ЯЛКЫНЛЫ СУГЫШЧЫ ҺӘМ ШАГЫЙРЬ
Сугышчы һәм шагыйрь! Хәзер инде бу исемнәр, аларның сыйфатлары безнең илдә аерылгысыз булып тоташтылар. Халык үзенең яраткан чын җырчысы, ильһамчысы йөзендә үзенең батыр яклаучысын, сугышчысын да күрә, һәм, бик табигый, патриот шагыйрь дә үзен җырчы, каләм хезмәтчесе итеп кенә түгел, чын сугышчы дип тә хис итә. Сугышның беренче көннәрендә үк язучы, шагыйрьләрнең бер өлеше корал алып фронтка китте. Шул вакытта Муса Җәлил дә җырының „утын корыч сөңге итеп“ сугыш мәйданына юнәлде. Ул патриотлык хисен белдереп, үзен дә, җырын да дошманга каршы көрәшкә мобилизовать итте. 1941 нче елның августында язылган „Әйдә, җырым!" дигән ялкынлы лирик шигырендә без мондый юлларны укыйбыз: Вакыт җитте... Хәзер ярты юлда Куеп торып тыныч эшемне, Багышларга ватан сугышына Үземне һәм каләм көчемне. Аргамагым, әйдә, канатлан да, Жил булып оч сугыш кырына. Жырым утын корыч сөңге итеп Мин күтәрдем хәзер кулыма. Каләмемне салдым юл сумкама, Автоматым тактым аркама. Фашистларга каршы пуля һәм җыр Бил каешымда бергә саклана. Матур сүз өчен генә әйтелгән сүзләр түгел бу, шагыйрьнең эчкетой- гыларын, уйларын, дошманга нәфрәт хисе белән януын чагылдыралар алар. Муса Җәлил укучылар арасында иң элек яшьлек, комсомол җырчысы булып танылган иде. Яның көр, күтәренке тавышы ‡ М. Жәлил—,Тупчы|анты", шигырьләр, Татгосиздат, 1942 ел, 110 бит, бәясе — 2 сум. гражданнар сугышы елларында да, бөек төзелеш елларында да социалистик илебезгә мәхәббәт белән яңгырады, шатлыклы якты тормышыбызны төзү өчен җиңүле көрәшкә рухландырды. Ватан сугышы чорында да без аның сүнмәс яшьлек тавышын, дошманга каршы көчле нәфрәт саклаган ялкынлы сугышчы тавышын ишетәбез. Күптән түгел Татгосиздат тарафыннан чыгарылган М. Җәлилнең „Тупчы Я л к ы н л ы сугышчы һәм шагыйрь 75 анты" җыентыгы, газета һәм журналларда басылган күп кенә лирик шигырьләре моңа ачык мисал була алалар. „Тупчы анты" җыентыгына шагыйрьнең төрле елларда язылган ватанчылык хисе белән сугарылган шигырьләре тупланган. Нларның күпчелеге сугышка кадәр язылган булсалар да, хәзер дә актуаль булып яңгырыйлар һәм үзләренең чын күңелдән хиссиятле итеп язылулары белән укучыда җылы эз калдыралар. Җыентыкның күләме зур булмаса да, ул шагыйрьнең бик күп еллар эчендә үткән матур иҗат юлын да характерлый. Шагыйрь илебездә булган тарихи үзгәрешләр; зур вакыйгалар белән яши, үзенең иҗатында чагылдыра бара. Аның тавышы я кыска шигырь, яки поэма, яки опера либреттолары аркылы ишетелә тора. Укучы „Тупчы анты" җыентыгына кергән элегрәк елларда язылган шигырьләреннән дә үзенең ялкынлы патриот шагыйрен, бәхетле социалистик тормышыбыз җырчысын, көрәшчесен күрә, күңелгә ягымлы, оста язылган тирән, лирик шигырьләрен укып рухлана, ләззәтләнә. Шагыйрьнең бу тыйнак кына эшләнгән җыентыгы Гитлер бандасын — фашизмны тар- мар иткәнче сугышырга, илебез өчен, халкыбыз өчен каныбызны, җаныбызны кызганмаска чакыру булып тора, һәм шагыйрь халыкның бет- мәс-төгәнмәс көченә, фашизмның җимерелүенә нык ышанычын сугыш- чан-күтәренке тавыш белән җырлый: Юк, мылтыгым, Синең утың белән Мин сакламыйм бары үземне, Мин кабатлыйм Гитлер бандасына Халкым кушкан җавап сүземне. Күңел тоя, Илнең көчле тавышы