Мулланур Вахитов
Кара куллы явыз дошман!
Үзеңчә шатлыгың бик зур,
Синең күзне чагылдырган,
Имеш, сүнгән икән бер нур.
Дөрес, син шатланып көлдең,
Аның бер сүнгәнен күргәч,
Караңгыда очып йөрдең,
Янып торган чырак сүнгәч.
Котылдым дип шушы нурдан
Эчеңнән уйлагансыңдыр,
Фәкать алдандың, әй дошман!
Бөтенләй сүнмәде ул нур.
Үзе сүнгән кебек бетте,
Ләкин ул чәчте күп якты,
Күрәмсең, инде төн үтте,
Офыктан якты таң атты.
Беләмсең, ошбу, нур — ул кем?
Ачындык ул чырак сүнгәч,
Биреп торган иде зур ямь
Югалган Мулланур иптәш.
Аны без һич онытмыйбыз,
Олуглыйбыз вә зурлыйбыз,
Халыкның корбаны булды
Каһәрман Мулланур, дибез.
Аның исме күңелләрдә
Язылган, мәңге онтылмас,
Аңа дошман кешеләргә
Гомергә якты көн булмас!
Халык шагыйре Мәҗит Гафуриның Мулланур Вахитовка багышлап, моннан 24 ел элек язган бу ялкынлы шигырен без бүген тагын бер тапкыр кабатлыйбыз һәм бөек революционерның якты образын бөтен сафлыгы, бөтен мәһабәтлеге белән күз алдыбызга китерергә тырышабыз.
Мулланур Вахитов! Бу хөрмәтле исемне республикабызда белмәгән кеше юк. Бу исем безнең күңелләрдә чыннан да мәңге онтылмаска язылган. Әнә киң Идел буйлап аккош төсле матур пароход йөзеп килә. Ул Идел — йортның мәгърур крепостенә, батырлык һәм дан шәһәре Сталинградка совет патриотларыннан бүләкләр, төзү җиһазлары, эш кораллары, китаплар, азык әйберләре төяп бара. Без аның зур тәгәрмәчләре өстендә ут шикелле янып торучы кызыл хәрефләр белән язылган шул ук исемне укыйбыз:
— Мулланур Вахитов. Менә Тукай урамында, биек морҗаларын болытларга күтәреп, тәүлек әйләнәсенә гөрләп торучы заводлар комбинаты.
Аның капка башында без шуны ук укыйбыз:
— Мулланур Вахитов. Республика буйлап йөрергә чыксак, Мулланур Вахитов исеме белән аталган бик күп мәктәпләрне, колхозларны һәм көтепханәләрне очыратырга мөмкин. Халык үзенең тугрылыклы, намуслы, батыр йөрәкле улын әнә шулай мәңгеләштергән. Ул аны хәзерге бөек ватан сугышы көннәрендә аеруча көчле сагыну белән искә ала. Мулланур Вахитов — татар халкының милли горурлыгы символы ул. Бөек тәнкыйтче Белинский әйткәнчә:
— “Халыкның рухы, шулай ук аерым кешенең рухы, кискен минутларда, гына тулы килеш күренә һәм шуның буенча аның көче турында гына түгел, бәлки ул көчнең яшьлеге һәм сафлыгы турында да ялгышусыз хөкем итәргә мөмкин”. Безнең Мулланур да үзендәге иң якты һәм югары сыйфатларны әнә шундый кискен минутларда, яшь совет республикасын немец оккупантлардан һәм аларның акгвардеец Ялчыларыннан саклап алып калу сугышларында бөтен тулылыгы белән, бөтен сафлыгы белән күрсәтте. 1918 нче ел башында немец империалистлары Псков шәһәрен басып алып, революциябезнең бишеге булган Ленинградка ыргылып килделәр. Туган илебез өчен шундый кыен һәм киеренке көннәрдә татар халкы Мулланур Вахитовның кыю һәм җиңүгә тулы ошаныч белән яңгыраган чакыру авазын ишетте:
— “Россия республикасы дәһшәтле сынау сәгатьләрен кичерә... — дип язды ул үзенең мөрәҗәгатендә.
— Гаять зур көч һәм исәпсез корбаннар белән яулап алган азатлыгыбыз зур куркыныч астында. Немец отрядлары Псковны алдылар һәм Петроград юнәлешендә һөҗүмнәрен дәвам иттерәләр. Бөек корбаннар каны белән бизәлгән революциянең кызыл шәһәре өстендә халыкара реакциянең кара болытлары җыелдылар. Социалистик республика куркыныч астында. Шушы дәһшәтле куркыныч минутында үзенең агулы сулышы белән контрреволюция сөремен көчәйтергә маташучыларга нәләт һәм кызганычсыз җәза! Азатлык намена, халкыбызның чәчәк атуы намена, революция крепостен батырларча саклаучылар сафына ашыгыгыз! Бу крепостьның стеналарында киләчәк буыннарның шатлыгы һәм бәхете өчен һәлак булган эшчеләр һәм солдатлар каны аллана...
