Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯУДА ТАНЫЛГАН ЕГЕТЛӘР

Иртәнге сәгатьләр иде. Өч егет разведкага чыкты. Аларның өчесе дә гвардия кызылармеецлары. Гыйззетдин Фәрхетдинов — төркемнең башлыгы. Алар озын һәм чыклы үләннәр арасыннан озак үрмәләп бардылар. Өс-башлары манма су булды. Бару авырлашты. Дошман оборонасына якынлашкач, егетләр бер чокырда туктадылар. Бераз хәл җыярга булып, сүзсез генә ятып тордылар. Ләкин колаклар сак иде һәм Фәрхетдинов шунда шылт иткән тавыш ишетеп калды. Ул иптәшләренә тиз генә бер карап алды. Кулы белән ымлап, Сак булыгыз!—дигән ишарәне ясады. Үзе, башын аз гына калкытып, үлән кыяклары арасыннан, тавыш килгән якка күз ташлады һәм кинәт сискәнеп китте: илле-алтмыш метрларда гына безнең якка таба алты немец үтеп чыгып килә иде. Гәүдәгә эре, киң җилкәле нәрсәләр; автоматларын тотып, ут ачарга әзер хәлдә барганга, аларның гәүдәләре бөкерәя төшкән. Фәрхетдинов, аларны уку китапларында басыла торган горелло маймылларына ошатты...

Бу беренче төркемнән бераз арт-танырак, аңа караганда зуррак икенче төркем килеп чыкты. Алар да тегеләренең эзеннән бастырып баралар. Фәрхетдинов боларын да берәм-берәм санап калды. Бу төркемдә унҗиде горелло иде. Егет өченче төркемне көтте. Өченчесе булмады. Фәрхетдинов, Саттаров, Иванов — өч кызылармеец тиз генә киңәш итеп алдылар.

— Алар егерме өч, без өчәү, — диде Фәрхетдинов.

— Күбрәк шул.

— Хәзер алар безнең оборона эченә үтеп көрмәкчеләр. Үтә бирсеннәр, ә без батальон командирына хәбәр итик. Аннары аларга — капкын!.. Фәрхетдиновның бу киңәшенә Саттаров белән Иванов та кушылдылар. Алар икесе немецларны күзәтә калдылар, ә Фәрхетдинов батальон командирына йөгереп килде. Аның рапортын тыңлагач, капитан Андреевич: хәзер сезгә ни кирәк? — дип ун-унбиш автоматчы кирәк.

— Егерме бишне бирәм, тик тел генә алып кайтыгыз.

— Була, иптәш капитан! Капитан шунда ук тиешле боерыкны бирде. Тиздән, өлкән сержант җитәкчелегендә, егерме дүрт автоматчы һәм ике пулеметчы килеп җиттеләр. Эшне кызу тотып, төркем тиз генә юлга чыкты. Аның башында өлкән сержант белән Фәрхетдинов бара иде. Иртәнге саф һавада тормыш белән үлем айкала иде. Баш очларыннан тын Һәм ваемсыз гына җилпенеп, күбәләкләр очып китәләр, бал кортлары бызылдап куялар, пулялар сызгырып үтәләр...

Шул чакта, кинәт өлкән сержант яраланып, ак чыкларга ал кан тамчылары бөркелде. Өлкән сержантның ярасы бик җитди иде. Фәрхетдинов яралыны, арадан ике егеткә тапшырып, артка озатты. Төркемгә командир булу эше бөтенләе белән Фәрхетдиновның үз өстенә төште. Ул немецларны камап алырга карар кылды. Бер якта дошманның үзе миналаган кыр иде. Фәрхетдинов автоматчыларны өч төркемчеккә бүлеп, өч якка куйды. Дошман капчык эчендә калды, тик ул моны сизми иде әле. Дошман, безнең автоматчыларның беренче төркеме каршына барып чыккач, аны безнең автоматлар уты кыра башлады. Ул, читлеккә эләккән бүредәй, бер яктан бер якка ташланды. Кая ташланса да, утка очрады. Бервакыт үзләренең мина кырларына да сикереп караган иде, минага басып, бер немец күккә очкач, дошман аннан да кирегә сирпелде. Ул ахырда безнең автоматчыларның яшеренеп торган өченче төркеме каршына килеп ятты. Фәрхетдинов үзе дә шушы төркемдә иде. Немецлар калкынсыннар өчен, безнекеләр утны туктаттылар. Берничә минутка тынлык хөкем сөрде. Кинәт немец офицеры сикереп торды да, нидер кычкырып, бөтен көченә йөгерә башлады. Аның артыннан солдатлар да сикереп торып, лапыр-лопыр йөгерергә тотындылар. Алар туп-туры безнең яшеренеп торган төркем өстенә киләләр иде. 20—25 метр калгач, безнекеләрдән берәү:

Һенде һоһ! — дип кычкырды. Немецлар яхшы сүзгә яман жавап кайтардылар: жиргә яттылар да, ата башладылар. Фәрхетдиновның чиксез ачуы килде. Ул:

— Автоматка автомат! — диде, һәм кайнар кургашын давылы, үләннәрне өзгәләп, немецлар өстенә китте. Немецлар бик тизлек белән тындылар Сугыш мәйданы өстенә Фәрхетдиновның калку, эре сөякле, каһарманнарча таза һәм көчле гәүдәсе күтәрелде. Аның лачын канатларын хәтерләткән кара кашлары шомырт кара күзләре өстенә ишелә төшкәннәр, кара күзләре дошман гәүдәләрен өтеп алырдай нәфрәт уты белән ялкынланып карыйлар иде. Ул озын үләннәр арасында югары күтәрелгән ике кул күрде.

