Логотип Казан Утлары
Шигърият

ГАЛИ ХУҖИ ШИГЫРЬЛӘРЕ

ДУСЛЫК

Фронтовик-шагыйрь Сибгать Хәкимгә

Яшел урман... Матур әкият булып

Уралды уйларыма.

— Йөрәгемдә калды тамырланып

Гомерем буйларына. Яшел урман...

Төштә очрашкандай, Күрештек кочаклашып.

— Кул кысуың белән, якын дускай,

Йөрәгең бирдең ачып. Донец буе.

Туплар гөрселдәвен Кабатлый калын урман.

Саклыйсың син ил-көн, киләчәген

 Коллыктан-караңгыдан. Килдек бире

Идел-йортыбыздан, Калдырып аналарны.

Без — Идегәй батыр токымыннан,

Без — Идел балалары.

Йөрәкләрдә безнең һәрбер иптәш,

Ил сүзе, ана сүзе:

Кем ташласа дустын җәфа төшкәч,

Ул җәфа чигәр үзе.

Шулай дигән Шота Руставели,

Ил күңеле — шагыйрь күңеле

Еллар белән түгел, дуслар белән

Үлчәнә кеше гомре.

Рус егете — бездәй тату дуслар,

Якыннар юктыр җирдә.

Бер үк теләк, бер үк омтылышлар

Җыйнады безне бергә.

 Грузин дустың лимон-виноградлы

Нрагва буйларыннан,

Кавказ аның туып үскән йорты,

Ул Арсен улларыннан.

Дусларың күп, озын гомерле син,

Ни генә булганда да,

Яшәү-язмыш уртак дуслар өчен,

Үлемгә барганда да.

Аерырга немец тели безне

Аерылмас якыннардан,

Аерырга тели илебезне

Тормыштан — алтын таңнан.

Үтер үзен немец-кара йөзне,

Калмасын җиребездә.

Үчкә чакрып, шагыйрь бабабызның

Йөрәге тибә бездә.

Исән чакта йөрәк намус өчен,

Ирек өчен янганда,

Йөрәкләрнең, дустым, сүнмәс көчен

Багышлыйк без ватанга!

 

 УКРАИНА, КАРШЫЛА!

 (Савва Голованивскийдан)

Җиребезне тиккә калдырмадык,

Түкмәдек канны тиккә;

Якынлаша җиңү, таңдай балкып

Яктырып гомерлеккә.

Бирешмәдек авыр кайгыларга,

Көч таптык үзебездә.

Тор каршыла безне, Украина,

Мөкатдәс җиребездә!

 Көнчыгышка киттек, ләкин, анам

Без синнән аерылмадык;

Үч байрагы итеп, сине һаман

Йөрәктә саклап бардык.

Бергә кичтек барлык җәфалардан,

Һәммәсен бергә бүлеп.

Син юаттың безне кайгылардан

Син булдың безнең өмет.

Кыстык сине сөеп күкрәкләргә,

Кочаклап үптек сине.

Авыр яра китте йөрәкләрдән,

Кайтардык көчебезне.

Һәм савыктык җиңеп газапларны,

Син бирдең яшәү көчен.

Без киләбез, немец-каракларны

Җиреңнән куар өчен.

Тор, каршыла безне, Украина,

Улларың әман-исән!

Савыгырсың тиздән яралардан,

Төн китәр синең өстән.

Сиңа сөю, тир һәм яшебезне

Бирәбез якын күреп,

Савыгырсың, яшәү көчебезне

Бирәбез сиңа бүлеп!

 

САГЫНУ

Көнләдеме безнең бергә чакны

Аерды безне кайгы.

Ә йөрәкләр белән, безнең чаклы

Якыннар, белмим, бармы?!

Уртак, миңа язмыш-сәгадәтең,

Йөрәгем түрендә, син,

Саклый сиңа күңлем мәхәббәтнең

Сүнмәсен-сүрелмәсен.

Көтеп алам, ара ераккамы,

Сагынып хатларыңны.

Әйләнсәң, җил, очып бу араны,

Талмасмы канатларың?

Дон елгасы текә-кыя ярлы,

Сулары узган юып. Ә кырлары

Донның тирән карлы,

Үтәбез билдән ерып.

Канатларын бәйли очар кошның

Күтәрелә төнен ачы буран,

Декабрь салкыннары.

 Улый җил-бүре булып.

Саклый синең сөйгән сугышчыңны

Авыр моңын көйли кара урман,

Сөюең ялкыннары.

Җуйгандай ана улын.

Без барабыз куып фрицларны Дон,

Кубань җирләреннән,

 Кисә-кисә тимер чыбыкларны,

Калмыйча эзләреннән.

