Логотип Казан Утлары
Комедия

СӨЕКЛЕЛӘР

Комедия бер пәрдә, II картинада

Катнашалар:

 Г ы й м а д ы й, колхозчы карт.

Шәмсия, аның хатыны.

 Хәерниса, кызлары.

Мәүдүдә, колхозчы карчык.

С ә х ә ү, аның улы.

I — КАРТИНА

Авыл өе. Бер якта өстәл, урындыклар. Икенче, якта сәке. Пәрдә ачылганда, Шәмсия карчык тирләп-пешеп өй җыештырып йөри. Сәхнә артында төрле яктан каз, үрдәк, тавык-чебеш һәм мал-туар тавышлары ишетелеп тора.

Шәмсия. Хәзер, хәзер сезне дә ашатырмын. Әз генә сабыр итегез! Ходаем, мичем дә өлгерә торгандыр инде. Сепаратка да барып кайтасым бар икән әле минем.

Сәхнә артында кош-корт, мал-туар тавышлары тагын да көчәеп китә.

— Хәзер, хәзер, җаннарым! Кайда югалды соң бу кыз? Һәммәсенә дә бер ялгызым өлгерә алмыйм ич мин! (Ашыгып-ашыгып эшли.)

Г ы й м а д ы й кайтып керә. Сәхнәгә керү белән, юл өстендә торган сулы ләгәннең уртасына баса. Яптырап, каушавыннан, ләгән эченә икенче аягы белән дә кереп чыга.

Г ы й м а д ы й. Бу ни бу?

Шәмсия. Ләгән белән су ич! Күрмисеңмени?

Гыймадый. Ни пычагыма дип аны аяк астына китереп куясың?

Шәмсия. Алдыңа карап кер!

Г ы й м а д ы й. Ямьле көннең ямен җибәреп ни шайтаныма дип шул өйне туздырып ташладың?

Шәмсия. Кычкырмасана! Гыймадый өсләрен салып, киемнәрен ләргә барганда, сөялеп торган кисәү агачына баса. Кисәү агачының сабы Гыймадый картның башына суга.

Г ы й м а д ы й (башын тотып, сәке кырыена утыра). Алла, алла!... ах, җүнсез икән!

Шәмсия. Хатын-кыз белән булышып йөрсәң әнә шулай була ул! Тагын мин гаеплеме? Гыймадый (маңгаен уып). Юк ла!... Кисәү агачы.

Шәмсия. Аяк астына карап йөрми дә, аннары кеше гаепле. Сепаратка соңга калмыйм дип ашыга-ашыга йорт эшемне бетерергә азапланам, ул кайтып тагын минем нерпаларымны кузгата.

Гыймадый. Кара, кара нәрсә ди? Ул сүзне кайдан өйрәндең тагын? Шәмсия. Тормыш сабагыннан.

Гыймадый. Нерва диген, ә? Үткән ел безнең колхоз андый орлык чәчмәде бит, ул сиңа кайдан килде икән? Сәхнә артында мал-туар тавышы.

Шәмсия. Булышма дим минем белән! Әнә бар, малларны ашат. Баядан бирле ашарга сорап кычкырып, нервамны кузгаттылар.

Гыймадый. Зарар юк, әнкәсе, синең ул нерва дигән зәхмәтле чирләрең алай бик еш кузгала башласа, синең йөрәгеңә үскән ул зарарлы үләнне трактор белән сөрдереп юкка чыгарырбыз. Кызың трактористка, быел үзенә башы-аягы белән трактор беркетәләр. Берсе өчен дә читкә чыгасы түгел.

Шәмсия. Башы-аягы белән трактор беркетәләр, дисеңме?

Г ы й м а д ы й. Әйе. Яңа гына МТС та булып кайттым. МТС директоры Шәмүк әйтә: Гыймадый бабай, менә күр яхшылыгыбызны, семьягыз белән уңган колхозчылар булгач, ничек хөрмәтлибез. Сезнең Хәернисага өр яңа ЧТЗ тракторы ышанып бирәбез,— ди.