Мулланур Вахитовны әнә шул контрреволюция сөремен көчәйтергә маташучылар — немец империалистларына сатылган бер төркем хыянәтчеләр үтерделәр. Чөнки ул аларның кан дошманы иде. Чөнки ул үзенең бөтен гомерен алар яңадан торгызырга маташкан коллык строена каршы утлы көрәш эчендә уздырды. Ул үзен тулы килеш, соңгы сулышына хәтле бөек Ленин— Сталин эшенә багышлады һәм шул юлда җаны-тәне белән ихлас күңелдән хезмәт итте, көрәште, һәлак булды. Без аның яшьлек елларын хәтерлибез. 1905 нче елда без аны даһи Сталинның сугышчан юлдашы Вячеслав Михайлович Молотов укыган реальное училищедә очратабыз. Ул елларда большевикларның Казан комитеты тарафыннан төзелгән һәм иптәш Молотов җитәкчелек иткән “Казан шәһәре урта уку йортларында укучыларның революцион союзы" зур гына революцион эшчәнлек күрсәтә. Мулланур Вахитов шушы союз каршындагы пропаганда түгәрәкләренең берсенә катнаша һәм революцион көрәш өчен кирәкле башлангыч теоретик белемнәрне шунда ала. 1917 нче елда инде без Мулланур Вахитовны ачык көрәш мәйданында, эшчеләр һәм солдатлар митингларында, демонстрацияләрдә большевистик лозунглар өчен көрәшүче ялкынлы трибун итеп күрәбез. 1917 нче елның мартында, Казандагы зур театр бинасында “бөтен Казан мөселманнарының тантаналы мәҗлесе” җыела. Мәҗлеснең составы бик чуар. Монда эшчеләр дә, аларның хуҗалары да, приказчиклар да, сәүдәгәрләр дә бар. Җыелыш белән җитәкчелек эшен бер төркем Казан байлары үз кулларына алганнар. Алар башланган революцияне ничек тә итеп булса сүрелдерү, капитализмны саклап калу өчен төрле чаралар эзләп баш ваталар. Шул вакыт һич көтелмәгәндә, каяндыр югары галеркадан, Мулланур Вахитовның көчле тавышы яңгырый. Ул тавыш мәҗлестәге халыкны шунда ук ике якка аера. Президиумдагылар аның беренче сүзләрен ишетү белән үк Мулланурны сөйләүдән туктатмакчы булалар. Ләкин ул ачы хакыйкатьне ярып салып аларның авызларын яба:
— “Ни өчен эшчеләр кан түктеләр?” —дип сорый ул. — “Капиталистлар кул астында калып кол булыр өченме? Юк! Аның өчен түгел. Үзләренә ирекле яңа тормыш, яңа строй корыр өчен! Һәм алар ул көннәргә ирешәчәкләр!”
Шушы җыелыштан башлап аның Казан эшчеләренең җыелышларында, солдат митингларында һәм аның тарафыннан оештырылган “Кызыл байрак” газетасы битләрендә хезмәт ияләрен социалистик революция өчен көрәшкә чакыручы горур тавышы яңгырый. 1917 нче елның июнь аенда чыга башлаган “Кызыл байрак” газетасында без аның большевистик лозунглар белән сугарылган ялкынлы мәкаләләрен укыйбыз.
— ... “Тарихның җаваплы сәгатьләрендә без үзебезнең Кызыл байрагыбызны югары күтәрәбез һәм чиксез зур шатлык белән бөтен дөнья пролетариатының изге теләкле гаскәре сафына кушылабыз,” — дип башлый ул үзенең беренче баш мәкаләсен.
Шул ук мәкаләдә ул 1917 нче елда Ленин Һәм Сталин тарафыннан куелган бөек көрәш лозунгларын яклап, властьны эшчеләр, крестьяннар һәм солдатлар советы кулына алырга, барлык фабрика-заводларны пролетариатка, барлык җирне крестьяннарга бирергә чакыра. Ялкынлы дәрт, жиңүгә нык ышаныч белән язылган бу мәкаләне без бүген, Мулланур Вахитовның үлеменә 25 ел тулган көнне, аеруча тирән дулкынлану тойгысы белән укыйбыз:
— “Эшче һәм крестьян иптәшдәр!” — дип тәмамлый ул аны. — “Социализмның кызыл байраклары астына тупланыгыз. Күрегез, бөек тартышларда туа торган тугрылык нинди матур, нинди яхшы!”