— Алырга! диде ул. Сугышчылар, автоматларын корулы тотып, әлеге куллар янына килделәр. Фәрхетдинов каршы яктан килеп басты. Җирдә, ике кулын да күтәреп, офицер ята, куркудан аның төсе киткән, күзләре ялт-йолт ялтырый иде. Фәрхетдинов, ачу белән:

— Тор! — диде. Офицер сикереп торды. Аны коралсызландырдылар. Ул арада куаклар арасыннан тагын ике немецны алып чыктылар. Аларның өчесен дә командирга алып киттеләр, ә егерме немец, кара козгыннарга азык булып, жирдә ятып калды. Офицер немецларның һөҗүмгә әзерләнүләрен сөйләп бирде.

 * * *

Алар, зур көчләр туплап, кинәт һөжүм ясадылар. Батальонның оборона урыны сазлык уртасындагы тар гына коры жир кисәгеннән тора, аның, тыл белән бәйләнеш өчен, сул флангтан керә торган бер генә юлы бар иде. Немецлар шушы юлга ташландылар. Алар, безнең бу участоктагы оборонаны өзделәр дә, бөтен батальон өчен чолганыш куркынычын тудырып, безнең якка юл буенча һаман эчкәрәк үтә башладылар. Арслан ташкынга каршы сикерә дигәннәр. Фәрхетдинов та, үзенә ике иптәш алып, бу дәһшәтле минутларда немецларга каршы басты. Немецларның алдан автоматчылары, арттарак укчылары киләләр иде. Яшеренеп торган өч егет, автоматчыларны якын жибәреп, кинәт ут ачтылар һәм аларны жиргә түшәп салдылар. Фәрхетдинов монда унбишләп немец автоматчысын үтерде. Бер кисәк жир өчен, үлем сугышы кызып китте. Дошман ярсып ыргыла, безнекеләр, жиргә ябышып үскән кебек, нык торалар, чөнки бу бер кисәк жиргә батальонның язмышы бәйләнгән иде. Шуңар да егетләр, өсләренә ябырылып килгән котырган дулкынны бер-бер артлы җимерә һәм кирегә алып ташлый торалар иде. Ихтимал, бервакыт бу дәһшәтле дулкын, өстенлек алып, алар- ның гәүдәләрен җиргә яньчеп, алга үткән дә булыр иде, ләкин иң читен чакта гвардия өлкән лейтенанты, яңа көчләр белән, ярдәмгә килеп өлгерде. Немецларга көчле удар ясалды һәм алар, көтелмәгән удардан кинәт миңгерәүләнеп, тынып калдылар, аннан кинәт кача башладылар. Безнекеләр, немец гәүдәләренә баса-баса, дошманны куып алып киттеләр... Безнең позицияләрдә яңадан элекке хәл кайтты.

* * *

Кояш балкымыйча, егет йөрәге ялкынланмыйча тора аламы соң? Яки өлкән диңгез дулкынланмыйча, батыр йөрәге ашкынмыйча торамы?! Капитан Андреевич белән аның сугышчысы Фәрхетдиновның йөрәге бер төсле булып яралган. Төньяк-Көнбатышның ак төне килә дә, җир йөзенә күләгә ташлый. Ә капитан белән Фәрхетдинов йокламыйлар. Капитан постларның уяулыкларын карап, сугышчан сакчылыкны тикшереп үтә. Аннан алар икәүләп алгарак шуышып чыгалар. Менә алар, бер калкулык сыртына килеп чыгып, җиргә сырышып яттылар да, күзәтергә керештеләр.

Дөнья тын иде. Бер заман якыннан гына ике шәүлә калкып чыкты. Алар, үзләренең шылт та итмичә, тавыш-тынсыз һәм, телсез кешеләр шикелле, сүзсез барулары белән, әкиятләрдәге өрәкләрне хәтерләтәләр иде. Андреевич белән Фәрхетдинов бу ике шәүләне озак күзәтеп яттылар.

— Фәрхетдинов, — диде капитан,— хәзер үк барып, окоптагыларны кисәтеп кил.

