Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЕРТЫЛГАН ХАТ

Ул яшен тизлеге белән биноклен куйды, автоматын әзерли-әзерли ти- рә-ягын тикшерә башлады. Яңа төшкән караңгылык аша, чынлап та, кемнеңдер аңа табан үрмәләвен күреп алды ул, ләкин якын ук килгәнче дәшмәскә, үрмәләүченең кем булуын таныганчы яшеренеп яткан урыныннан кузгалмаска булды, тик килүче аңа үзе башлап ым бирде.

— Әхмәтҗанов!

Әхәт аның тавышыннан танып алды.

— Әйе, мин иптәш лейтенант, якынрак килегез.

— Мин үзем генә түгел, Нурия дә монда. — Әхәт аның шаян сүзен тиз аңлап алды, — Әһә... тагын хат?

 — Күрәсең, Нурияң сине онытмый...

Хат Әхәткә тапшырылды, ул аны, тиз генә кесәсенә җыйды да, биноклен күзләренә куеп, күзәтүен дәвам итте.

— Исән булсак, укырга иртәгә дә елгерербез...

— Ну... эшләр ничек?

— Баскан урынын таптым мин аның, иптәш лейтенант, ләкин ничек алырга? Ул нык яшеренгән, җитмәсә каты нәрсә артына.

— Ничек кенә булмасын аны таңга кадәр юк итәргә. Юкса, үзең күрәсең...

— Ярты сәгать кенә элек мин аның әнә шул калкудан чыгып, елан төсле, артка үрмәләп китүен күрдем. Хәзер ул кире үз урынына килергә тиеш.

— Атып карамадыңмы?

— Карадым, яктырткыч белән аттым, ул каһәр ниндидер каты нәрсә артына урнашып, шуннан атып ята күрәсең, оста шомарган снайпер булырга кирәк, явыз.

— Кара син, ә... Каты нәрсә артына, дисең?

— Әйе, иптәш лейтенант, яктырткыч бәрелеп читкә атылып китте.

— Димәк, аны винтовкадан алу мөмкин түгел дигән сүз... Ну ярый, артиллериядән атарбыз,—лейтенантның йөзенә җитди төс керде, ачу җыерчыклары чыкты, — безнең артиллерия нокталарын дошман белми торса яхшырак булыр иде...

Ә явызны аннан алмый торып безнең эшләр рәтләнмәс, юкса ул, үзең күрәсең, безгә зур зыян сала.

— Иптәш лейтенант, бу турыда минем үз планым бар. Кояш чыккан чакта безнең снайпер чабатын киптерер”, — Әхмәтҗанов аңа үзенең планын сөйләп чыкты.

— Ләкин сак бул, бер явыз өчен мин үземнең сөйгән снайперымнан аерыласым килми, шайтан алсын, һич булмаса артиллериягә сүз бирербез.

* * *

Дошман снайперының кире үз урынына килер дип чамаланган вакыттан алды ерак иде әле, шулай да ул ашыкты, җиргә ябышып яткан килеш, куе үләннәрне колачлый-колачлый алга үрмәләде, вакыт-вакыт туктап, тирә-ягын тикшерде, колагын куеп җирне тыңлады, ләкин һәр як тын иде, көндез аткан мина батареялары да күптән тынган иде, тик Әхмәтҗанов бу тынлыкның шомлы һәм мәкерле тынлык икәнен нык беләдер иде.

Вакыты белән ул үз күзләренә дә ышанмый башлый, бит, кем белә, бәлки дошман снайперы кире үз урынына килеп яткандыр, бәлки ул аның мушкасында ук тора торгандыр?..

Ул тагын берничә колач алга үрмәләде, ара инде яп-якын иде, менә тагын берничә колач, ул снайпер яшеренә торган калкуда булачак... әгәр ул үз урынына кабат килгән булса, бу кадәр якын җибәрмәс, атар иде, димәк, ул анда түгел. Гранатасын әзерләп, ул тагын бер колач алга үрмәләде, тирә ягын кабат тикшереп чыкты, алда, үлән арасында яткан берничә түгәрәк нәрсәләрне күрү аны бераз шикләндерә төште.

— Каскалар? Юк, түгел?