Хәерниса шул тракторга үзе баш, үзе түш булачак, — ди.

Шәмсия. Шул кадәр зур машинаны ышанып биргәннәре өчен рәхмәт инде.

Гыймадый. Безнең хөкүмәтнең, үзенең сөекле кешеләренә җаны фида аның.

Шәмсия. Иншалла, моңар кадәр эштә сынатмадык, болай булгач бигрәк тә, син дә, мин дә, кызыбыз Хәерниса да колхозыбызның битенә оят китермәбез инде.

Гыймадый. Хәерниса белән мин шулай. Менә син эшкә килгәндә азрак, тегеләерәк...

Шәмсия. Бер дә синнән калышканым юк әле. Колхозда да эшлим, өемдә дә өлгерәм. Әнә бу ел кыш Фронтка дип егерме пар бияләй, ике йон фуфайка бәйләп бирдем. Минем бу хезмәтләрем ярдәм түгелмени?

Гыймадый. Ярдәм... ярдәм, зур ярдәм ул, әнкәсе. Шул хезмәтләрең өчен дә район каршында Янар колхозының данлыклы корткасы булып танылдың бит син.

Шәмсия. Шул корткасы дип әйтүеңне бер дә яратмыйм, әткәсе.

Гыймадый. Пәрәмәч, нишләп?

Шәмсия. Күңелгә әллә ничек тоела. Бөтен дөньяны корытып барган бер җанварга әйткән кебек.

Гыймадый. Кара син, карчык, гәҗитләрдә патритларың басылып чыккач, бөтенләй әллә ниләр сөйләп җибәрәсең. Кайчакларда уйлап куям да, ул гәҗитләрне укымаган, карамаган кеше юк, белмәссең мин әйтәм, гәҗитәдә сурәтең килешле генә чыккан, миннән дә картырак берәрсе гашыйк булып, тартып алмасын дип көнләшеп куям.

Шәмсия. Гашыйк булсалар да булырлар шул. Урта бармак кебек сылу малай табып үстердем. Малаем хәзер фронтта танкист. Илебезнең каһарман сугышчысы булып дан алды. Кояш төсле нурлы йөзле кыз үстердем, япь-яшь көенчә мәгълүматлы булды. Колхозыбызда хәзер трактористка. Үзем булса, тагын җебеп торганнардан түгел. Хәзерге заман халкы уңмаган кешеләргә гашыйк булмый, һәркем шул минем кебек булдыклыны булдырасы килә.

Г ы й м а д ы й (башын селкеп). Ах, йоны коелган карт күркә! Кара нәрсә сөйли бит. Малайга да хуҗа булды, кыз да аныкы, үзенә бөтен илне дә каратты. Болай булгач бу йортның шөһрәтендә минем бер дә хакым юк икән, шулаймы?

Шәмсия. Белмим тагын.

Гыймадый. Белмәсәң бел алайса. Борынгы бабайлар Ни чәчсәң шуны урырсың дигәннәр. Мин чәчтем, мин үстердем. Малаем да, кызым да менә дигән данлыклы булып үстеләр. Алар минем уңышым, алар минем бәхетем. Әгәр теләсәм тагын бер малай...

Шәмсия (гарьләнеп, сүзен бүлдереп). Аx шәрәгән, шәрәгән! Нәрсә сөйли бу?...

Мәүдүдә карчык керә.

Мәүдүдә. Исәннәрме сез?!

Шәмсия. Ай-й... Бүген җил кайсы яктан соң? Әйдә, хуш киләсең, Мәүдүдә кодагый!

Мәүдүдә. Җил искән яктан гына җилфердәп йөрергә мин көзге яфрак түгел. Җилгә каршы йөрергә дә хәлем бар әле минем. Сау гына торасызмы?

