Логотип Казан Утлары
Шигърият

ФАТИХ КӘРИМ ШИГЫРЬЛӘРЕ

АК КҮБӘЛӘК

Урман арасында чәчәкле юл,

Барам карап тирә-ягыма;

Каеннарның яшел яфраклары

Шыбырдашып канат кагына.

Чәчәкләргә карыйм, — куаналар,

Баш ияләр миңа, — елмаям,

Тик күңелгә нидер җитми кебек,

Эчтән генә сызып моңаям.

Моңаям мин. Бер көч, бер мәхәббәт

Хыялыма кереп бәйләнә,

Чия чәчәгедәй ак күбәләк

Баш өстемдә очып әйләнә.

Дөрес микән, дуслар, халык сүзе,

Урманнарда йөргән чагыңда,

Ак күбәләк калмый, бер туктаусыз

Әйләнгәләп очса яныңда,

Көнли-көнли янып сөйгәнеңнән

Хат килә, ди. Көтәм... Ерактан,

Мәхәббәтне канатлары итеп,

Коштай очып килгән бу хатта

 Булсын иде, серле коңгырт күзен

Миңа текәп төшкән бер рәсем...

Ак күбәләк, әйлән баш өстемдә,

Йөрәгемдә сагыш дөрләсен.

Сагыш ялкынының яктысында

Ачык күрәм барыр юлымны;

Немецтан үч алмый кайтмау өчен,

Сузам сиңа сагынып кулымны.

 Июнь, 1943.

 

ТИМЕР ҺӘМ ТИМЕРЧЕ

 Баллада

  1. Колхоз тимерчесе Саттарга,

Яше үрләгәндә иллегә,

Гранаталар тагып биленә,

Туры килде илен сакларга.

Ник бугаздан буа бу һава,

Нигә колак чыңный окопта?

— Җир сискәнеп китә һәр туптан,

Яңгыр булып җиргә туп ява.

Карый Саттар, карый үрелеп,

Үлем килә күзгә күренеп;

Танк килә—кара тәреле,

Улап килә Саттар янына:

Тимерчеме тимер тавына,

Таумы тимерчегә бәрелер.

  1. Үлем үрләмәсен терегә,

Тере тәгәрәтсен үлемне,

Моның өчен уйны, күңелне

Кирәк броняга төрергә.

Җан кадерле, дуслар, сугышта,

Сугышырга чөнки җан кирәк;

Үлә калсаң, әйдә, бу йөрәк

Сер бирмәсен соңгы сулышта.

Карый Саттар, карый үрелеп,

Үлем килә күзгә күренеп;

Танк килә — кара тәреле,

Улап килә Саттар янына;

Тимерчеме тимер тавына,

Таумы тимерчегә бәрелер.

  1. Нинди шәүлә артка йөгерә?

— Күзләр аңа табан әйләнә;

Бу йөгергән куркак шәүләгә

Саттар мылтык төзәп өлгерә.

Вөҗдан рөхсәт итә атарга,

Ава җиргә куркак гәүдәсе,

Калмый эзе, калмый шәүләсе,—

Һәм кабер дә булмас аңарга.

Нәфрәт кенә килер янына,

Җир чирканыр аның каныннан

Кеше тапмый зарын сөйләргә,

Яшен яшереп елар анасы,

Егерме ел сөйгән баласын

Теле бармас улым дияргә.

  1. Илгә биргән антын бозарга

Кем башында кара уй йөри,

— Саттар әзер: аның гомерен

Яшәү дәфтәреннән сызарга.

Фашистларның канлы юлына

Гранит кыя булып басарга,

Ут өрүче таулар ясарга

Ватан корал бирә кулыңа.

Ватан юл бикпәргә кушканда,

Куркак— капка ача дошманга.

Тимер бикле капка янында

Үлсен башта капка ачучы,

Ул ватанын ташлап качучы,

Аның эзе дошман ягында.

  1. Танк килә җирне туздырып,

Үлем богаулары шалтырый,

Бомбалардан таулар калтырый,

Мина, туплар оча сызгырып.

Яшреп булмый, курка тимерче;

Ычкынмасын кулдан бу үлем,

Үзем үлсәм, бәхил бул, илем”,

Дип тимерче җиный бар көчен.

Ул кулына граната тоткан,

Ул үрмәләп чыга окоптан;

Улап килгән танк янына

Ул үрмәләп каршы бара да,

Танк боргаланган, арада,

Бәрә төзәп бензин багына.

  1. Гөрселди җир кичке шартлаудан,

Канатлана бензин ялкыны;

Соңгы тапкыр танк талпынып

Туктый безнең җирне таптаудан.

Тимерченең тимер йөрәге

Ачу уты белән тулышкан,

Күрек кебек калка сулыштан

Кочакка чак сыяр күкрәге.

Сулый Саттар танк янында,

Гүя аны өреп яндыра.

Үлем арбасына каныкты,

Каныкты җил көзге салкында;

Йолкый-йолкый талый ялкыннар

Кара тәре таккан танкны.

Яна дөрләп ләгънәт утында,

Яна танк — кара тәреле;

Тимерчегә килеп бәрелде

Тимер тавы сугыш судында.

Җиңү җәелер тиздән һәр якка;

Тимерченең туган иленнән

Мәгърур тавыш яңрар: Суд килә”.

Юлбасарлар басар аякка.

Җинаятьләр тавы чишелер,

Өсләренә килеп ишелер.

Танк ватыкларын сандалга

Салыр бу көн безнең тимерче,

Чүкеч үтә йөртеп бар көчен

Богау ясар һәрбер вандалга.

Хәрәкәттәге армия.