Яңгырый һәрбер мылтык атуда. Күңел тоя, Миңа терәк булып Бөек халкым тора артымда. Ничек туңсын йөрәк Тоеп тәндә Шул халыкның йөрәк җылысын? Ннчек сүнсен өмет Сизеп илнең Жиңү утын, кайнар сулышын?! Әйе, Муса Җәлил илнең, халыкның „җиңү утын, кайнар сулышын" якыннан сизә. Сугышның беренче көннәреннән үк ул үзен, үзенең талантлы иҗат көчен дошманга каршы көрәшкә бирә. Ул халкының, иленең язмышы турында, мәхәббәт һәм нәфрәт турында, дуслык һәм намус турында уйлана һәм үзенең йөрәгендәге, күңелендәге, дөрләп янган уй, хисләрен чагылдырган конкрет поэтик образ, көчле сүзләр таба. Сугыш чорында язылган, җыентыкка кергән, тулы булмаган, унбишләп шигыреннән дә шуны аңлыйсың, сизәсең. Бигрәк тс „Тутчы анты", \ „Ә й д ә, җыры м“, „Дуска истәлек ", „Каска", „Окоптан хат", „Госпитальдән", „Хуш акыл- . лым“ һәм „Чыршы җыры" шигырьләре тирән эчтәлекле, хиссиятле язылганнар һәм алар күңелдә нык сакланып калалар. Длар- да эчкерсезлек, чын күңелдәйлек, поэтик җинаклык, шагыйрь йөрәгенең тирән конкрет лирик образы чагылышы бар. Сугышка чаклы язылган кайбер лирик шигырьләрендә җиңелчә сантиментальлек сизел- гәләгән булса, сугыш чорындагы шигырьләрендә инде ул нәрсә юк. Без аның хәзерге лирик шигырьләрендә илебез кичергән авыр көннәрнең, канлы көрәшнең ачык реаль чагылышын күрәбез. Шагыйрь тормышка, элекке кебек, хәзер дә аек, оптимистик күз белән карый һәм чын көрәшчеләрчә күтәренке рухлы политик үткен шигырьләрен яза. Совет иленең патриотик башка шагыйрьләрдәге кебек үк, М. Җәлилнең шигырьләре дә немец басып алучыларга каршы чиксез нәфрәт уты белән сугарылганнар хәзер: «Һәрбер фикер, тойгы безнең илдә Фашистларга каршы юнәлгән1 * булуын ул яхшы күрә һәм аңлый. „Юк бу илдә урын юлбасарга, Үз башына төшәр хәсрәте! Туплар булып ява явызларга Халкыбызның ачы нәфрәте** ди ул’ 16 Хәсән Хәйри „Госпитальдән" шигырендә яралы сугышчының—совет патриотының дошманга каршы ачу, үч алу хисенең көче, рухи өстенлеге бирелә. /Аның тәне яраланган, ләкин йөрәгендә нәфрәт уты тагын да көчлерәк кабынган, аның йөрәгендә „Йөз фашистка җитәр көч бар әле“. Ул яңадан фронтка ашкына, чөнки иле куркынычта, иле өчен, Ватан өчен көя, кайгыра ул, көрәштән читтә калуны үзенә хурлыклы, дип хисаплый. һәм ант итә ул: »Илт лдыңда синең мин ант итәм, Шаһид булсын кулым ярасы. Гитлер явын тар-мар итми торып, Якты күрмәс күзем карасы“. Совет патриотының сыйфаты шундый. Бу сыйфатны без күп-күп меңләгән фактлардан, мисаллардан күреп киләбез. Мондый рухлы сугышчыны бернинди кара көч тә җиңә алмас. Муса Җәлил дә шул ук сугышчылар белән бер үк сафта ялкынлы шагыйрь дә ул, батыр сугышчы да булып атлый. Сугыш башланганнан бирле Муса Җәлилнең күп кенә шигырьләре басылып чыкты, аларның күпчелеген окоптан, сугыш кырларыннан язып җибәрде. Аларны без зур канәгатьләнү белән яратып укыдык һәм укыйбыз. Ләкин, кызганычка каршы, бу җыентыкка ул шигырьләрнең бик аз өлеше генә, бары тик 1941 нче елда язылганнары гына кергән. Бу хәл җыентыкның элегрәк төзелеп тә, Татгосиздатның гаебе буенча, соңгарак калдырылып чыгарылудан килгән булса кирәк, һичшиксез, якын араларда М. Җәлилнең тулырак җыентыгы да чыгар, дип ышанабыз. Укучыларның Татгосиздаттан моны көтәргә хаклары бар.