КЕШЕЛӘР ҺӘМ "ЮЛБАРСЛАР"
Без бара торган юнәлештә күк йөзе, менә дүртенче төн инде, авыр сугыш чиреннән сыкрый. Ул куе кызыл төскә кереп кызган, һаман өстәлеп торган ялкын белән калтырана, шартлаулар белән кабынып, янган төсле булып күренә. Немецларның һөҗүмнәрен дүрт тәүлек буена кире кайтарып торучы кешеләрнең чыдамлыкларына моннан, ерактан торып та шаккатасың.
Монда күк йөзе көндезләрендә дә караңгы, әйтерсең лә, җирнең кабыгы яна — бөтен җирдә сөрем һәм төтен. Юллар хисапсыз күп йөк машиналары белән чуарланганнар. Алар, көн-төн туктамыйча, сугышка таба чабалар. Сугыш бу озын колонналарны комсыз рәвештә йотып тора. Бу сугышның бер минутында утны туктатмас өчен, күпме металл, күпме дары, күпме туп һәм снаряд кирәк булуын күз алдына китерүдә кыен. Юлда йөзләрчә кешеләрне очратасың, алар барсы да авыр сугышның катлаулы һәм төрле эшләре белән мәшгульләр. Син аларның эшләрен күреп, сугышның кешеләрдән нәрсә сораганлыгын бик ачык төшенәсең, үзең дә сизмәстән, бик гади рәвештә, сугыш эшенең авырлыгына күнегеп китәсең.
Тигез түшәлгән юл сезне сугышның иң алдынгы сызыгына кадәр илтә. Немецларның бер туктаусыз һөҗүм итеп торуларына да карамастан, бу юл һаман да төзәтелеп торыла. Махсус ремонтчылар командасы, монда машиналар белән шлак һәм вак ташлар ташып торалар, чокыр лар, казылмалар шунда ук күмелә, ямала. Син бу эшнең, бу вакытта ничек кирәкле булганлыгын бик ачык күреп торасың. Кечкенә генә бер станциягә дошман бомбалары явып кына тора. Ул болай да инде, кышкы сугышлардан ярым җимерек хәлгә килгән, шуңа карамастан, сине гаҗәпсендерерлек хәлләр очрый анда әнә сез, җимерекләр арасыннан нәзек кенә итеп кычкырткан паровоз тавышын ишетәсез, озак та үтми, товар вагоннарын таккан паровоз үзе дә килеп чыга. Аның тәрәзәсеннән күккә карап баручы машинистны һәм аның җиңе белән маңгаендагы тирен сөртүен күрәсез.
Немец танкларының зур һөҗүм башлаулары турында радиолар бөтен дөньяга кычкыралар. Ә монда юллар төзәтәләр, үз вакытында хәрби эшелон станциядән кузгалып китә, юл чатларында басып торучы мөлаем регулировщиклар, узып баручы автомобильләргә флаглар селкеп честь биреп калалар һәм кырларда хатын кызларның эшләүләре күренә. Менә карта белән чагыштырып карасаң да, олы юлдан борылып, тар юл буенча кереп китәсең. Сез туп-туры сугыш барган якка борылдыгыз. Хәзер инде, дөньяны яңгыраткан болганчык тавыш арасыннан, аерым орудиеләрнең атканын да, пулеметның коры тыкырдавын да, хәтта, мина шартлавын яки гади снаряд ярылуын аерым ачык белергә мөмкин. Шулай ук аларның немецныкымы, үзебезнекеме икәнлеген дә белеп була.
Тик баш очында кайнап йөрүче немец бомбардировщикларының туктаусыз гүләп, шаулап кайнашулары гына комачаулый. Ллар үз танкларына юл ачарга маташалар. Безнең истребительләр аларны чүпләп кенә торалар, һава сугышлары кабынып китә. “Юнкерс”лар, һавада төтен эзе калдырып, берәм-берәм җиргә таба мәтәләләр. Сез сугыш сызыгының иң алдынгы кырыена якынлашасыз. Шул вакытта, сезнең алдыгызда кинәт, бер сугышчы чыгып баса. Ул сезне туктатуы өчен уңайсызланып елмая, гафу үтенгәнсыман булып күренә. Ул бу урыннарның миналанганлыгын, кайдан барып, кайдан китәргә кирәклеген ачык аңлата. Шулай ук, казыкларга утыртылган язулар да ничек итеп хәрәкәт итәргә мөмкин булганлыгын күрсәтеп торалар. Ул һаман да елмайган көенчә машинаның алдыннан китә. Бу урынны бик күп борылмалар ясап, акырын гына узарга туры килә. Шул вакытта автомобильне шып туктатырга туры килә. Чөнки шундый көчле шартлау, кеше дигәнең кинәт саңгырауланып кала. Машина алдыннан баручы минер да җиргә сузылып яткан.
