Логотип Казан Утлары
Шигърият

КИЧКЕ АТЫШ ТЫНГАН МИНУТЛАРДА

Кичке сугыш тынган минутларда

Казан, сиңа сагынып хат язам.

Гади бер солдатың хаты итеп

Каршы ал һәм җавап яз, Казан!

Кайсы гына адресыңа җибәрсәм дә,

Почтарь кемгә генә илтеп бирсә дә,

Кайсы гына гражданың укыса да,

Кемнән генә җавап килсә дә,

Барыбер иске дусларсыман.

Язышабыз, чөнки бу көннәр:

Кош теледәй хат та халкыбызның

Зур бердәмлек байрагы булып җилфердәр.

Дары исе сеңгән конвертыма

Йөрәгемнең бер бөртеген саламын,

Һәм ул илтәр: Волга яры

Сталинград сугышларын

Кичкән сугышчының сагыну сәламен.

Син алып бар :Дон суларын үткән

Сугышчының, иң кадерле уйларын.

Почмагыңа кунган тузан хәтерләтсен

Украинага илткән сугыш юлларын.

Син хәтерләт: Төньяк Донец ярын

Сугышып кичкән канлы таңнарны.

Сандугачлы урманнары буйлап

Тынмый йөргән туплар яңравын.

Туган илнең өч елгасын кичтем,

Һәр елгада тамды минем кан.

Якты теләк, батыр уйлар белән

Карт Днепр, карыйм сиңа

Донец ярыннан.

Атыш тагын кыза. Хат бүленә.

Куллар тагын минометка ябыша.

Хат бүленми, юллар дәвам итә

Шаулап киткән мина тавышында!

1943 ел.