Гыймадый. Андый гайрәт-көч булгач, каз муен Гариф картка кияүгә чыгарга кирәк иде сиңа, Мәүдүдә карчык! Син дә тол булмас идең, ул да муйнын сузып, аркасы туңудан һәркемгә зарланып йөрмәс иде. Әйдә чишен, түргә уз.

Мәүдүдә. Яркасы туңса, мичен күбрәк яксын, мич башына менеп ятсын.

Шәмсия. Мәүдүдә карчыгың аптырап калмас ул. Бер сүзеңә ун җавап кайтарыр. Я, әйдә чишен инде. Хәзер самовар да көйрәтеп җи- бәрәм.

Мәүдүдә. Өсләремне салып алай озаклап утырырга килмәгән идем шул.

Шәмсия. Килми-килеп тә, бер самовар чәй дә эчми китү кайдан чыккан эш ул? Самоварым кайнаган. Утлы күмер салып гөрләтеп җибәрәсем генә бар. (Чыга)

Мәүдүдә. Уңган кызлы йортның хәле шулай инде. Өе җыйналган, самовары кайнаган булыр.

Гыймадын. Юксынма, Мәүдүдә, исән булсак менә синең Хәдичәң дә сугышлар беткәч әйләнеп кайтыр. Безнең Закир да сау-сәламәт кайтса, өр яңадан туйларын гөрләтеп уздырырбыз да, калган гомереңне яшьләр хөрмәтендә генә үткәрерсең.

Мәүдүдә. Шулай булганда нур өстенә нур булып китәр иде дә бит, белмим шул. Әле менә Сәхәвемнең дә отпускасы тула. Кичә үзенә, булмаса балам бу юлы сугышның үзенә барма, сәламәтлегең бик шәптән түгел, шунда сугыш артында хезмәт итә торган берәр урынга гына сора, апаң Хәдичә дә сугышның үзендә үк диярлек, дөнья хәлен белеп булмый, икегез берьюлы югалып калсагыз, ялгыз башым калам бит, дигән идем.

Гыймадый. Соң?

Мәүдүдә. Якын да килми. Барам дип атлыгып тора. Син, әни, кайгырма, үз колхозыңда ятим калмассың дип юатып куйган була тагын, балакаем.

Г ы й м а д ы й. Явыз дошманнан мир халкының үчен алар кайтармый, кем кайтарсын, Мәүдүдә! Хәдичә килен соңгы хатында нәрсәләр яза соң?... Килен дим инде мин... Хәер, килендер лә инде, ә?

Мәүдүдә. Килен инде, килен булмыйчан. Загс булдылар, туйларын ясадык, тик кавыша гына алмадылар, күгәрченкәйләрем. Шундый ямьле туйның ямен җибәреп теге ләгыйн Гитлер сугыш башлап, Закир кияүгә туйдан ук чыгып китәргә туры килде бит. Кияү дим инде мин, хәер кияү инде, ә?

Г ы й м а д ы й. Кияү инде, кияү. Загска барып язылыштылар, туйларын ясадык, тик безнең Закир кыз куйнына гына керә алмыйча калды бит. Югыйсә бар да законный. Син дә безнең бердәнбер кодагыебыз инде. Ике башлы кодагыебыз. Әгәр бер-бер бәхетсезлек туып Закир белән Хәдичәгә кавышырга насыйп булмаса, менә безнең Хәерниса белән синең Сәхәвең чиратта торалар. Алар да бер-берсен яратышып йөриләр булса кирәк. Шәмсия кереп сәкегә чәй хәзерли.

Шәмсия. Менә самоварым да өлгерде, ә син озак торырга килмәдем, дип тарткалашасың, Мәүдүдә ахирәт.