— Алар сезгә ни өчен аталар? — дип сорыйсың минердан, ә ул һаман да елмайган килеш: — Без бит монда “юлбарслар”га каршы куелган кешеләр, немец безне юлдан алып ташларга уйлый. Ул инде иртәдән бирле маташа, —ди. Ул бу сүзләрне шул тикле гади итеп әйтә, әйтерсең лә, аның шикелле кешеләрнең “Юлбарсларга” каршы куелулары бер дә гаҗәп эш түгел. Менә шул вакытта гына син аның йөзен күрәсең, ул талчыккан, тузанга баткан, тәүлекләр буенча йокы күрмәгән. Аның иптәшләре дә шулай талчыкканнар. Сез юлда күреп килгән хәлләрнең иң урта бер ноктасында икәнлегегезне сизәсез, димәк, немец та, бу урынны үзенең картасында кара ук билгесе белән билгеләп куйган. Немец штабы шушы ноктага үрелмәкче булып план кора; немец танклары шушында үрмәлиләр. Бу фикер сезнең башка кинәт кенә килми, ләкин шулай икәнлегенә төшенү белән ян-якка каранып алып, башкалар алдында үзеңне тыныч күрсәтергә тырышасың. Карану белән бу урынның аерым бер урын икәнлеген аңлыйсың. Минерлар окопы белән рәттән пехота окоплары да тезелеп киткәннәр. Шунда ук бронебойщиклар да күренәләр, як-якларга, агач араларына, танкка каршы ата торган пушкалар да яшерелгәннәр.
“Юлбарсларның тиреләрен рәхәтләнеп тишә алучы, үзеннән үзе йөри торган, куәтле авыр орудиеләр дә шунда ук хәзер торалар. Сез бу минерларны сугышның беренче көнендә 32 танкны кырган Ванякин частеннан түгелме икән дип уйларсыз. Болар башка, болар ванякинчылар түгел. Боларның да “юлбарслар” белән очрашканнары бар. Кичә Доларга “юнкерс”лар ташланганнар һәм совет истребительләренең килеп чыгулары белән, бомбаларын кая туры килде, шунда ташлап качканнар. Ләкин шулай да өч минерны үтерергә һәм икесен яраларга өлгергәннәр. Бер йөк машинасын йомычка ясаганнар, шул ук вакытта немец танкеткалары да килеп чыкканнар. Алар, әйтерсең лә, җирне исни-исни килгәннәр. Шуннан танкеткалар туктыйлар, алар эченнән немецлар чыгалар да, җиргә сырышып үрмәлиләр. Аларны безнекеләр шунда ук кырып ташларга уйлыйлар, ләкин көтелмәгәндә бөтен җирне каплап алган дәһшәтле тавыш, бу уйдан кайтырга мәҗбүр итә. Бар да тавыш килгән якка әйләнеп карыйлар — аннан, гусеницаларын авыр әйләндереп, фил шикелле зур озын пушка борыннарын сузып, “юлбарслар” килеп чыга.
Алар үзләренең авырлыклары белән җирне изеп, сытып киләләр. Бәлки бу танклар эчендә бик гайрәтле немецлар утыргандыр, бәлки алар үзләренең яңа төр танклары белән масаеп сукрайганнардыр. Чөнки филнең күзе бик кечкенә була бит. Болар да шулай, бер дә туктамастан, алга баруны гына белгән Кешеләр һәм “юлбарслар” шикелле килделәр.