Ул җәзаланулар һәм халыкларның газаплары тавы артыннан янып торган кояш кебек югарыга аша да, җәрәхәтләнгән пәһлеваннарга үзенең тереклек нурлары белән дәрт бирә, дәрман бирә һәм яшь күңелләрне үзен корбан итәрлек яңа җиңүләргә, яңа каһарманлыкларга омтылдыра. Азатлыкның өскә чыга торган куәтенә мәңге сүнмәслек ышану белән ышанып, алга һәм алга!”. Шушы юл аны турыдан-туры бөек социалистик революциянең даһи юлбашчылары Ленин һәм Сталин җитәкчелегендә эшләү бәхетенә китереп җиткерә. 1917 нче елның ноябреннан башлап 1918 нче ел августына хәтле вакыт тарихын актарып карасагыз, сез анда Ленин, Сталин һәм Вахитов имзасы куелган воззваниеларны, мөрәҗәгатьләрне еш кына очратырсыз һәм Автономияле Татарстан Совет Социалистик Республикасын төзү юлында беренче практик адымнарның да Мулланур Вахитов исеме белән бик нык бәйләнгәнлеген күрерсез. 1918 нче елның май аенда Москвада иптәш Сталин катнашы белән үткәрелгән бер киңәшмәдә Мулланур Вахитов шушы юлда, Ленинизм байрагы астында көоәшүен үзенә зур бәхет санаганлыгын горурлык белән әйтеп уза:
— ...Июнь аенда “Кызыл байрак” газетасы чыга башлады. Бу көннәр кадет-меньшевизмның исерек тантанасы көннәре иде. Ләкин моңар карамастан “Кызыл байрак” газетасы беренче санында ук “Бөтен власть советларга!" дигән лозунг белән чыкты. Ул чагында “Большевик”, “Ленин” дигән сүзләр өчен ораторларны кыйнаулар булганда, безнең митингларда: “Яшәсен халыкара пролетариатның юлбашчысы Ленин!” дигән лозунглар яңгырый иде.
Киңәшмәнең соңгы утырышында сөйләгән речендә Мулланур Вахитов болай ди:
— “Россиядәге барлык милләтләрнең хезмәт массалары файдасына хәл кылынганнан соң гына Россиядә милли мәсьәлә бетәчәк... Мин беләмен, бу бурыч кыен, милли мәсьәләне чишү җиңел эш түгел. Ләкин бу эштә безгә халыкара пролетариатның юлбашчылары һәм Халык Комиссарлары Советы ярдәм итәрләр. Без Ленин һәм Сталин иптәшләрне сәламлибез”.
Бу вакытларда безнең яшь советлар республикасы авыр көннәр кичерә. Немец империалистлары социалистик революцияне буып ташлау өчен яңа һөҗүм башлыйлар. Халык интересына хыянәт итүче төркемнәр, немец юлбасарлары канатына сыенып, баш күтәрәләр. Совет хөкүмәте халыкны коралга чакыра. Кызыл Армия төзи башлый. Мулланур Вахитов та бөтен көчен шушы эшкә, туган илебезнең азатлыгын саклау көрәшенә бирә:
— “Хәзерге момент бик җитди,— ди ул.— Революциянең барышы, бигрәк тә Идел буенда зур куркыныч астында. Шуның өчен безгә хәзер бөтен көчләрне дошманга каршы тупларга кирәк”. Ул фронтка бер-бер артлы роталар, батальоннар оештырып җибәрә һәм үзе дә кулына корал тотып сугышу өчен Казанга килә.
Хыянәтчеләр тарафыннан тотылып палачлар кулына тапшырылган минутта да ул каушамый, ачык итеп әйтә: —
Ие, коммунист Комиссар Вахитов мин булам! Иптәшләре аның атылырга алып чыккан вакытта соңгы васыятен ишетеп калалар:
— Хушыгыз, иптәшләр! Әгәр иреккә чыксагыз, ялчы этләр өеренә һәм аларның законсыз баш-баштаклыкларына каршы көрәшегез, дошманнарны куыгыз! Төрмә ишек алдында ул шул ук сүзне урысча кабатлый:
— Прощайте, товарищи! Аңар артык сөйләргә ирек бирмиләр. Ләкин төрмә эченнән яңгырап чыккан җавап авазлары палачлар тарафыннан Мулланурның батыр күкрәгенә төзәп аткан мылтык тавышларын барыбер җиңәләр:
— Прощай, Вахитов!
— Хуш, Мулланур! Вахитовның үлеменә бер ел тулган көнне татар батальоны кызылармеецлары “Кызыл Армия” газетасына халык батыры белән саубуллашу җырын язалар:
— Ант эчеп,, кыннан сузып, Без кабреңә ордык кылыч! Бел, каһарман, изге ант, бу!
... Йокла рәхәт... Бул тыныч! Ие, ул халык батыры. Гражданнар сугышы тарихының иптәш Сталин җитәкчелегендәге баш редакциясе Мулланур Вахитовны данлы батырлар исемлегендә саный. Ватан сугышы фронтларында һәлак булган батырлар кабере янында безнең сугышчыларыбыз кылычларны кыннан алып, салют биреп, немец илбасарларыннан рәхимсез үч алырга шулай ант бирәләр. Бу бер үк ант, бер үк эшнең, бер үк көрәшнең дәвамы. Ул бөек Ленин — Сталин эше. Ул азатлык, бәйсезлек, намус өчен көрәш. Мулланур Вахитов образы безгә шушы бөек азатлык көрәшендә батырлык, ныклык, фидаилек үрнәге булып хезмәт итә