Гыймадый. Ой-й!.. Яхирәт димәсәнә! Кодагый диген. Законный кодагыебыз! Шәмсия. Яшь-яшьтән тел өйрәнгән инде. Кыз вакытыбыздан бирле ахирәт булып яшәп киләбез бит без аның белән. Мәүдүдә, һәрни бер-беребезгә якыннар инде.

Гыймадый. Якыннар гына түгел, туганнар. Бер яктан, синең Хәдичәң белән безнең Закир законный ир белән хатын. Икенче яктан, безнең Хәерниса белән синең Сәхәвең тагын, мин сиңа әйтсәм, бергә трактор курсын укып, бергә тракторист булдылар. Икесе дә тракторист, икесе дә безнең авылда әртис.

Чәй янына җыелалар.

Мәүдүдә. Әртис дигәннән, өченче көн клубка театрларын карарга барган идем. Кәнсирт ясадылар. Шул, безнең балалар— ул киенгәннәр, бизәнгәннәр! Мин Сәхәвемне башта танымадым. Сезнең Хәерниса борынгыча чулпылар таккан, күлмәкләр, чиккән алъяпкычлар кигән. Илаһым, ай шикелле кыйгачлап кашлар тарткан, менә әйтерсең лә, таш курчак. Шул кадәр матурланган... Берсе Хәлил, берсе Галиябану булып кыландылар. Кылана торгач безнең Сәхәү, Хәлил булып гармонь уйнап тәрәзәдән Галиябану янына керәм дип маташа торгач, корып куйган йортларының тәрәзәсен аудара язып, нәкъ сәхнә уртасына лап итеп егылып төште. Әй кызык булды да инде. Нигә бармадыгыз?

Шәмсия. Безнеке белән рәхәт күреп буламыни соң? Хәерниса бик кыстаган иде дә, менә бу арка үзәкләрем сыкрап тора, дип банка салырга кушты.

Мәүдүдә (көлеп). Шул карт алашаңны кадерләп җаның чыга инде синең.

Шәмсия. Карт алаша диярсең әле син аны. Әле син килер алдыннан гына, тагын бер малай дип тузга язмаганны сөйләп тора иде.

 Г ы й мадый (аның сүзен бүлеп). Юк, кодагый! Эш болай булды...

Шәмсия (Гыймадымның сүзен бүлеп). Әйдә бар, бар! Йортта мал-туар тавышы. — Әнә малларга ашарга бир. Бая- дан бирле зарланып кычкыралар.

Г ы й м а д ы й. Дөресен сөйли башлагач, шулай була ул. Йортта мал-туар тавышы көчәя. Хәзер, хәзер чыгам! (Чыгып китә.)

Шәмсия. Ашап-эч әле, кодагый, ашап эч. Хәдичә килен соңгы хатында нәрсә яза соң? Хат алганыңны ишеттек, безгә килеп сәламен дә тапшырмадың... Без кодаң белән нәрсә уйларга да белмәдек. Кодаң әйтә: Хат алса, йөгереп килеп җитә иде, бу юлы тавышы-тыны юк,—ди. Бер-бер хәл булды микән әллә? ди.

М ә ү д ү д ә. Бая Гыймадый кода үзе дә сораган иде, әйтергә уңайсызландым. Бер бәхетсезлек туып тора бит әле, кодагый.

Шәмсия. Әй аллам! Нәрсә булды?

Мәүдүдә. Өч төн, өч көн йоклаганым юк. Яшасам аш үтми. Кешегә фаш итәргә оялам.

Шәмсия. Тизрәк сөйлә, кодагыем... Ни булган?

Мәүдүдә. Син инде бер яктан кодагыем, икенче яктан ахирәтем. Имандай яшерен серемне синең белән уртаклашырга дип килгән идем.

Ш ә м с и я. Я, я?

Мәүдүдә. Гыймадый кода өйдә булып чыкты.

Шәмсия. Сөйлә инде тизрәк.