Алар унике иде. Ялар икегә бүленеп, туп-туры мина кырына килеп керделәр. Минерларның күз алдында өч танкның көле күккә очты, икенче кырыйда яңадан өчәү рус җиренә борыннары белән барып кадалдылар. Бу секундта алар шундый тавыш чыгардылар ки, әйтерсең лә, бу аждаһаларның калын тиреләрен тереләй туныйлар. Русларның каршылыгы немецларның калын броняларын актарып ташлады, нык гусеницалар чәлпәрәмә килеп өзелделәр, вак-төяк тимер-томыр кисәкләренә әйләндерелделәр. Калган алты “юлбарс”, рус җиренең рәхимсезлегеннән кинәт аптырап калгандай, туктадылар һәм тизрәк кирегә сыпырту юлын карадылар. Шартлатылган танклар хәрәкәтсез калдылар. Алар эченнән бер генә немец та чыкмады. Яларның эчләрендә нихәлләр булгандыр, —ул берәүгә дә билгеле түгел.
Сез, минерларның күчмә отряды командиры, гвардия лейтенанты Кузьма Трошиннан: “шулай да ул “юлбарс” дигәннәре ниндиерәк машина соң?”— дип сорарсыз. Башкалар шикелле үк, кап-кара тузанга баткан лейтенант: “улмы, ул нәкъ элеккечә безнең миналарга килеп керә торган көчле, яңа бер немец машинасы”, — дип җавап бирер. Ул бу сүзләрне елмаймыйча, ачулы Һәм талчыккан кыяфәт белән сөйләр. Чөнки ул дүрт тәүлек буенча сугышкан, бер тәүлек эчендә пехотага каршы 800 һәм танкларга каршы 1300 мина урнаштырган кеше. Сугыш аңа бүген дә ял бирмәячәк, аның авырлыгы, текә таудан тәгәрәп төшүче зур ташсыман, шушы кечкенә генә җиргә, алар җилкәсенә төшәчәк. Башлар сызлый, чигәләрнең чатнавына чама юк, бу сызлануларга кешеләр, үзләренең нервларына җәелергә ирек бирмәүләре аркасында гына чыдыйлар, һавадан йөрәк яргыч каты тавышлар ишетелә башлау белән алар үзләренең яшеренгән җирләреннән чыгып карыйлар, бу тавышлар шу п тикле көчле, колакларыңны ничек кенә, нәрсә белән генә каплама, котылырлык түгел. “Мессершмиттлар”! Алар кояш ягыннан килеп чыгып, туп-туры минерлар яткан окопларга, куаклыкка пикировать итәләр, утлы уклар шикелле очып ташланалар. Озакка сузылган очередьтан сиптерәләр, әйтерсең лә, калай түбәләргә, гадәттәгедән мең өлеш көчлерәк булган боз ява.
Бу — “мессер”ларның пулеметлары шулай сиптерә. Тидерә алмадылар. Шуның белән беттеме? Юк бетмәде. “Мессерлар” икенче кабат киләләр һәм жир өс- тенә бомба дисәң бомба түгел, ящик дисәң ул түгел, шундый нәрсәләр яудыралар.
— “Тагарак” ташлый, — ди берәү һәм гадәттәгечә окопның идәненә ята. Бу юлы “мессерлар”, үзенең гранаталарын тирә-якка чәчә торган контейнерлар ташладылар. Ялар бик вак кисәкләргә бүленеп очалар. Бу кечкенә генә хәл бик күпләрне көләргә мәҗбүр итте. Бомба төшүгә күнеккәннәр, әмма, бу яңа нәрсә көләсене китерә.
— Кара немецны, ничек тырыша. Булдыра алса, тиресеннән чыгар иде. Ә руслар ничек торганнар, шул килеш тора бирәләр!
— Карагыз әле ничек тын булып калды!
— Берничә минутка гынадыр әле, күп булса бер сәгатькә сузылыр,— дип сөйләшәләр окопта.
Кемдер газета алырга дип китте. Танкларны көтеп торучылар тыныч кына ашарга утырдылар. Ерактан караганда да гаять куркыныч тоелган бу җир кисәгендә тормыш әнә шулай бара. Сугыш монда берничә дистә рус кешеләрен немец танкларына каршы куйган, һәм алар тора бирәләр. Безнең җиребезнең кечкенә генә кисәге бу кешеләр өчен йортка әйләнгән. Дүрт тәүлектәге сугышта бу кешеләрнең күбесе “юлбарслар” белән очраштылар. Менә электә Москва шоферы, хәзер бронебойщикларыың командиры Сергей Мысков. Ул йоклый, аны уятырга ярамый, ул кичә дә сугышкан, бүген дә, иртәгә дә сугышачак.