Юлдаш булып шул чак авыр юлда

Тиздән сугар, беләм, изге сәгать,

Төшәсең исләремә,

Хәзергә янгын җирдә.

Дәһшәт булып, үлем булып ява

Саклау белән миңа саф мәхәббәт

Үчебез-өсләренә. Саклыйсың илең син дә!

 

ИСЕМСЕЗ КАҺАРМАННАР

Немецларның 168 нче пехота дивизиясендәге сапер батальоны рус пленныйларыннан 12 кешене үз карамагына алып, аларны мина кырларын зарарсызландыруда файдаланмакчы булган. Пленныйларның һәммәсе дә мина кырларына барганнар һәм аларның йөрәкләрендә дошманга карата нәфрәт уты торган саен көчлерәк кабынган. Бу батырлар дошманны юк итү өчен үзебезнең саперлар тарафыннан куелган миналарны эзләп тапсалар да, аларны зарарсызландырмаганнар.

Пленныйлар артыннан килүче немецлар өере шул миналарга бәрелеп шартлаган. Дөрес, бу мина кырларында безнең 12 сугышчы да һәлак булды. Ләкин алар үзләренең үлемнәре белән йөзләрчә фашистларны юк иттеләр. Исемнәре әлегә безгә билгеле булмаган 12 рус герое турындагы дан мәңге яшәр!

I

Чын әкият сезнең үлемегез...

Нх, нинди авыр кайгы...

Искә төшкән саен гомерегез

Уйларны ялкын камый.

Чын әкият сезнең үлемегез...

Башларны идек түбән.

Газаплана көн-төн күңелебез

Ачыну-көенүдән.

Чын әкият сезнең үлемегез...

Сез ләкин кабат туып,

Йөрәкләрдә безнең терелдегез

Гомергә үлмәс булып.

Сез яшисез бергә безнең белән

Җирнең һәр адымында.

Сез яшисез бергә ил-көн белән

Үч-нәфрәт давылында.

Мин уемда сезне якыннардан

Якыннар итеп кочам.

Кичеп җырым зыкы салкыннардан,

Ут-бөркет булып оча.

 III

Кайгы-хәсрәт, уй-моң башыгызда

Таулардан, беләм, авыр.

Мина кыры аяк астыгызда,

Һәм ява тимер яңгыр. Мина кыры...

Саклый үч һәм үлем һәр куак, һәрбер ташы. —

“Күккә очсын, немец, тузан-көлең,

Шушында бетсен башың!" —

 Шулай дигән безнең дусларыбыз

Миналар куйган_чакта,

II

Дон тугае... Тынмый көнен-төнен

Декабрь бураннары.

Җилләр уза иңләп дала иңен

Һәм кырып урманнарны.

Нигә уйчан, нигә оялчан ай? —

Нурларын сипми күптән.

Талпынып, гарип аккошлардай,

Болытлар йөзә күктә.

Ыңгыраша җир җәбер-ут астында...

Авыллар яна гөрләп.

Сез, әйтерсең, шөпшә оясында...

Интегеп тибә йөрәк.—

Югалттыкмы шулай киләчәкне?

Ни күрер башлар безнең?

 Колы булып немец-килмешәкнең,

Тезләнеп яшәрбезме?..

Тапмыйсыз сез очын уегызның,

Күргәнме кайгы-болыт?

Ни каплый соң тормыш юлыгызны

Караңгы төннәр булып?

Һәлакәтен сизә дошман-явыз,

Миналар уяу, сакта.

Шуңа немец үзе үлмәс өчен,

Үлемгә куган сезне.

Һәркайсыгыз шуңа кыскан тешен,

Чиге юк үчегезнең —

Юк, юк, илем, бармам хыянәткә,

Калса да көлем генә.

Бу кырлардан немец-хәшәрәткә

Эзләрмен үлем генә.

Чын әкият сезнең үлемегез...

Сез ләкин кабат туып,

Йөрәкләрдә безнең терелдегез

Гомергә үлмәс булып.

Безнең гомерләргә

Ялганды гомерегез.

Көч өстәде ярсу күңелләргә

Үчегез, сөюегез.

Тиздән-тиздән бу кыр-далаларны

Нурларлар алтын таңнар.

Сез — бүгенге давыл балалары.

Бүгенге Сусаниннар.

Җырдай саклар сезнең яшәү көчен

Үзендә һәрбер йөрәк.

Туган иле өчен үлгән кеше

Һәркемнән гомерлерәк.

Хөрмәт сезгә, сөю, шөһрәт сезгә,

Таң итеп диңгез белән!

Исемегез тормыш күгебезгә

Язылыр йолдыз белән!!!