Мәүдүдә. Хәдичәдән хат алдым, менә. (Кесәсеннән хат чыгара.) Беренче мәхәббәтем чәлпәрәмә килеп җимерелде, Закир белән кавышырга насыйп булмады дип уйлады микән?.. Хәдичә башын-күзен башка бер кешегә бәйләгән булса кирәк.

Шәмсия. Нәрсә сөйлисең син, кодагый?...

Мәүдүдә. Әйе, әйе. Менә хаты. Ярый әле чит кешегә укытмыйча, утыз тугыз Миңҗамалга укыттым. Сәхәвемә дә күрсәтмичә менә сиңа алып килдем. Болай дигән: Мин әни исән-сау. Хәзер бик шат яшим. Минем эшләр алга китте. Дошманның йөрәге салмак тибә, көннәр, төннәр буенча дошманның бер генә ярапланын да үткәрмичә саклап торабыз. Һәр көн кич колхозны сагынып Зиннәтем белән серләшәм, һәм башымны куеп йоклап китәм дигән. Күп язган ул бу хатында, кодагый. Менә, мә. Син бу яңа язуны тырмалый беләсең бит. Безнең колхозның касса заюмпумышы бит син. Утыз тугыз Миңҗамал ялгыш укымады микән? (Хатны Шәмсиягә бирә. Шәмсия күзлек киеп хатны укый.)

Шәмсия. Әнкәй! Сиңа йөрәгемнән чыккан...

Мәүдүдә. Имансыз! Нстанрак укы, кодагый.

Шәмсия. Гыймадый әткәй белән Шәмсия әнкәйгә...

Мәүдүдә. Сөйрәлчек! астанрак, кодагый, астанрак укы.

Шәмсия (укып). Бик еш авылны, колхозны сагынам. Айлы кичләрдә күктәге йолдызларга карап, аларның кайгысыз җемелдәшеп янып торуларын, сугышка кадәр булган үзебезнең колхозның якты һәм тыныч тормышына тиңләп, уйлана, уйлана Зиннәтемә...

Мәүдүдә. Менә, менә. Шул җирен укы, кодагый.

Шәмсия. Монда, кодагый, бербер хәрефе төшеп калды микән!... Аерым-ачык танып булмый әле.

М ә ү д ү д ә. Утыз тугыз Миңҗамал да шулай дип әйткән ие шул. Зиннәтемә башымны куеп, сезне уйлап йоклап китәм дип укыды.

Шәмсия (хатны җентеклән карап). Зини... Зинна... Зиннәт.

Мәүдүдә. Ләгънәт төшкере кыз Әллә кайдагы Зиннәт белән башын күзен әйләндергән булса, бөтен колхозыбызның бәддогасы төшсен! (Елап җибәрә.) Шәмсия. Тукта әле, кодагый, Зиниткә дигән сүзгә дә ошап тора әле бу. Чү әле, чү! (Хатын яктырак урынга тотып карагандай итеп, укып) ... Зиниткәм ул минем барлык юанычым, шатлыгым, мәкерле дошман югалтырга теләгән мәхәббәтемне яклаучы каһарманым.

Мәүдүдә. Башың беткән кыз!

Шәмсия. Болай булгач, кодагый, татар егете булып чыкмады бу.

Мәүдүдә. Ә?!... (Хайран кала)

Шәмсия. Утыз тугыз Миңҗамал ялгыш укыган, Зиниткам дигән монда.

Мәүдүдә. Әллә кодагыем, рус егете микән?

Шәмсия. Зинитка дигән исем руслар исеменә дә ошамый, әллә, кодагый...

Мәүдүдә. Нинди генә милләт кешесе икән, кодагый?

Шәмсия. Бу, кодагый, истун кешесе түгел микән?

Мәүдүдә. Ә?.. Әй, ходаем! Шулай ук газиз башкайларың үз колхозыбызга да кайтып күренә алмас микәнни, кызым! (Елый.)