Сезгә “юлбарслар” турында аның иптәшләре сөйләрләр. Болар фронт сафындагы гади кешеләр. Башкаларның исемен күтәргән дан хәзергә әле болар янына килеп җитмәгән. Алар, хәтта, “Юлбарслар” турында ничек итеп сөйләргә дә белмиләр. Икенче көннең иртәгесен үк, алар ике “юлбарсны” күккә күтәрткәннәр, менә шул. Ул танк бик көчле, ләкин аны җимерергә мөмкин. Бу хәл таң вакытында булган. Мысков бер калкулыкта печән кибәннәренә дә, йортларга да ошаган нәрсәләр күргән. Узган кичтә ул урында андый нәрсәләр булмаган. Ничектер алар төнлә генә килеп чыкканнар. Алар немец танклары булганнар. Мысков аларны санаган, алар кырыкка тулганнар. Шуннан ул аларның һөҗүмен көтә башлаган. Аның броняга каршы ата торган мылтыклары һәм ике пушкасы бар. Иң элек гадәттәгечә немецларның авиациясе эшкә керешкән, моннан соң инде танкларның ташланачакларын ул бик яхшы белә. Шуңа күрә, Ул арыш арасыннан, аларның килүләрен күзәтә башлый.
Күп тә үтми, алты танк кузгалып килә башлый. Ул команда бирә, иптәшләре атарга тотыналар. Баштарак тидерә алмыйлар, соңыннан төз тидерә башлыйлар, ләкин танкларның алгы яктагы бронясы һич тә бирешми. Мысков, биш-алты минуттан эшнең начар буласын, хәлнең авыраячагын бик яхшы төшенеп мылтыкларын һәм пушкаларын, танкларга ян-яктан атарлык урынга күчереп өлгерә. Нәкъ шул вакытта ике танк ут белән чолганып алына. Тирә-юньдә шайтан да аңламаслык көчле тавыш куба. Бернәрсә дә ишетер хәл юк. Шул арада каяндыр бер “юлбарс” килеп чыга һәм Мысковның пушкасына туп-туры төбәп килә башлый. Вакытның тар булуы аркасында пушканы коткарып калып булмый. “Юлбарс” аны таптап, изеп китә. “Юлбарс”ка гранаталар ыргыталар. Ләкин файдасыз.
Ул филне умарта корты чаккан кебек кенә итә. Шулай итеп бер “юлбарс” Мысковның оборонасы аша узып, эчкә үтеп китә. Ләкин аны шунда ук тотып алалар һәм эшен бетерәләр. Мысковның сугышуы турында сөйләргә мөмкин булган хәлләрнең барысы шунда. Хәзергә ул йоклый. Уянгач ул яңадан сугышачак, кичәге шикелле, бүген иртә беләнге шикелле, сугышачак— ул фронт сафындагы гади бер кеше. Иртә белән мина кырларының алдында торган безнең артиллериябез урныннан күчте, һәм атуын минерлар һәм бронебойщикларның баш очлары аркылы дәвам иттерә. Сугыш хәзер бу җир кисәгенә таба якыкг лаша. Атып җибәрүгә куе төтен кинәт күтәрелә дә, аннан сулгарак безнең пехотабыз урнашкан таучык артына барып җәелә. Яңадан “юнкерслар” үзләренең туйдыргыч карусельләрен әйләндерергә тотыналар. һавада теткәләнгән төтен кисәкләре — немец шрапнеле. Моның нәрсә икәнлеген барлык кешеләр дә аңлый. Дүрт тәүлек буена сугышып бернәрсә дә чыгара алмаганга җенләнгән немецлар, яңадан атакага ташланырга җыеналар. Артиллеристларның землянкаларына керик. Аларның үзе йөри торган пушкалары хәзер тора. Землянканың стеналары салам белән түшәлгән, өстәл янындагы стенага, кулдан гына язылып “Кушудан элек буйсынырга өйрән!” дигән сүзләрдән, Суворов сүзләреннән плакат эленгән. Сәкегә яртылаш яткан лейтенант донесение яза. Арган, талчыккан, сүзсезгә әйләнгән майор, штаб начальнигы килеп керә. Ул частьның яраланган командиры урынына калып, батареяләр белән командалык итә. Башта ул сүзсез генә утыра, күрәсең, әле