— Ул бөтен батырлыгын җыеп шул карамчыклар аша, снайпер яткан калкуга үрмәләде, түгәрәк карамчыклар ташланып калдырылган миналар иде, ул аларны тикшереп тормады, тагын берничә колач салып, калкуга барып җитте, ләкин калку калку түгел, ә бронядан коелып ясалган тартма төсендәге каплавыч иде. Каплавычның эчен тикшереп чыккач, ул үз планының яраксыз икәнен аңлады, чөнки дошман снайперын ул уйлаганча, бер якта яшеренеп торып, я булмаса ул яшеренә торган җирдә килгәнен саклап торып юк итү һич мөмкин түгел иде. Дошман снайперы аны ничек тә күрәчәк, һәм үз урыны, үз гаскәрләре якын булудан файдаланып син күргәнче үзе башлап һөҗүм игәчәк...

Ул башка төрле юллар эзләп карады, тик ничек уйласа да барып чыкмас төсле тоелды, ә һич кирәксез урында үзеңне һәлакәткә куюны ул артык дип тапты, ләкин шулай итми торып эшне җиренә җиткерү мөмкин түгел иде. — Әйе, шулай итәргә, үземне ил өчен кызганмаска!.. Аның күзләре якында гына яткан миналарга төбәлделәр, уйлары яктырып киткән төсле булды, әгәр ул ташланган миналар арасында берәр яраклысы булса... саклык белән аларны тикшерде ул, арадан берсен алып, каплама янына кире килде, аны капламаның алдына снайпер күрмәслек итеп, очын аз гына җирдән чыгарып яшерде, үз урынына кире кайтып, кояшның беренче нурлары төшкәч тә минага төзәп атарга, снайперны капламасы-нисе белән күккә күтәртергә карар кылды, тик аны тагын бернәрсә уйга калдырды, яныннан чак күренә торган минаның очын ерактан күрү мөмкин эш түгел иде.

Нишләргә?.. Моның нәкъ очында көндез ачык күренә торган бер билге калдырырга... Ул куллары белән кесәләрен капшады, анда укылмаган хаттан башка бернәрсә дә юк иде, ул, хатның бер почмагын ертып алды да, аны минаның нәкъ очына ябыштырды. Ерактан таң аткан вакытта Әхмәтҗанов үз урынына кире кайтып урнашкан иде инде.

* * *

Кояшның беренче нурлары җиргә сибелү белән Әхәт дошман снайперының кире үз урынына килүен, мина очына ябыштырып калдырган хат ертыгын күзәтергә тотынды, хат ертыгы аерым ачык булып күренеп торадыр иде, ул винтовкасын төзәде, атылачак нокта — хат ертыгы мушканың нәкъ кирәкле төшендә иде. Көтелгән кунак та соңга калмады. Әхәт аның үрмәләп үз урынына килеп урнашканын бик ачык күрде, снайпер үз капламасы алдындагы ак кәгазьне күргәнче Әхмәтҗанов эшне тәмамларга ашыкты, бармагын курокка бераз батыра төшеп, винтовкасының туры төзәлешен тикшерде. Күз ачып йомганчы, ул, берсе артыннан берсен, ике яктырткычны җибәрде, винтовканың иңенә тибүен сизмәде, чөнки анда ниндидер агач кисәкләре, балчык түнгәкләре белән берлектә дошман снайперының каскасы һавага очты. Аннары тагын ут фонтаны күтәрелгән урында озак кына төтен томаны торды...

** *

 Озак та узмады, Әхәт лейтенант Тарасовның үрмәләп килүен күрде, ул ашыга, аның йөзендә шатлык нурлары уйныйлар иде.

— Сезнең боерыгыгыз үтәлде, иптәш лейтенант.

— Молодец... Мин ерактан карап та эшнең нәрсәдә икәнен аңлап алдым, син аны шартлаттың бит.

— Әйе, иптәш лейтенант.

— Ләкин ничек булды соң бу? Әхәт аңа барын да сөйләп чыкты.

— Бу бит гаҗәп бер эш, иптәш Әхмәтҗанов, мин мондый хәлләрне романнарда, хәтта хыялый романнарда да укыганым юк.

— Хатны ертып әрәм иттем бит, шул явыз өчен.

— Әх! Хат турында кайгырма...

— Шаярам, иптәш лейтенант, Нурия ул тагын язар әле.

— Әхмәтҗанов! —лейтенант аңа карап уйланып торды — беләсеңме нәрсә? — Синең түшеңә бернәрсә җитми, — Әхәт үзенең түшен капшап карады, каптырмалар бар, барсы да каптырылганнар, ертык җире юк, бераз каралган булса да, фронт шартларында гафу ителмәслек түгел.

— Аңламыйм, иптәш лейтенант, минемчә, бар да тәртиптә.

— Юк, юк. Бернәрсә җитми.

— Каптырмалар?..

— Түгел, орден җитми, орден... ә хат өчен кайгырма, Нурия тагын язар.

Төньяк-Көнбатыш фрон