Шәмсия (аңа карап тора да йөзен балалар кебек акрын-акрын сытып, ахырында елап). Әй, Закир балакаем, яшь йөрәгең алданды, алданды!

М ә ү д ү д ә. Хур булдык бит, кодагыем, җан кисәгем!

Шәмсия. Әйтерең бармы соң, кодагый бәгырем! Икәүләп елыйлар. — Кайда туып, кайда үскән ул Зинитка дигән кара гарәп. Яшь йөрәкләрне аерып, араларына кергәнең өчен, бугазыңнан утлар чыксын синең зинитка дигән хәшәп! Синең Хәдичәңне дә әйтер идем инде... ачуым килмәгәе! Кулыннан килмәгәч ичмасам загс булып сильсоветка барып язышып, туйлар ясаткан булып йөрмәскә кирәк иде. Менә хәзер Закирым бер тапкыр өйләнгән кеше булып күренеп калды инде. Җиләк шикелле егетнең намусына тап салдыгыз, Мәүдүдә!

Мәүдүдә. Инде Шәмсия ансына керешмик. Загс булып тизрәк язылышыйк дип өндәүче сезнең Закирыгыз булды. Намусына тап салдыгыз, дип бик кычкырырлык урын юк. Әллә минем Хәдичәм Закирыгызның намусына тап салган, әллә сезнең Закирыгыз Хәдичәгә тап салган. Минем Хәдичәм дә яше үткән садаган кыз түгел иде. Яп-яшь көенчә котыртып, яратышкан булып йөреп сезнең Закирыгыз аздырды. Югыйсә, егет, ир, кияүгә чыгу дигән сүзләрне белми иде ул.

Шәмсия. Белмәгәнгә күрә истун егетенә ябышкан. Ярамаган үзенең татары.

Мәүдүдә. Истун дип хурлама, Шәмсия! Истуннар алар безнеке, сугыш башланганчы ук безнең якка, советлар ягына күчкән халык. Сүзеңне үлчәп сөйлә.

Шәмсия. Ай-ай-й-й... бик белдекле булып киткәнсең икән! Чилин правления булганнан бирле бик күпне белә башлады Мәүдүдә дип сөйлиләр иде, дөрес икән.

Мәүдүдә. Шулай шул.

Шәмсия. Мин дә үземә күрә нәчәл кеше. Колхозның бөтен заем- помеш эшен алып барам. Бер дә синең кебек кәперәймим.

Мәүдүдә. Кәперәергә заемпомеш правлениегә буйсына шул.

Бик кәперәер идең.

Шәмсия. Алла ходаем! Сиңа буйсынмыймы тагын?

Мәүдүдә. Буйсынырсың да. Мин член правление.

Шәмсия. Члены гына шул, үзе түгел! Гыймадый керә.

Гыймадый. Бу ни тавыш? Тавышыгыздан йорттагы маллар ашаудан туктап, колакларын шәңкәйтеп тыңлап торалар.

Шәмсия. Әй, әткәсе?.. (Елый)

Гыймадый. Чүгез, ни булды сезгә? Әле яңа гына игезәк балалар кебек идегез бит?

Шәмсия. Хәдичә безнең Закирны ташлап истун егеге белән бәйләнгән.

Г ы й м а д ы й. Ә?!... (Шаккатып, сәке кырыена упгыра.

Мәүдүдә. Шулай дип хат язган шул, кода!

Гыймадый. Ах, Хәдичә килен!.. Хаталык эшләгәнсең, Закирның йөрәгенә пычак бу.

Шәмсия. Оятсыз! Оялмаган да, көне-төне бергә йоклыйбыз, дип ае- рым-ачык итеп хатына язган.

Гыймадый. Шулай ук дигән мени?...

М ә ү д ү д ә (елап). Синнән яшереп булмый, Гыймадый кода, хатны кабат-кабат укыдык, кодакаем.