генә батарея дә күргән хәлләрне тиешле тәртипкә китерә булса кирәк. Шуннан ул офицерларның берсенә, — Куаклыкның почмагына чыгып, сул яктагы калкулыкның сыртын күзәтегез!, дип приказ бирә. Майор Григорий Онучкага күпне Кешеләр һәм “юлбарслар” күрергә туры килгән, ул күнеккән, чөнки ул 1941 нче елның июленнән бирле сугышта. Ул эш кешесе, шуңа күрә ул сугыштагы хәлләр турында сөйләргә яратмый, аның өчен болар бик гади хәлләр. Кичә аның артиллеристлары, пехотаның соравы буенча, үзләренең пушкаларын немецларның җитмеш танк белән атакага килә торган юлларына каршы күчергәннәр. Югыйсә бу җитмеш танкның, безнең окопларда ята торган пехотабызны таптап үтүләре бик ихтимал булган. Өлкән лейтенант Мөхәметов һәм лейтенант Ивановларның пушкалары бик вакытында килеп җиткәннәр, алты “юлбарсны” сафтан чыгарып ташлаганнар, шуннан калганнары килүдән туктап, кире борылганнар. Пехота үз окопларында калган. Ләкин майорга бу турыңа сөйләү эч по- шыргыч булып тоела ахырсы. Сүзсез торудан котылу өчен, син аңа папирос тәкъдим итәсең.
— Авызның тәме юк, —ди ул карлыккан тавыш белән. Ул чамадан тыш арган. Дүрт тәүлеккә сузылган сугыш бит ул! Шулай да ул папиросны ала.
— Шулай да, шулай да кешеләр чыдам икән, бирешмиләр бит! Яхшы халык, халкыбыз яхшы безнең, — ди ул һәм шунда ук, — Йозагы бозылган орудие нишләде? — дип сорап куя.
— Урынында исән-сау тора, танкларга каршы торырга исәпли әле ул.
— Әйе, ул өлкән лейтенант Свистун шундый командир, аны сугыштан бау белән тарттырсаң да алып чыга алмассың. Башкаларга да аннан өйрәнергә кирәк. Яның янына, агарынган йөзле берәү йөгереп килә дә: “нишләргә кирәк, бомба ташлыйлар”, ди. Ә, ул: “нишләргә, нишләргә булсын, кузгалмаска кирәк”,— ди.
Чыннан да, бүген щул егетне күрдем, тора, кузгалмаган шул — казыкмени. Өйрәнер, сугышка кичә генә эләккән әле ул, ди. Ашыгып һәм бик дулкынланып пехота командиры землянкага килеп керә дә, туктамастан:
— Комбат 3 нче кайда? — дип сорый.
— Юлның сул ягын тотып тора.
— Яңа таба 50 танк килә. Бронебойщиклар аларга ут ачтылар инде.
— Бар да уйланып куелганча,— ди майор Онучка.
— Батареяга әйтегез — күзәтсеннәр. Якын килеп җиткәч кенә ут ачарга! һәм сез майор белән землянкадан өскә чыгасыз. Бөтен нәрсә төтен белән чолганган, ләкин безнең кешеләр, бу җәһәннәмдә дә үзләрен эшлекле һәм гади тоталар. Берничә секундтан соң, калкулык артында, гадәттән тыш тизлек белән, берсе артыннан берсе шартлаулар башлана. Җимерелү, күкрәү, жир тетрәү, үлем... кеше акылы җитмәслек тизлектә кабатлана башлый. Ул калкулык артында җанлылыкның булуына һич ышанырга мөмкин түгел. Майор Онучка,
— Батареяга тапшырыгыз, ахыргача торырбыз. һәрвакыттагыча, ахыргача каршы торырбыз! — дип ашыкмыйча гына приказ бирә.
— Кабатлагыз! — ди. Яшь офицер,
— Яхыргача каршы торырбыз! дип кабатлый. Калкулык артында пушкалар аталар. Ярты сәгатьләп вакыт үтүгә, бөтен җир тынып кала. “Юлбарслар” тагы үтә алмадылар. Төн якынлаша. Сез рус җиренең бу кечкенә кисәген калдырып телеграфка ашыгасыз. Ә атаканы кире кайтаручы, фронт сафының гади кешеләре монда калалар. Аларның исемнәре әле берәүгә дә билгеле түгел. Иртәгә таң ату белән алар яңадан сугышта булырлар.