Логотип Казан Утлары
Хикәя

МАҢГАЙ

Бер көнне — ике вакыйга. Фюрер жир шарын тиздән, уенчык күк итеп, кулында очра- чагын белдереп Рейхстагта речь сөйләде — бу бер.

Ефрейтор Вилли Киттель, бер күкәйне кулына тотып, очырып карады — бу икенче. Вакыйгалар икесе дә йомыры нәрсәләр тирәсендә һәм икесе дә бер көнне булганлыктан, аларны янәшә куеп искә алу зарар итмәстер. Беренчесе турында немец газеталары күп яздылар — шөкер ходайга, немец халкы речьләргә тук. Икенчесе ерак бер Украина хуторында булып, анда-монда язылмаганга күрә, каләм тибрәтүгә мохтаж. Икенчесе болай: кояшлы бер көнне ефрейтор Вилли Киттель йокысыннан күкәй ашарга теләп уянды. Анысы дөрес, әгәр булса болытлы көнне дә күкәйдән качмый торган иде Киттель — ансын инде Шилово хуторы крестьянкалары яхшы беләләр. Тик бу көнне ефрейторның нәфсесе аеруча котырып уянды.

Күкәй булгач күкәй, аннары тагын һейль! диде ул. Китте хутор буйлап. Беренче өй — ашалган, икенче өй — ашалган, өченче өй — ашалган, кыскасы, унөченче өйгә чаклы такыр. Ә менә ундүртенче өйнең капка төбендә бер тавык йоны күренде— димәк, тавык бар дигән сүз. Димәк, яйко бар дигән сүз. Керде, кычкырып жибәрде. Аңа: нема яйко дип жавап бирделәр. Әйтсәләр әйтерләр, Вилли Киттельнең үз күзе, үз аягы бар — китте тавык оясы эзләп. Актарынып йөри торгач, ни күзләре белән күрсен, бер тавык тырышып- тырышып утырып тора. Тукта, салып бетерсен инде диде ефрейтор үз-үзенә, утырган тавык буена килеп чүгәләде. Утыра көтеп, утыра көтеп, ә тавык ник кенә кузгалсын. Берәр партизан яшеренеп ятмыймы моның астында, дип шиккә төште ефрейтор. Андый-мондый хәл булса анык торсын, дип пистолетын кулына алды һәм: һейль! яле, утырма әле күперенеп" дип тавыкка тибеп жибәрде. Тавык чырылдаган тавышка өйдән йөгереп чыксалар, тавык өй буенда йөри кырылдап, ефрейтор оя алдында тора канатланып:

— О, гутен!.. гутен!.. яйко...о, яйко.

Аңа әйтәләр: ашарга ярамый аларны, чебешле күкәйләр, ике атнадан бирле тавык утырган диләр. Ышанмый ефрейтор — нәрсә әйтмәсләр аңа. Яның бит үзенең немец акылы белән тулган башы бар. Баш кынамы әле, хәтта маңгае да бар—күпме генә күкәй бәреп ваткан маңгай.

— Һейль, ватып карыйм, — диде ефрейтор. Күкәйләр арасыннан берсен алып маңгаена китереп бәрде. Өй буенда тавык йөри кырылдап, тезмәдә ефрейтор тора басып — маңгае канлы, яраланып бетмәгән чебеш сыланып калган — тоталь сугышның менә дигән герое! Бу ике вакыйга икесе дә бер көндә һәм икесе дә йомыры нәрсәләр тирәсендә булганлыктан, фюрерны ефрейтор белән» ефрейторны фюрер белән бутаулары да бик мөмкин. Ялай дияр идең, арада тавык йөри кырылдап.