Г ы й м а д ы й. Алайса кода-мода дип лыгырдап йөрү бетте! Болай булгач ничуем дуракавалять итеп йөрүләр. Ал, әнкәсе, Загс кәгазьләрен. Закир улым йөрәгең кебек сакла, әткәй, бу минем беренче гаилә тормышына аяк басканга шаһит документ дип калдырган иде. Безгә үпкәләмәс. Хәзер Сельсоветка барабыз да, председатель Нәҗипкә әйтеп, Хәдичәне аерабыз. Булыр-булмас яр белән малайның башын бәйләп торып булмас. Менә шулай, Мәүдүдә карчык! Әйдә, Сельсоветка!

Мәүдүдә. Ай, аллам, ялынып торыр хәлем юк. Мин нишли алам. Әйдәгез. Шәмсия. Барыгыз, бар. Мин загс кәгазьләрен табып алам да, артыгыздан барып җитәрмен. (Гыймадый, Мәүдүдә чыгып китәләр, Шәмсия кәгазьләр актарып кала.)

Сәхәу керә. Аның кулында гармонь.

Сәхәү. Нихәл, Шәмсия түтәй?

Шәмсия (бер кәгазь табып алып Сәхәүгә коры гына карап). Һәйбәт әле! (Чыгып китә)

Сәхәү (аптырап). Нәрсә булды икән боларга? (Пауза) Әйе... Тагын фронтка, әнкәйгә әйтсәм, тагын еларга тотыныр инде. Әнкәй, әнкәй!.. Менә Хәерниса нишләр? (Хәернисаның рәсемен алып карап.) Эх, Хәерниса, Хәерниса! Яратам мин сине, белмисең, шул кадәр яратам! Синең матур күзләреңә карап, төннәр-көннәр буена иркәләп, сөеп утырыр идем. Ләкин анда да туймас идем. Айлар, еллар буена да сине иркәләп туймас идем. Ләкин нишлим?... Бу сугыш... Эх, бу Гитлерны! (Утырып, акырын гына гармонь уйный башлый!)

Хәерниса килеп керә.

Хәерниса. Әбәү!... Син нишләп монда?

Сәхәү. Өй саклыйм. Елмаешып, бер-берсенә карашып торалар.

ПӘРДӘ ТӨШӘ.

II — КАРТИНА.

Шул ук өй. Пәрдә ачылганда, Хәерниса белән Сәхәү.

Сәхәү. Ачуымны китерсәң, кара аны, кызый... Үпмәкче була.

Хәерниса. Кыланма, Сәхәү. Әтиләр кайтып керер.

Сәхәү. Керсәләр соң. Качыш уйный идек диярбез. (Тотып үбә.) Нәкъ шул үбешеп тору минутында Гыймадый, Шәмсия, Мәүдүдә кайтып керә. Өчесе дә кәефсез. Бер-берсенә карамыйлар.

Сәхәү. Нихәл, Гыймадый бабай?..

Гыймадый (салкын гына). Ару Шәмсия. Хәерниса балам! Самовар яңартып җибәр әле.

Сәхәү. Кайда бардыгыз?

Гыймадый. Сельсоветка барган идек. Председательне очратып булмады.

X ә е р н и с а. Нәрсә булды сезгә, барыгызның да танавы җебегән?

Сәхәү. Дөрес тә. Баядан бирле, умарта кортлары кебек, гөжләп йөриләр. Картлар бер-берсенә карашып алалар.

Хәерниса. Сәхәү! кара әле боларның кыяфәтләренә. (Карчыкларга күрсәтеп.) Болары булса, бер ирне бүлешеп житкерә алмаган ике көндәш шикелле. (Гыймадыйны күрсәтеп.) Монсы булса, ике хатынлы баймени. Нинди кукыраеп утыра. Ха, ха, ха!..

Мәүдүдә (чак кына тыелып утырган җиреннән кинәт елап җибәреп). Ай аллам! Хәдичәм дә шушы Хәерниса кебек ачык чырайлы, чылтырап торган тавышлы иде.

