыкның кайгысын йөрәгендә саклап явыз дошманнардан рәхимсез үч алу уты белән янып йөрүче изге ана символы булып бирелә. Һәм аның дошман күңеленә һәрвакыт шом, борчу сала торган, ниһаять, дошманны юк итүгә алып килгән көчле нәфрәте дә опера дәвамында үзенең куәтен һаман үстерә барган моң аша ишетелә. Бетермәкче идең ыругымны,

Менә үзем, менә — улларым,

Халык мәңге үлми, ди ул Мәмәт ханга. Аның бу сүзләре операның гомуми мотивын тәшкил итәләр. Шуның өчен дә андагы ария, ариозалар, дуэт, хор, ансамбльләр, музыкаль фольклор байлыгына нигезләнеп, халыкның азатлыкка, бәйсезлеккә омтылу тойгыларын чагылдыралар.

Алтынчәч операсы нәкъ менә шул халык хәзинәсе җирлегендә торганы өчен дә, аның милли хисләрен, милли рухын, тойгысын дөрес гәүдәләндергәне өчен дә киң полотналы, үз милләте рамкасында гына калмый торган музыкаль әсәр булып җитешкән.

Бу опера башка халыкларның да сәхнәләрендә горур рәвештә яңгырый ала торган, башка халыклар өчен дә аңлаешлы һәм үтемле тойгылар бирә торган киң иҗат полотнасы булып өлгергән. Аз вакыт эчендә татар совет опера һәм балет театрының шушы югарылыкка күтәрелүе, һичшиксез, Нәҗип Җиһановның эшчән талантына, аның киң эрудициясенә, югары музыка Культурасы күрсәтә белү сәләтенә кайтып кала. Татар халкы — музыкаль халык. Ул музыканы сөя, үзенең рухи тормышын моңнарда яңгырата белә. Опера тудыру омтылышы да татар дөньясында инде байтак вакыттан бирле килә. Ләкин Бөек Октябрь Социалистик революциягә чаклы опера тудыру бары хыялда гына яши, дәүләт кайгыртучанлыгы булмагач, ул тәмле хыял тормышка аша алмый кала. Октябрь революциясеннән соң инде без опера сәнгатенең зур адымнар белән алга китүен күрәбез. Башта бу музыкаль пьесалар, опереттага тартым әсәрләр төсендә яңгырый. Сания, Эшче опералары языла. Еллар — татар операсының үсү баскычларын билгелиләр. Сания һәм Эшче операларының текст һәм музыка эчтәлекләре шактый зәгыйфь булу белән бергә, музыка формасы — опера сәнгате алдында куелган төп шартларны үти алырлык түгел иде. Әгәр дә Сания операсы аерым көйләр жыентыгы тәэсире калдырса, Эшче операсында шулай ук музыканың матур ташлары тезелергә тиешле булган кызыл җеп — лейтмотивларның тиешле дәрәҗәдә булмавы, ягъни кызыл җепнең өзекләрдән генә торуы күренә иде. Бу операларның төп авторы В. И. Виноградовның алдына куелган бурычны дөрес үти алырлык белеме булса да, аларның ул вакытта татар музыкасы язылуында чын музыка культурасы алымнарыннан баш тартып, татар музыкасы өчен үзенә хас гармония кирәк, дигән ялгыш фикердән чыгып эш итүләре менә шундый корамалыкны тудырды.