...Фәрхетдинов, капитан боерыгын үтәгәч, яңадан аның янына әйләнеп кайтты. Ә тегеләр һаман акыртын гына алга хәрәкәт итәләр иде. Фәрхетдинов, сабырсызланып,

— Бирегез бер-ике автоматчы, иптәш капитан, мин аларны тереләй тотып алам, — диде. — Ашыкма, алар безнең кулга үзләре килеп керерләр... Тегеләр һаман киләләр дә киләләр. Ә дөнья, төн шундый тын, әйтерсең һәммә тереклек йоклый, ял итә. Бу ике шикле шәүлә чыннан да шулай дип уйлый торганнардыр. Әмма безнең сугышчылар йокламыйлар, алар окопларына, үлән араларына яшеренеп, бу ике шәүләне күзәтеп торалар иде. Ниһаять, шәүләләр безнең окопларның янына ук килеп җиттеләр. Фәрхетдинов, түземсезләнеп:

— Әт-тәт-тәт! — дип куйды. — Шаулама! Тагын берничә минут кына көтәсе.

Ә дөнья шундый тын...

Кинәт, сугышчылардан кайсыдыр, затворын чакылдатып куйды. Тегеләрнең икесе дә, кисәк сикереп торып, үзләре ягына таба кача башлады. Капитан:

— Кем анда? — дип, бик ачулы итеп кычкырды. Шул чакта безне- келәрдән кемнәрдер атып җибәрделәр. Атыш тукталгач, Фәрхетдинов капитаннан ике автоматчы алып, немецларның икесен дә табып китерде, ләкин алар авыр яраланганнар иде, капитан каршына аларның җансыз гәүдәләрен генә китереп салдылар. Бу ике немец бөтен бер төркемнең бер өлеше генә булсалар кирәк, дигән фикер туды. Андреевич, Фәрхетдиновны, аннары тагын ике автоматчы алып, каршыдагы тауга күтәрелде. Тау башына менеп җитәрәк, өчәүләп туктап калдылар. Фәрхетдинов, күзәтү максаты белән, тау сырты аша көнбатыш якка шуышып чыкты. Аның алдында мавыктыргыч күренеш ачылды: чыршы, чыршы башында немец күзәтчесе, чыршы төбендә җиргә күмелгән танк, танк янында ике автоматчы сөйләшеп тора иде... Фәрхетдинов күргәннәрен капитанга килеп сөйләде дә, яңадан немецларга таба китте. Ул, үләннәр арасыннан яшеренә-яшеренә, кәлтә шикелле үрмәләп, немецлардан утыз-кырык метрларда гына ташландык бер окопка кереп урнашты, окоп каршына дискларын тезеп салды, автоматын җайлап тотты һәм уңайлы вакытны көтә башлады. Немецлар үзләрен иркен тоталар. Менә алар, автоматларын агачка сөяп куйдылар да, тәмәке кабыздылар һәм, шунда яткан бүрәнәгә килеп, Фәрхетдиновка җилкәләре белән утырдылар. Бу аларның соңгы минутлары иде, Фәрхетдинов бер диск беткәнче, бер тыннан тоташ очередь җибәреп, аларны җиргә тәгәрәтте. Бу хәл чыршы башындагы күзәтченең котын алды. Ул, ботакларны чатыр-чотыр сындыргалап, кабалана-кабалана төшә башлады. Фәрхетдиновның күңелендә немецларга булган бөтен ачуы берьюлы кузгалды. Ул биек агачка менгән немецның түбән җанлы, куркак бернәрсә икәнен соңгы минутларында аның үзенә дә, безнең батальон сугышчыларына да тагын бер кат күрсәтеп бирергә карар итте. Ул, немецның җиргә төшеп җитәм дигән чагында гына, аның аягыннан азрак кына түбәнгәрәк төзәп, очередь җибәрде. Пулялар немецның табаны яныннан гына чыршыны умырып алдылар. Немец үзенең аякларын, кинәт нәрсәдер пешергән кебек, тиз генә югарыга җыеп алды. Нның табаны янына гына төзәп, Фәрхетдинов тагын бер очередь җибәрде. Немец тагын өскәрәк үрмәләде. Фәрхетдинов, шулай ата-ата, немецны чыршыга кире куып менгезә башлады. Бу эшне бөтен батальон хайранга калып карап тора башлады. Бервакыт Фәрхетдиновның автоматы тынып калды. Немец, чыршы ботаклары арасында тыпырчынгалады да, аю шикелле сузыла-сузыла, тагын төшә башлады. Моны күреп, Андреевичның йөрәге кинәт урыныннан йолкынып куйды. Ул, тынычсызланып:

— Ни булды?— диде. Башкалар да хәвефләнә башладылар:

— Фәрхетдиновка ни булды? Әмма Фәрхетдинов бу вакыт тыныч, немецны ул юри өметләндергән иде, ул төшеп җитәм дигән чагында гына, Фәрхетдинов тагын ут ачты. Бу юлы ул немецны ашыктырды, аңа тын алырга да ирек куймыйча, чыршының тәмам очына чаклы ук куып менгезде. Чыршы башы, немецны күтәрә алмыйча, бер яктан бер якка бик каты чайкалырга тотынды. Фәрхетдинов хәзер ашыкмый иде инде. Ул автоматына яңа диск куеп алды, аннан бик һәйбәтләп немецка төзәп, атып җибәрде. Немец, чыршы башыннан кинәт ычкынып, йөз түбән кадалып җиргә очты...

Безнең окоплар буенда сугышчыларның шатлыклы көлү, соклану авазлары яңгырадылар.