Сәхәү (шикләнеп). Нәрсә?.. Әллә Хәдичә апайның үлгән хәбәре бармы? Картлар дәшмиләр.

Хәерниса (җитди сорап). Ник дәшмисез?

Г ы й м а д ы й. Ух! Мин ул истун кешесен кулыма эләксә... Истун булмагае франсуз булсын, чигәсенә ялтыратып, күзеннән утлар чыгарыр идем.

Хәерниса. Нинди истун. Нинди франсузны кыйнарга җыйналасыз сез? Шәмсия. Хәдичә җиңгәңнән хат килде. Закир абыеңны ташлап, бер истун кешесенә кияүгә чыккан.

Сәхәү. Булмас ла!

Шәмсия. Өлкәннәргә каршы килеп тормагыз! Менә хаты бар ич! (Хатын бирә.) Сәхәү, Хәерниса хатны алып укыйлар.

Мәүдүдә. Ахырын гына укыгыз, балалар.

Г ы й м а д ы й. Ягез әле, ягез! (Гыймадый карт якынлаша.)

Сәхәү (укып). Зиниткама башымны куеп, аның белән сөйләшеп, серләшеп, дошманның ач козгыннарын көтеп, ахырында бергә-бергә йоклап китәбез.

Хәерниса. Монда андый сүз чыкмады бит? Нигә Хәдичә җиңгинең өстенә яла ягасыз? Гыймадый карт аптырап уйланып тора.

Шәмсия. Нинди яла ягу булсын, ди?.. Күзең чыкканмени? Зиниткама башымны куеп бергә йоклыйбыз дигән ич?

Мәүдүдә. Закир киявемне йөрәгемнән өзелеп төшкән балам кебек күрә идем. (Елый.)

СӘХӘҮ. Ха, ха, ха!... Зинитка — истун егете!...

Гыймадый (аңына килеп). Тфү! Ләгънәт төшкән корткалар. Тәмам шашырдылар бит. Истун да-истун, дип миемне туңдырып җибәрделәр, әкәмәт. Икегезне дә шул зинитканың озын бугазына тыгып аттыра торган нәмәрсәләр. (Кычкырып?) Туп бит ул! Һавага, самолетка ата торган туп! Аңгыра бәрәннәр. Ярый әле, әкәмәт, председатель өйдә булып, аңар сөйли алмый калдык. Һәрбер собраниедә, Гыймадый бабай, истунның хәле ничек? дип шаяртып сорап халык алдында мәсхәрәләп бетерер иде. (Шәмсиягә?) Ах, миең чергән, хан чәүкәсе!

Шәмсия. Ярар, ярар! Мин генә ялгышмаганмын, кодагый үзе, утыз тугыз Миңҗамалдан укыттым, утыз тугыз Миңҗамал Зиннәт дип укыды, Хәдичә Зиннәт дигән кешегә башын бәйләгән, дип йөрәккә шик төшерде. Утыз тугыз Миңҗамал...

Гыймадый. Зинитканы, Зиннәт дип укып биргән Миңҗамал утыз тугыз булса, зинитканы истун егете дип уйлап тапкан син, алты биш Шәмсия! Яшьләр көләләр.

Мәүдүдә. Кодагый!

Шәмсия. Әй, кодагый!

Мәүдүдә. Юкка гына күз яшьләребезне түгеп әчелешле булганбыз икән. Әйткән сүзләремнән тәүбә, әйттем исә кайттым. Сәхәү, Хәерниса көләләр.

Шәмсия. Мин дә шулай. Тәүбә, тәүбә. Әйттем исә кайттым. Картлар, елаша-елаша, шаулап кочаклашалар. Алар шулай шау-гөр килеп торганда, Сәхәү гармоней алып, кинәт тартып җибәрә, барсы да аптырашып тынып калалар.

ПӘРДӘ