Опера формасының төп элементлары булган лейтмотив - музыкаль характерларның ярлы булуы, ансамбль, дуэт, термет, квартет һ. б. ның гаять аз булулары бу әсәрләрнең чын мәгънәсендә опера булмаганлыкларын һәм шушы ук сәбәпләр аркасында эчтәлек белән музыканың бәйләнешсез булуы — аларның халыкка барып җитмәвенә сәбәп булдылар. Ләкин ничек кенә булса да бу операларның тууы, татар музыка сәнгате үсешендә билгеле бер баскычлар булып калуларында дәвам итәләр. Бу вакытлардан соң татар музыка көчләре тарафыннан музыка культурасын үзләштерү чоры башланды. Москва дәүләт консерваториясе каршында Татар Дәүләт опера студиясе оештырылды. Исемнәре танылган татар музыка көчләре, 5 ел уку дәверендә, опера театры ачып җибәрерлек көч булып оешып җитеп, Казанга кайттылар. Башкаручы көч- ләребезнең булуы композиторларыбыз алдына опера язу бурычын куйды. Шуларның беренчесе Нәҗип Җиһанов булды. Нның Әхмәт Фәйзи либреттосына язылган Качкын операсы белән, татар музыка культурасының зур югарылыкка менүен исбат итә торган факторы булып татар Дәүләт Опера Театры туды. Бу Качкын операсы татар җәмәгатьчелеге тарафыннан зур шатлык булып каршыланды. Бер елдан соң без шул ук композиторның Ирек операсын тыңладык. (3. Сафин либреттосы.) Берсе артлы берсе М. Музафаровның Галиябанусы, һәм ике опера язып кулын шомарткан Нәҗип Җиһановның М. Җәлил либреттосына язылган “Алтынчәч опералары тудылар. Һәрбер культура җиңеше үзенең туган вакытында теге яки бу фикернең тууына сәбәп булса да, ниһаять, еллар агышында, дөрес фикер үзенә урын ала. Шуңар күрә дә бу опералар, Галиябану дан башкасы, зур осталык һәм талант белән эшләнгән булсалар да, бүгенге көн таләбеннән чыкканда, алар безне тиешле дәрәҗәдә канәгатьләндерә алмыйлар. Галиябану операсына килгәндә, ул Сания җитешсезлекләрен кабатлый диясе килә. Бу операларның бераз зәгыйфь булуына һичшиксез либретто җитешсезлекләре дә сәбәп булды. Бу операларның музыкаль эчтәлеге, текстның идеясе халык күңеленә сеңәрлек булып эьпләнә алмадылар. Опера әле үзенең өйрәнү чорын, балалык вакытын уздыра иде, алардагы кимчелекләр дә — өйрәнү, үсү кимчелекләре. Шуңар күрә аларның әһәмиятләре зур һәм алар тарихта үз урыннарын биләп калачаклар. Н. Җиһановның Качкын операсы зур күләмдә ачылган опера театрының башлангычы өчен, билгеле, яхшы һәм уңышлы адым иде. Ләкин ул яшь композиторның һәм яшь театрның әле зур өметләр баглатуы гына иде. Һәм без өметләребездә ялгышмадык. Хәзер без яшь опера театрының җитлеккән операларны сәхнәгә мендерүен күрәбез. Н. Җиһанов “Алтынчәч" операсы белән чын мәгънәсендә татар опера культурасын җитлектерде, аны үстереп җибәрде. Дөрес, бу операның да теге яки бу күләмдә кимчелекле урыннары бардыр. Бу шулай ук, югарылыкның чиге түгелдер әле. Ләкин “Алтынчәч операсы үзенең дөрес аһәң һәм моң нигезенә утыруы белән уңышлы, композиторның иҗат юнәлеше халыкчанлыкка йөз тотуы белән әһәмиятле һәм кыйммәтле. Операның башкарылуы моментына килгәндә, шуны әйтергә кирәк: музыка культурасының үсеше — аның башкарылу культурасы үсешендә дә тигезлекне таләп итә, тик безнең опера театрында бу тигезлек җитәрлек түгел әле. Барлык образлар да тигез һәм тиешле югарылыкта башкарылмый. Опера артистлары кадрын үстерү, халык эчендә булган талантларны эзләп табу һәм аларны тәрбияләү эше практик төс алырга тиеш. “Алтынчәч кебек зур һәм катлаулы операны башкарып чыгу өчен Татар дәүләт опера театрында булган кешеләр генә җитеп бетми, һәм моны без бу постанов- каны караган вакытта аеруча сиздек.

Бездә композиторлык культурасы башкаручылыктан югары тора дигән фикергә киләсең, һәм бу шулай да. Театр яңа опера әсәрләре тудыру белән бергә, үзен яхшы башкаручы кадрлар белән баетуны күз алдында тотарга тиеш. Монда театр үзе генә түгел, бу мәсьәләдә киң рәвештә җәмәгать фикерен дә тупларга кирәк. Зур опералар өчен көр тавышлы, моңлы, ягымлы авазлы, зур культуралы солист, солисткалар сорала. Хәзерге көчләр опера сәнгатенең куәтле үсеше артыннан барсы да иярә алмыйлар әле. Ә бу нәрсә операның тулылыгына һичшиксез зарар итә. Бездә көчле һәм талантлы солист— солисткалар бар. Тик алар аз. Шундыйлардан берсе Татарстанның атказанган артисткасы М. Рахманкулова. Ул Тугзак образы өстендә, чын мәгънәсендә иҗат көче куеп, чиксез мәхәббәт белән эшләгән. Һәм ул аны дулкынландыра торган хис белән, рух белән башкара. Шуңа күрә, Тугзак образы бөтен опера буенча иң көчле, онтылмаслык булып йөрәккә урнаша. Ул сәхнәдә үзен иркен тотуы белән дә, тавышының көчле эмоциональ бай булуы белән дә халыкның игътибарын үзенә тарта. Бигрәк тә Тугзакның Җик белән күрешкәндәге моменты аеруча тәэсирле, үтемле башкарыла. Вокаль культурасы ягыннан югары торган Ф. Насретдинов Җик образын тулы һәм матур гәүдәләндерә. Композитор тарафыннан зур мәхәббәт белән эшләнгән һәм операда бердәнбер лирик һәм вокаль яктан техник көч сорый торган “Алтынчәч ролен Татарстанның халык артисткасы Г. Кайбицкая һәм Ш. Котдусова башкаралар. Бу ике солистка Ялтынчәч образын икесе дә үзенчә башкарулары белән аерылалар. Г. Кайбицкая җыр белән уенны тигез һәм оста алып бара. Татарстанда соңгы елларда гына күренә башлаган һәм үзе музыкаль культурага ия булган Ш. Котдусова тиз вакыт эчендә үзенең үсүен күрсәтте. Яшь артистканың үзенчәлеге, яңалык эзләве күңелле тәэсир калдыра һәм киләчәк иҗатына зур өмет баглата. Яртист Ростовцев Мәмәт хан образын көчле тавыш белән, ханның үзенчәлеген, сүзләренең дөрес әйтелешен, дөрес яңгыравын тәэмин итеп башкара. Бураш (М. Булат), Урмай (Ә. Сәйфетдинов), Таңсылу (С. Зарова) вокаль яктан да, уен ягыннан да тигез башкарулары белән хәтердә калалар, күңелле тәэсир ясыйлар. Таңсылу ролендә чыккан яшь артистка Ә. Шангәрәева, вокаль яктан яхшы гына булса да, образы өстендә эшләргә тиеш әле.

Операның музыкаль идеясен башкаручы дирижер Җ. Старҗиһанов үзенең бу эшендә кул техникасының һәм аерым күтәренке урыннарны оста башкаруы белән үзенең үсүен күрсәтте. Шулай да кайбер урыннарда, бигрәктә лирик сценаларны, ансамбль-хорларны тигез, матур итеп башкаруда аңа бу опера өстендә тагын да күбрәк эшләргә кирәк әле, дигән теләк калдыра. Җ. Старҗиһановның кайбер урыннардагы трактовкасы белән килешеп бетәсе килми. Оркестр белән солистлар һәм хор арасында бердәмлекнең һаман тигез булмавы сизелә. Оркестр яңгыравы һәм хор партияләре нюанска ярлы булуы, урта исәп белән алганда, бөтен операның форте алып барылуын дирижерга кимчелек итеп куярга кирәк. Бу сүзләр бигрәк тә прологтагы Тугзакның сукырайтылгач җырланган җыры белән хор арасындагы бәйләнештә, икенче пәрдәнең икенче картинасында Җик белән “Алтынчәч сценасында һәм өченче пәрдәдә аеруча сизеләләр. Яңартылган постановканы сәхнәгә режиссер 3. Сафин куйган. Бу постановкада сәхнәнең чиклелеге искә алынып, мезан-сцена үзгәрешләре, кайбер сценаларның яңадан эшләнүе күренә. 3. Сафин, опера режиссеры буларак, бу нечкә эшне нигездә үзләштереп килә. Тик кайбер урыннар режиссерның бу постановкам ижат көче салуын сорыйлар әле. Шуның нәтиҗәсендә, режиссер белән дирижерның бердәмлекләре сакланмый кала. Бу момент картина финалларында аеруча ачык сизелә. Гай Таһиров куйган балет номерлары операга гомуми бер бөтен булып бәйләнүе һәм матур башкарылуы белән тамашачыларга барып житәләр. Балет номерларында солист булган А. Гацуллина, Гусева һәм Әхмәтовлар зур кызыксыну белән каралалар. Таһиров операга театр каршындагы балалар балет студиясендә укучы яшь көчләрне керткән һәм алар зур өмет баглаталар. Алтынчәчоперасында халык зур урын тота. Шуңа күрә композитор хорга күп урын биргән. Хорның яңгыравы, ирләр тавышының азлыгын искә алмаганда, яхшы ук тигез. Тик кайбер урыннарда хор дирижер белән бердәмлек таба алмый әле. Сәхнә күләме сыйдырган хәлдә, художник П. Т. Сперанскийның оформлениесе уңышлы. Ул легендаларда матур сыйфатланган чын табигатьне тыйнак буяулар белән күз алдына бастыра. Дөрес, костюмнар, кием-салым яклары шартлы алынган. Бу яктан тарихчылар, этнографлар, тиешле ярдәм күрсәтүдән читләшмәскә тиешләр. Катлаулы сәнгать күмәк көч куюны сорый ул. Гомумән, опера тыңлаучылар белән бергә, син дә, постановкадан канәгатьләнеп, чын операның — зур опера сәнгатенең — татар дөньясында урнашып, законлашып китүенә дулкынланып, күтәренке рух белән тыңлыйсың, горурланасың.

Гази Кашшаф

Җәүдәт Фәйзи